Бәян

01.12.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


abi

Дәвамы

12

…Карчык аягын чирәмгә сузды. Ул мондагы тормышка битараф иде. Югыйсә утар нәсел малы, нәсел байлыгы иде. Үпкәләде утарга Гамбәр. Аны хәтта җанлы итеп күралмады. Әүвәл бу почмак аның хәләл ирен урлады, аннан соң улы Рәшитне каптырды. Кыскасы, ни мәкерле көндәш тә таркатырга базмаган гаиләне пыран-заран туздырды. Оныгы да ата-бабасы кебек утар дип шашына. Тик, Ходайның рәхмәте, монысы ни кырыс Заретдин, ни йомык Рәшит түгел, монысы белән «ботка пешә», Зур әни дип өзгәләнгән онык, мөгаен, Аллаһның соңгы бүләге иде. Шөкер, бу бала белән очрашу сәгатьләрен сабыр гына көткән ана морадына иреште. Кояшлы матур иртә иде, Рәшит җил капканы ике кеше сыярлык итеп киң ачып керде:
– Әни, менә сиңа малай, – диде. – Җәйге каникулда Зур әнидә яшим, ди. Онык дип һаман колак итемне ашый идең, тәрбиялә, әйдә!
Малай күптән малай күлмәгенә сыймый, озакламый борын астына мыек төртерлек үсмер иде, Гамбәр аны яратып кочаклады һәм шунда ук гаҗәеп җылы тойды. Шулай булмый ни, ялварып-ялварып сораган Аллаһ бүләге ләса! Аларның серләренә хәтле килеште.
– Зур әни, миңа шәһәрдә күңелсез, – диде онык. – Минем әти белән утарда торасым килә, ә ул, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыйсың, диплом алгач, берәр оешмада тәҗрибә туплыйсың, ди. Син түрә өчен яратылган, ди.
– Әнкәң ни ди соң, бәбкәчем?
– Әни безнең белән яшәми, Зур әни. Ул сөяркәсе дядя Коля белән Кырымга китте.
– Шулаймыни? Ай-яй, әтиеңә авыр икән. Син хәзер аның бердәнбер терәге, бәбкәчем.
– Мин икегезгә дә терәк булам, Зур әни!
Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Гамбәр, билгеле, башта сагайды. Иркә шәһәр гөле, бәрәкәтле туфракка күчерсәң дә, тамырланмас, диде. И кодрәтле Зат! Адәм баласының тәне белән җаныннан гайре уй-ниятенә дә син хуҗа. Су эзен тапса – таш-кыя аша аккан кебек, колларың да, син «әйе» дисәң, мең киртәне сикереп, үз максатына якыная.
– Әни, Фәритне утардан биздер, – диде Рәшит, саубуллашканда.
– Нишләп, углым?
– Йөз кат тукыдым бит инде, әни! Бүген түрәләр заманы! Мин улымнан урман шүрәлесе ясамыйм!
– И углым, бу дәүләтеңне кем өчен төзедең алайса?
– Әти мирасы ул. Берәр байга сатармын соңрак.
– Оныкның хуҗасы – Аллаһы Тәгалә, углым.
– Йә, әни, синең белән рәтле сүз сөйләшәм димә, туры таякны бөгеп кенә кәкрәйтәсең. – Рәшит кәһ-кәһ йөткерде.
– Күкрәгеңне тикшерт, үпкәңдә кара тап бар, углым, – дигәч, ир тагын ачуланды:
– Син бозык рентген аппараты төсле, дөрес күрсәтмисең, мин таза-сау, әни!
Газиз бөртеген урман авызына хәтле озатканда, хатын:
– Углым, чирең әле тамырланмаган, баш кына алган, әйдә, үзем үлән төнәтмәләре белән имләп дәвалыйм, – дип инәлсә дә, Рәшит кирелеген калкан итте:
– Әни, зинһар, ырым-шырымнарың белән миемә чүкемә!
