Бәян

22.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Әдрән


cry

Чү! Миңа ни булды?

Йөгерә-атлаган җиремнән шып туктап калдым. Аягыма авыр-авыр герләр такканнармыни – кыймылдата да алмыйм.
Әйтерсең лә мине әкиятләрдәгечә, әфсенләп, тораташка әверелдергәннәр.

Нигә туктадым мин? Тирә-якка колак салам: ник бер тавыш булсын. Сәп-сәер тынлык. Безнең йорт янында хәтта багана уты да янмый. Тоташ караңгылык…
− Ччерррррррррр…

− Чикерткә-ә! – иң газиз кешемне очраткандай, сөенечемнән пышылдыйм: – Чикерткә дус…

Менә нәрсә туктаткан икән мине! Гәүдәмә көч кайтты, колагыма чикерткәнең канат кагышы моңлы көй булып ишетелә башлады, шунда безнең тугыз катлы тулай торакның түбәсенә сузылып яткан кабарынкы болыт мендәрләрен ертып якынлашкан алтын яктылыкка күзем төште. Таң ата! Аякларым ирексездән йорт янындагы агачлыкка – чикерткә моңланган сазлыклы күл янына әйдәкләде.

− Чччерррррр…

Әллә сөенеп, әллә хәвефләнеп, ул тагын да суза төште.

− Эх, чикерткә дус! − мин аркылы яткан черек бүрәнәгә чүмәштем. – Әйдә, сайра, җырла, туктама! Мин сиңа тимим дә, кумыйм да!

Гүя сүзләремне аңлагандай, чикерткә якында гына аваз салды.

Әллә кайчангы бер вакыйганы исемә төшереп, үзалдыма көлемсерәп куйдым. Кечкенә чагымда, мич артында төннәр буе черелдәгән чикерткәне, тотып, урамга чыгарып атканчы тынычланмый иде Камәр әбием.

− Ник тузынасың син, кортка! – дип сүгә иде аны Гайнан бабай. – Тик сайрасын шунда. Файдалы бөҗәк ич ул!

− Ниткән файдасы булсын аның! Бер колагыма син гырла, икенчесенә бу черләсен, ничек түзәргә кирәк бу галәмәткә?!

− Ник файдасы булмасын! Чебен-черкине киметә ул! Иччу матур җырлый! – Бабай, үзенә фикердәш эзләп, миңа эндәшә: − Әдрән улым, йоклыйсыңмы әле?

− Юк…

− Тыңладыңмы чикерткә сайраганын?

Миңа бабай сүзен куәтләргә кирәк. Юкса…

− Теләсәң нишлә, бер сүзем юк, әмма әбиең сүзен генә сөйләмә, − ди ул миңа.

Шуңа ул ишетергә теләгән җавапны бирдем:

− Тыңладым, бабай…

− Матур сайрый бит?

− Ие…

− Менә-менә! Моңлы бала шул, безнең якка тарткан. Мәгънәле…

− Һии, икәүләшеп бер сүздә тормасаларые… − Әби, тузына-тузына, ачулы шыгырдатып, караватка менеп ята. − Төне буе тыңлагыз, алайса, җырчыгызны!

− Бернәрсә дә аңламыйсың син, кортка. − Бабай әбине шелтәләп ала. Аннан инде чират миңа җитә.− Әдрән улым, йокламыйм, дисеңме?

− Юк, бабай…

− Әбиеңнән булмады, бар, мич артыннан чикерткәне тот та урамга чыгарып җибәр әле, бүгенгә кәнсирт тәмам…

− Менәтерәк… − Әби, тавышын күтәреп, сүз башларга өлгергәнче, бабайның калын тавышы аныкын басып китә:

− Әнә минем кипке белән тотып кара, улым, бер дә булмаса…

Тавышы колак төбендә генә кебек, әмма үзе һич кенә дә күренми. Себеркене тегеләйгә-болайга селеккәли торгач, чикерткә үз «сәхнәсе»н калдырырга мәҗбүр булды. Тоттыммы мин аны, әллә шуннан соң тынып калдымы ул − һич кенә дә хәтерләмим. Әмма Гайнан бабайның чикерткәне үзенчә шулай зурлавы истә калган.

Камәр әбием вафат инде. Гайнан бабай исә сиксән биштә дә егетләр кебек әле. Атна ахырында авылга кайткан саен, күзен хәйләкәр кыса да:

− Сиңа бу матур исемне кем кушкан әле? – ди.

− Син инде, бабай! − дим, җилкәсеннән кочып. – Тагын кемнең башына килсен инде мондый исем?

