Яңалыклар

20.11.2017

Без яшәргә хөкем ителгән! (Ким Миңнуллин белән Вахит Имамов ӘҢГӘМӘсе)


kim
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким МИҢНУЛЛИН белән әңгәмә.


В.Имамов. Милләтебез дүрт ай буе коточкыч киеренкелек һәм кимсетелү кичереп яши. Мәскәү тарафыннан мондый карагруһчыл басымны 1990 еллардан бирле күргәнебез юк иде, дип әйтер идем дә, ни үкенеч, безнең газиз телебезне, милли мәгарифне юк итү өчен һөҗүм гарасатлары моннан йөз илле ел элек тә булган инде. 1870 елда падишаһ Александр Икенче дә “Инородецларны белемле итү” дип аталган һәм исеме белән үк рәнҗеткеч булган фәрман чыгарып, татар мәгарифенә каршы көрәш шлюзын ачкан. Әйтерсең лә мең ярым ел буе имлялы һәм алфавитлы булып, 1230 елларда ук Россия җирлегендә бердәнбер булган Кол Гали кебек бөек шагыйрьләр тудырып, шул ук ил күләмендә үз хисабына 6000 гә якын мәктәп һәм мәдрәсә тотып гомер иткән татар милләте томаналык яки наданлык кичергән дә, фәкать Александр падишаһ кына “сукыраеп беткән” күзебезне ачып, чиксез бәхетләргә күк капусын ачып куйган, имеш. Гәрчә, астыртын һәм мәкерле фәрманның максаты ак җеп белән тегелгән: инде коллыкка төшкәннән соң да өч гасыр буена телен җуймыйча яшәгән татар халкының милли мәгарифен җимереп бетерергә, татар мәдрәсәләренә рус дәресләре һәм рус мөгаллимнәрен кертергә. Шушы указдан соң ук йөзәрләгән мәдрәсәләрдә протест фетнәләре кузгалуга һәм хәрәкәт башында татар мөдәррисләре торуны “аңлап” алуга ук, шундук яңа фәрман: “Рус теленнән имтихан бирә алмаган “надан” мөдәррис­ләрнең муллалыкка указларын тартып алырга”. Ни галәмәт, рус булмаган барча милләтләрнең мәгарифен юк итү өчен, шушы елның 20 июлендә башланган өр-яңа һөҗүм 1870 ел белән тәңгәллек үткәрер­гә мәҗбүр итә. Менә Сез, Ким Мөгаллим улы, әле университеттан соң ук хезмәт юлыгызны Г.Ибраһимов исемендәге Тел институтында башлаган кеше. Сезгә ун ел чамасы Министрлар Кабинетында Татарстан телләрен саклау һәм үстерү бүлеге башлыгы булып эшләргә дә туры килде. Инде 11 ел буена Г.Ибраһимов исемендәге институтны җитәклисез. Ягъни, Сезнең хезмәт юлы безнең туган телебез язмышы һәм милли мәгариф белән аерылгысыз бәйләнгән. Шуңа күрә, иң әүвәл, Сездән башкарылган гамәлләребез хакында сорашасы килә. 1990 елда мөстәкыйльлек турында Декларация һәм ике елдан Конституциябезне кабул иткәннән соң узган дәвер барышында газиз телебезне саклап калу, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә ирештерү өчен барысы да эшләндеме соң?