…Йөзләгән-меңләгән сырхауга догалы шифаңны өләш тә үз балаңны коткарма! Ана йөрәге ничек әрнемәсен! Рәшите дә җир куенында йоклый… Ә Гамбәр исән… Кайчакта ул үз-үзен табалый, җитәр, карчык, фанилыктан кисел, ди. Ә гомер бавы нык, гомер бавы никадәр генә тартсаң да өзелми. Югыйсә картлык сиздерә, бик сиздерә… Менә бөкләгән аяклар каткан, тезен уа-уа йомшарткач кына турайды. Онык – эшем кешесе шул, анда Зур әни көтә, дими. Мәрхүм әтисенең дәүләтен ишәйтә-ишәйтә, ни кылмакчы икән ул? Бүген бастырып сөйләшәсе булыр… Әйе, сөйләшәсе… Рәшит сыман кирелеге белән җанны көйдерми, анысы шөкер. Тик үзенекен дә аска батырмый. Әнәгенәк, тәки галстук дигән муенчак такмады, тәки ташкалада төпләнмәде, аны шушы урман иле тартты, Рәшит мәрхүм, монда да әнисен гаепләгән иде:
– Сиңа онык чырае күрсәтмәскә иде, әни! Син Фәритне үз ягыңа аудардың, син! – диде. Гамбәрдә адәмнең уй-теләген үзгәртерлек нинди кодрәт бар ди! Туганда ук кан тамырлары буйлап аккан ла оланның теләге, йөрәге белән бергә типкән лә. Исеңдә тот, углан, ул – Заретдин кыйпылчыгы!
…Утар капкасы зеңгелдәде. Озын борынлы кара машина, гүя ярсыган үгез, ике фара күзен акайтып, эчкә узды. Карчык алдына бөкрәя төшеп күзәтте: Фәрит, кулындагы кәгазьгә төртә-төртә, сакчы ир-атка нәрсәдер аңлатырга кереште. Холык-фигыле генә үзгә, килеш-килбәте белән ул тач бабасы: Заретдин кебек үк аның да җилкәсе киң, аяклары кәкре иде. Менә онык та әбисен абайлады. Йөзе яктырды, күзеннән шаян очкыннар чәчрәде:
– Нинди ак гөмбә ул анда, йә? – диде.
– Саумы, төпчегем? – Карчык тормак булып тезләнмәкче иде, Фәрит:
– Чү, чү, Зур әни, ашыкма, – дия-дия, аның янәшәсенә утырды. – Мин дә синең белән һава сулыйм!
– Бәй, син гелән дә һауада, бәбкәчем.
– Синең кырыңда ул шифалырак, сулаган саен үсәсең, Зур әни.
– Үсүең җитеп ашкан, бабаң сымак буйлы үзең, төпчегем.
– Җә, Зур әни, аяк талдырып ник килдең инде? Атна саен үзем хәлеңне белешәм юкса.
– Белешәсең, рәхмәт, төпчегем. Эшеңне эшлә син, безгә бик ешлама. Без ризыклы, без җитештә. Синең белән фикерләшәсе иде, төпчегем. Әүвәл мин ятлаткан берәр догаңны укы! Бисмилласыз сүз – буш сүз.
– Хуш, Зур әни. Тыңла. Йә караңгылыкны һәм Нурны Яралтучы, йә кояшны һәм айны Яралтучы, йә йомшак Күңелле һәм Хәбәр бирүче, йә Бердәнбер Барлыкка китерүче, йә Әмер бирүче, йә һәрнәрсәне чагыштыргысыз Яхшыртучы, йә Сиңа җитәкче булмаган Зат, йә Көн белән төнне Алмаштыручы…
Карчык әкрен генә оныгына кушылды:
– …дан сиңа, йә Аллаһ! Синнән башка Илаһ юк. Безне кайгыдан, борчудан һәм җәһәннәмнән сакла, йа Раббым! Фәрит, болар – Аллаһының гүзәл исемнәре, аларның саны туксан тугыздыр, син кечтеки чагыңда ялкауландың, күңелең гелән урман сәйранында иде.
