Бәян

29.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Әдрән


rebenok

Дәвамы

− Ахырзаман алдыннан кемне уйласаң, шул каршыңа килеп чыгар, − дип кабатлый торган иде Камәр әби. Мин Миләүшә белән Искәндәр турында уйларга да өлгермәдем, тулай торакның беренче катында, без яшәгән бүлмәдә кинәт ут кабынды. Якынрак килеп, колак салсам, Искәндәрнең үксеп-үксеп елавы аермачык булып ишетелә иде. Күршеләр тагын диварга кагадыр инде, иртәгә Галя түти тагын арттан өреп калачак икән. Миләүшә кабат капланып елаячак, кайчан гына үз фатирыбыз булыр да, шушы җәһәннәмнән котылырбыз икән дип, язмышын каһәрләячәк. Шулай… өч елга якын без кайда гына яшәмәдек, ничәмә-ничә мәртәбәләр төрле фатирларга түләп тордык. Бала тугач, иң арзанлы санап, шушы тулай торакка калдык. Эһ… Искәндәр акырыпмы-акыра. Төне буе без аны чиратлашып күтәреп чыгабыз. Йокының иң тәмле вакытында чырыйлап кычкырып җибәрә дә кулга алганчы тамак төбе белән акыра. Аннан инде бик озак тынычлана алмый. Таныш-белешләр: «Күз тиюдәндер, әбиләргә алып барып карагыз, өшкертегез, − ди.

Барып карадык – файдасын күрмәдек.

«Берәр чире бардыр, табибларга күрсәтегез», − дип киңәш бирүчеләр дә булды. Йөреп чыктык. Без күренмәгән түләүле дә, түләүсез дә табиб калмады бугай Казанда. Кул селтәдек. Баланың әллә ниткән авыруларын да дәваладылар, эчендәге бөтен бозымнарын да чыгарып бетерделәр, янәсе, әмма яшь ярымлык Искәндәр генә һаман да ябык, инде йөгереп йөрергә тиеш булса да, хәлсез генә атлый, буе кечкенә, иң куркынычы – төн саен шулай тоташ үкерә. Миләүшә елап ялвара, сүгеп тә карый – һич тә көен таба алмый.

− Шәһәр һавасы килешми аңа, − ди Гайнан бабай. – Син үзең дә, Әдрән улым, Казанга китү белән, суырылып-ябыгып беттең. Калдыр берәр айга, көн дә яңа сауган сөт эчсә, кире кайтканда балаңны танымассың да.

Мин бабайның тәкъдимен Миләүшәгә әйтеп карыйм. Ул, черки кугандай, борын төбемдә кулын гына болгый:

− Ничек калдырасың аны авылда? Берәр җире авырта башласа, нишли ул? Булмаганны!.. Тулай торакка якынайган саен, Миләүшәнең ярым шыңшып җырлаганы ачыграк ишетелә: «И туган тел, и матур тел…»

Искәндәр башка җырны кабул итми. Тәмам тынычланмаса да, инде тавышы дөнья куптарырдай түгел.

Тәрәзә турысына чүгәләдем дә әллә нигә Искәндәргә кушылып елыйсым килә башлады. Кинәт ниндидер бер ярсу көч урынымнан торгызды, җилләнеп ишектән уздым.

− Миләүшә!

Ул, сискәнеп, артына борылды да, нишлисең, исәр, дигәндәй, имән бармагын ирененә аркылы куйды.

− Көчкә тынычландырдым, тагын башлый бит… − Аның тавышы шелтәле иде. – Яңа күзен йомды…

Мин, Миләүшәне кочкан килеш, Искәндәргә бактым: улым мес-мес йоклый иде, ара-тирә иреннәре тартышып куя, йомылып бетмәгән күзе исә менә-менә ачылып, тутырып карар сыман. Карашымны Миләүшәгә күчердем. Туктаусыз баланы кулында тирбәтеп торган хатыным күзгә күренеп кечерәйгән, бөкрәеп калган кебек, йокысызлыктанмы, авыр уйларданмы күз астында кара мендәрчекләр хасил булган, битендә хәтта җыерчыклар эз салган сыман. Әллә ничек, кыен иде миңа.

− Миләүшә, болай булмый…

Ул, баланы тирбәтүдән туктап, аптыраулы карашын миңа төбәде.

