Бәян

20.11.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


mass

Дәвамы

10

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Кем шулай урман ярып кычкыра икән? Кем?
Карчык әле уңга, әле сулга борылды. Тирә-якта тып-тын. Калын дивар сыман дөньяны томалаган усаклардан да күз йөгертте. Яфраклар хәрәкәтсез иде. Тагын баягы тавыш йөрәген кисеп төште:
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Ул кырмыска түмгәгенә иелде. «Бу газаплы иңрәү ияләре әллә сезме?» — диде. Ләкин адәмнәр сыман әрле-бирле чабышып, нужа куган бөҗәкләр аңа илтифат итмәде. Корыган чыбык-чабыкны кыштырдатып, аякка ана керпе ышкылды. Ул да телсез иде…
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Йа Аллаһым, еллар аша Гамбәр үзе илерә, хәтер, күгәргән энәсе белән чәнчеп, йөрәкне каната икән лә.
…Дүрт почмагыннан берьюлы ургылган ялкын телләре йорт белән каралты-кураны бик тиз ялмады. Чиләк белән су сибеп учак кына сүндерәләр шул. Мәчет исә, әйтерсең, һавадан шырпы сызып ташладылар, өстән – манарадан янарга тотынды.
– Мәчетне саклагы-ы-ыз!
Ир-ат багор белән янган такта кисәкләрен читкә тартты, хатын-кыз туфрак сипте, һәм матча ишелгәч, бозлы сулыш өргәндәй, ут диварларга күчмәде. Төнге маҗарага нокта куеп, халык та таралды. Төтен исеннән аңгырайган хатын кайнар җиргә чүгәләде. Төн кисәк кенә караңгыланды, гүя күктәге йолдызларга хәтле ялкыннан өтелгән иде.
Ул Зәйтүнә әбиләрдә кунды. Иртән, такта сәкедән торыйм дисә, аяклары тыңламады. Карчык су эчергән иде, буыла-буыла косты.
– И килен, хасталандың мәллә? – Заретдин абзасының яшьлек мәхәббәте аңа килен дип эндәшә иде. – Филшер Дамирәне чакыртыйм, килен.
– Дога укып өшкер, әби, – диде Гамбәр. – Миңа ут зәхмәте тиде.
– И килен, минем гыйлемем сыек бит. Икебезнекен бизмәндә үлчәсәң – аккурат синең яктагы тәлинкә баса.
– Синдә Коръән бар, Зәйтүнә әби. Шушы изге китапны кулыма тотсам – хәлләнер идем.
– Шыпырт, килен! – Хуҗабикә ачылмалы тәрәзәне япты. – Сәвитләр ишетмәсен.
– Син Аллаһтан гына курык, Зәйтүнә әби.
– Дөрес ансы, килен. Әнинең Коръәне чормада, хәзер апкиләм.
Яшь иде Гамбәр, җегәрле иде, тиз савыкты. Янган нигезенә бармады, туры кәнсәләргә китте. Ишек ачык, эчтә Сәмигулла белән Мирхәйдәр сөйләшә иде, хатын өйалды почмагына элгән чаршау артына кереп басты. Сәмигулла, өстәл төя-төя:
– Син, блач, минем юлыма бүрәнә тәгәрәтмә, – дип үкерсә, Мирхәйдәр аңардан да уздырып акырды:
– Эттән туган әнчек! Өрмә! Ни барына канәгать бул! Бакча сиңа, җәел- киңәй, ну түлке Заретдиннарның янган нигезенә тукмак борыныңны сузма!
– Сузсам – нишләтерсең, хәерче блач?!
– Кем ут төрткәнен ачыкламагаек, энем! Минем сакал белән шаярма, җәме? Малае Рәшит яңа йорт салыр тиздән. Закун Гамбәр катын ягында. Райунга жалу язса, Арсинычның әфтәрититен буйыйсыз бит, аңгыра!
– Жалу язарлыгы җук аның. Зәйтүнәләрдә үлеп ята, ди. Җен-пәриләре таяк белән ярып сөякләрен сындырган, ди. Син, блач, ишетмәдеңме?
– Тфү, аңгыра! Әкиятең белән кеше ышандыр тагы! Исән ул!
– Нәстә һаман әфсен-төфсенне яклыйсың, Мирхәйдәр абзый? Сине ничек адәм рисвае иткән иде ул катын.
