Юбилейлар

09.11.2017

Рухият югарылыгына чакыру


dsc03265

Лирон Хәмидуллинга 85 яшь

Төрле әсәрләр җыелмасы буларак күзалланган матур әдәбият саф-төгәл жанрлар кысасында иҗат итүдән генә тормый. Аның гади укучы шәйләп бетерә алмаслык катлаулы хуҗалыгы бер-берсеннән аерылгысыз мөнәсәбәтләргә сулыш өргән бихисап вазифаны берләштерә. Сәнгать дөньясы тикмәгә генә зур мәйдандагы һөнәрханәгә тиңләнми. Биредә һәркем үзенчә хезмәт күрсәтә, һәркайсы үзара ярдәм кылырга тырыша.
Мәдәни тормышның барлык тармакларын колачлап кайгырту нәтиҗәсендә генә рухи кыйммәтләрне ишәйтергә, тәгаенрәк әйткәндә, халыкның алга китеш дәрәҗәсен ачык чагылдырган әдәбиятны заманча югарылыкта тотарга мөмкин. Моның өчен исә сүз сәнгате үсешенә комплекслы караш, санап бетергесез мөһим бурычларны эзлекле төстә үтәү сорала.

Әдәби хәрәкәтнең табигыйлегенә ирешүгә күпләр дәвамлы өлеш керткән. Әйтик, Кол Галинең үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасын өйрәнү эшен башларга Габдерәхим Утыз Имәни кебек шагыйрьнең калкып чыгуы кирәк булган. Исеменә муафыйк юнәлештә ярларына тулып агуны дәгъвалаган милли әдәбиятыбыз, әйе, иҗадиятка кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрерлек күпкырлы талантларга мохтаҗ иде. Шөкер, тора-бара андыйларга кытлык сизелмәде. Узган гасырда Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйлар язучылык чикләрен гамәли киңәйтүнең классик үрнәген калдырып китте. Ошбу исемлек озыная барды. Каләмен әүвәл хикәя һәм шигырьләр язып чыныктырган Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин белән берлектә, моңарчы күрелмәгән «Татар әдәбияты тарихы» томлыкларын әзерләп бастырырга алына. Автордашының шөһрәт казанган тарих галиме, җәмәгать эшлеклесе булуы да гыйбрәтле. Үрнәк саналырдай мисаллар байтак.

Хәтерлим, Казан дәүләт университетында укыган елларда КПСС тарихы кафедрасы мөдире, профессор Рәфикъ Нәфыйков, әдәбият белеменә якынаеп, Габдулла Тукай тормышының әлегә ачылып бетмәгән якларын өйрәнү юнәлешендә ихластан канатланып йөрде. Әдәби үсешнең тулылыгын тәэмин итәр өчен мондый галимнәрнең дә тырышлыгы зарур иде. Әлеге олуг максатлар юлында татар китабы аша тарихыбызга яңадан-яңа сәхифәләр өстәгән Әбрар Кәримуллин, «әдәбият бакчасы»нда гаять бирелеп эшләгән Миркасыйм Госманов ише академикларның кирәклеге дә бәхәс уятмый. Әгәр язма мирасыбызның олылыгы вакыт тарафыннан расланган икән, уртак казанышта өстәмә вазифаларга алынган затларның хезмәте зур. Шулай килеп чыга, элгәрләрдән башланган шушы игелекле традицияне дәвам иттерү танылган әдибебез Лирон Хәмидуллин тәкъдиренә дә йөкләнгән. Бу җаваплы миссияне ул бик уңышлы башкарып килә.

Әдәбият белеме өлкәсендә ныклап шөгыльләнер өчен шәхес табигатенә язучылык сәләте салыну кирәк. Тик насыйп кылынган талант кына фикерләү офыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Сүз дә юк, мондый вазифага керешү күпне таләп итә. Тәҗрибәле каләм әһелләре искәрткәнчә, иң элек гасырларны колачлаган үз әдәбиятыңны турылыклы төстә сөю шарт, ә аннары инде әдәбиятчы исемен барысыннан да өстен санау лазем. Бу җәһәттән Лирон Хәмидуллин иҗатка кемнәргәдер сукырларча ияреп, балаларча беркатлы көнләшү дулкынында килгән очраклы кеше түгел. Гадәттә, мин дә язучы булам дигән һавалы кемсәләр үзләрен раслауда әллә ни уңышка ирешә алмый. Икеләнүсез расланганча, бәләкәй Лиронның кальбенә сәмави сәләт салынган. Аның каләмгә соңлабрак тотынуы да алдагы эшчәнлеккә түл-мая туплауга, гомерлеккә сайланачак иҗат юнәлешен әзерлекле рәвештә билгеләү омтылышына бәйле. Әлбәттә, әдәбиятка төбәлгән тормыш баскычларының шулай башланып китүендә язмыш ханымның кырыс төзәтмәләрен исәптән чыгарырга ярамый.