– Орыш, орыш, Зур әни! Синең тиргәвеңдә дә бер-бер хикмәт бар. Әти бит мине беренче тапкыр кайтарганда:
– Зур әниең җенле, тыңламасаң, кычыткан белән пешекли, – дигән иде, мин ул җеннәрең белән тиз дуслаштым, шулаймы, Зур әни? Кызык кеше идең син, әйеме? Кайсыбер апа-абыйларны капкаңнан ук битәрләп каршылый идең. Теге мескеннең мескене инде, башы түбәнәйгән, борыны кендегенә тиклем салынган. Зур әни моңа ник каныга, ник жәлләми, дисәм, гөнаһлары өчен тетмәсен тетәсең икән, шулаймы?
– Шулай, бәбкәчем. Синең дә телеңә шайтан төкергән ахры, Фәрит! Артык кыткылдама, ир-атка килешми! – дисә дә, карчык сөеп оныгына бакты. Яраса ул аны баштанаяк күз нуры белән коендырыр иде. Ни Заретдин, ни Рәшит аның белән болай гәпләшмәде, ата белән ул аны ким санады.
– Тфү, шайтан төкермәсен инде, Зур әни. Минем бит әле бер хыялым бар: халык йотлыгып укырлык бөек китап язасы иде.
Карчык оныгына текәлде. Шаяртамы, җүнсез? Колагы әрекмән хәтле, каты гына борсаң шукланмас иде. Эчтән ташкын ургылдымыни, ул «ташыды»:
– Соңардыгыз, адәмнәр, соңардыгыз! Илаһи китап язылгандыр, аның исеме – Коръән Кәримдер!
– Йа, Зур әни, үзең бәләкәй генә, ә үзеңнең тавышың нинди гайрәтле, – дип, Фәрит әбисенең иңеннән сыйпады. – Борчылма, мин бит дөньяви китап турында әйтәм.
– Ахырзаманга табан шайтан гаскәре котырык таратыр: «Яз, синеке дөрес, синеке мактаулы», – дияр. Шуннан азгын күгәрек каләм күп сүз сарыф итәр, вәләкин аларның мәгънәсе сай булыр. Алар Бөек Останың хакыйкый җөмләсен күммәк теләр, гавам боларныкына ышаныр, боларныкы чын, дияр, ә алар ялган кәлимә белән күз генә буяр. Азактан барыбер дә хурлыкка дучар ителер: иҗатлары чүп-чар өеменә әйләнер.
– Мин алдашмам, Зур әни. Язар өчен җим чүплисе юк, менә синең хикмәтләрең генә дә озын-озын хикәят. «Әй Аллаһым! Ник бу нәсел бөртегем хисләнә? Хис ир-атны хәлсезләтеп, юашландыра. Моның күңелен чистарт, Аллаһым!» – дип пышылдаган карчыкны онык тагын да «кытыклап»:
– Гасырлар үткәч тә, синең хакта: «Айтуганда нинди хикмәт иясе яшәгән икән», – диярләр, Зур әни.
– Син хикмәтне изгеләрдән эзлә, бәбкәчем. Даут пәйгамбәрнең бармагына чорнаган тимер кадагы эрегән. Зур әниеңә чәнти бармагына урарлык та могҗиза бирмәс, Раббым!
– Ул дәвалаган кешеләреңне кая куясың, Зур әни? Алар исәпсез-хисапсыз, безнең капка төбендә гел су буе чират иде. Хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, бәбкәчем. Аллаһ ярдәме белән байтак адәм баласы чиреннән котылды.
– Соңгы вакытта әлеге кәсебеңне ташладың дигән идем, яңадан өшкерәсең бугай, Зур әни? Сиңа кемне китерделәр ул, ә?
– Сиңа монысы каян ишетелде, Фәрит?
– Урманда очрадылар, Зур әни.
