Юбилейлар

20.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Галимә ачкан дөньялар


1656_big_osn

Кеше аңы, күзаллавы шулайдыр, күрәсең: ераграк тарихка мөрәҗәгать итәргә, күптән үткән хәлләрне хәтердә тергезергә, бездән гасырлар аерып торган күренекле шәхесләрне зурларга яратабыз. Бәлки, бу замана вакыйгаларының һәм кешеләренең әле хәтеребездә булуы белән бәйледер. Бәлки, Тукай әйткәнчә, чын бәяне куяр өчен, вакыт сынавын узу мәҗбүридер…

Ничек кенә булмасын, бу сыйфат безне бай тарихыбыз, элгәреләр тәҗрибәсе, үткәннәрнең кадерле ядкарьләре һәм кыйммәтләре белән тоташтыра, акыллы һәм зәвыклы, хисле һәм намуслы – Кеше булуыбызны искәртә!

Әмма бер үк вакытта үз замандашларыбыз, безнең белән бер үк һаваны сулап, бер үк урамнарда йөрүчеләр, аларның бәһаләп бетергесез эш-гамәлләре күләгәдәрәк кала. Хезмәтләренә бәя бирү, ачышларын күрсәтү, шәхесләрен зурлау тиешле дәрәҗәдә дә булып бетми… Шуңа күрә юбилейлар-бәйрәмнәр вакытында булса да тормышяшәешебезнең төрле өлкәләрендә яңа юллар ачкан, фикер офыкларын киңәйткән кешеләр хакында иркенрәк сөйлисе, аларның казанышларын барлыйсы килә.

Бу көннәрдә 85 яшен тутыручы хөрмәтле Резеда Кадыйр кызы Ганиева да шундыйлардан. Университет профессоры, күп шәкертләрнең акыллы һәм ярдәмчел остазы, олы галимә… Татар әдәбияты белемендә үзенең хезмәтләре белән яңа киңлекләргә юл ачкан фикер иясе!

Каюм Насыйриның якташы, Шырдан авылы кызы Резеда 1958 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәскәү университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасында кандидатлык диссертациясе әзерли. 1963 елдан төбәгебезнең күренекле уку йорты – Казан университетында студентларга белем бирә башлый. Гомерен шәрык мәдәниятен өйрәнүгә багышлый.

Соңгы фикердә ялгышлык юк! Чыннан да, Резеда Кадыйровна шәрык мәдәнияте дигән очсыз-кырыйсыз өлкә буенча тирән белемле һәм мәгълүматлы белгеч, галимә булып таныла. Студентларга гарәп, төрек, фарсы, төрекмән, үзбәк, казакъ, азәрбайҗан һ.б. әдәбиятлар тарихын, шул әдәбиятларның классик язучылары иҗаты буенча белем бирә. Исламга кадәрге, мәҗүси чорлардан алып мөселман халыклары сәнгатен хәзерге көннәргә җиткереп тоташтыра – мең елдан артыкка сузылган тарихны иңләп ала. Тирән белеме, мәгълүматлылыгы, хисле-көйле сөйләү рәвеше белән бик күпләрне шушы сихри дөньяга алып керә, фәнгә тарта.

Күп халыкларның иҗади фикерләвен, фәлсәфәсен, дөньяга карашын, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белгән галимә шул фонда, шул мирас яктылыгында шәрык әдәбиятларының татар әдәбияты белән багланышлары мәсьәләсен махсус, тирәнтен өйрәнә. Нәтиҗәдә, шәрык, төрки-татар әдәбиятларындагы үсеш-үзгәреш, алгарышбарышны бербөтен итеп карау мөмкинлеге туа. Р.К.Ганиева татар халкының үз тарихында ике тапкыр яңарыш, Ренессанс чорын кичерүе хакында тәгълимат тәкъдим итә. Беренчесе – Урта гасырларда, Болгар, Алтын Урда дәүләтләре чәчәк аткан чорда, икенчесе ХIХ-ХХ гасырлар чигендә, Ш.Мәрҗаниләр, К.Насыйрилар башлаган мәгърифәтчелек хәрәкәтеннән күтәрелә.