− Мин күптән әйтмәкче идем инде… − Миләүшәнең күзеннән ниндидер хәвефле дулкыннар йөгерешеп узды. – Әйдә, үзебез дә интекмик, баланы да интектермик, авылга кайтып торыйк… Һич югы, бераз аякка басканчы…

− Әдрән!.. − Миләүшә капылт арты белән борылды. Иңсәсенең җиңелчә бер күтәрелеп, бер төшеп торуыннан аның тавышсыз гына елавын чамаларга була иде. Э-эһ! Кычкырсын, сүксен иде ул – анысы берни түгел, әмма шулай, тешен кысып, иренен тешләп кенә еламасын.

− Миләүшә, беләм, өйләнгәндә вәгъдә бирдем, яхшы тормыш вәгъдә иттем, Казан уртасында фатирыбыз булыр, дидем. Әмма, үзең күреп торасың, кыен бит. Сиңа да, миңа да. Шушы унике квадрат метрлы бүлмәдә күпме интегергә мөмкин? Анысы да үзебезнеке түгел. Әйе, мин булдыксыз, ялганчы, бушкуык… Сиңа биргән вәгъдәләремнең берсен дә үти алмадым. Әйе, мин юаш, куркак − шушы тавышым белән сәхнәгә күтәрелергә теләдем. Әйе, заманнан артта калганмын – миңа мәктәптә шул мескен тиеннәргә музыка түгәрәге алып бару ошый. Әйе, мин тәкәббер – мәҗлесләрдә җырлау миңа ошамый, үзем өчен түбәнлек дип саныйм…

Миләүшә берни дә дәшми. Мин туктагач, өйдә, әй лә, бүлмәдә үле тынлык урнашты.

− Авылда клуб директоры эзлиләр. Миңа әйткәннәр иде…

Җавап юк. Ләм-мим. Акылы киткән кешедәй сөйләнүдән мәгънә юк, болай да йөрәгем урыныннан купты. Кечкенә караватта Миләүшә Искәндәр белән йоклаячак иде. Һәр төнне шулай, малай мине әнисе яныннан куа, шуңа идәндәге матраста йоклыйм. Миләүшәнең абыйларыннан калган иске карават пружиналары шыгырдап куйды да, ниһаять, бүлмә тынып калды.

Күзгә йокы керми – йомсам, күздән әчеттереп яшь сытылып чыга. Миләүшә тәкъдимемне кабул итмәде. Беләм инде, аның бик тә шәһәрдә яшисе, баланы яхшы мәктәптә укытасы, үз һөнәре буенча сәнгать мәктәбендә эшлисе килә.

Ул, бала тапканчы, музыка юнәлешле мәктәптә фортепиано дәресләре алып барды. Үзе үк көйләр дә чыгара, шуларны укучылары белән төрледән-төрле конкурсларда тәкъдим итеп, еш кына уңышларга да ирешә иде. Без аның белән институт лифтында таныштык.

Сентябрь ае иде ул. Дүшәмбе иртәсе. Мин, ул вакытта икенче курста укучы студент, авылдан туп-туры институтка килдем дә, шул тизлек белән, беренче лекциягә өлгерү өчен, ябылып маташкан лифт ишегенә аягымны тыктым – ул, теләр-теләмәс кенә, сукрана-сукрана кабат ачылды. Анда бер кыз гына басып тора иде.

− Гафу итегез, ашыгам, − дидем мин һәм аңа күтәрелеп карадым. Карадым да… бермәлгә өнсез калдым: кап-кара ике калын толымы җилкәсенә салынган, түгәрәк битендә мәхәббәт чокырлары балкып торган, калын алсу иренле, каратут йөзле, нәфис бер кыз иде ул.

«Чиб-бәр!» – Беренче уем шул булды.

Безнең бәхетсезлеккә, әллә бәхеткәме икән – лифт көтмәгәндә шып туктап калды. Кызыкай, болай да зур күзен тагын да түгәрәкләндереп, миңа бакты. Еламый гына инде.

− Беренче курсмы? – дип сорадым мин, тавышымны ышаныч тудырырдай көр чыгарып.

− Әйе, − диде ул, ишетелер-ишетелмәслек кенә.

− Бу лифтның гадәте шундый. Шулай кәҗәләнә ул. – Мин аны дер-дер селкетә башладым.

− Нишлисең син? − Кызыкайның йөзеннән кан качты.

Шулчак лифт кузгалып китте, алтынчы катта без бергә чыктык.

− Пока, әйбәт кенә укы! – дидем мин. Эчтән генә үземне сүгәм: «Кара инде, нинди буш сүзләр сөйлим бит!»