– Бәбкәчем! – карчык үзәге өзелеп әйтте: – Алтатарлы шайтан-иблис киек-җанвар аулар өчен әллә кайсы кыйтгалардан җыела! Ражун барма! Алар – кансыз, алар – миһербансыз. Былтыр берәүсен үтереп, чыбык-чабык белән күмделәр.
– Мин күрәләтә өсләренә бармыйм, Зур әни! Синең кунакларыңны да чикләвек куагы артыннан гына күзәттем. Әгәр дә мәгәр… – Егет йодрыгын йомарлады. – …законсыз ау оештырсалар, пәрмә-пәр сугыша идем. Нинди кыз-кыркын синдә? Берәр танышыңмы, Зур әни?
– Кем дә җук миндә, бәбкәчем.
– Шаян син, Зур әни! Машиналарында Җир шары кебек түм-түгәрәк шар иде бугай.
– Сырхаудан көлмиләр, җүнсез малай! – Көлмим, Зур әни. Синең өчен борчылам. Кеше көе көйләр яшьтә түгел инде син.
– Син дә минем җанымны күдермә, кыйтаб язу уеңнан биз! Чын ир-ат, кулына балта-чүкеч тотып, дәүләт төзи.
– Төзим мин, Зур әни. Син утар капкасыннан ары узмыйсың. Ике чакрым эчкәрәк кер әле, анда агач эшкәртү заводы. Заказлар күп, тиздән безнең продукция чит илләргә таралачак.
– Ходай кушса, Фәрит!
– Әйе, Ходай кушса, Зур әни. Син юкка гына могҗизаларыңны яшерәсең. Әйтик, сукыр Сабирҗан бабай белән Кизләү мәдрәсәсенә кара ат җигеп китәсез дә ак ат белән кайтасыз. Сөйлә әле, ничек малкайның төсе үзгәрде соң?
– Безнең әкиятләрдән дә куәтлерәк эшебез бар, бәбкәм. – Карчык авырлык белән генә сулады. Тыгыз дымсу һавадан борын тишекләре кысыла иде. – Син үләнсәң, мин тынычланып китәр идем.
– Кая, Зур әни?
– Үз йортыма…
– Далагамы, Зур әни?
Карчык, урлап тотылгандай кызарып:
– Әстәгыфирулла, – диде. – Ниткән сүз инде бу?
– Бабай әтигә: «Әниең тумышы белән дала ягыннан», – дигән. Дөресме, Зур әни? Әллә бабай алдашканмы? …Урман артка чигенә-чигенә, күз алдына гаҗәеп манзара ачылды. Зәңгәр күлмәкле кыз бала тагын кылганнар белән куыша иде. Тагын, тагын… Әлеге күренешкә җан өреп, офык читенә элгәннәр бугай… Әй ул даладагы киңлек, әй ул даладагы иркенлек!
– Үлмә-ә-әс! Кайт!
– Чакырма, Анам, чакырма!
– Зур әни! – Онык оеган кортканың җиңеннән тартты. – Зур әни, йоклыйсың мәллә?
– Әү, бәбкәм! Үз уемнан үзем уелам кайчакта. Син миннән берни сорашма, бәбкәчем. Минеке – үткәндә, тузан белән күмелгән, синеке – бүгенге ап-аяз көн. Үлән, Фәрит! Миңсылу апаңның бистәдә таныш катыны оста яучы, ди. Аллаһы боерса, аңа гозеребезне җиткерербез дә сиңа тиңеңне сайлашырбыз.
Онык туп кебек чирәмгә тәгәрәде. Кулы белән берничә тапкыр һаваны бутагач: – Их, Зур әни, Зур әни, – диде. – Кемдер куша дип кенә өйләнәләрмени! Сине дә бабайга ирексезләп бирделәрме соң?
