Хикәя

30.11.2017

Мөгез


les2

Кайгы аларга озакка дип килде. Киерелеп түр башына менеп утырды да, кабер суыклары бөркеп торган карашы белән өтә-өтә, өй эчендәге җан ияләрен күзәтте. Шатлык чыгып качкан йортта күләгәдәй хәрәкәтләнүче бу тере мәетләр аңа ошый иде. Кайгы тантана итте. Чакырмасалар да, хуҗалар белән бергә табынга утырды. Ашларына кара таракан булып төште. Кайгы белән уртаклашкан табынның яме, ашның тәме бетте, аның агулы карашы төшкән ризыклар тамактан үтмәде. Кайгы әрсез, оятсыз иде. Аның боз сөңгеләредәй салкын бармаклары һәркайсының күңеленә сузылды, йөрәкләрен телде-тапады, болай да кан саркып торган җаннарын умырды. Бу йорттан йокы качты, тынычлык качты, яшәү яме качты.
Кайгы йорт анасын чиргә сабыштырып урынга салды, атаны хәмер шешәсенә бөгәрләп тыкты, йорттагы бердәнбер ир баланы куркак җан итте.
Ана көне-төне «улым» дип ыңгырашты. Ата эчеп кайтты да, каешын алып, малайны кыйнады: «Ник энеңне ташлап киттең? Ник карамадың? Ник үзең белән урманга алып бардың?»
Ә малай елады да елады. Югыйсә ул гаепле дә түгел иде. Зәкине беркемнең дә урманга алып барасы килмәгән иде. Ул үзе, киреләнеп, ялына-ялвара, аларга иярде. Ул үзе, арыдым дип ыңгырашып, аланда утырып калды. Аңа кат-кат кисәтеп әйттеләр, шунда гына тор, беркая китмә, безне көт, диделәр. Зәки утырып калган алан олы юлдан ерак түгел иде. Зәки анда адашырга тиеш түгел иде! Ләкин адашты, югалды. Авылга ансыз кайттылар. Ул мөгаен кайтып киткәндер, дип уйладылар. Тик Зәки кайтмаган иде. Аны өч көн, өч төн буе бөтен авыл белән урманны айкап эзләделәр, тик тапмадылар.
Алар урманында бүреләр юк иде. Ләкин алар урманында Дию сазлыгы бар иде. Шуннан шикләнделәр, шунда баткандыр балакай, дип малайны кызгандылар. Ләкин күрәзәчеләр, барысы бергә сөйләшкән кебек: «Ул исән, табылачак», — дип күңелгә җылы өмет салды. Ә бер йөзьяшәр сихерче карчык: «Оланыгыз адашып йөри. Аны әнисе ризыгы кайтарачак», — дип тә өстәде. Әмма аның сүзенә кеше ышанырлык түгел иде. Чөнки әниләре ризык пешерү түгел, үз йомышына да тора алмый иде. Чөнки әниләре сөекле төпчеге югалып, ел үткәч тә, җан бирде. Бу йортта Зәкине тартып кайтарырлык ризык пешерүче юк иде…