− Рәхмәт, тырышырмын! − Ул ап-ак тешләрен балкытып елмайды.

Лекция инде башланган иде, шулай да укытучы миңа бәйләнеп вакланмады, иң артка, егетләр янына кереп чүмәштем.

Шул көнне үк без чираттагы лекциягә кергән аудиториядән теге чибәр кызның төркеме чыгып килә иде.

− Егетләр! Ишетсен колагыгыз: бу кыз минеке! Мин әйттем, – дидем мин, ханнар җөпләвен кабатлап!

Кайсыдыр кул селтәде, кемдер көлде. «Дон Жуан» кушаматлы райондашым Радик кына:

− Исеме ничек соң? – дип сорап куйды.

− Белмим, – мин әйтәм.

− Әй, исемен дә белмәгәч, синеке булмый инде ул, бөтенебезнеке дә, − дип, гадәтенчә, кычкырып көлде ул. – Ә болай… кыз ничава күренә…

Шуннан китте… китте инде. Махсус күрсәтмә алган шымчыдай, иң әүвәл исемен белдем – Миләүшә икән. Аннан районын, авылын ачыкладым. Фортепиано, скрипкада уйнавын белештем.

Ул әнисенең сеңлесендә фатирда тора иде, мин – тулай торакта. Бик озак – ике ай бик күп тоелды − мин аның күңеленә ачкыч таба алмый изаландым. Радик бу мәсьәләдә академик: кызлар күңелен эретердәй сүзләрне вагонлап-вагонлап бушату аңа берни тормый, өстәвенә машинасы да бар – монысы инде үзе үк берничә киртәне җиңел генә узу дигән сүз.

− Булмас, ахры, синнән, давай, үзем кылын тартып карыйм, – диде ул беркөнне.

− Уйлап кына кара! – Мин аңа ачудан бармак янадым.

Дәшмәде тагын. Радик, әйткәнемчә, минем райондаш. Әтисе банк хуҗасы булса, әнисе – районның мәдәният «министры».

− Спонсорым да, продюсерым да бар, мин җырламый кем җырласын! − ди үзе.

Ул инде кечкенәдән әллә күпме җыр конкурсларында җиңеп, лауреат булып беткән. Сәхнә киемнәрем генә дә Казан–Мәскәү поезды вагоннарына сыеп бетмәс, ди. Шулай да безнең төркемдә ул иң талантсызы. Төрле кичәләрдә, очрашуларда беркайчан да үз тавышына җырламый – фонограммага авызын кыймылдатып тора. Райондагы иң зур чараларда Радик соңгы булып сәхнәгә чыга. Йолдыз, нишләтәсең…

…Миләүшәне мин барыбер үземә караттым. Дөресрәге, ул үзе юл күрсәтте. Беренче курсларның багышлау кичәсендә өлкәнрәк курслар да катнашты. Оештыру эшләренең эчендә кайнаган әлеге дә баягы тамада Рузилә – ул чагында бишенче курс студенты – минем дә җырлавымны теләде.

− Әдрән, үз диңгезеңне җырлыйсың, − диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп.

Бу «үз» җырымны инде берничә тапкыр башкарганым бар, репетицияләргә йөрмәдем. Гайнан бабай белән кичләрен еш кына баян тартып, бакча башында утырырга яратабыз. Камәр әби әйтмешли, «кәнсиртебез» һәрчак «Әдрән диңгез» белән башлана. Аны бабай шулкадәр дәртләнеп, ихластан җырлый да… ахырдан бер рәхәтләнеп, бушанганчы елап ала. Сәхнәгә чыккач та, үземне әнә шулай бакча башындагы каен төбендә җырлагандай хис иттем – кул чабулардан айнып китмәсәм, билләһи, үзем дә Гайнан бабамдай елап җибәрәсе идем.

Сәхнә артына керү белән, күзем Миләүшәгә төште – скрипкасын кулына кысып тоткан, ә үзенең бите буйлап яшь тамчылары тәгәри.

− Әдрән… − Ни булды?

− Син, син – талант. Зинһар, тавышыңны боза күрмә. Мондый халыкчан бай тавышыңны, зинһар, әрәм итмә. Сине тыңлаганда, минем күңелдә яңа көй туды…

Бу, безнең сәлам бирешүләрне санамаганда, беренче тапкыр ачылып сөйләшү иде. Болай да дулкыннар йөгерешкән тәнем эсселе-суыклы булып китте.

− Рәхмәт! − дидем мин, ерылган авызымны җыя алмыйча.