К.Миңнуллин. Бүген республикада килеп туган киеренкелекне күргәч, әлбәттә, үз халкыбыз, шул исәптән язучылар, сәнгать эшлеклеләре, галимнәребез арасында да хисапсыз дәрәҗәдә каршылыклы фикерләр әйтелә. Ләкин чирек гасыр буена кылынган гамәлләргә ордым-бәрдем генә бәя бирү дә һич гаделлек түгел. Тарих тәгәрмәчен артка әйләндерсәк, совет чорында да газиз телебезне юкка чыгару өчен омтылышлар бик аз булмады бит. Искә алсак, алтмышынчы елларда чисталардан-чиста, сафтан-саф татар мәктәпләрендә дә мәҗбүри рәвештә рус класслары ача башладылар. Нәкъ Сез әйткән 1870 еллардагы шикелле үк, болар татар балаларына рус телен тулырак үзләштерү өчен мөмкинлек тудыра, аларга соңыннан җаны теләгән теләсә кайсы институт яки университетларга керү өчен юлны ача, имеш. Әнә шулай итеп алтмышынчы елларда да сафлардан-саф Актаныш, Мөслим, Азнакай районнарында да бер үк мәктәп эчендә “алга киткәннәр, сәләтлеләр” өчен – рус класслары ачылды, ә “томанарак” балалар татар сыйныфларында укып “чиләнде”. Әмма мондый юл белән милләт эчендә капма-каршылык чыгаруга ирешмәгәч, тиз арада ул урыс сыйныфларын да ябып бетерделәр. Ә инде 1990 еллар үренә кире кайтсак, мөстәкыйльлек турында Декларация һәм Конституциябез туган телебезне саклап калу һәм үстерү өчен байтак юллар ачты. Кара бәя һәм үкенүләрне бер читкәрәк куеп, әүвәл күзгә бәрелеп торган өстенлекләребезне санап карыйк. Иң тәүгесе: безнең телебез дәүләт теле дип игълан ителде. 1552 елдан бирле берчакта да аның хокукый яктан дәүләт яклавы астына алынганы юк иде. Беренче мәртәбә телебезгә дәүләт статусы бирүгә ирештек һәм тәүге елларда нәтиҗәсе дә сокландыргыч иде. Әйтик, Казан каласында совет чорында Г.Ибраһимов исемендәге интернат-мәктәп кенә бердәнбер милли уку йорты рәвешендә сакланып калган булса, 1990 елдан соң дистәдән артык татар гимназияләре калкып чыкты…
В.Имамов. Бүлдереп булса да, өстәп куя алам. Үзем байтак еллар буе гомер иткән Чаллы каласында да ата-аналар совет чорында фәкать М.Вахитов исемендәге мәктәпне генә милли төсмер белән саклап калган булса, 1990 елларда шәһәрдәге татар гимназия-лицейларның саны 14 кә җиткән иде. Гаделлек өчен шуны да тану тиештер: аларны ачу өчен милли хәрәкәт тә аз көч куймады. Әйтик, кайбер мәктәп өчен балаларны эштән соң аларның әти-әниләре янына барып, үгетләп, гаризалар яздыртып тупларга, ә кайбер мәхәлләләрдә катнаш мәктәптәге балаларны, милләте ягыннан аерып, рус яки татар гимназияләренә күчереп куярга да туры килде. Яшерен-батырын түгел, “өлкән агай” тарафыннан теш кайраулар купкач, яңа уку елы алдыннан яңа мәктәпләрне төнлә яшьләр һәм ата-аналар төркеме белән сак­лап чыгарга да мәҗбүр булдык.
К.Миңнуллин. …Янә бер тарафка игътибар итү тиеш. Мөстәкыйльлек еллары галимнәребезгә һәм җөмһүриятебезгә безнең институттан аерып, өр-яңа Тарих һәм Археология институтлары төзеп куярга мөмкинлек бирде. Без икетеллелек турында закон кабул итүгә ирештек. 1994 елда ук телләрне саклау һәм үстерү буенча дәүләтнең тәүге программасы кабул ителде, шушы эшне гамәлгә ашыру максатыннан хөкүмәт составында махсус бүлек тә ачылды. Ул вакытта хөкүмәттә милли канат, рухи дөнья, социаль мәнфәгатьләр турында кайгырту һәм әлеге вазифаларны үз җилкәсенә алу, җавап тоту өчен премь­ер-министр урынбасары да бар иде. Без нәкъ шушы ук гамәл, көзгедәй чагылыш белән, район һәм шәһәр хакимиятләрендә дә кабатланыр дип көттек. Әмма конкрет эш дигәне йә депутатларның район советы, йә башкарма комитетлар каршында акчасыз комитетлар, топонимика комиссияләре төзеп куюдан узмады. Алары да әле 90 нчы еллар үрендә генә район үзәкләрендә һәм калаларда берничә яңа урамга татар шәхесләренең исемнәрен бирдертүдән, күзгә бәрелеп торган үзәк урам исемнәренең күрсәтмә такталарын ике телдә яздыртып куюдан, берничә дистә оешмага икетеллелекне тикшерүче рейдлар оештырудан ары китә алмады.
