Афиша, Яңалыклар

20.11.2017

Татарстан Язучылар берлегендә Фарсель Зыятдиновка багышланган кичә узачак


fars

Татарстан Мәдәният министрлыгы

Татарстан Язучылар берлеге

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә (Казан, Мөштәри урамы, 14нче йорт, Тукай клубы) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка  80 яшь тулу уңаеннан кичә була.

Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

Башлана –17 сәгатьтә.

Керү ирекле.

РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Афиша,+Зыятдинов


Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең матбугат үзәге