Карчык җиргә таянып торып басты. «Синең бу эшең уңмас, башланмас борын хәерсез тәмамланыр», – дип күңеле искәртте кана. Ике яктан ике ташкын ургыла… Берсе – аның оныгы, берсе – Ярулла оныгы… Йа Бөек Аллаһ, йа җиһан патшасы! Аларны бергә кушу-кушмау бары тик синең генә кодрәтеңнән килә! Маңгаен ташка ора-ора ялвара кол Гамбәр: каргыштан тетелгән нәсел белән кан катыштырма!
– Бабаң Заретдин белән сүеп кавыштым мин, бәбкәчем, – диде ул, киребеткән оныкка вәгазь укуның мәгънәсе юк иде. – Кузгалам, яңгырга көйли. Әнәгенәк, кырмыскалар иләвенә кача.
– Ат белән илтәм, Зур әни.
– Илтмә, җәйләрен турыдан гына юл якын. Безнең ише карт сөяккә җәяү тәпиләүләре файдалы, буыннарга тоз укмашмый, – дип, кортка тимер капкага юнәлгәндә: – Сәмүш абзаң тугарылмасын, аңа якты көн әсәре хәрәм, төн аның дөнҗасы, төн, – диде.
Онык әбисенең коры-коры гына сөйләшүләренә ияләшкән иде:
– Баш өсте, Зур әни, синең әмер үтәлер, – дип елмайды.
Яшь вакыттагы кебек аякларга «үзйөрешле» галуш кимәгән иде шул, карчык арык алашамыни, әкрен генә «юыртты». Уй, күләгә сыман, үзеннән алда «йөгерде». Ул беләк буе озын теле белән хуҗасын «камчылады»:
– Син, дим, туганнан бирле әрләштә. Башта дала албастысы Сайрәби белән көч сынаштың. Җиңдең, шөкер. Аннан ары кызыл камунис Заретдин белән көрәштең. Ул сине кяферләр сукмагында адаштыра алмады. Аны җиңдем дип кәперәймә. Бу җиңүең өчен, ай-һай, кыйбат түләдең. Хәләл ирең белән газиз улыңны үзеңнән биздердең, и горур бикә! Ә Ярулла нәселенә тешең үтмиме, җә? Алар белән салкын гүрләреңә тиклем сугышырсың микән? Орлыклары әле дә корымаган икән, әнә берсе – туфрак ертып баш күтәрә. Син аңа нишләп терек суы сибәсең икән, нишләп шырпы хәтле генә зәһәр тамызып, тамырын киптермисең икән?
Күк күкрәде, урман эчен яктыртып яшен яшьнәде. «Кичер, Аллаһым!» – диде карчык, тезенә чүгәләп алды. Юк, аны «күк камчысы» өркетми, аны шайтан калтырата, әнә бит ул – мөртәт, күңелен яман уйлар белән каралта иде. Бу четерекле хәлдән ничек чыгарлар, бер Аллаһым. Әйе, Гамбәр кортка ташкынга каршы тау өяр, тау… Ни йөрәгең белән газиз оныгыңның куенына җиз елан баласын елыштырасың ди?! Имансыз нәсел белән туганлашасы түгел! Тик кулыңдагы хәйлә бавын кыскарт: Фәрит сизенмәсен! Сизенсә – эш харап, газизең белән арагыз суыначак. Малай бит үзе сиңа тартылды, кортка. Рәшит әнисен килен белән куандырмады: улының хатынын ул ике тапкыр гына күрде. Тәкәббер бистә кызы ирен яратмагандыр, югыйсә сөяркәсе белән Кырым якларына таймас иде. Берсендә килен кеше Фәритне юллап Айтуганга кайтты. Тимер саплы пычак белән кәҗәгә чөгендер тураган үсмер әни дип егылмады, ә хатын «егылды».
– Ай, ай, баламны коллыкка сатканнар! Кара эш эшләтеп үтерәләр!
