«Ак җилкән»

28.11.2017

Тәүге карда ак эзләр…


– Әти, әти, дим, миңа кайчан планшет алабыз инде?

Ял көннәрен сагынып көткән Әмирнең сыртына менеп утырган да, җемелдәп торган, үзләренә генә хас хәйлә белән ялтыраган күзләрен елкылдатып, җиде яшьлек улы йөзенә текәлгән.

– Соң, әти, Сабирлар алган бит, Сәйдәгә дә бүләк иткәннәр… Синең күпме акчаң бар? Планшет унбиш мең тора икән…

Әмир ирексездән күзен ачты… Йокы туймаган иде.

– Улым, борчыма инде! Алырбыз дидем бит. Йоклыйк, ә?! — диде ул, мыгырдап.

– Әти, син вечно шулай әйтәсең… Алмыйсың син миңа, алмыйсың! — елагы тыгылган Булат, Әмирнең өстеннән төште дә, сөмсере коелып, бүлмәдән чыгып китте.

Әмирнең инде күзенә йокы кермәде. Хатирәләр аны ерак балачакка алып китте.

…Еллар, еллар…

– Әби, әби, дим! Калдырыйк инде Караканатны нәселгә, киләсе елга тагын бәбкәләр күп булыр, быел әнә инкубаторда чыгардык, Маратларның да, Илшатларның да гел ата-ана казлары була. Утырып чыгаралар, бергә-бергә каз бәбкәләре саклар идек. Суймыйк инде, ә?!

Әбисенең сүзе бер иде:

– Гомер буе чиләнгән дә җиткән! Суябыз! Бернинди каз асрау юк! Туйдым! Әле быел түзгәнгә дә рәхмәт! Ашарга каян җиткерергә кирәк аларга? Эзли-эзли җан чыга, вакытында кайтмыйлар! Юк!

– Әби, Караканатны суймыйк инде!.. — Яшьләренә буылып, Әмир урамга чыкты. Күрше Хәмдия апасы эштән кайта иде.

– Әмир, ни булды? — диде ул, гаҗәпләнеп. Малайның күзендә гомерендә яшь күрмәгән хатынга бу хәл гаҗәп дәрәҗәдә ят тоелды. Әмир дәшмәде.

Иртән чишмәгә суга чыккан күрше Хәмдия белән Әмирнең әбисе арасында сөйләшү булып алды…

– Кичә Әмир бик моңсу иде, Хәят апай, нәрсә булган аңа?

– И-и-и… Һаман шул бер сүз инде. Нәселгә каз калдырыйк, ди. Башларымны катырып бетерде. Чын күз яшьләре белән елый. Суйдыртасы килми шул Караканатны. Ничек кыш чыгарыйм. Абзар тулы тавык, сарыклар бар. Бер пенсиямә каян икмәк җиткермәк кирәк! Бәбкә асрап, аларны эзләп җәй буе тилмердем бит, үзең күреп тордың.

– Шулаен шулай да, Хәят апай, Әмир жәл бит. Бигрәк моңсуланып калган. Шат-көләч булып йөргән малай… Әллә, мәйтәм, калдырасыңмы соң. Һич югы бездә икмәк бетмәгән, әле бер көнне генә сигез капчык бодай, унике капчык фураж китерделәр. Бик кытлык булса, алып чыгарсың.

– Аптыраган инде, Хәмдия, син сөйлисең дә, миңа интегергә бит…

Су тулы чиләген мөлдерәтеп болдырга җиткәч, Хәят әби туктап калды. Туйганчы бер уфылдап, болдыр баскычына утырып ял итәргә булды. Казлар уянып чыкканнар, таң кошы әтәч тә, тавыкларын ияртеп, хуҗа каршына җим сорап килгән.

Караканат чыннан да матур иде. Үзе ап-ак, бер канаты гына кара. Кыз туганы чем ак, ир туганнары дүртесе дә күк төстә, озын муенлылар, киң күкрәкле, көчле канатлылар. Ә Караканат алар арасында иң сылуы, чын бәбкә анасы инде менә. Гәүдәсе дә зур түгел. Ана каз артык зур булса, бәрәкәте шул хәтле генә. Моны Хәят әби яхшы аңлый. Гомере буе каз асрады ул. Икешәр оя да булды. Кара төс артык килешмәгәч, гел ак хайван, кош-корт асрарга тырышты. Күрше хатыннары көнләшеп карыйлар иде.

– Хәят, ничек уңа соң ул синдә, ә? Бер ана булса — унике бәбкә, ике ана асрасаң — егерме дүрт! Бер-бер хәйләң бардыр…

Әйе, казлары уңа иде. Хәзер картаелды да бугай инде. Әмир һаман каз да каз, ди. Беренче кар оча башлаган. Озакламый суясы булыр…

Әмир чәй табынында бик төксе иде. Әбисе белән дә артык сөйләшмәде. Идәндә бер-бер тәм-том эләкмәсме дип утырган күк песие белән дә артык җәелеп китмәде.

