Мәкальләр

27.11.2017

***


Кеше – гомере буе үзеннән качарга хыялланучы тоткын.

Үзе өчен көрәшә алмаган халык өчен көрәшә алмый.

Кешене хәерчелеге түгел, хәерче диюләре куркыта.

Ике мескен очрашса, өченче мескенне мыскыл итеп сөйләр.

Техника тизлеге арткан саен, кешеләр арасы ерагая.

Иң оста ялганчы – тост әйтүче.

 


«КУ» журналының 12нче (декабрь, 2014) санында басылды.

фото: pixabay.com; Myriams-Fotos