Яңа исемнәр

30.11.2017

Шәп товар, имеш!


pil

Ничәнче көн рәттән кесә телефоныма мөлаем гына тавышлы бер кыз шалтырата да:
— Без фәлән компаниядан, бездә фәлән акция, без сезнең келәмне чистартырга булдык, фатирыгызда презентация үткәрергә телибез. Сездән берни кирәк түгел, бары тик игътибар һәм өйдә булуыгыз таләп ителә, — дип теңкәмне корыта.
Бу бәйләнчек кыздан котылыр өчен ризалашмый булдыра алмадым. Бушлай да дигәч, зинһар, күңеле булсын, әйдә чистартсын рәхәтләнеп дип, өйгә килергә рөхсәт иттем.
Хәләл җефетемә бу хакта авыз ачуым булды:
— Презентацияң миңа ни пычагыма? Бу тамашада катнашырга теләгем юк! — дип, телевизор карап утырган җиреннән җәһәт кузгалып, йокы бүлмәсенә кереп тә югалды.
Билгеләнгән вакытка минуты-секунды белән ишектә кыңгырау чыңлады. Ачсам, каршымда кәртинкә кебек бер яшь кенә егет елмаеп басып тора. Беренче соравы:
— Ирегез өйдәме? — булды.
Күз ачып йомганчы, үзе белән алып килгән әйберләрен идәнгә таратып салды. Аннан миңа тагын сораулы караш ташлап:
— Йә, кайда инде ирегез? Аннан башка һич кенә дә ярамый, презентациябезнең беренче шарты шул, — диде.
— Әйдә инде, чык! Презентация тыңлаганнан гына укаң коелмас. Ялгызымны шундый матур егет белән калдырмассың бит. Урлап китсә, нишләрсең? – дип, җан кисәгемне тәки күндердем.
Ул, чыраен сыта-сыта, яраткан диванына менеп кунаклады. Егет, җитди кыяфәт чыгарып:

— Борчылмагыз, сездән берни кирәк түгел. Кырык минут вакытыгызны миңа багышласагыз, шул җитә. Презентация барышында мин сезгә сораулар бирермен, ә соңыннан шушы келәмегезне чистартып китәрмен, — диде.
— Унбиш минутлап җир йөзендәге иң шәп, иң заманча тузан суырткыч хакында илһамланып сөйләгәч:
— Менә сез сәламәтлеккә ничек карыйсыз? — дип сорады.
— Бик яхшы карыйм! Исәнлек — зур байлык. Байлыкның башы – тазалык, — дидем укытучыга җавап тоткан бала шикелле.
Әлегә кадәр ваемсыз гына, дәшми-тынмый утырган ирем дә телгә килде:
— Туктатыгыз бу фәлсәфәне! Кара әле, әфәнде, нигә әле шундый ахмак сораулар биреп безнең башны катырасың син? Балалар бакчасына килдем диеп белдеңме әллә?
— Зинһар, атасы, кызма, нервыларыңны сакла. Хатыныңа хыянәт итәсеңме яки төрмәдә утырганың бармы, диеп сорамый ич, — дип хәләл җефетемне тынычландырырга керештем.
«Презентация» хуҗасы ачуын яшерергә тырышып дәвам итте:
— Сез белергә тиеш, бу искиткеч суырткыч! Ул келәмне генә чистартмый, һавадагы бөтен зарарлы микробларны да юк итә. Ә бит безнең тирәдә алар меңләгән, миллионлаган…
Калганын егеткә сөйләп бетерергә насыйп булмады.
— Шәп әйттең, егеткәй! Бу тылсымлы суырткычың барлык микробларны да бетерсен ди. Шуның белән бөтен авыру-сырхаулардан котылып булыр дисеңме? Подъезда, урамда авыз-борынны бәйләп йөрергә кушасыңмы, әллә инде кесә суырткычы да уйлап тапканнармы? Син бу уникаль товарыңны ал да сәламәтлек саклау министрына бар!
Китте тезеп, китте тезеп…
— Кара әле, атасы, презентацияне кем үткәрә монда? Бу егетме, әллә синме? – дип мин дә һөҗүмгә күчтем. Кунак егете сер бирмәде, башын кагып елмайгандай кыланды да робот кебек кабат такылдарга тотынды:
— Бу суырткычның мөмкинлекләре бик күп, ул шулай ук юа, киптерә, юрган-мендәрләрегезне дә яңартып җибәрә. Бу суырткыч шәп яшәргә теләгән, үзен яраткан һәрбер гаиләдә булырга тиеш! Менә әйтегез әле, ханым, сезгә шундый суырткыч кирәкме?
— Әлбәттә, баш тартмас идем, дизайны матур, программасы да күп төрле. Нинди хуҗабикә мондый булышчы хакында хыялланмас? Ә бәясе, бәясе күпмерәк соң? — диеп кызыксына башладым мин. Әле ярый утырып тора идем. Хакын әйткән иде, валлаһи, күз алларым караңгыланып, авып ук киттем.
— Әлеге хикмәтле суырткычның бәясе 125 мең… Юк, юк, борчылмагыз, ташлама ясарга мөмкин. Бездә кичектереп түләү дә каралган, өйдән чыкмыйча гына үзегезгә ошаган банк аша килешү дә төзергә була, — диде егет.
Ир дигәнем сикереп торды да:
— Әһә, бар да аңлашылды! Карак, шпион син! Әле кичә генә телевизордан сак булырга куштылар. Шулай матур гына сайрап, суырткыч сатып, бер пенсионер әбине төп башына утыртканнар. Мескеннең ничә еллар җыйган акчасыннан җилләр искән. Инде безне таларга уйлыйсызмы? 125 меңгә түгел, 125 сумга да алмыйм бу сәләмә суырткычыңны, — дип чак кына егетнең бугазына барып ябышмады. Мәскәүләргә хәтле барып та торасы юк, үземне Малахов тапшыруына эләккәндәй хис иттем.
— Зинһар, тынычлан, кадерлем! Күпме әйтеп киләм, бертуктаусыз телевизордан әллә нинди тапшырулар каравың бер дә хәерлегә булмас дип. Ник әле бу егеткә бәйләнәсең? Суырткычны да көчләп тагарга җыенмый, бары тик таныштыра гына. Дөньяда бер машина бәясе торырлык суырткыч бар икәнен кайдан белер идек әле? — дип бәгырь кисәгемне көйләргә тотындым.
Яңа гына май кояшы кебек балкыган егетнең нурлары әллә кая качты, бер агарынды, бер бүртенде. Алдан ятлап куйган сүзләрен онытып, кәҗә тәкәсе кебек ык-мык килде.
— Әле шушы кыйммәтле суырткыч белән келәмемне чистарттылар дип мактаначакмын, гәҗиткә дә язачакмын! — дип күңелен күтәрмәкче булып, шаяртуга күчкән идем, мескен егет, «презентация»сен ташлап, яшен тизлеге белән келәмне чистартып чыкты да сыпырту ягын карады.
— Гомеремдә беренче тапкыр шундый презентация булды… — дип мыгырдаганы гына ишетелеп калды.


Хикәя «КУ» журналының 7 нче (июль, 2015) санында басылды.

фото: koboldkzn.com