Уены–чыны бергә

24.11.2017 №1 (ГЫЙНВАР), 2016

И сөенерләр инде сабыйлар


Рәфкать Кәрами Татарстан Язучылар союзының Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында 1979-1993 елларда эшли: иҗат кичәләре, юбилейлар, очрашулар һ.б. чаралар үткәрү белән шөгыльләнә.
Бервакыт аның бүлмәсенә урта яшьләрдәге бер ханым килеп керә. — Мин Казан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам, — ди ул. — Һади Такташ творчествосына багышланган дәресләр үткәрәбез. Поэтның үзен очрашуга чакырып булмас микән?
Рәфкать Кәрами, башына күсәк белән органдай, телсез кала. Моннан алтмыш ел элек үлгән әдипне чакыра килгән укытучыга күзләрен тутырып карый. Аннан, көч-хәл белән зиһенен җыеп, сорап куя:
— Сез… чыннан да татар теле һәм әдәбияты укытасызмы?
— Әйе. Унбиш ел инде, — ди ханым, горурланып.
— Алай икә-ән, — дип куя Рәфкать Кәрами, арт чүмечен кашып. — Кызганычка каршы, Һади Такташ өйдә юк, командировкада. Ул Донбасс шахтёрлары белән очрашырга дип киткән иде. Киләсе атнада кайтыр. Кайткач ук җибәрербез.
— Рәхмәт сезгә. И сөенерләр инде балалар. Мин сезгә киләсе атнада обязательно керермен. Ә Рәфкать Кәрами болай дип өсти:
— Керегез. Бәлки, Кол Гали белән икәүләп барырлар. Ул да укучы балаларны бик ярата.


фото: tulachi.ru