Шигърият

10.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Күкрәк тулы моң калган…


934

Куа заман…
Арттан куа заман чыбыркысы,
Көннәр, айлар, еллар йөгерә:
Үгез чаба, барыс, куян чаба…
Узып барсын кеше элдерә!
Ашыктыра тормыш ихтыяҗы –
Хыял, максат, чынлык бәйләнә;
Өлгерә алмый җәяү барып адәм,
Ул ябышкан көпчәк-хәйләгә:
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә өстендә әйләнә;
Минутлар сәгатькә,
Ай-еллар гасырга,
Мизгелләр гомергә әйләнә…
Куа килә тарих тәгәрмәче!
Алга куйган иблис сыбызгысын:
Абын, тор, чап-йөгер
йә тиз юл сап,
өлгер, –
Кеше диеп тормас – сытылырсың!
Туктый алмый вакыт тәгәрмәче, –
Аста калсак җирдә…
хушыгыз!
Ярсу типкән йөрәк пешкәгеннән
Атылып чыга янган «уф»ыбыз…
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә тышында әйләнә…
Җәйләрдән җәйләргә,
Бәйрәмнән бәйрәмгә,
Бәладән – бәлагә…
Көйләнгән
язмышлар шәйләнә!
Тыныч яшәү күптән артта калган,
Гомер елы тизрәк бәйләнә;
Буыннарны буын алыштыра…
Тизлек кулда – җаның жәлләмә!
Тәмам шашкан тиен тәгәрмәче!
Көләсе дә килә, елыйсы да… –
Хәят чыгры күптән буш әйләнә –
Кодрәт кипкән милләт коесында…
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә өстендә әйләнә…
Күпме май калгандыр шәмнәрдә? –
Бар җиһан – шоу-кино
зырылдап әйләнә!

Фото: pcpro100.info сайтыннан алынды