В.Имамов. Ким әфәнде, Сез, чыннан да, хөкүмәт тарафыннан Татарстан телләрен саклау һәм үстерү буенча кабул ителгән дәүләт программаларының файдасы, отышы зур булды дип саныйсызмы?
К.Миңнуллин. Хәзерге биеклектән карап фикер йөрткән чакта, икенче төрлерәк тә бәя бирергә туры килә. 1994 елда кабул кылынган Телләр турында программа матди яктан нәкъ тиешле күләмдә тәэмин ителмәде. Бер елга бүленгән 6-7 миллион тәңкә белән ниндидер җитди үзгәреш, кискен үсешләрне өмет итү мөмкин түгел иде. Инде 2014 елда яңартылган программа әлеге җитешсезлекне искә алды, телләрне саклап калу өчен бүленгән сәрмая күләме елына 165 миллион сум чамасына җиткерелде. Һәм әлеге программаның тәэсирен-отышын безнең институт коллективы да бик тиз тойды. Элеккерәк елларда Татарстан районнарына галимнәребез төркемнәрен фольклор экспедицияләргә җибәрү өчен акча табу иң зур киртә булса, яшерми әйткәндә, хәзер мондый кайгы онытылды сыман. Без хәзер галимнәребезне Татарстан гына түгел, ә Россия төбәкләре буйлап та һичбер авырлыклар күрми озатабыз. Әле тел фольклоры җыю гына түгел, ә барган өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә археологик эзләнүләр уздыру, борынгы кабер ташларындагы эпитафик язуларны өйрәнү, бүтән төр эзләнүләр өчен кирәк булган белгечләрне башка институтлардан да чакырырга, ягъни, комплекслы эзләнүләр үткәрергә мөмкинлекләр туды…
В.Имамов. Ә мин газиз телебезне, искиткеч бай тарихыбызны саклап калу өчен бүленгән 165 миллион тәңкә күләмен, барыбер дә, үтә канәгатьләнерлек һәм шатлыктан биерлек сумма димәс идем. Бездә спортка түгелгән акча елгасын чутлап торучы юк. Ни өчендер, кирәк санап, кайбер туп тибүчеләрне чит илләрдән елына 250 шәр миллион тәңкә түләп тә чакырып китерәләр. Аңа карап кына республикабыздагы спорт биеклеге яки массалыгы һич кенә дә үсми. Балаларыңны яки оныкларыңны кайсы гына спорт залына, бассейнга, кортларга илтеп кертмә, һәркайсында котылгысыз пропуск рәвешендә акча таләп итәләр. Ягъни яшь буынны сау-сәламәт итеп үстерү дә – бичара ата-аналарның җилкәсендә. Китап­ханәләргә абонемент алыйм, архивларга керим, гыйлемемне арттырыйм дисәң дә, иң беренче чиратта, акча давай. Әйтерсең лә  һәммәбез дә – иртәгә-берсекөнгә чит илләргә чыгып качарга җыенган кешеләр без… Монысы башкарак темадыр да, бәлки. Шуңа күрә янә телебезне саклап калу сәясәтенә әйләнеп кайтыйк әле.
