Бәян

25.11.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


skazka_pro_leto_10

Дәвамы

11

…Гөлҗиһан, төчкерә-төчкерә, чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе җитмәде тагы!
– Өч тапкыр су белән чайкатып түк, – дип баш очында кагынган Миңсылуга:
– Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? – диде. – Бәлки, әбигә эчте диярсең, апа бәгърем.

– Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне.

Кирпечтән өеп, учак ягар өчен уентык ясалган һәм өстенә казан утыртылган җәйге мичләрне авыл халкы ызбасын корым-көлдән саклар өчен куллана иде. Гөлҗиһаннарда да бар иде ул. Әтисе шунда поши аягы өтә, һәм аның исе күрше урамнарга хәтле тарала иде. Хайван каргышы аны тиз тотты: үзе дә утта янган әнә…

Миңсылу уентыкка чыбык-чабык тутыргач, шырпы сызды.

– Боламыгыңны куертма, гел бута да бута. Кайнагач бик суытма, җылымса килеш эч. Бу сыеклык бөер хастасыннан, ди җиңги. Коссаң – үзеңә үпкәлә. Мин мәлгунь кәҗәне тышаулыйм әле.

Әтисе, утта янган әтисе… Балага җаһил ата да якын. Әгәр ул исән булса, Гөлҗиһан аңардан йөз чөерер иде микән? Бәлки, олыгая-олыгая, Сәмигулла ата тәүбә итәр һәм егерме-утыз адымдагы мәчеткә йөрер, намазга басар, бәлки, малга хирыслыгы да бетәр иде. Башкаладагы туган акча белән бергә аларга хәсрәт тә китереп аударды…

…Күршеләрнең нигезендә көле дә тузгып өлгермәде, әтисе, чүп-чарларны эттереп, яңа йортка урын әзерләргә кереште. Аның мәчеткә эче поша иде. Әлеге мәсьәләдә алар авыл советы рәисе белән эләгешеп тә алдылар.

– Матри, аңа тимә, – диде Мирхәйдәр абзый.

– Нәстә дисең, блач?

– Бәбәгеңне акайтма, тоз күз! Ни ишетсәң – шул. Мәчет сиңа мишәйтләми, ул агачлар артында ук.

– Вәт сатлык сәвит хуҗасы! Әллә тиле катын өстеңә әфсен укып өрдеме? Кара, ничек бытылдый! Ә-ә, син бит әле мәэзин нәселе белән туганлашкан адәм! Урындыгыңнан очыртам, ала карга!

– Очсам да, ерак очмам! Баш түбәңә кунып, тавык миеңне чукырмын, кабан дуңгызы! Заретдин катыны – сыйнфый дошман, мин – камунис, нишләп аңардан әфсенләтим, ди. Аны биш чакрым урап үтүең хәерле. Кабат кисәтәм, Сәмигулла энем, мәчеткә кагылма! Үз хуты белән чересен шунда. Без, сезнең нәсел сымак, иманын көмешкәгә кушып чөмермәгән, бездә вөҗдан дигән нәстә исән әле. Мона мин төбенә төшеп казынсам – сине «төрмә чыпчыгы» итеп очыртам да! Гамбәр ызбасына син «кызыл әтәч» җибәрмәдең микән?

Атасының мыек очы да селкенмәде. Ул, ишегалдында агач тукмак белән тавыкларга бәрәңге изгән Гөлҗиһанны җилтерәтеп торгызып:

– Мона кыз, блач! Аның белән ант итәм, ул төндә мин урманда идем, – диде.

Икәү якалашсалар да, әтисе белән Мирхәйдәр абзый бер табактан «ашады»: бай туганның акчасы төлке белән бүрене дә дуслаштырыр иде. Туган дигәннән, ул үзе авылда, гомумән, күренмәде. Кара костюмлы, галстуклы әзмәверләр дә төзелеш тирәсендә буталмады, ә менә кабак йоткандай түгәрәк корсаклы абзый еш килә, һәм аны һәрвакыт Мирхәйдәр абзый озатып йөри иде. Әтисе мактанды:

– Чикритар үзе миңа ызба төзешә, – диде. Кайчакта мактану сүгенү белән «бизәлде»: – Арчинычның памушниклары капчык тутырук биргән акча белән капкорсак чикритар командуат итә икән. Бугазлыйм ул этне! Акчага мин хуҗа!