Хәят әби, оныгының моңсу йөзенә туры карап, сүз башлады:

– Улым, Караканатны калдырдык ди. Аңа бит иптәшкә ата каз кирәк була. Үзенең туганын калдырырга ярамый, бәбкәләре гарип чыгачак. Нәселгә кемнән каз сорарбыз? Кул китә дип, берсе дә тере ата каз бирмәс!

– Әби, әбием, табарбыз! Караканат кына калсын инде!

– Ярар, менә ата каз тапсаң, кышка парлап калдырырбыз.

Әмир, эчә башлаган чәен ташлап, әбисен барып кочаклады, идәндә мияулап утырган песине алып күккә чөйде, өстенә элдеме-юкмы — ишегалдына, Караканаты янына йөгерде.

– Ишетәсеңме, Караканат, сине суймыйбыз, син кышка каласың, — дип шатлыгын уртаклашты ул. Малайның кабаланып килеп чыгуыннан өркеп калган тавыклар, пырхылдап, әтәч тирәсендә тупланганнар иде.

…Кечкенә генә куллары белән зур күк ата казны кысып тоткан малай җирне шактый гына төреп өлгергән ак карлы юлдан югары очка таба атлый. Ул Бәдри абзыйларга бара — Караканатка кияү сорарга. Бирер микән? Бәдри абзый саран кеше түгел, тик әбисе, кул китә, ди бит! Тере каз бирергә ярамый, ди. Нәселгә әтәч биргәндә дә, гел йоннарын йолкып кала, әллә нинди серле сүзләр әйтеп, өшкереп, ул йоннарны абзарга алып кереп сибә, үзең китсәң дә, җаның бездә калсын, ди. Шуңа күрә Әмир күңелендә шик зур. Ә күк ата каз гел тынгы бирми, тыпырчына да тыпырчына.

– И-и-и, Әмир, исәнме! Нинди каз күтәреп йөрисең? — дип каршы алды аны Бәдри абзый.

– Бәдри абзый, Караканатны нәселгә калдырмакчы идек, әби ата каз кирәк, ди. Монысы бармый икән, яңа кияү кирәк ул казга, табып кайт, диде. Алыштырып кына бир инде шуны, ә?!

Мөлдерәп торган кара күзләрне күргәч, Бәдри абзыйның күңеле нечкәреп китте. Белә ул Әмирне, күптәннән белә, әти-әнисен дә белә, әбисе Хәятне дә белә. Кызы белән кияве юл һәлакәтендә үлгәч, ике яшьлек Әмирне Хәят әбисе йөрәк парәсе кебек карап үстерде, тел-теш тидермәде, инде мәктәпкә укырга бирде. Мал җанлы егет күренә, табигать баласы.

– Бирүен бирермен дә бит, улым, Караканат безнең малайны ошатыр микән соң? Мин берәр егетемне тәкъдим итеп карыйм сиңа… Караканатың куып чыгармасмы аны? — дип хәйләкәр елмайды Бәдри абзый. Бүген иртән ипигә төшкәч, Хәят әби, тел төбен чишеп, Әмирнең казга менәсен әйтеп куйган һәм Бәдри абзый, нәселгә калдырырлык яшь ата казны сайлап, абзарның аерым бүлмәсенә япкан иде.

Әмир чыннан да кош тотты! Ап-ак, зур сакаллы, озын муенлы ата каз. Йоннары кояш нурында беренче кар кебек елык-елык килә! Әмирнең кулына менеп утыруга ук «гаң, гаң, гаң» килде. Янәсе: «Яшь, яңа хуҗам синмени инде ул?» Әмир бераз каушап та калды.

– Бәдри абзый, безнең сорыны кая ябарсың икән? – Улым, борчылма, кич белән аны әбиең менеп алыр. Бездә казлар бик күп ул. Әлегә әнә теге читлеккә ябып торам. Үземнең явызлардан аны рәнҗеттермәм.

Картның ятим балага, аның әрнүгә, дөнья газапларына чорналган йөрәкле әбисенә чын-чынлап ярдәм итәсе килә иде.

– Бәдри абзый, йоннарын алып калдыңмы? Әби бит кул китә, ди, — дип сорады Әмир, рәхмәт тулы хушлашу сүзләрен әйткәндә.

– Калдым, улым, калдым! Караканатның бәбкәләре күп булсын. Киләсе яз су буенда бергә-бергә сакларбыз, яме!

– Ярар, Бәдри абзый! Рәхмәт сиңа!

Әмир очып диярлек урамга чыкты. Култык астында ап-ак ата каз, Караканатның кияве гаңгылдап куйды.

…Еллар, еллар… Хыяллар… Чорлар үзгә, без дә башка. Хәят әби дөньядан киткәнгә дә дистә еллар узган. Шәһәрдә үз тормышы белән яшәгән Әмирнең улы әнә нәрсә ди бит! Аны Караканат та, ак ата каз да кызыксындырмый.

…Яңа яуган беренче ап-ак карда ике эз кала: берсе — зур, икенчесе — нәни генә ботинкаларныкы. Әти белән улы чираттагы балачак хыялын тормышка ашырырга ашыгалар. Кибеткә…


Хикәя «КУ» журналының 3 нче (март, 2015) санында басылды.

фото: pixabay.com; Alexas_Fotos