− Әйтмә дә генә! Әлфрид булып йөрисе идең син, тузгыдым, тузындым, әмма үземнекен иттем! Бер дигән җегеткә бер дигән исем кушабыз, дидем! Анаң лычык-лычык борын суганы тарта, атаң караңгы чыраен йөзенә ягып, тамак чылатып йөри. Әбиең, әтәчкә ияргән тавыктай кырт-кырт: «Кеше эшенә кысылма, үз балаң түгел, теләсә нишләсеннәр!» − ди. «Ничек инде үз балам түгел?! – дип, бик яхшылап әйтергә туры килде әбиеңә. – Үз малаеңны итәк астында йөртеп боламык ясадың, онык − миңа!» − дидем. Менә шулай бу вәйнәне җиңдем мин.

Бабай − алтын куллы механик. Колхозда кайсы техника ватылса да, ул җыйган, ул ясаган. Хәзер дә урамнан үтеп барган машиналарны туктаткалый:

− Энем, генератордагы подшипникларың тузган, алыштыр…

Гайнан бабай, элек тә, хәзер дә нинди генә эшкә тотынса да, авыз эченнән «Әдрән диңгез»не суза. Кайчагында дәртләнеп эшләгән җиреннән: «Ай, гүзәл диңгез!» – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала.

− Менә, улым, үсәрсең, кеше булырсың, дөньялар күрерсең. Бабаңның васыяте шул: кайчан да булса бер Әдрән диңгезгә барып, шуның яр буенда кычкырып бер «Әдрән диңгез»не җырларсың. Менә шул вакытта бабаң теге дөньяларда сөенеп ятар!

− И бабай, икәү барабыз без синең белән, икәү җырлыйбыз! – мин әйтәм.

− Юк, улым, миңа үзебезнең Чияленең Якты күле дә бик җиткән, − ди ул, елмаеп. – Атаң да шуннан ары китә алмады, колхоз эшеннән бушап булмады шул, эх, тәрбияләрлек хут калмады шуны!

− Әти маладис ул, − дип каршы төшәм мин. − Районда иң яхшы комбайнчы, иң шәп тракторчы ул!

− Тракторны кем дә йөртә аны! – ди бабай, кул селтәп. – Олы йөрәк җитми, моңлы йөрәк! Кулың алтын булуы бер хәл, күңелнең дә алтын булуы кирәк! Менә синдә ул бар! Әйдә, җырлыйбыз, улым…

Әдрән диңгез, даулы диңгез,

Даулы ул диңгез.

Тирәләре таулы диңгез,

Бик таулы диңгез.

Хәлен җуйган син бөркеткә,

Ай, син бөркеткә

Шифа бирсен изге диңгез,

Изге ул диңгез. Әй!
Үз тавышымнан дертләп айнып киттем. Таң атканда, кем әйткәндәй, шәһәр уртасында җырлап утырам икән! Борын тәмам җебегән. Битемне сыпыргач, үзем дә аптырап калдым – елап утырам икән ләбаса! Әгәр кемдер мине читтән карап торса, хәйран калыр иде, билләһи. Ап-ак кәчтүмнән, кара күлмәккә ак күбәләк таккан япь-яшь егет кара төн уртасында елап-җырлап утырсын әле! Авылда булса, өрәк йөри, әнә елый, дип шәрран ярырлар иде, мөгаен. Хәтерлим әле, балачакта без, өч сыйныфташ егет, өч дус – Сәет, Марсель һәм мин – әниләргә күрсәтми генә алган ак җәймәләргә төренеп, бер төнне, дөресрәге, төп-төгәл уникедә, зираттан атылып чыккан идек. Янәсе, кабердән өрәкләр кубарылган, очраган бер кешене, коты ботына төшәрлек итеп шыр җибәртәбез. Зират капкасыннан акырышып чыгуга ук, тавышыбыз кинәт сүнеп калды: ап-ак җәймәгә баштанаяк уралганлыктан – җәймәне тишәргә ярамый! − бер җан иясенә килеп төртелгәнемне сизми дә калдым. Зур куллар җәймәне бер тартуда суырып алды, шәрә король кебек үк булмаса да, Газиз малае Әдрән булып, карашымны өскә күтәрдем. Хәлим абый! Авылда теләсә кемгә очрасаң да, алдап-йолдап, һич югында, елап, ялынып, вәгъдәләр сибә-сибә котылырга, гафу үтенергә мөмкин әле. Әмма Хәлим абыйдан гына түгел! Юкса әти белән бергә тракторда, урак өстендә комбайнда эшли, урып-җыю башлануга, гел шулар янында кайнашам. Хәлим абый – күз яшенә, тәмле сүзләргә төген дә селкетә торган кеше түгел. «Үзенекен бирми, кешенекенә тими, − ди аның турында әти. Тагын өстәп тә куя: − Шушы кагыйдәне бозсаң, Хәлимнән якты чырай өмет итмә!»