Шушы тәгълимат нигезендә галимә фәнни һәм педагогик эшчәнлегендә татар әдәбиятының тулы тарихын колачлап ала. Алай гына да түгел, аның тарафыннан шәркый яңарыш Европадагы Ренессанс белән тоташтырыла, фәндә шәркый әдәбиятларга карата озак еллар хөкем сөргән европоцентрик ялгыш карашларны кире кагуга һәм бу әдәбиятлардагы фәлсәфи байлык-тирәнлекне, эстетик нәфислекне, иҗади алымнар төрлелеген бөтенлекле система итеп карауга юл ачыла. Үз чиратында, татар әдәбиятындагы рухи-иҗади күтәрелеш үзбәк, азәрбайҗан, казакъ, уйгыр, төрекмән һ.б. халыклар әдәбиятларындагы, Алтай, Үзәк Азия, Каспий һ.б. тирәлекләрдәге мәдәниятләр белән бер үремтәдә тикшерелә, ягъни уртак шәркый Ренессансның татар, уйгыр, төрек һ.б. вариантлары турында сүз алып барыла. Мондый киңлек, масштаблылык галимәгә татар әдәбиятын дөнья мәдәнияте югарылыгында карау, бер үк вакытта милли мәдәниятебезнең шушы контекстта асыл сыйфатларын, хасиятләрен бөртекләп барлау мөмкинлеге бирә.

Урта гасырларда Гаребтә генә түгел, Шәрыкта да әдәбият-сәнгать, мәдәният гаять көчле күтәрелеш чорын кичерә диюче галимә Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» кебек җәүһәрләрнең нәкъ менә шушы яңарыш хәрәкәтенең шаһитләре булуын ассызыклый. Аларны Европа Ренессансының гүзәл үрнәкләре белән тигез куеп бәяли. 1970-1980 еллар әдәбият белеме фәне өчен стандарт булмаган мондый караш милли мәдәниятнең югары дәрәҗәсен билгеләүгә, ассызыклауга хезмәт итә.

Р.К.Ганиеваның «Проблемы творческих методов в тюркоязычных литературах» (1976), «Төрки әдәбиятларда иҗат методы мәсьәләләре» (1979), «Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали» (1988) кебек эзләнүләре шәркый романтизм күренешен, дини-суфичыл фәлсәфә һәм күзаллауларны урта гасырлар төрки, татар әдәбиятлары тарихына кайтарган, урнаштырган беренче хезмәтләрдән була. Аларда Урта гасырлар татар әдәбиятында матурлык категориясе, акыл һәм мәхәббәт, тән һәм рух проблемасы, антропоцентризм, Илаһият фәлсәфәсе, бигрәк тә бераллалык (әт-Тәүхид) фәнни проблема югарылыгында үзәккә куела. Озак вакытлар гуманитар фәннәр караш түгәрәгеннән читтә калдырылып килгән суфичылык татар мәдәниятенә зур йогынты ясаган фикри һәм эстетик күренеш буларак аерып чыгарыла. Галимә тарафыннан Кол Галидән башланган традицияләрнең Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һ.б. иҗатларында дәвам иттерелеше күзәтелә.

Күп еллар буе шушы юнәлештә алып барган тикшеренүләренең нәтиҗәсе итеп, 1992 елда Р.К.Ганиева «Шәркый ренессанс һәм төрки әдәбиятларда аның традицияләре» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Хезмәт фәндәге урта гасырлар төрки-татар әдәбиятларына карашны үзгәртүгә юл ача: аларның үз, Европа әдәбиятларыннан аермалы иҗади фикерләү юлы булуын, шул юлда гаять зур сәнгати югарылыкка ирешүләрен дәлилли. «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә тәкъдим ителгән сурәтлелекне, төсләр, саннар, символларны да колачлаган үзенчәлекле образлар системасын, фәлсәфи-эстетик карашларны анализлау бу юнәлештә эшләгән галимнәрнең фикер-карашларын үстереп, поэмага яңача якын килү мөмкинлеге бирә. Сәнгатьтә канунчылык төрки әдәбиятлар өчен чикләү түгел, бәлки, киресенчә, традицион нигездә яңалыкны күрсәтүнең иң катлаулы һәм нечкә мөмкинлекләрен эзләргә мәҗбүр иткән иҗат принцибы итеп карала. Шул ук вакытта канунның үзгәреше эзеннән барыла. Әйтик, кануни алым – характерларда һәм детальләрдәге нечкәлек, ым-ишарәләр ярдәмендә сурәт тудыру, ягъни нюанслылык Кол Гали әсәрендә ничек кулланылганлык һәм аннан соңгы әдәбиятта (хәтта совет әдәбиятында, М.Гафури, М.Җәлил, Х.Туфан иҗатларында) нинди үзгәрешләр кичереп күчә баруы тикшерелә. Шул рәвешле, шәркый традицияләрнең бүгенге милли әдәбиятыбызга кадәр килеп җитүе исбатлана һәм шушы озын юл тулысынча иңләп күзәтелә.