***

Имтияз күзләрен ачты. Башта ап-ак түшәмне күрде. Карашын сулга күчерде. Ул якта пәрдәсез ялангач тәрәзә, тәрәзә буена куелган өстәл шәйләнде. Күзләр күрә иде. Аннары колакларын сагайтып тынлыкны тыңлады. Колаклары аңа хыянәт итмәде, тынлыкның бәллүр савытын җимереп, дөньяның чуар авазлары килеп иреште. Урам ягыннан машина кычкырткан тавышлар ишетелде. Коридорны яңгыратып, авырткан башын чыңлатып, кемнеңдер үкчәле туфлиләре тык-тык басып үтте.
Күзләр күрә, колаклар ишетә иде… Олпат гәүдәсе белән тар караватны тутырып яткан ир җиңел сулап куйды. Бу инде яшәргә өмет бар дигән сүз иде. Хәзер аяк-кулларны тикшереп карау кирәк. Имтияз сул аягын селкетте, уңын… Аяклар аны тыңлый иде. Чират кулларга җитте. Учларын йомарлады. Уң кул аны тыңлады. Сулы җавапсыз калды. Сул кулга баш мие җибәргән сигнал барып җитмәде. Ул хәрәкәтсез иде.
Аллага шөкер, аяклар сизә, хәрәкәтләнә, уң кул аны тыңлый. Иң мөһиме, һәр әгъзаның падишасы булган зиһен югалмаган, баш эшли, уйлый. Бу дөньяда башсыз яшәп булмый, тормыш итәр, гомер кырын иңләр өчен акыл кирәк!
Гомере булгач, менә кире кайтты. Югыйсә караңгылыкка очкан, «беттем!» дип уйлаган, шул уйдан бәгырен үкенү-үртәлү, ачыну хисе телеп алган иде.
Хәтерендә үз аңында булган соңгы мизгелләре яңарды. Әкрен генә тирбәлеп, эчпошыргыч бертөрле җырын көйләп поезд бара. Тәрәзәдән сузылган кояш нурлары вагондагы пычрак, тынчу һаваның хисапсыз тузаннарын учларына салып, күрәсезме, ни сулыйсыз, дип юлчыларны үрти кебек. Юл арыта, талкый, ике көн буе каршыңда бер үк йөзләрне күреп, кемнәрнеңдер зар-моңын тыңлап бару туйдыра. Тизрәк бу ирекле тоткынлыктан котылып, язгы саф һавага чыгасы, күкрәк тутырып сулыйсы, тәннәрне яздырасы килә.
Имтияз каршында өстенә озын кара капчык-күлмәк кигән, кара сакаллы урыс рухание утыра. Карап торышка 40-45 яшьләр чамасындагы аксыл йөзле, зәңгәр күзле мөлаем гына ир-егет. Күкрәгендәге көмеш тәресендә кояш нурлары чагыла. Вагон тирбәлеп барган шәпкә өстәлдә буяулы йомыркалар әрле-бирле тәгәри.
Поп бик пөхтә. Ипине бик кадерләп, валчыкларын учларына җыеп ашый.
— Христосе воскресе! — дип Имтиязга яшел күкәй суза.
— Рәхмәт, — ди Имтияз. — Киләсе станцада мин төшәм.
Ул инде курткасын кигән, төенчеге кулында. Чиләбегә җитәргә тагы егерме минутлап вакыт бар.
Поп юл буе нәсарә диненең өстенлеген, хаклыгын, Иисусның изгелекләрен сөйләп килде. Имтиязның юлдашлары, ирле-хатынлы гаилә аны авыз ачып тыңладылар. Тегесе боларга Тәңре улы хакында ялтыравык тышлы китаплар бүләк итте. Кешеләрне изге юлга тартуына поп ифрат шат иде.
Имтияз сөйләшүгә кушылмады. Күңеленнән Аллаһка, аның берлегенә, барлыгына ышанса да, мөселманлыгы «бисмилла» һәм «иншалла» белән генә чикләнә. Үз динен яклап, күкрәк сугып бәхәсләшерлек белем-гыйлеме дә, кыюлыгы да юк. Болай да аз сүзле, урыс телен белүе дә чамалы булган авыл агае, бик теләсә дә, менә бу яшь, гайрәтле поп сыман кешеләрне үз авызына каратып, уй-фикерләрен болай сеңдереп сөйли алмый. Шуңа күрә «аерым калхуз» булып дәшми баруны кулай күрә.