– Гаеп үземдә иде. – Мирхәйдәрнең тавышы кысылды. – Гамбәр катын, авылда ир балалар күп туды, сөннәткә утырт дип, Вәлетдин картны котырта. Өстәгеләр моны белсә – баштан сыйпамас, мәйтәм. Сәвит илендә кыргый йолаларның тамырын корытырга, диләр, сез – блач, көрәшегез, диләр. Ансат кына уйлый абзыйлар. Заретдин катыны, зәһәр, бөтен халык алдында Вәлетдингә әйтә: «Мин күземне йомам, бабай, син бу сәвит ялчысының ыштанын төшереп тикшер, аның нәселе – иманлы булган, шаять атасы улын сөннәтле итеп үстергәндер», – ди.
– Ха-ха! Синнән егылып көлгәннәр икән, блач!
– Ыржайма, болай да аузың чалыш! – Мирхәйдәрнең тагын тавышы көрәйде.
– Минем белән бозылышып, син чуртым да майтармассың! Авылда мин — закун!
– Закуныңны арт шәрәфеңә бөкләп тык!
Сәмигулла күтәрелеп-бәрелеп чыгып китте. Бу ызгышның ирексез шаһиты – Гамбәр янды-пеште, аңа оят, бик оят, ул ир-ат гайбәтен тыңларга тиеш түгел иде. Берүк кичер, Аллам! Әллә нишләде шул, котсыз гына үрмәкүч, пәрәвез сүз җебе үреп, тозагына эләктерде… Ул уңайсызланып кына бусагадан атлады. Сәвит Мирхәйдәрнең башы иелгән иде, аны күргәч, шунда ук турайды.
– Сине хаста дигәннәр ие, Заретдин катыны.
– Аллаһ ярдәме белән терелдем. – Гамбәр уртасы тишелгән иске агач урындыкка төртелде. – Сиңа йомышым бар, Мирхәйдәр.
Авыл хуҗасы аны тыңлап бетермәде, шелтәләргә кереште:
– Бала-чагаң да җук бит, чыра яндырып төн-ката нишләдең, йә?Көндезләрен такмаклап туялмаган догаңны ник төнгә дә калдырасың, йә?
– Дүрт нүешкә дүрт чыра кыстырмыйлар, Мирхәйдәр!
– Төрттеләр дисеңмени? Йә, күрдеңме? Кем иде, каһәр суккыры! Арт сабагын укытам!
– Җәза бирүче берәү генә, Аллаһ кына. Без түгел.
– Тукта, тукта, Заретдин катыны! Блач кешесе, гүпчим дә авыл хуҗасы, җинаятьчене хөкемгә тартырлык вәкаләткә ия!
– Әтәчләнмә, Мирхәйдәр. Син – көчсез, мескен җан. Синдә нәселегезнең иман чылбыры өзелгән, оныкларыңның оныклары исем-атыңны телгә алырга чирканыр. Блач кибәнен биек өйдегез, вәләкин җир-күкләрне тоташтырган давыл аны тузгытып ташлар. Салам бөртегенә ябышып кайсыгыз котылыр икән?!
– Безнең корыч партия мәңгелеккә оешты, син – кунтыр катын, камунисларга кабер казыма! Лутчы йомышыңны әйт тә әллүр кантурдан. Калхуз сиңа яңа ызба төземәс, чөнки дә хөкүмәткә ярты көн бил бөкмәдең.
– Сездән кем ызба теләнгән ди, Мирхәйдәр?!
– Ансы синең улың бар, знамы, ул тергезер.
– Улымны да борчымам. Мин Заретдин нигезенә бүтән оя кормам. Анда хәтәр ут, бик хәтәр ут калды… Берзаман ул дөрләп кабыныр. – Гамбәр үзалдына елмайды. Күңел алдан ук тантана итә кебек иде. Кичер инде, кичер, Кодрәтлем! – Гозерем бәләкәй генә: мәчетебез яртылаш янды. Ир-атка балта-пычкы тоттырып рәтләтәсе иде.
Мирхәйдәр, корчаңгы чире иярткәндәй, шатыр-шотыр беләген кашыды.
– Ну, сез катын-кыз, ну сез! Торыр җире җук, үзе мәчет, ди! Түлке картлар исеменнән ялынма, мин аларның әммәсе белән дә күрештем, без янган йортта намаз укымыйбыз, диләр.
– Алай икән. – Хатынның ирексездән күзе яшьләнде. – Алай икән, – диде ул, кабатлап. – Азансыз авыл – җансыз авыл.
– Динем-денем дип кешеләрне агулама, Заретдин катыны! Тирә-якларда мәчетләрне туздырып, мәктәпкәме, клубкамы бирделәр, бездә генә син башбаштакка түзәбез. Синең аркада партия кенәгәсеннән колак кагам хәзер. Үзеңне кайгырт лутчы. Дога белән генә тамагың туймас!
– Моннан ары мине мир ашатыр, – диде Гамбәр. – Бер телем ипи хакына өшкерермен. Сез мине ач-ялангач күрмәссез, иншә Аллаһ!