Әлбәттә, галимәнең бу юнәлештәге ачышларының барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да алар арасында гуманитар фәннәр үсешенә зур йогынты ясаган аерым берләрен бәяләү мәгъкуль. Мәсәлән, Р.К.Ганиева – төрки әдәбиятларда һәм татар әдәбиятында шәркый романтизм методының кулланылыш даирәсен билгеләп, гасырлар дәвамында туа торган йөзләгән әдәби күренешләр мисалында тирәнтен анализлаган, методның әйдәп баручы урынын кабат фәнни әйләнешкә кайтарган әдәбиятчылардан. Ул шәркый романтизмның татар әдәбиятында ХIХ гасыр ахырына кадәр яшәвен һәм әдәби барышны әйдәп баруын, мәгърифәтчелек хәрәкәте белән мәйданга чыккан яңа дөньяви әдәбиятка олы тәэсир итүен, аннары Европа тибындагы романтизм һәм реализм формалашуга җирлек булып хезмәт итүен күрсәтә. Бу фикерләрнең әдәбият белемендә барлык иҗат итү рәвешен реализм дигән баш астына урнаштырып, романтизмны буржуаз метод буларак кире кагу тәэсиреннән котылу омтылышлары гына ясала башлаган бер вакытта әйтелүен дә аерып искәртергә кирәк. Әлеге идеяләр татар әдәбияты тарихын үз традицияләре һәм заман алып килгән яңалыклар белән тәңгәл үсеш-үзгәреш кичерә торган, нинди генә сәяси-иҗтимагый шартларда да үз эчке закончалыкларын югалтмаган һәм башка мәдәниятләрдән калышмыйча үсеп барган бөтенлекле система итеп күзаллау ныгу-урнашуга хезмәт итә.

Беренче милли яңарыш казанышларын галимә ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар дөньясындагы рухи-мәдәни, сәяси-иҗтимагый күтәрелеш белән чагыштыра. Г.Тукай, С.Рәмиев, Н.Думави, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов иҗатлары белән янәшә Мирза Шәфи Вазих, Абай Кунанбаев, Н.Нариманов һ.б. төрки язучылар әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шушы материалда ХХ гасыр башында кайбер төрки әдәбиятларда, шул исәптән татар әдәбиятында да зур алгарыш, сикереш ясалганлык дәлилләнә. Шуның сәбәпләре, алшартлары, төп вәкилләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗатлары, алгарыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән өр-яңа күренешләр, гомумән, галимә гыйльми тикшеренүләренә хас булганча, колачлап алына.

Р.К.Ганиева ХХ гасыр башы татар әдәбияты белән әле аспирант вакытта ук шөгыльләнә башлый. 1964 елда якланган кандидатлык диссертациясе Г.Тукай иҗатында сатира мәсьәләсенә багышланган була. Бөек шагыйребез иҗатына югары бәя биреп, галимә сатираның Тукайда дөньяга караш һәм әдәбиятның максатын аңлау рәвеше дә, шул ук вакытта иҗади фикерләү һәм әдәби алымнар системасы да булуын исбатлый. Мондый зур фикерне дәлилләү өчен, татар әдәбиятында урта гасырларда, ХIХ гасыр әдипләре иҗатында тәнкыйди башлангычның үзенчәлекләре ачыклана. Шул вакытта ук татар мәдәниятендә үзенчәлекле көлү формалары, чаралары барлыкка килү билгеләнә. Тукай иҗатындагы юмористик, сатирик әсәрләр (алар шагыйрь иҗатының яртысыннан артыгын алып тора) җентекле тикшерелеп, алардагы фикер тирәнлеге, алымнар төрлелеге, жанрлар байлыгы күзәтелә.