К.Миңнуллин. Республикада телебезне саклап калу, гомумән, Татарстанга мөстәкыйльлек төсмере бирү өчен тәүге елларда байтак эш эшләнде. Ләкин без ул гамәлләрдә системалылыкка, даими үсешкә ирешмәдек сыман. Тәүге елларда бик җитез, яшьләрчә каударланып тотындык та, аннары бер урында таптану, кайбер чакта хәтта күз буяу белән шөгыльләнү купты. Югыйсә, без бит үзебезне уратып алган чикләрне онытмаска, безгә кайсы тарафтан һәм нинди басым-гарасатлар уянырга мөмкинлекне һәр минутта тоемлап һәм аңа каршы тора алырдай әзерлек белән яшәргә тиеш идек. Ә менә Россия хөкүмәте безгә каршы көрәшне үтә зур эзлеклелек белән, системалы һәм безне җимергеч дәрәҗәдә алып бара белде. Йә, санагыз. Үзләренә күрә яшертенме, әллә мәкерле ысулмы, үзәк безнең мөстә­кыйл­ьлегебезгә каршы көрәштән бер генә атнага да туктап тормады бит. Ипләп-ип­ләп, акрын-акрын гына безнең хөрлек сулышын буып куя белде. Күсәк белән сугуга тиңнәрен генә саныйк. 2002 елда ул Дәүләт Думасын, Федерация Шурасын, хәтта элмәктәге Конституция судын да җигеп, безнең латин хәрефләренә күчүгә юлны бикләп куйды. Бармактан суырып чыгарган сылтау да бик саллы – латин хәрефләре НАТОга кергән дәүләтләрнең берләштерелгән гаскәре диярсең, алар Россия дәүләтенең иминлегенә яный, имеш. Ун ел элек инде оптимальләштерү атлы киртә уйлап чыгардылар да, мәктәпләрдә милли компонентлар, ягъни, татар тарихын, төбәк тарихын, милли әдәбиятны тиешле күләмдә укытуга юлны бикләделәр. Шул ук сәнәдә 1990 еллар уртасында ачылган татар-төрек гимназияләрендә гыйлем бирүче төрек мөгаллимнәре йөз төрле ялган хәйлә белән безнең илдән куып чыгарылды. 2008 елда милли мәктәпләргә, танк сыман, БДИ килеп керде.
В.Имамов. Андый балта түтәләре белән дә татар, чуаш, башкорт, якут милләтләрен руслаштырып бетерә алмаячакларын аңлагач, менә, “катюша”ларга тиң шәхси күрсәтмә-фәрманнар да яуга ыргытылды. Саналган гамәлләрнең “вак” милләтләрне эретеп бетерү, юкка чыгару һәм ахыр чиктә “гомумроссиянин” әвәләү, укмаштыру өчен кылынган мәкер икәнен хәзер инде шыр-томана гына аңламас та, дөм-сукырлар күрмәс. Без канлы Микулай, дип искә ала торган падишаһ та, хәтта явыз җәллад мөһере астында тарихларга кергән Сталин да безнең мәктәпләргә яки милләтләргә карата болай кыйланмады. Ил демократик юлдан тайпылды. Түрәләр “заман – көчленеке” яки “гаделлек – ул көчтә” дигән шикеллерәк принцип белән эш итә. Ә бу кулына күсәк яки балта күтәреп, әмма күзен бәйләп чыккан юлчыны хәтерләтә. Ләкин, Сез әйтмешли, без бу һөҗүмнәрне алдан күрә һәм аларны “итәкләрне” җыеп каршылый белмәдек бит. “Авызга су тулгач кына йөзәргә өйрәнмиләр”, дигән бер мәкаль бар. Икенчесе “Кылычны кыныннан гомергә тик бер тапкыр чыгарырга туры килсә дә, аны гомер буе үткен көе саклау хәерле”, дип тәкрарлый. Ә без, беркатлы сабыйлар шикелле, “эрләмәгән, сукмаган” мөстәкыйльлек хисе белән сукырайдык. Мәскәү белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешү төзеп куйган булдык, бездә хәзер аерым дәүләт хокуклары, ди-ди шәрран ярдык. Ә Декларация кабул итүдән соң йөгерек судай узган 27 ел эчендә милли мәгарифебезне дә, дәүләтчелегебезне дә ныгыту буенча Каф тавыдай эшләр майтармадык. Ни әкәмәт, шушы дәвер эчендә респуб­ликаның һәрбер район үзәгендә, һәммә калаларда тик татарча гына укыта торган милли мәктәпләребезне