Малай:
– Әни, мин кол түгел, мин Зур әнидә кунакта, – дигән иде, шәһәр бичәсе дөнья «сасытты»:
– Аһ, син кунактамыни?! Чүплектә тирес корты гына казына, мәнсез! Тапканнар басымчак «кунак!» Баламны авыл мужигына әйләндергәннәр. Уф, өйләре дә шапшак, таракан мыжлыйдыр, зараза ияртер әле балам. Ирнис! – Ул сөяркәсенә кычкырды. – Давай, Фәритне җитәклә! Аңгырайтканнар аны, күзе тоныкланган!
Гамбәр килене белән әрләшмәде. Самавырның суы кайнар иде, аңа күмер өстәп үрләтте, мич куышындагы бер таба коймакны табынга куйды. Муклашка шикәрне ваклады. Ел саен Ташкенттан килеп дәваланган татар хатыны аңа алты данә үзбәк касәсе биргән, һәм Гамбәр аларны комодта гына саклап тота иде, шуларны өстәлгә тезде. Чәй дигәч, ярсыган килен җирәнеп борынын җыерган иде, ире әдәплерәк икән:
– Аштан олы булмыйлар, Садыйка, – диде.
– Тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз. – Хуҗабикә ачык ишектән генә оныгына эндәште: – Улым, әниең белән син дә чәйләп ал.
Фәрит җавап кайтармагач, ул аптырады. Баксаң, малайдан җилләр искән иде.
Киленнең сөяркәсе бик сусаган иде бугай, коймак бөкләп чәй шыпыра-шыпыра:
– Садыйка, игътибар ит, мондагы чисталыкка шаккатырлык, – диде. – Кул сөлгесе ап-ак, эскәтер ап-ак! Идән сап-сары юылган. Син Фәритең зараза ияртер, дисең. Бездәге пычракка ни диярсең икән, җанкаем? Кругом тузан, кругом пәрәвез оясы! – диде. – Ялкау син, Садыйка. Алай да кеше хурлыйсың.
– Сайрама, койрыксыз карга! Зато без Кырымда яшибез, тозлы диңгез суында коенабыз. Фу, монда чиста, имеш. Әбиеңә җен-пәриләре булыша. Минем каенанам кем? Әйтимме?
Гамбәргә килененең «ачышы» кызык түгел, чөнки нинди генә кушамат таксалар да, ул үзенең Аллаһ мәхлугы икәнен белә иде. Фәрит урманга шылган, ул хәзер оясындагы йомран кебек кичкә кадәр баш калкытмас, менә монысы килен өчен фаҗига иде. Бабасы Заретдин төсле киреләнсә – ни үгетләсәң дә, тәртәгә кермәс.
Фәрит, чынлап та, кич белән генә кайтты. Ярты табак кабыклы бәрәңге ашагач, күзен хәйләкәр кысып:
– Тегеләр кайда, Зур әни? – диде.
– Анаң сине эзләде, бәбкәчем. Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты.
– Ишеттем, Зур әни.
– Ник хәбәр бирмәдең, җүнсез малай?
– Биек агач башында идем шул, Зур әни.
– Алай ярамый, бәбкәчем. Анасын хөрмәтләмәгән бала, тәмуг кисәве булыр.
– Аңа ярыймы, Зур әни? Ул мине Кырымга өстери. Анда нәрсә югалттым ди! Миңа әти белән утарда рәхәт иде, анысы да ташкалага куа хәзер. Чистый үтерәләр!
Гамбәр ана белән бала арасына чөй какмады. Үсә-үсә Фәрит әнкәсенә карата мөгамәләсен үзгәртер, болай ук нәфрәтләнмәс, диде. Ул, Рәшитне мыскыллап, чит ирләр белән типтергән килененә эченнән генә әрнесә дә, гел аны яклады. «Ана – изге зат», дип бик еш кабатлаган сүзләрне, мөгаен, онык күңеленә сеңдергәндер, бүген егет ай саен Кырымга акча сала. Дүртенче ире ташлаган Садыйка бер бәйләм чир белән ялгыз гына яши. Диңгез генә исәнлегеңне арттырса, адәм баласы көн-төн суда чупырдар иде. Берсендә Фәрит: «Әнине утарга чакырыйм микән әллә? Саф һавада тизрәк савыгыр иде», – дигәч, әбисе: «Ул синең әнкәң, тәрбияләрлек рәтең бар, акча эшлисең, түр башына утыртып ашат-эчерт, бәбкәм!» – диде. «Оятсыз оялса – каты оялыр», – ди. Килен хатында: «Ни йөзем белән синең яныңа кайтыйм инде? – дигән. – Әбиең мине кичерер микән?» – дигән. Аллаһ гафу кылсын, Аллаһ!