Андый чакта авыл советы рәисе Сәмигулланы бик тиз «суыта» иде:

– Райунның камунислар башлыгына янасаң, авылдан сөрерләр. Ул – намуслы иптәш. Башта ук синең белән килешмәдекмени, миңгерәү?! Сиңа энәдән-җептән ызбасын, каралты-курасын салабыз. Ат, сыер һәм үзең ише аңгыра сарыклар белән шыплап абзарыңны тутырабыз. Берочтан елга аша күпер җәябез, калхуз фермасының түбәсен ябабыз. Так ышты, халыкка да туганыңның игелеге тисен, энем.

Нарат бүрәнәләрне Алташ урманыннан ташыдылар. Ялланган унбиш чуваш ирләре кара төнгә кадәр эшләде. Атасы барыбер риза түгел иде.

– Пәтичтинный гына төзеттерәләр, хайваннар! Урлыйлар, хайваннар. Акай күз чикритар акчамны җонлады. Арчинычка серне тишсәм – ыштанына кәкәй иттерә, кайтсын гына, энекәш.

Осталар йорт-җирне әкияттәге кебек күз ачып йомган арада «аякка бастырды». Авыл гөжләде. Иртән берәүнең тешсез авызыннан сызгырган сүзе, гайбәткә чорнала-чорнала, йомгак кадәр зурая иде. «Сәмигулла элгәреге байларның урманда күмгән алтын-көмешенә юлыккан», имеш. «Сәмигулла бандитлар белән банк талаган да, азактан барсын да атып үтереп, акчасын урлаган», имеш. И беркатлы халыкның беркатлы әкиятләре! «Ил аузына иләк каплап булмый», – диде әнисе, ул су сипмичә шиңгән гөл сыман көннән-көн сула иде.

Берсендә кызның үтереп теше сызлады. Салкын һавада басылыр дип, алар әнисе белән ишегалдына чыктылар. Күктәге йолдызлардан нур чәчелгән айлы төн иде… Баскычка чүгәләгән аналы-кызлы шымайды: якында гына кемдер үксеп-үксеп елый, әмма нур белән тишкәләнгән кара пәрдә эчендә ул ачык кына күренми иде.

– Ярабби, фирештә җылый ахры? Атаң бер гөнаһсыз кешенең нигезен тузгытты бит, – дип сыкранды әнисе.

– Әнә-ә! – Куркуыннан тешенең сызлавын да оныткан кыз анасына елышты. – Әнә-ә, селкенә! Карак, әни, карак! Әтине уятыйк!

Гәүдәсен яртылаш бөгеп, бакча артыннан гына китеп барган шәүләне әнисе таныды:

– Шаулама, Гамбәр апаң бу, кызым. Ярабби, аның сызлануларын миңа күчер! Атаң бигрәк каты бәгырьле, урам яктан юлны япты, арттан гына качып килә, бахырым.

– Ник безнең әти шултиклем комсыз икән, әни?

– Эчендә оялаган шайтаны туймый, кызым.

Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, кунак төшерү хәстәре башланды. Район хуҗасы артык вакчыл идеме, әллә, чынлап та, капчыктагы акча күзен кыздырдымы, табак-савыт, урын-җир тикшерелде. Борыны кителгән ямаулы чәйнек, ямьшәйгән калай тәлинкә, каралган алюмин кашык, кыршылган иске кәстрүл, әнисе корама тышлык белән сырган юрган, каз мамыгы тутырып күперткән мендәр, юа-юа күгәргән шадра сөлге, диварга кадакланган чигүле тукымалар Сәмигулла йортына яраксыз дип табылды. Үзәк кибетеннән алмашка яңаларын китерделәр. Тик нигезгә бәрәкәт кенә кайтмады. Кунак көткән көнне, иртән, морҗа ярылды. Атасы мич остасы Фарукны кыйнап имгәтә иде, Мирхәйдәр абзый үзе менеп «ямады». Барысы да рәтләнгән, барысы да тәртиптә кебек иде. Хуҗага тегәрҗепләре дә төйнәлмәгән (күрше авылның чуваш Микулае текте) күлмәк-чалбар, әнисенә кара итәк белән чуар кофта (муены капланган озын күлмәк совет модасы түгел, янәсе) кигезеп, икесен янәшә капка төбендәге эскәмиягә утырттылар. Кырыйга чәченә ак бант таккан «күбәләк» Гөлҗиһанны бастырдылар. «Примир симия члиннары» тамашага әзер иде. Аю биетәләрмени, урамда сабан туе хәтле халык җыелды. Район башлыгы атасына һаман акыл өйрәтте:

– Үзеңне әдәпле тот, Насыйров! Хөкүмәт кешесе белән иптәш Радий Арсеньевич дип сөйләш! Энекәш дип аңа ябышма! Табында авызыңны чапылдатып ашама. Ризыкны кызлар тәлинкәңә салгач кына чәнечкеңне ал!

– Чикритар ибдәш, камунислар патшасымы әле син, бырат? – Атасы юешләнгән борынын лышкылдатып күлмәк җиңенә сөртте. – Сәнеске телгә кадала минем, анагызны… Агач кашык куегыз миңа. Төкерәм мин сезнең култур-мултурыгызга, анагызны…

Мирхәйдәр абзый аның маңгаена чиртте:

– Иптәш чикритар белән ыспурлашма, дуңгыз!

– Ух, сүгенмәгәч, эчкә кату чыкты. – Сәмигулла муенын кыйшайтты да таш сын кебек утырган хатынына тезе белән төртте: – Әй, син, куфтылы марҗа! Боларга иреңне яклап нидер әйтер иең, хет! Җәки, кызым син? Мәптектә бишкә генә укыйсың, синдә Лилин акылы бар. Ызба, сарай, келәт, мунча, әбрәкәй күпмегә төште икән, чутларсың, кызым. Туганымның акчасын блач күселәре кимерсә, энекәштән, әй ибдәш Арчинычтан арт саннарын каезлатам, тучны!

Ата кеше аек вакытында түрә-мазар янында койрыгын кыса иде. Кыз сизенде: көмешкә лыкынган… Әнә, ике бит алмасы кып-кызыл… Исерсә – борыны да сулана…

Көтә-көтә күзләр күгәргәч кенә, тал чыбыгыннан үрелгән басу капкасы өстендә тузан болыты күтәрелде. Дүрт машина выжылдап алар урамына керде.

– Киләләр, киләләр!

«Беренче» салынган җилкәсен турайтты, Мирхәйдәр абзый исә өчәр-өчәр оешып тәмәке көйрәткән агай-энене читкә куды:

– Чигенегез, чиген! Мәскәүлеләр – кырутуй халык, таптатмасын.

Чабыш атлары сыман елкылдаган күгелҗем машиналардан кайсы фотоаппарат, кайсы камера тоткан кунаклар коелды. Мәлҗерәгән атасын култыклап торгыздылар. Ул:

– Ибдәш, ибдәш энекәш! Чукынмыш, Арчиныч ибдәш, – дип тәтелдәп, төркемгә каршы атлаганда сөрлекте. Мирхәйдәр абзыйның беләгенә ябышмаса, маңгае белән җирне «сөзә» иде. Ак күлмәкле, кара галстуклы озын ир-егет:

– Здрасте? – дип исәнләшкәч: – Кто у нас тут хозяин? – диде.

– Вот он сам! – Авыл хуҗасы әтисен беләгеннән «бушатты» да, уфтанып кына: – Извиняйте, Радий Арсиныч, у хужаена жар путнялся была, уж бульно бальнуй, прастудилися, – диде. Озын буй:

– Я не Радий Арсеньевич, к сожалению. Я его помощник. Шеф не смог приехать в родные места предков, а эти ребята – журналисты, из центральных газет, – дигәч, «беренче» күрешергә дип сузган кулын кире кесәсенә тыкты. Хәер, аңа игътибар итүче дә булмады. Журналистлар «О, экзотика!» диешеп, фотоаппарат чертләтте, камерасын «өч аяк»ка бастырган сакаллы ир җил селкеткән яфрак сыман калтыранган Сәмигуллага сорау биреп маташкан иде, Мирхәйдәр абзый:

– Уж бульно бальнуй хужаин, жар, вот дучкасы гаварит была, – дип, исерекне култыклап күздән үк югалды. Гөлҗиһан урысча әйбәт кенә сукалый иде, каушамады, бер күзле «өч аяк»ка чатнатып үзләренең гаиләсе турында сөйләде. Әтисе – «оста сунарчы», әнисе – «оста тегүче», янәсе. «Радий Арсеньевич нәсел-ыруы белән горурлана ала, без аңа лаек туганнар, без беркайчан да аның йөзен кызартмабыз», янәсе.

