Хикәя

21.11.2017

Бер мәхәббәт тарихы


kartina

Элек мин кызлар белән таныша алмыйча иза чигә идем. Аракыны ташлагач, хәл үзгәрде.
Әле беркөннәрдә Фәнзилләр туенда бик озаклап Нәзирәне күзәтеп утырдым. Чәчләрен дә әллә ниләр кыландырып, кырыкка бөтереп бетермәгән, сыра күбеге сыман күпертеп маңгаена гына төшереп куйган. Күзләрен дә башка хатын-кызлар шикелле алан-йолан уйнатмый. Акчасы җитеп бетмәгәнлектән, өч борынга керергә базмаган кыюсыз кеше сыман уңайсызланып кына утыра. Үзе ара-тирә дус кызларына сүз каткалап ала. Башлап җырламый. Әмма җыруга бик теләп кушыла. Тавышы зур тизлек белән ераклашып барган олаудагы буш шешәләр чылтыравын хәтерләтә.

Туйдан чыкканда, Нәзирәне күздән җуймаска тырыштым. Егете-фәләне, озатучысы, көтеп торучысы юк икән. Багана башларындагы лампалар мөлдерәмә тулы әче бал графиннарына охшаган. Тротуар буендагы чәчәкләрдән тройной одеколон, ликёр һәм дә тагын әллә нинди мин авыз итеп карамаган татлы шәраб исе килә.

Ниһаять, Нәзирәне куып җиттем. Оялып кына сүз башладым:

— Ай-һай, Нәзирә! Син шешә җыючы Гыймраннан да тибешрәк йөрисең!

Дәшми. Биек үкчәләре белән асфальтны шакылдатып баруын белә.

— Гастроном чатына кадәр генә озатыйм әле, Нәзирә?

Шунда Нәзирә авызыннан, шешәдән бөке атылып чыккандай, хәтәр-хәтәр сүзләр барысы берьюлы шартлап чыкты:

— Күрәсем дә килми эчкән кешене, җенем сөйми.

— Гафу ит, Нәзирә, аракыны ташлаганыма ай була бит инде. Әле бүген туй хөрмәтенә генә…

— Сөйләшәсем дә килми, айныгач килерсең.

Нәзирәнең мондый бик үк өметсез булмаган сүзләреннән бөтен җаннарым рәхәтләнеп китте. Махмыр белән бик озак газапланганнан соң, бер стакан саф көмешкә эчеп җибәргәндәй булдым.

Атна буе авызыма бер тамчы хәмер капмый чыдадым да шимбә көнне, киенеп-ясанып, клубка таба юл тоттым. Клуб тирәсе, сыра залы шикелле, халык белән шыгрым тулы. Колмак тәлгәшләренә охшаган муенса таккан Нәзирәне ерактан ук танып алдым.

Елмаеп сәлам бирдем. Алды сәламемне.

Ләкин минем йөзгә күтәрелеп карагач ук, Нәзирәнең яп-якты күзләре ничектер болганчыкланып, Идел суы кушылган вермутка охшап калды.

— Эчкәнсең, — диде ул, яңа гына ачылган шампанский кебек чыжылдап.

— Юк, юк, Нәзирә, нәрсә син, атна буе авызыма да алганым юк.

— Борының нигә кызыл?

Мин борынымны учларым белән томаладым һәм аяк очларыма карап:

— Әллә кайчан эчкәннеке бетми, — дип мыгырдандым.

Шулай да Нәзирә акыллы кыз икән — сүзне урманнарга, басуларга, болыннарга борып алып кереп китте. Мин дә сиздерми генә үрелеп, аның кулын кыстым.

Без карт өрәңге төбендәге эскәмиягә килеп утырдык. Кич җиләс, һавада җиңелчә генә борыч аракысы исе аңкый.

— Сөйлә инде син дә нәрсә дә булса, югыйсә һаман мин генә сөйлим, — диде Нәзирә, бераз тынып утыргач.

— Бервакытны шулай Ризван, Дамир, мин, бер яртыны алып, кибет артына борылуыбыз булды…

— Башка нәрсә турында сөйлә. Әтү һаман аракы турында сөйлисең…

— Нәрсә сөйлим?

— Эшең турында, уйларың, үзең турында.

— Аппаратчы булып эшләгәнемне үзең дә беләсең бит. Болай кызыклы эш. Аппарат чистартырга атна саен өч йөз грамм спирт бирәләр…

— Әй, сөйләмәсәнә шул спиртың турында. Әнә күрдеңме, Зөһрә йолдыз янына тагын бер нәни йолдыз калыкты.

— Кызык, ике генә йолдызлы коньяк була микән?..

Мин шулай уйлаганмын гына кебек иде. Тик, кызганычка каршы, кычкырып әйткәнемне үзем дә сизмичә калганмын икән.

Нәзирәнең керфекләрендә яшь бөртекләре ялтырап китте.

— Мин синең белән чынлап сөйләшәм, Һәнүс абый, ә син миннән көлеп утырасың, — диде ул һәм иңбашларын калтыратып елап җибәрде.

Ми күзәнәкләрен киереп, мин аны юатыр сүзләр эзләдем. Ләкин кирәкле сүзләр табылмады.

Озак кына сөйләшмичә утырдык. Инде Нәзирә дә елаудан туктады. Әкрен генә ниндидер миңа таныш булмаган озын, моңлы көйгә җыр башлады:

Сандугачлар гына кайда сайрый,

Сарман буйларында тирәктә, шул…

Мин тагын, буш шешәләр төяп, ераклашып барган олауны күз алдыма китердем. Өрәңге ботаклары арасыннан сары калай бәке сыман ялтырап торган айга карый-карый байтак кына җырлаганнан соң, ниһаять, Нәзирә башын минем якка борды.

— Ярар, Һәнүс абый, юк өчен үпкәләшмик. Әйдә, хәзер син җырлап кара инде, мин үлеп җыр яратам, — диде.

— Җырлый белмим мин.

— Җырның ертыгы юк, белгәнеңне җырла. — Нәзирәне кабат үпкәләтәсем килмәде. Аны-моны уйлап тормыйча, үзем яраткан «Алмагачлары» көенә җыру суздым:

Айкап җибәр, чайкап җибәр

Казакларның камчысын шул.

Ал күтәреп, эчеп җибәр,

Калдырмыйча тамчысын.

Ал күтәреп…

Нәзирә капылт кына урыныннан сикереп торды да алагаемга кизәнеп яңак төбенә утыртты. Әйтерсең лә дистәләп шешә берьюлы асфальтка төшеп чәлпәрәмә килде.

Мин, күземне ачарга куркып, оеп утыра бирдем. Таныш аяк тавышлары бөтенләйгә, инде мәңге-мәңге минем янга әйләнеп кайтмаска ераклаша иде.


Хикәя «КУ» журналының 5нче (май, 2014) санында басылды.

картина авторы: Чувашев Олег, artnow.ru