Гаилә тәрбиясе тимәсә дә, сөбеханалла, онык тәүфыйклы булды. Кайчакта бала-чага кебек шаяра үзе. Кыйтап яза, янәсе. Әй, беркатлы җан! Бәгъзе адәмнәр, бияләй хәтле авызын ерып: «Уйдырма!» – дип көлсен дисеңмени? Ак ат белән кара ат кыйссасы – чынбарлык иде ул, аның хикмәте юк иде. Остазы Сабирҗан карт яшьлегендә гыйлем өстәгән Кизләү мәдрәсәсен күрергә хыялланды. Күршесе: «Син сукыр бит, бабай», – дигәч: «Күңел күзем исән», – диде. Элегрәк, Гамбәр ни талпынса да, аның гозерен үти алмас, чөнки Заретдин артык «кызыл», сизсә – син мулла-мунтагай белән сәяхәт иткәнсең дип, бәгырь итен кимерәчәк иде. Соңра, ир урманына аугач, улы Рәшит исәйгәч, Гамбәр тәвәккәлләде: Сабирҗан остазны Кизләү якларыннан әйләндерергә кирәк! Ире утарда кунасы кичтә ул Зәйнетдиннән ат сорады:
– Хәтерлисеңме, абзый, кызыңны бизгәк чиреннән аралагач: «Гамбәр, мин инде сиңа мәңге бурычлы», дигән идең? Бурычыңны түлә! – диде.
– Бурыч дип… Истә ансы, Гамбәр сеңел. Ике пот арыш орлыгына ризамы син?
– Калхузда кырым җук, ишегалдына чәчәлмим. Ат бир, Зәйнетдин. Ай яктысында Кизләүгә барып киләм. Зәрә таңда малкайны кире кайтарып тугарырмын.
– Тазалары белән урман ташыйлар, Гамбәр сеңел. Абзарда чирләшкә кара айгыр гына. Мал духтыры бүген-иртәгә суябыз, хутланасы юк, ди. Әгәр син аны апкитсәң – биш адымнан тәгәрәп үлә. Шуннан перси Алпамша мине агач мылтыктан ата, валлаһи!
– Айгыр үлмәс, Зәйнетдин абзый.
– Юмаларга мачтыр син, Гамбәр. Заретдинның аты нишләгән ди!
– Заретдин түгел, син миңа бурычлы!
– Түлке иртән исән айгыр кайтарып куй миңа, матри, катын! Ай-яй, синең белән яшәгән ир жәлке, – дип зарланып, ат караучы абзар ишегенә аркылы терәгән тактаны шудырды. Малкай көчкә генә җан асрый, аның кабыргасы тырпаеп, корсагы эчкә баткан иде.
– Синдә, хайванкаем, Сабирҗан бабай белән нәни улым Рәшитне тартырлык кына көч бар әле, – диде Гамбәр. – Мин җәяү генә атлармын.
Айгыр аны ишеткән төсле өч тапкыр пошкырды. Күрше авылга хәтле юыртты ул, ләкин картның капка төбенә җиткәч, алгы аягына тезләнде. Сукыр Сабирҗан, аны капшап-капшап карагач:
– Яшь икән бахбай, моның эче эчкә ябышкан, ачлыктан ябыккан бу, – диде. – Тугар, кызым. Тугар да безнең сарайга куала. Аранда ак айгыр ирек даулап тибенә, шуны җик, ят сахралар буйласын малкаем, – диде.