Миләүшә кулымны кысып тоткан иде, шул килеш без аның белән җәяүләп кайтырга да кузгалдык, ахры.

Октябрь ахыры. Ямьсез, шыксыз кара көн, аяктан егардай әче җил, пыскак яңгыр. Ә миңа эссе, якты, күңелле иде. Ул да, мин дә тәмам чыланып беттек. Подъезд ишеге төбенә килеп җиткәч кенә, сөйләшер сүз калмады. Ул миңа тутырып карады, үзем дә сизмәстән, мин аны кочагыма тартып китердем һәм ирененә үрелдем.

Әйтерсең лә мине иң кызу әйләнә торган карусельгә утырттылар…

Йортлар, агачлар, машиналар – барысы да, барысы да зыр-зыр әйләнә, ә без Миләүшә белән, бер-беребезне кочкан килеш, акрын гына югарыга очабыз. Пыскак яңгыр инде коя ук башлады: чәч араларыннан, керфекләрдән, борын очларыннан тамчылар тама, иреннәрне аерып алырлык көч тә, ихтыяр да, теләк тә юк…

Әйтергә оят, шул яшемә җитеп, беренче тапкыр кызлар иренен тәмләп каравым иде. Ул да, минем кебек үк, үбешә белми, ахры, дип уйлавым истә. Аннан инде без гел бергә булдык. Әмма Миләүшә минем өчен дигән көен һаман да иҗат итмәде, мин исә «уникаль тавышым» белән зур сәхнәләргә күтәрелә алмадым. Ул мәктәптә музыка дәресләре укытып, шунда чумса, мин исә мәҗлес җырчысына әйләндем. Әмма шул октябрь киче күңелемә мәңгелеккә кереп калды, иң авыр чакларда һәрвакыт шуны күз алдыма китерәм…

Битем буйлап агып төшкән тозлы тамчы иренемне кытыклаудан уянып киттем: Миләүшә яңагын яңагыма терәгән иде.

− Ни булды? – дидем мин, аңышмастан.

− Тсс… − диде ул, бармагын ирененә аркылы куеп. Аннан караватка таба ымлады: − Йоклый әле.

Мин кырыс чынбарлыкка кайттым. Кичәге төн искә төште, күтәренке кәефем шундук кырылды.

− Син кичә, дөресрәге, бүген иртән уйлап әйттеңме ул?

Мин сагая калдым. Төнлә аркасы белән борылган иде, бүген ничектер сөйләшә әле.

− Әдрән! Минем кычкырышасым килми. Егет белән кыз булып йөргәндә дә, өйләнешкәч тә, бер-беребезгә авыр сүз әйтми идек, соңгы айларда хәтәр-хәтәр генә әйткәләшергә өйрәндек. − Әдрән, ник җавап бирмисең?

− Әйе, дисәм, тагын елый башлыйсың бит… − Әйдә, төптән уйлыйк әле. Чыннан да, болай яшәп булмый. Син бөтенләй тормыштан күңеле кайткан кешегә охшап калдың. Бернәрсәгә күңелең үсми…

− Әйтмәсәм дә беләсең бит инде, Миләүшә!

− Ләкин без бит шәһәрдә калырга теләдек, үзебезгә сүз бирдек! Бергә концертлар куярбыз, дидек. Зур сәхнәгә чыгарга бөтен мөмкинлегең дә бар бит!

− Арыдым мин, Миләүшә. Әйдә, бүген ул турыда сөйләшмик, ә?

− Юк, хәзер сөйләшәбез. Болай дәвам итә алмый. Нәрсә телисең син?

− Минме?

Аптырап калдым. Нәрсә телим соң мин? Мин… мин тынычлык телим, сыгылып торган өстәлләр янында утырган тук чырайлы, кызарышкан абзыйлардан, шунда ук күз кысып, визиткаларын кесәмә шудырган мут апайлардан, эчеп кайткан саен, хатыны Галя түтине акыра-бакыра, тукмыйтукмый бүлмәдән куып чыгарган күрше Коля дәдәйдән, шушы бүлмәдәге кысанлыктан, мәңге бетмәс шау-шудан – бөтенесеннән дә туйдым. Миңа тынычлык, ирек, ихласлык кирәк!

− Кайтып торыйк авылга! Һич югы, беразга. Аякка басканчы, Искәндәр ныгыганчы. Аннан яңа көч белән килербез! <…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=36702
Ахырын «КУ» журналының 11 нче (ноябрь, 2017) санында укырга мөмкин.

фото: rebenokrazvit.ru