Имтияз артык юаш, куркак бала булып үсте. Ул гел читтә, гел ялгыз иде, гомере буе күңелендә, кара йомгак булып, шом яшәде. Бала чагында җанына сеңеп калган ул шом елдан-ел үсә-үрчи барып, аның бар булмышын ялмап алды, олыгайгач та кимемәде, киресенчә, искеләре урынына яңалары кереп оялады. Имтияз хатыны авырып китүдән, аны югалтудан, ялгыз калудан курыкты. Шуңа күрә Мөслимәсен күз карасыдай саклады. Йорт анасы сәламәт, шат, көр күңелле булырга тиеш. Әни кеше елмаеп яшәсә генә, өйдә ямь була, шул чагында гына бу йортта балалар да көлеп-сөенеп яши. Ә Имтияз әнисез үсүнең, ятимлекнең ни икәнен яхшы белә иде. Үги ана һәм каты куллы исерек ата белән яшәүнең дә ни икәнен белә иде ул. Имтияз хәмергә ияләнүдән курыкты. Хәмер кешенең акылын томалый, исерек бәндә хәтта үз баласына кул күтәрә башлый. Имтияз начар әти булудан, балаларын рәнҗетүдән, күңелләрен кимсетүдән курыкты. Балалары аның иң кадерле һәм иң олы байлыгы иде. Ул аларны беркайчан да ялгызларын урманга җибәрмәде…
Имтиязның очып-канатланып газиз улы янына баруы. Фаязының бәхете булды, хезмәт итәргә Чиләбегә эләкте. Ә анда Имтиязның бертуган апасы яши. Ялга чыккан саен, малай туп-туры шунда элдерә, Сәрия апасы пешергән бәлеш-өчпочмаклар белән сыйлана. Ата белән ана шуңа сөенеп бетәлми. Бер баруда апасын да, улын да күреп кайтачак Имтияз. Ул инде очрашу шатлыгы белән балкып утыра. Анда буяулы күкәй кайгысымы. Чукынган халык: «Христос воскрес!» — дип сөенә. Имтиязның шатлыгы да аларныкыннан ким түгел. Улын сагынуы чамадан ашты. Күңеле белән газиз баласын кочып-сөеп, аңа җиткерәсе сүз-хәбәрләрен барлап, алда көткән күрешү шатлыгыннан ләззәтләнеп утыра…
Шулчак поезд кисәк кенә тартылып куя, тәгәрмәчләр тигез тукылдаудан туктый, күкрәгән-дөбердәгән ят, куркыныч тавыштан җанга аңлаешсыз шом йөгерә. Өстәлдәге буяулы йомыркалар идәнгә тәгәри, аларны алырга иелгән поп үзе дә бар буе белән аяк астына сузылып ята… Имтияз да әкрен-әкрен генә никтер сулга авыша… Өстенә өске полкалардагы чемодан-сумкалар коела. Имтияз башы белән каршы яктагы тәрәзәгә килеп бәрелә, шул арада, ни хикмәт, вагон эчен күреп-күзәтеп өлгерә. Ул гына түгел, башкалар да сулга авыша икән. Баласын күкрәгенә кыскан хатын өстенә әзмәвердәй ир ава… Ике кулын алга сузган карт авызын зур итеп ачкан… Калын беләкле хатын таза куллары белән йөзен каплаган, ә үзе сулга янтайган… Вагон идәненә ак мендәрләр, ак җәймәләр, буйбуй матрацлар коела… Барысы да шундый әкрен хәрәкәтләнәләр, вакыт гүя сагыз кебек сузылган. Коточкыч авыртудан Имтиязның башы яңгырап-чыңлап китә, сул ягына гүя балта белән китереп чабалар… Шул мизгелдә бәгырен әрнетеп-йолкып, яшен угыдай соңгы уй атыла: «Беттем!!! Гаиләм ятим кала…»