Гәүдәгә әкиятләрдәге Алыплар сыман зур булса иде тагын: юк, киресенчә, Хәлим абый буйга кечкенә, башы да йомры, малайларныкы сыман. Өстәвенә пеләшләнеп тә килә, шуңа да зур колаклары филнеке кебек сәлам биреп тора. Әмма аның яргаланган, таш кебек каты кулы күрешкәндә үк җанны суырып алган сыман, нык кыса. Сыек зәңгәр күзе исә караңгыда да яктылыгын җуймый.

− Фию-фит!

Ул бер сүз дә әйтмәде, колактан эләктерде дә янәдән зират капкасына таба өстерәде. Тирә-якка карашымны йөгертәм, тик ярдәм итәрдәй бер генә дә өметле нәрсә күренми. Кая ул! «Өрәк»ләр күптән өйләренә таба сыпырткан, Хәлим абыйның кулына берәүнең дә эләгәсе килми. Мин генә менә…

− Хәлим абый…

Җавап юк.

− Башка алай эшләмәс идем…

Зират капкасыннан эчкә уздык. Зиратның урта бер җирендә алан сыман урын бар, шунда кадәр кердек. Колакны ычкындырмаган килеш, Хәлим абый бер кулы белән генә кычыткан җыеп алды.

− Әтигә әйтәм… − дип еламсырадым. Бу минем иң соңгы чара иде. Ләкин файдасы юклыгын үзем дә беләм. Тешемне кыстым, мускуллар киерелеп килде.

Хәлим абый дәшми. Хәлим абый ашыкмый.

− Чыжжт!..

− Чыжжт!..

− Чыжжт!..

Авыртудан түгел, гарьләнүдән елап җибәрдем. Телгә килгән бөтен әшәке сүзне йөзенә бәреп әйтәсе, сөмсез битенә йодрык белән кундырасы, тукмыйсы килде үзен!

− Ыштаныңны күтәр, энекәш, киттек! − Хәлим абыйның үз итеп әйткән сүзләреннән гәүдәмне туктаусыз дерелдәткән сабырлыгым-түземлегем ычкынды да китте, акырып еларга керештем.

− Булды, булды, − диде Хәлим абый, җилкәмнән кочып. Үзе үк чалбарымны күтәрде. Җилкәдән кочкан килеш, чыгу юлына юнәлдек. Инде елавымнан гарьләнеп, борынны мышкылдата-мышкылдата, янәшәсеннән атладым. Хәлим абый ашыкмый гына капканың биген эләктерде. Мин һаман тынычлана алмый идем әле, югыйсә ачу белән бер таш алып тондыр да кач бит инде! Аякларым сумалага батканмыни – кымшатуы да кыен. Хәлим абый тәмәке кабызып җибәрде.

− Йә Әдрән, хуш иттек! Миңа ачуланма, син әйбәт малай, үз итәм мин сине, − диде ул һәм кулын сузды.

Минем елак күңел тагын да сытылды. Әмма сынатырга ярамый иде, кулны бирдем дә, кырт борылып, өйгә таба киттем. Күпмедер баргач, артка борылып карадым: Хәлим абый һаман да урынында басып тора иде.

Менә хәзер, ак кәчтүмнән, ак күбәләк таккан кара күлмәктән, шул вакыйганы искә төшерәм дә уйланам: Хәлим абыйга һич кенә дә ачуым калмаган икән. Мин ул хәлне беркемгә дә сөйләмәдем. Марсель ул вакытта да, еллар узгач та, кабат-кабат сорашты, әмма сер бирмәдем. Үзләренең шыр җибәреп, өйләренә сыптыруларын исләренә төшерәм дә, шым булалар. Ул төн исә авыр узган иде минем: тән кабарды, әүвәл кычытуга түзеп булмады, аннан инде авыртудан борсаланып чыктым.

Тән авыртуына түзү берни түгел ул, ә менә күңел тынычлыгы югалсамы?!

Мин – җырчы. Төгәлрәге, мәҗлес җырчысы. Ягъни мәсәлән, тамада Рузиләгә ияреп, җырлап йөрүче. Менә хәзер дә Казан янындагы район үзәгеннән туй уздырып кайтып килешебез. Теләмичә чыгып китәм, авыруга, ярым-йорты кешегә әйләнеп кайтып керәм. Бу эш миңа һич тә канәгатьлек бирми. Үземә нибары егерме биш яшь, үзем инде чытык чырайлы бер кемсәгә әйләнеп барам. Әмма мәҗлесләргә бармый хәлем юк, чөнки бөтен керемем шуннан. Мәктәптә музыка түгәрәге алып барудан кергән акчага гына гаиләне асрап булмый. Шуңа да Рузилә атна урталарында шалтыратып, җырларга чакырмаса, йөрәгем жу-у итә, күңелне ниндидер курку баса. Яшь ярымлык улым Искәндәр һәм аның белән өйдә утырган хатыным Миләүшәнең матди иминлеге өчен мин җаваплы <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: pixabay.com; Myriams-Fotos