ачып куюга да ирешә алмадык бит. Җәмәгатьчелек һәм ата-аналар моны 90 нчы еллар башында ук ныклап таләп итте, әмма җитәкчеләр, “сукыр тавыкка бары да бодай” дигән шикелле, балаларны милләтенә карап аеру нигә кирәк инде, ди-ди, еллар буе урыс җырын сузды. Гәрчә бер генә татар ата-анасының да үз балаларын рус теленнән коры калдырырга исәбе юк иде. Безнекеләр дә, әнә, яһүдләр шикелле, үз балаларын өчәр-дүртәр тел өйрәнә торган иң көчле мәктәпләрдә укыту турында хыяллана. Нәкъ Сез искә алган татар-төрек гимназияләре аның ачык һәм дәлилләнгән үрнәге иде. Ул гимназияләрдә физика, математика кебек төгәл фәннәр – инглиз телендә, ә география, биология кебекләре төрек телендә укытылды. Рус яки татар теле дә аксамады. Аларда барча чаралар күбесенчә татар телендә уздырылды, анда милли рух гөрләп торды. Алар өчен тәмәке тарту, сүгенү, караклык, гомумән, җинаять чит-ят иде. Шул сәбәпле әлеге төрек-татар гимназияләрендә укыту өчен меңәрләгән ата-ана, хәтта урыслар да килеп чират торды. Нәтиҗәсен әйттегез, алардагы төрек мөгаллимнәрен куып чыгардылар. Ә менә шушындый мәктәп­ләр – безнең өчен мәсләк, безнең өчен үрнәк. 1911 елда патша жандармериясе дөбердәтеп япкан һәм җимереп бетергән Иж-Бубый мәдрәсәсен генә искә төшерегез. Анда да бит укыту 4-5 телдә барган һәм ни галәмәт: татар шәкертләре Бельгиядәге яки Франциянең Парижындагы Сорбонна университетларына йөгерек җил шикелле генә барып кергәннәр бит! Төрек-татар гимназияләрен тәмамларга өлгергән йөзгә якын татар шәкерте дә 2000 еллар үрендә Берлин, Вена, Бухарест университетларында “шаулатып” белем алды. Үрнәк искитәрлек! Менә нинди мәктәп-гимназияләрне төзеп кую һәм газиз балаларны нәкъ шуларда укыту кирәк иде безгә!
К.Миңнуллин. Сезнең фикерләргә кушылам, Вахит әфәнде. Без кичергән югалту исемлегенә Казан педагогика университетын юкка чыгаруны кушып кую да бик урынлы. Анысы да татар халкына һәм милли мәгарифебезгә каршы юнәлтелгән адым булды һәм, ни үкенеч, ул хата Мәскәү фәрманы буенча ясалган адым түгел, ә үз җитәкчеләребезнең умырткасызлыгы иде. Хәзер менә физика, математика, биология, география, тарих кебек фәннәрне татар телендә укыта алыр­дай мөгаллимнәр беркайда да әзерләнми, ә бу исә, үз чиратында, 15-20 елдан соң мәктәпләрдә милли предметчыларның тулысынча юкка чыгуына китерәчәк. Димәк, ашыгыч рәвештә милли университет булдырмыйча торып, татар халкына киләчәккә юл ачу мөмкин түгел. Элекке педагогика институтын Казан федераль университеты составына куып кертү олы хата булды, ә хәзер һаман да “Мәскәү стандартларына” туры килә һәм “бөек” телдә түгел, бәлки татар телендә укыта торган университетны ачып кую өчен йөз суы һәм хисапсыз күләмдә тир, аңа өстәп, акча да түгәргә кирәк булачак…
Бүгенге биеклектән ачык күренә: элек булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып бетермәдек. Иң аянычы – татар теле дәүләт теле булуга ирешмәде. Хәзер һәммәсен барларга мәҗбүрбез. Икетеллелек – татар телен мәктәп программаларына кертү генә түгел бит ул. Ә мәктәптән тыш уку йортларында яки оешмаларда гамәлдәме? Юк шул. Әйтик, Казанда элемтә, кооператив, фармацевтика, сәүдә, медицина көллиятләре яки техникумнар бар. Әлеге уку йортларында укып чыккан белгечләр иртәгә татар вәкилләре белән дә очрашачак. Димәк, шушы көллиятләрнең һәркайсында