***

Палата ишеге ачылып китте дә, ишек уемында тоташ зәңгәрдән киенгән озын буйлы шәүлә пәйда булды. Титаклый-титаклый, култык таякларына таянган 15-16 яшьләрдәге үсмер егет килеп керде. Егетнең кашлары күмер кебек кара, калын иде, ач яңаклы кечкенә йөзенә баксаң, караш иң әүвәл шуларга туктала. Егет Имтияз ягына күз ташлады, аның уяу икәнен күргәч, нечкә иреннәре белән үз итеп рәхәтләнеп елмаеп куйды. Елмайганда куе кашлары биеп-сикереп алды. — Син дә безнең поезданмы? — дип сорады Имтияз.
Тавыш, үз юлындагы элпе-пәрдәләрне җимерә-ерта, авырлык белән булса да иреккә чыкты. Ул әле артык зәгыйфь, көчсез иде. Шулай булса да бар иде, югалмаган иде!
Егет аны ишетте, җавап бирде:
— Юк, абый, мин машина белән сөзештем.
— Белмисеңме, үлүчеләр бармы?
— Бар, абый. Алгы вагоннардан беркем исән калмаган, диләр. Сез кайсы вагонда идегез соң, абый?
— Җиденчедә…
Җиде — бәхетле сан шул…
Имтиязның сул җилкәсенә ниндидер тимер кисәге кадалган булып чыкты. Башта шуны тартып алганнар, аннары ямап, беләген генә түгел, ярты күкрәген бинт белән чорнап куйганнар. Ул кул эшләсә дә, хәрәкәтсез ята торгач, ахры, оегандыр. Бәлки наркоздан айнып бетмәгәндер. Ничек булса да, ярасы зыянлы түгел, терелеп аякка басуына өмет бар. Иртән обход ясаган врач хатын шулай диде.
Поездагы күршесе, юлда пасха күкәйләре ашап барган поп та алар палатасына эләккән икән. Имтияз каршында ята. Ак җәймә өстендә кара сакалы гына сатуга куелган парик сыман калкып-күренеп тора. Операциядән соң йоклый да йоклый атай, тавышы-тыны чыкмый. Кичкә таба гына наркоздан айнып, күзен ачты, култык таяклы малайдан су китертте, пышылдап кына үзенчә догалар укып алды. Имтияз колагына «Спаси и сохрани» дигән сүзләре генә килеп иреште.
Икенче көнне Имтияз янына апасы килеп җитте. «Бөтен балнисларны айкап чыктым, көч-хәл белән таптым үзеңне», — ди. Яралы пассажирларны төрлесен төрле җиргә таратканнар, беркемнән берни белә торган түгел. Кешеләр дә, документлар да, әйберләр дә буталып беткән. Кайсы кем икәнен дә, кемнеке икәнен дә аңлап-белеп бетерә торган түгел. Ярый әле Имтиязның бар язуы кесәсендә иде.
— Фаязга әйтмә, борчылып тормасын, — диде Имтияз.
— Ул белә инде, анда бөтен Чиләбе ду килә. Товар поезды белән бәрелешкәнсез, тилвызырдан көн-төн шуны сөйлиләр. Ничек Фаяз гына ишетми-белми калсын ди. Аллага шөкер, үзең исән, калганы җайланыр.
Апасы алып килгән күчтәнәчләрен сумкасыннан чыгарып өстәлгә тезә башлагач, Имтияз көлемсерәп баш чайкады:
— Боларны ашап бетерергә бирәнме әллә мин? Ник шулхәтле төяндең?
— Аша, энем, аша. Ашаган малда өмет бар дигәндәй, тизрәк тернәкләнерсең. Бергәләп сыйланыгыз, сез дә авыз итегез, — диде Сәрия, палатадагы башка авыруларга күз салып.
Поп агай, бинт уралган башын бора төшеп, карашы белән өстәл өстендәге ризыкларны капшый башлады. Ике тәүлек буе авызына ризык капмагач, тамагы ачкандыр шул.
— Ашагыз, аша, — диде Сәрия, аңа бәрәңге тәкәсен сузып. — Әле кап-кайнар, суынырга өлгермәгән. Әллә ничә кат тастымалга төрдем.