Кунаклар әрсез халык икән, хуҗалыкны айкагач, табындагы сый-нигъмәтләрне «урдылар» да, машиналарына төялешеп, Мәскәүләренә сыптырдылар. Бөтенесе дә төштә кебек кенә иде. Әнисе тиз-тиз «марҗа киемнәре»н салып, юа-юа бизәге уңган күлмәген киде, биленә алъяпкыч буды һәм, иркен сулап:

– Раббем, тагын нинди сынаулар белән сынарсың икән, – диде.

Әлеге «уен»да тагын икәү – район хуҗасы белән рәис Мирхәйдәр сыналды. Көрәк белән тау хәтле акча көрәрбез дип хыялланган абзыйлар ярык тагарак янында калган иде. Аларның сарай кырыенда ничек уфырганнарын кыз үз колагы белән ишетте:

– Өметләр акланмады, Гатиятов. Безгә Мәскәү баеннан шымытыр! Адәм көлкесе, бездән дә наив кеше юк! Разве андый очындыклар бер мескен авылга кайта ди.

– Нишләп кире уйлады икән, Гата Садыйкович?

– Үзеннән белеш, Гатиятов! Ярдәмчесе, көнен-сәгатен күрсәтеп, ике тапкыр телеграмма сукты. Без монда зурдан кубып җыендык. Хуш, өстим дигән акчасын җибәрсен иде.

– Бәрәч, Гата Садыйкович, күпер белән фирмыга сәмән калмадымыни?!

– Тиененә кадәр шушы кара мужикның хуҗалыгы суырды. Үтүт акча, Гатиятов!

– Мин тагы… Авылга файдасы булыр дип тагы…

– Зарары күбрәк булды, Гатиятов. Казанга – обком тирәсенә урнаштырмасмы дигән хыял да пыштик хәзер. Шушы хәерче районда мүкләнербез ахрысы.

Менә сарайдан дүртаякланып ярым айнык әтисе чыкты.

– Акча капчыгы кайда, анагызны, – дип сүгенгән иде, секретарь Мирхәдәр абзыйга:

– Син бу имгәктән адәм әвәләп чиләнмә, Гатиятов, эттән – эт, беттән бет туа, тфү, – диде һәм дык иттереп әтисенең арт чүмеченә типте.

Айтуганны гөрләткән шау-шу тынды. Әкияттәге төсле өч мәртәбә бармак шартлатып баеган Сәмигулла «примир симия» хуҗасы исемлегеннән тиз сызылды, ул, элеккеге гадәтен куып, киек-җанвар аулады, аты-юлы белән өйдәгеләрне сүкте. Бай туганына да тел чыбыркысы белән «кизәнде»:

– Ызбулыч син, ибдәш Радий Арчиныч! Чикритар мине акыртып талады. Син, ызбулыч малай, ник капчыкны минем үземә тоттырмадың? Ике көпшәле мылтык кирәк ие миңа, заразы ибдәш Арчиныч. Синең туганлыгыңнан ни файда?!

Кызның тормышында мондый кичерешләр бүтән кабатланмаска тиеш кебек иде. Кабатланды, тик ул әүвәлгесеннән көчлерәк, чөнки олылар уйнап туйгач онытылган уенга охшамаган, монысы – йөрәк белән бәйле иде.

Беркөнне урманда хаста әнкәсенә кара бөрлегән чүпләгәндә, аның башына имән күркәсе «яуды». Авырттырмады, алар әле йомшак иде.

– Кех-кех, – диде «имән», көлеп. – Кех-кех…

Гөлҗиһан аптырады: агачлар да җанлы микәнни? Һи, яшеллек дәрьясында «йөзеп» үскән кыз мондый әкиятләргә ышанамыни инде!

– Кайсыгыз шаяра анда? – диде ул, җитди генә.

