Мәкальләр

21.11.2017

***


salamat

Чама белән өт, үзеңә киләсен көт.

Байлыгыңа сөенмә, саулыгыңа сөен.

Бәхетле булмаган бәхетле итә алмас.

Күп тә бетә, аз да җитә.

Мәкаль белгән – «Жигули»да элдергән.

Гайбәт – кабымлыкка әйбәт.

Авырлык чыныктыра, рәхәтлек аздыра.

Дания ГАРӘФИЕВА. Казан


Мәкальләр «КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2015) санында басылды.

фото: pixabay.com; AdinaVoicu