Рәхмәт төшкере, каравылчының атасы заманында Сабирҗан шәкерт белән бер төркемдә укыган икән, шуңа күрә ул төн димәде, ишекне ачты, куыклы лампасын кабызды һәм бабайны култыклап бүлмәдән-бүлмәгә йөртте. Тик әлеге сәфәр аксакалның ничә еллар «мәдрәсә, мәдрәсә» дип кагынган хыял канатларын утта гына көйдерде.
– Үзгә ис килә, үзгә ис, – диде карт.
– Хәзер мәктәп бит инде монда, бабай, – диде каравылчы.
– Дога исе беткән, оланнар.
– Һи, бабай, доганың исе буламыни?
– Болын чәчәкләреннән дә хушлырак аның исе, улым.
Карт кичергән хисләр Гамбәрнең җанына сарылды. Нәкъ шул вакытта күз алдында мәчет сурәте чайкалды. Ул яна, дөрләп яна иде. Киләчәк – күрәчәк! Ерак димә, син якын, бик-бик якын икән шул.
Сәяхәтнең могҗиза дигән өлеше шуннан гыйбарәт: Сабирҗан остаз аларны арбадан төшермәде, ак ат белән озатты. Ул кара айгырның колхоз милке икәнен уена да китерми иде.
– Бахбаеңны тәрбияләп тернәкләндергәч, кире алмаштырырбыз, бүгенгә сиңа минеке хезмәт итсен, кызым, – диде.
Вәгъдә – иман, Гамбәр елак Зәйнетдинне күрәләтә аттырмас иде, авыл изрәп йоклаганда, ул ак айгырны ферма абзарына илтеп япты. Ә Зәйнетдин өчен ат кадәр ат алмашыну табышмак иде. Ул аптырады:
– Гамбәр сеңел, ничек бер төндә кара айгыр агарды соң? Мин бит персигә син җиккән идең, димәдем. Кичтән үз төсендә иде, иртән акка әверелгән, мәйтәм. Синең исемне атасам, җиде буын бабамны кабереннән уята иде.
Сер Сабирҗан остаз белән бәйләнгән, әгәр аның төенен чишсәң – эш харап: картны ат урлауда гаепләп, хөкемгә тартачаклар, ул чорда хуҗалык рәисе – сәвит ялчысы үтә дә миһербансыз бәндә иде. Хәер, колхоз хуҗасы Алпамша мондый әверелештән бик разый иде. Ул Зәйнетдиннән берни дә төпченмәде: читәннән үргән тарантасына ак айгырны җиккәч, бәләкәй түрәнең каз муены нечкәреп тагын да озынайды. Айгыр гына камунис иптәшнең сүгенүен яратмады: тарантасы-ние белән күпердән очыртып, гаип булды. Сабыр Зәйнетдин бу юлысы тузынды:
– Ат кайда, Гамбәр катын?! – диде. – Чын хәлне персигә белгертсәм – үзеңне себерке белән Себергә сөрә!
– Мәйлең, абзый, Себердә сиңа да, миңа да урын җитәр, – дигәч, куркак пыжымлады:
– Җә, җә, Заретдин катыны! Икәү турадык, икәү чәйнәдек, дигәндәй… Куркыныч кеше син, сеңел. Абзарга ат кыяфәтендә җен япкансың, иту айгыр табылыр иде. Эзләмәгән әрәмәлек, эзләмәгән болын калмады бит!
Көннәрдән бер көнне без капчыкны тиште. Авыл шаулады, гайбәтчеләр күперткән хәбәр зурая-зурая авызга сыймаганда гына, Алпамша үлде. Кан елаткан рәисне халык кызганды микән? Шулай итеп, бәла Гамбәрне читләтеп үтте, югыйсә ат караучы Зәйнетдин белән икесен Себер салкыннары аямас иде…


Башын укырга:
 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: art-melkov.ru