Беренче хезмәтеннән соң Тукай иҗаты Р.К.Ганиеваның гомерлек темасына әйләнә, дисәк, ялгыш булмас. Галимә «Тукайның иҗат методы» (1972), «Наследие Тукая и тюркские литературы» (1979), «Габдулла Тукайның башлангыч чор иҗатында Шәрык һәм Гареб традицияләре» (2002), «Габдулла Тукай в контексте мировой литературы» (2006), «Габдулла Тукай иҗатында төрек мотивлары» кебек күпсанлы хезмәтләрендә бу иҗатны дөнья әдәби-мәдәни багланышлары, гарәп, фарсы, Европа һәм рус, төрки (башкорт, кыргыз, казакъ, үзбәк, төрекмән, каракалпак, комык) әдәбиятлар контекстында тикшерә. Тукай иҗатын нигез итеп алып, төрки әдәбиятларда иҗат методларының дүрт төре формалашуны дәлилли: татар һәм азәрбайҗан әдәбиятларында Европа тибындагы романтизм һәм реализмның тигез үсеш алуы; казакъ, үзбәк, комык әдәбиятларында мәгърифәтчелек реализмының өстенлекле булуы; чуваш әдәбиятында романтизм һәм мәгърифәтчелек, тәнкыйди реализмның синтезы күзәтелү; кыргыз, төрекмән әдәбиятларында фольклор традицияләренең саклануы шундыйлардан.

«Тукай иҗатын өйрәнү юлында» (2002) дип исемләнгән күләмле мәкаләдә галимә Тукай феномены, аны барлыкка китергән шартлар хакында уйлана. Шагыйрь иҗатын ул бөтен төрки-татар иҗади фикерләве тарихына шушы тарихның өзелмәвен тәэмин иткән кыйммәтле каптырма рәвешендә урнаштыра: «Тукай шигъриятенең тамырлары бик тә тирәнгә – татар халкының фольклорына, борынгы төрки дәвергә, мөселман мәдәниятенең Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән изге Коръәнгә, Алланың барлыгын һәм берлеген таныган, югары әхлак кагыйдәләренә өндәгән дини-суфичыл әдәбиятка, кешенең акылын һәм хисләрен олылаган дөньяви эчтәлекле Ренессанс әсәрләренә, аларның гасырлар дәвамында чарланып килгән сәнгатьчә фикерләү кануннарына барып тоташа. Элгәргедән – төрки нигездән һәм Шәрыктан килгән тамырларның нык булуы, аны Ауропа һәм рус әдәбиятлары йогынтысында яңа хасиятләр белән баетып җибәрү Тукайга ХХ гасыр башындагы татар Яңарыш әдәбиятының нигез ташларын салу, аны чын мәгънәсендә милли әдәбият итеп үстереп җибәрү өчен зур иҗади мөмкинлекләр ачты». Менә шундый киң контекстта Тукай – милли шагыйрь, халык шагыйре, татар дөньяви әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак бәяләнә.

2002 елда Р.К.Ганиеваның «Шагыйрьнең рухи дөньясы» исемле хезмәте дөнья күрә. Анда Тукайның 24 әсәренә ХХI гасыр фәне югарылыгында анализ ясалып, аларда шагыйрьнең ислам диненә, суфичылыкка, төрки традицияләргә мөнәсәбәтләре дә калку билгеләнә. Тукай әсәрләре мисалында ХХ йөз башының күренекле язучылары иҗатын комплекслы, заманча бәяләү методикасы тәкъдим ителә.

Галимә бу юнәлештә эзләнүләрен бүген дә дәвам итә. 2016 елда дөнья күргән Габдулла Тукай энциклопедиясенең бик күп материаллары, бу фәнни теманың иң аз өйрәнелгән, иң четерекле мәсьәләләре турында язмалар аның тарафыннан әзерләнүен аерып әйтергә кирәк <…>


Мәкаләнең дәвамын «КУ» журналының 11нче (ноябрь, 2017) санында укыгыз.