Җан авыруы озакка сузылды: хатын, терелдем дигәндә генә, сусыз тәгамсез тагын ун көн сәкедә ятты. Кайчакта, җиңелчә генә һушыннан язганда, йомшак җил битеннән сыйпап аңына китерә иде. Гаҗәеп йомшак җил… Бу якларда исмәгән җил… Дала җиле… Кендек каны тамган карьясына әйдәкли… «Кайт илеңә, кайт, кызый!» Кемдер аның белән бәхәсләшә дә иде. Бәлки, үзедер! «Далада ул нибарысы орлык кына иде. Заретдиннар туфрагында исә шытып, тамыр ныгытты. Аны тукландырган бәрәкәтле ашлама – иман иде».
Әрнеде, билгеле, хатын, аның әрнүе әрем әчесеннән дә әчерәк иде. Тик ул Хөкемдарга үпкәләмәде. «Холкым өчен син мине җәзаладың инде, – диде. – Торагымны адәм кулы белән утка тапшырдың. Мин синнән разый. Җиһан – ызбам, күгең – түшәмем, җирең – идәнем, мин нинди бай, Кодрәтлем», – диде.
Саесканнар хәбәр белән очкан ахрысы, авылны ят күргән, авылны сагынмаган-юксынмаган Рәшит (ата каны!) Зәйтүнә әбиләргә килеп керде. Ишек катында чүлмәкне күтәреп кенә су эчте.
– Сусадым, – диде. – Һәр минутым исәптә, әйдә, тиз, әни!
Гамбәр: «Кая?» – дип сорамады, болай да аңлашыла иде.
– Сукбай хәлендә яшәмәссең бит инде, әни!
– Ирексезләмә, углым. Зәйтүнә әбиеңнең ызбасы иркен.
– Әни, авыл сине яратмый! Яраса, каф тавы артына сөрер иде.
– Мин бер Илаһның гына яратуына мохтаҗ, углым.
– Йортны да кайсыдыр бәдбәхете яндырды!
– Углым, минем өчен хәсрәтләнмә. Үзеңнең савытың тулып ташкан, борчуың артык зур. Анаң белән киңәшсәң – бушаныр идең кана.
– Син миңа нинди киңәшче ди инде, әни-и! Сез бит тирестә генә казынган томана һәм надан авыл хатыннары!
– Ник син оныкны ирексезләп ташкалага бәйлисең, углым? Сандугачны читлектә ябып сайратмыйлар.
Кызарта-кызарта маңгаен уган (уй яндыра!) Рәшит, сәерсенеп:
– Кем әйтте? – диде. – Мин сиңа бу турыда сөйләмәдем. Уф, әни, кайчакта син бозлы су белән коендырасың. Мәрхүм әти дә синнән өркә иде. Әйе, мин оныгың Казанда төпләнер, дигән идем. Хәзер дәүләт белән галстуклы җитәкчеләр идарә итә. Безнең Фәрит алардан киммени? Тырышса, айга менә егет!
– Аларның нигезе черек агачтан корылган, углым. Тиздән сынып уала…
– Юкны лыгырдама инде, әни-и! Коммунистлар фиркасе – гранит таштан, аны беркем дә ваталмый.
– Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез – адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез – бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә, анысы да чеп-чи ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, бетмәгән хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер заманага да яраклашма, яраклашу – мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең булып яшә, углым!
– Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы?
– Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы?Әгәр мине тапкан-баккан анам дисәң – әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре калгандыр, шаять, углым?
– Авыл советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет дип аның җанын кыйнама инде. Бабайлар анда йөрмибез, диләр икән.

– Йөрмәсеннәр! – Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерер иде. – Ул аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш!
Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне хуплап, күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде. Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. «Иман йорты» ятим иде инде, ятим иде… Хатын аның диварына яңагын тидереп, тыенкы гына елады да:
– Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, – диде.
Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып:
– Күрешикме соң? – диде. – Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә, пужар нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер.
– Кемнәр, ди?
– Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән.

Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса – үкчәсе белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң – сабыр гына җаен көт…
Өченче тапкыр ул урынга ауды… Тагын билгесез чире куәтләнде. Кул-аяк, баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән төш арасында, үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада кылганнар белән куыша иде.
– Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?!
– Мин монда, Анам!
Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште.
– Адәм заты синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, – диде хуҗабикә. – Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор!
– Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм! Яшеннән-картыннан җаным бизде.
– Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил!Турымда иртәдән бирле бер олан җылый. Көн дисәң – көн, төн дисәң – төн җыкламый, ди анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен.
– Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар.
– Барганнар инде, барганнар. Җылавы басылмый гына ди.
– Авылда мине тиле, диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә, – дип киреләнде Гамбәр.
– Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга – яңгыр теләргә алып чыга.
И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен.
Зәйтүнә карчык аны йомшартты.
– Керсен, – диде Гамбәр. Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фирештә иде. Баласыннан уздырып анасы яшь койды.
– Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп минем. Ник акыртасың дип ирем котыра, каенана оныкны җен алмаштырган, мич аралыгына яткызып талчыбык белән суктырыйк, ди.

– Авылыгыз белән тинтәкләр сез! – Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде.
– Кич – кояш баеганчы килерсең, – диде Гамбәр.
Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде:
– И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең. Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен.
– Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме? Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе кирәк.
– Хәзер, килен, хәзер.
– Син камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам. Карчык аңа шикләнеп карап алды.
– Нишләмәктә уең, килен?
– Һәрхәлдә әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби.
– Кабартмамы, килен?
Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә нәфрәт-ачу йотыла… Бары тик рәнҗү генә кимеми.
– Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем.
Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле:
– Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? – дигәч, Гамбәр, аның шиген тагын да арттырып:
– Малай чирләми, ул таза-сау, – диде. – Тәне шакшы.
– Әстәгыфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып коендыра. Белдекле булып кыйланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең.
Туктаусыз «без-без» безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп, җил белән ярышып үскән дала кызы беркемгә дә яраклашмас иде.
Баласын елата-елата, яшь хатын килгәндә, камыр чыпырдап әчегән иде. Гамбәр сабыйны чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде:
– Сеңлем, әүвәле тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән ышкып кара.
– Әннекәем! – Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. – Нәстә бу, белекче апай?!
– Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң – кадый. Шуңа балаң елак, – диде Гамбәр һәм, авызын ачып шаккаткан Зәйтүнә карчыкка төбәп: – Миңа дәшмәгез! Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм. Чүпрәккә чорнагач, син – сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншә Аллаһ, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән суы белән киптерербез, – диде.
Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды:
– Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Каенанасы да шатланган. Сине ничек бәхилләтик, диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь бәрән чалып бирербез, ди кияү.
Гамбәр:
– Хакым – ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ ризалыгы өчен дәваладым, – диде.
– Кодагый рәхмәтемне үз авызым белән әйтер идем, ди.

– Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам да, мине сөймәстер. Чөнки мин – үзгә оя кошы…
– Шулайрак шул, килен, – дип уфтанды хуҗабикә. – Өч хатын очрашса, телләрендә – син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен.
– Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым – Кодрәт иясенең ачуына юлыктырмасын язмыш!
…«Мәчетне саклагы-ы-ыз!» Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде. «Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? – диде ул. – Туксан казыгымның берсе дә селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!» Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч кенә сикергән ара озыная ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара…
Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен, галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде.
– Ни хәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. – Гамбәр карчык «кисәү»нең учына конфет сонды. – Суыр, аузың тәмләнер.
– Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма.
– Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан узма, Сәмүш!
– Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм, эшчеләр таралгач кына, һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет уңган, Гамбәр апа. Көн оз-ын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем мәрхүм кызым… – «Кисәү» шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде:
– Шым бул!
– …кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?..
Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул, иелеп галушын кигәч:
– Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, – диде.


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=33368
  2. http://kazanutlary.ru/?p=33768
  3.  http://kazanutlary.ru/?p=34054
  4. http://kazanutlary.ru/?p=34449
  5. http://kazanutlary.ru/?p=34852
  6. http://kazanutlary.ru/?p=35167
  7. http://kazanutlary.ru/?p=35506
  8. http://kazanutlary.ru/?p=35839
 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: vash-massazh.ru