– Мин! – диде тавыш һәм тиен төсле аска сикерде. Менә ичмасам бусы чып-чын әкият иде! Аның каршында сурайган малай авылныкы түгел, аның киенүләренә хәтле мәзәк: кыска җиңле шакмаклы күлмәген кыска балаклы ыштан бөрмәсенә кыстырган. Мөгаен, ул аның яшьтәшедер, буй озынлыгы икесенең дә бер чама иде.

– Мин – урман егете! – диде малай. – Ә син кем?

– Урман кызы! – Гөлҗиһан да тапкыр иде. – Нишлисең минем биләмәмдә, малай – күгәргән калай?

– Син дә минем аймакта нишлисең, кыз – эрегән тоз?

– Кара бөрлегән җыям!

– Һи, иренең каралса – үзем генә үбәрмен, урман кызы!

– Кит, затсыз! – диде Гөлҗиһан, тырысы белән малайга селтәнеп. – Әнә, керпене үп!

Җәйге айларда авыл урамнарында телгән чыра төсле ак чырайлы ябык шәһәр малайлары чабыша, ә көзгә табан алар, әби-бабайларының сөт-каймагы белән сыйланып, тазарып-матурая иде. Урманда очраган малай шул арык җаннарның берсе дип уйлады кыз. Зәйтүнә әби үлгәч, әнисе мәет өстенә барган иде:

– Әй Гамбәр ападан оялдым да соң, кызым, – диде ул. – Атаң бигрәк йөзебезне каралтты. Кыз-катынны рәнҗетеп төзелгән ызбаның ни рәхәте дә, ни җылысы.

– Үзеңне табалама инде, әни. Сиңа борчылырга ярамый.

– Мәет җирләгәч, шыр ялгызы күңелсезләнер инде, дисәм, Гамбәр апага җәйлеккә оныгын кайтарганнар икән. Миңа кырылмады үзе. Ачылмады да инде, артымнан гына: «Йөрәгеңнең сүрүе нечкәргән», – дип кенә әйтеп калды.

Әнисенең моңсу тавышы кызны боектырмады. Аның гомер сәгате соңгы минутларын санаганын каян белсен ди ул! Үз хәсрәте көчле иде шул. Моннан ары аңа урман егете белән сукмак кисештермәскә кирәк! Кичә башыңа имән күркәсе яудырсалар, бүген таш белән орырлар! Ул малай, һичшиксез, әбисен йорт-җиреннән сөргән адәмнең кызын дошман күрәчәк!

Кыз юлын үзгәртте. Әрсез кара бөрлегән урманның һәр тарафында үсә иде. Әмма тырысына ике бөртек җимеш салып өлгермәде, абага яфрагы астында яши диярсең, алдында хәерсез малай калыкты.

– Әһә, син рөхсәтсез-нисез генә минем байлыгымны урлыйсыңмы?

– Әй, мактанчык! Син кем соң ул хәтле! – Гөлҗиһан җавап тапса да, каушады һәм тырыстагы бөрлегәннәрне берәм-берәм авызына «озатты».

– Мин – хуҗа!

– Һе, кичә генә әле урман егете иде берәү!

– Шул егет хуҗа дип бел!

– Син дә шуны бел: без – тигез, чөнки мин – урман кызы!

Малай шытырдатып абага яфрагы өзде.

– Әйдә, алайса сиңа таныклык язабыз?

– Абау, нинди таныклык!

– Урман кызы икәнеңне дәлилләгән документ! Йә, исемең ничек?

Исем дигәч, Гөлҗиһан иренен бөрештерде. Мөгаен, Гамбәр апа оныгына дошманнарын исемләп атагандыр.

– Урман кызы, дидем ич!

– Ансы кушамат аның! Чын атың кем? Минеке – Фәрит.

Авылда ул бердәнбер Гөлҗиһан иде. Әкрен генә:

– Оныттым, – диде.

Малай башта көлде, аннары, бармагы белән чигәсен боргычлап:

– Син тегеләйме? – диде. – Акылга сай мәллә?

Мондый мыскыллау уку алдынгысының «мин-минлеге»нә тиде.

– Мин акыллы, мәктәптә гел бишлегә генә укыйм! – дип чәрелдәде кыз. – Исемем дә… Гөлҗиһан әле минем!

Юк, давыл агач-куакларны төбе-тамыры белән йолкып аудармады: малай тыныч, бик тыныч иде.