татарча укыту яки студентларны татар телендә аралашырга өйрәтү курслары, бүлекләре ачарга мөмкин иде. Моның өчен ошбу уку йортларына татар мөгаллимнәре тупларга, җитәкче янында татарча укыту буенча урынбасар булдырырга, әле аңа өстәп, көллиятләрдәге мәдәни яки тәрбияви чараларны татар телендә оештыра һәм алып бара торган белгечләр дә тупларга кирәк иде. Тик, ни әйтсәң дә бер сүз: мондый адымнарның берсе дә тормышка ашырылмады. Дәвам итсәк: медицина хезмәте алырга дип шифаханәләргә меңәрләгән кеше атна саен килә, ләкин бер генә шифаханәдә дә авыруларны татар телендә үтемле, ягымлы сөйләшеп каршы алучы махсус бүлекләр юк, хәтта саф татар телендә сөйләшүче табибләребез дә санаулы бит. Судларга, прокуратура яки полиция бүлекләренә барсаң, анда татар телендә язылган мәхкәмә яки шикаять кәгазьләрен укып-тикшереп кабул итәрдәй белгечләр әзерләнмәгән, алай гына да түгел, алар әле “без Россия органнары составында” дип, башын түбән иеп килгән гражданнарның татар телендә язган гаризаларын да болгап ыргыталар. Ошбу исемлекне әллә никадәрге дәвам итеп була, шуны гына өстим: хәтта безнең Дәүләт Советы утырышлары да елына һичбер мәртәбә  татар телендә үткәрелми яши. Ягъни татар теленең сакланышы – ул мәктәп диварлары белән генә киртәләнми. Тел – ул фән, ул – ихтыяҗ, ул – безнең яшәеш һәм киләчәк. Димәк ки, икетеллелек барча дәүләт структураларына, яшәешнең барча тармагына үтеп керми икән, аңа күршеләр дә кимсетеп караячак, яшь буында мәхәббәт тәрбияләү дә авыр биреләчәк.
В.Имамов. Шушы урында тагын бер тарафны аеруча калкытыбрак телгә алыйк әле. Тел турында бәхәс мөнбәрләргә менгәч, хәтта үзебезнең кавем арасында да “татар теленең безгә кирәге юк, аңа җәмгыятьтә ихтыяҗ калмады, димәк, татар теле белмәгән килеш тә менә дигән итеп яшәп була” шикеллерәк маңкорт көе сузучы тармаңгайлар күбәйде. Тик искә алмыйлар яки хәтерләре бер сапламдай җеп шикелле кыска. Йә, хәтерне барлагыз. Мөстәкыйльлек игълан ителгәнче, әйтик, “Камаз” берләшмәсендә, Түбән Камадагы “Нефтехим”да, Әлмәттәге “Татнефть”та яки Казандагы авиация, вертолет, дары, компрессор, радиотехника, медприбор заводларында, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә яки хакимият баскычларында югары кәнәфиләр яулаган татарлар күп идеме? Декларация һәм Конституциядән соң иркенләбрәк сулыш ала башлагач кына, безнең йөзәрләгән һәм меңләгән татар югары постларга лаек булды түгелме соң? Димәк, икетеллелек – ул җәмгыятьтә үз урыныңны яулау, социаль яктан тәэмин ителү, ахыр чиктә, милли горурлык та. Йөкне бастырыклап куйган шикелле өстәү бик урынлы. Безнең халык хуплап каршы алган һәм яклап чыккан Конституциябез, шуның нигезендә барча кешелек дөньясы таныган республикабыз бар. Без газиз телебезне шул Конституция билгеләгән биеклеккә җиткерергә, туган җиребездә татар теленең дәүләт теленә әверелүенә ирешергә тиеш. Җитәкчеләребез, газиз Конституциябезне йөрәк турысына куеп, телебезне һәм илебезне якларга ант суларын эчте. Безнең газиз телебезне яклардай бүтән Ватаныбыз юк. Без – килмешәк тә, икенче сортлы вак милләт тә түгел! Без үз Ватаныбызда, татар – мең елларча дәүләт тоткан халык. Һәрбер милләт әүвәл телен җуя икән, аннан илен җуя. Без яшәргә хөкем ителгән. Без – бар, без яшәргә тиеш!

Вахит Имамов, Мәдәни Җомга
Фото: encyclopedia.ru