Поп ыңгырашып, авырлык белән генә урыныннан кузгалды. Аксыл нечкә кулларын ризыкка сузды, ләкин авыз итәргә ашыкмады, тәкәне кулларына алгач та, әйләндергәләп карап-тикшереп чыкты:
— А что это?
— Безнең якларда тәкә диләр… Эчендә бәрәңге дә суган, кайнар килеш бик тәмле була инде. Шикләнми ашагыз.
Сәрия ирнең ризыктан бер-бер гаеп табарга теләгән сыман төпченүен өнәп бетермәде бугай. Ризыктан гаеп эзләү, чиркану иң түбән җанлы бәндәнең эшедер инде ул. Тәрбияле кеше бала-чага сыман болай килешсез кыланмас. Урысларның камыр ризыгына исләре китми, анысы хак. Аларга тозлы кыяр, кәбестә булсын. Ошамаса, баш кына тарт, ни дип ризык тикшереп утырасың.
— Тэкэ… — дип кабатлады ир. — Тэкэ…
Шулчак могҗиза булды, дөньяга икенче тапкыр туган ир кинәт ап-ачык итеп саф татарча сөйли башлады:
— Минем әни дә тәкә пешерә иде. Тик мин аңа «мөгез» дия идем. Мөгез…
Странно… я это вспомнил… Тәкә… Әни…
Аның сүзләрен ишетеп, апалы-энеле өнсез калдылар. Икесенең дә уйлары үткәннәргә, туган якларга йөгерде. Күз алларына урманда адашып югалган энеләре килеп басты. Ул да бит шулай дия иде, миңа мөгез кирәк, мөгез ашыйсым килә, дип әниләрен йөдәтә иде. Аның бу сүзеннән Имтияз белән Сәрия тәгәрәп көлә иде. Тәкә ул, мөгез түгел, дисәләр дә, Зәки киреләнеп үзенекен тукыды… Төпчек малай гаиләдә иң кадерле зат иде, аның сүзе өскә чыкты. Ул шулай теләгәч, Зәкигә ияреп бәрәңге тәкәсен «мөгез» дип йөртә башладылар…
Хәтердә сихерче карчыкның сүзләре яңарды: «Ул исән… Аны әнисе ризыгы кайтарачак…»
Имтияз, башын күтәреп, урыныннан калыкты, тынгысыз карашы белән юлдашы йөзеннән таныш чалымнарны эзләде, күңелендә талпынган өмет күзләре тапкан нәни генә охшашлыкка да сөенде. Әле бая гына җиде ят булып саналган кешенең аксыл йөзендә Зәкинекедәй яшькелт-соры күзләр балкый иде.
— Син… урманда адашып калган энебез… — Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, болай да көчсез тавышы дулкынланудан калтыранып-өзелеп чыкты.
— Син Зәки түгелме? — дип кистереп сорады Сәрия.
Үз уйларына батып мәрткә киткән поп кинәт күзләрен зур ачып, башын артка ташлады, аның йөзе агарынып, иреннәре күгәреп китте, куллары, тотыныр-ябышыр урын эзләгәндәй һавада чәбәләнә башлады. Бичара ир коточкыч тавыш белән илереп җибәрде, бәргәләнгән тәнен кай тарафка атарга белмәгәндәй, уңга-сулга чайкалды да гөрселдәп идәнгә килеп төште. Кулындагы ризык ныгытып кысылган бармаклар арасында изелеп калды…
Күренеш котны алырлык иде. Палатага йөгереп кергән шәфкать туташы авыруның авызына тимер калак каптырды, беләгенә укол кадады. Шул арада палатадагыларны тынычландырырга да өлгерде:
— Курыкмагыз, эпилепсия өянәге генә бу, бераздан үз хәленә кайтыр.
Ләкин авыру күзләрен башка ачмады… Җирдә йөргән көннәренә, гамәлләренә соңгы ноктаны шунда куеп, йоклаган килеш бакый дөньяга күчте. Имтияз белән Сәрия өметләнеп көткән җавапны, язмышының бар серен үзе белән мәңгелеккә алып китте…
Кара күлмәккә төренгән авыру тәнен ташлап, кайларга ашкынды, кай тарафларга очты икән бу бичара җан?
Ә бит ул, чынлап та, урманда адашкан татар малае иде…


Хикәя «КУ» журналының 7 нче (июль, 2017) санында басылды.

фото: pixabay.com; JerzyGorecki