– Син чукрак мәллә? Мин – Гөлҗиһан, диләр.

Фәрит, абага яфрагын чыбык белән тишкәли-тишкәли:

– Эһе, яздым, – диде. – Син – Гөлҗиһан.

– Әти – Сәмигулла!

Бу исемне өстәгәч, һичшиксез, малайның сырт йоны кабарачак иде. Юк, ул һаман тыныч кына:

– Әтиең – Сәмигулла. Яздым, – диде. – Мә, таныклыгың әзер!

Кыз яфракны дүрткә бөкләп кесәсенә салды. Әгәр бу мизгелдә күктән дөбердөбер таш коелса – ул аларны берәм-берәм яңа танышына тондырып, ачуын кузгатыр, чөнки «урман егете» асылда сабыр түгел, малай махсус Гөлҗиһанның нервысында уйный иде. Нигә ике арада дошманлык уты үрләтергә тырышты соң кыз, нигә? Моның сәбәбе шул гына: беренче күргән мәлдә үк ул Фәритне үз итте. Үз итү генәме икән әле! Йөрәк әле генә бөредән ачылган зәгыйфь яфрак шикелле леперди, Гөлҗиһан гашыйк иде… Мәгәр малай әбисенә була үчләшсә – бала күңелендә бөтерелгән хис өермәсе бик тиз басылыр иде. Беркөнне әнисе аңа:

– Кызым, кара бөрлегәннән туйдым, син урманда йөрмәле, өйдә эш күп. Мин сине иркәләбрәк үстердем ахры, аш-суга өйрәнер идең, – диде. – Хәлем хәл, балам, дөнья көтүләре сиңа калса, нишләрсең? Кычкырып ачтан үләсез бит. Атаң ау дия-дия акылдан шаша, аңа ни йорт, ни урман – барыбер.

«Урманда йөрмәле…» Анасының тел төбе аңлашыла, бичара: «Гамбәр оныгына илекмә!» – дип кисәтә иде. Авыл сукырмыни! Күргәннәр…

– Әни!

– Кызым! Мине иртәрәк кабергә озатмыйм дисәң, урманда чуалма!

Хуш, урман егете! Хуш, беренче гөнаһсыз мәхәббәт! Кесәдәге абага яфрагы чиләнеп каралды. Сулышы белән өреп киптерәсе дә китап битенә кыстырасы иде… Истәлеккә… Сыйныфташ кызлары бәхетле, аларның әтиләрен канэчкеч дип хурламыйлар. Берсендә аучы Сәмигулла ат арбасында поши алып кайтты. Хайванның бот сөяге яраланган иде.

– Хәйләкәр, заразы, оланын ышыклар өчен җүри минем каршымда боргалана. Күз алдап шылмакчы иде, шалт моңа утлы ядрә белән! Абзаңнан ычкынырсың, заразы! – дип, тиңсез батырлык эшләгәндәй мактангач, пошины абзарга япты. – Сез, матри, кыз-катын сәләмәсе, моңа күбенгәнче әпәй ашатыгыз! Көзгә симертеп суям. Тәненә ит кундырмасагыз, җиде кат тирегезне туныйм!

Көчләп әсирлеккә төшерелгән тоткын исә ипи телемнәрен иснәп тә карамады.

– И, аңарда бала хәсрәте шу-ул, – диде әнкәсе. – Атаң, дим, җаһил, никләр аны сабыеннан аерган икә-ән!

Кызның күзе яшьләнде, ана поши да Гөлҗиһанга кушылып елый, озын керфекләрендә эре-эре тамчылар җемелди иде. Киек-җанварларның ни-нәрсә белән тукланганын ишетә иде ул: мәсәлән, поши халкы агач кайрысы кимерә. Урманга берникадәр зарар китерсәләр дә, алар өчен бу иң тәмле, иң сусыл тәгам иде. Кыз, көндез әнисе черем иткәндә, якын урманга йөгерде. Пычак белән элпә кайрысы телгәләп маташканда, кемдер сызгырды:

– Фью, фью!

Аны кош дип уйлаган Гөлҗиһан чаш-чош агач тунавын белде.

– Чур, тоттым!

Кош дигәнең адәм теле белән сөйләшә башлагач, кыз пычак белән әз генә бармагын кисмәде <…>


Башын укырга:
 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: сезоны-года.рф