Әтисе Хәйдәр Ленинград камалышын өзү өчен барган аяусыз бәрелештә һәлак булгач, ун яшьлек Лиронның балачак хыяллары тулы күңелен яшәү гаме биләп ала. Малай үзеннән-үзе төпкә җигелеп тартырга, ураулы юлларны узарга мәҗбүр ителә. Колхозда вакытлыча эшләү зуррак максатка этәрә. Әнисе белән энесе, һичшиксез, аңа таянырга тиеш. Ул Актүбә тимер юл транспорты техникумына укырга керә, Пионерлар йортында радиотүгәрәк оештырып, алгыр студент өйгә аз-маз акча да алып кайта. Озаккарак сузылган белем алу барышында исә армия хезмәте сынауларын үтәргә дә өлгерә. Техникумны тоташ бишле билгеләренә генә тәмамлаган егетне Ташкент тимер юл транспорты институтына барырга димлиләр. Әмма һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ гаилә хәлләре аның әлеге матур ниятенә «вето» сала. Дипломлы белгеч Лирон Хәмидуллин тимер юлда бригадир булып эшли башлый, шулай ук Бөтенсоюз политехника институтында читтән торып укуын дәвам иттерә. Кешеләргә җайлы хәрәкәт мөмкинлеге тудыруга бәйле хезмәт аны Орскидан Казанга күченеп килгәч тә ычкындырмый. Ул башкалабызның транспорт идарәсендә инженер, баш инженер һәм партком секретарена йөкләнгән җаваплы вазифаларны башкара, әдәби мохиткә кереп, республика көндәлек матбугатының төрле басмаларында хикәя, повесть һәм очеркларын язып чыгарырга да вакыт таба. СССР Язучылар берлеге Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли башлагач, моңарчы читтәрәк торган Лирон Хәмидуллин каләм әһелләре даирәсендә үз кешегә әйләнә. Киң җәмәгатьчелек аның оештыру сәләтен дә, язучылык талантын да озак көттермичә таный.

Үзенең вөҗүден күзәнәккәчә биләп алган максатка тугры калучы затлар, гадәттә, тормыш агышына төзәтмәләр керткән сынаулардан ниндидер файда табуга ирешә. Гомер мәктәбенең мондый гаҗәеп хикмәтләре Лирон Хәмидуллин иҗатында да күзәтелә. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әсәрнең нигезенә ятачак теманы язучы түгел, ә тема үзе язучыны сайлап ала. Беркадәр шәрехләбрәк әйткәндә, ул тормыш тәҗрибәсе утырымнарыннан үзеннән-үзе үсеп чыгарга тиеш. Шактый еллар транспорт тармагында хезмәт куйган әдипнең җанына аеруча якын темага тартылуы бик табигый. Диңгезне күрмәгән рәссамга маринистлык таҗы кидерелми. Каләм осталары искәртергә яратканча, белеп язуга ни җитә! Минсенергә яратмаучы Лирон Хәмидуллин исә безнең әдәбиятка моңарчы нечкәләп сурәтләнмәгән яңа геройлар алып килде. Тәүге җыентыгының «Юлда» дип аталуы да авторның тематикасын алдан ук сиздертеп куя. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин аның иҗатындагы бу мөһим хасияткә беренчеләрдән булып игътибар юнәлтте һәм шушы хакта «Затлылык» дигән китабында да үзенчә басым ясап үтәргә онытмады. Лирон Хәмидуллинның үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Әлеге гап-гади сорауга болайрак җавап бирелә: «Иң элек… прозабызның тематик чикләрен киңәйтүдә… Ул байтак гомер юл караучылар, тимер юл эшчеләре арасында яши… Күп кенә хикәяләре һәм «Дала иртәсе» исемле повесте шул авыр һәм тынгысыз хезмәт кешеләренә багышланган. Үзе сурәтләгән кешеләрнең эшен, тормышын әйбәт белү аның әсәрләрендәге ышандыру көчен арттыра. Ышандыручанлык һәм тормышчанлык өстенә, аның язганнарында тел белән сөйләп-аңлатып бирүе кыен булган, әмма укучыны иләсләндерә, аның күңелен нечкәртә һәм сафландыра торган үзгә бер моң, күтәренкелек, эчке көй бар».

Тарихи биеклекләр яулаган халыкның әдәбияты, төп миссиясеннән тыш, башка максатларга да исәп тота. Бер йолдызлык икенчесе белән нурларын бүлешкән шикелле, сүз сәнгатьләре дә бер-берсен баетышып яшәргә тиеш. Моның нәтиҗәле юлларыннан берсе милли тәрҗемәләр алмашудан гыйбарәт. Гомумән, дөнья әдәбияты хәзинәсендәге гүзәл үрнәкләрне без нәкъ менә шушы эшчәнлек аша беләбез. Безнең кавем тәрҗеманлыкка элек-электән үк өстенлекле игътибар биргән, хәтта әлеге вазифага ныклап алынучы мирзалар да булган. Язма казанышларыбызны ишәйткән төрле буын классиклары да бу әһәмиятле юнәлешне дәвам итәргә мөмкинлек тапкан. «Ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма…» Күрәбез, «Буш вакыт» шигырендә ишарә кылып үткәнчә, Габдулла Тукай да башка милләт язучыларының әсәрләрен татар теленә сәнгатьчә күчерүне мәҗбүри гадәтенә әверелдергән, алай гына түгел, үзенең иҗатын тәртипкә салырга вакыт җиткерә алмаган шагыйрь тәрҗемә мәктәбен бөтенләй яңа баскычка күтәргән. Янә кабатлап әйтәсе килә: мәдәни кыйммәтләрне уртаклашу гаять дәрәҗәдә мөһим, чөнки мондый багланышлар халыкларны үзара якынайта. Ниһаясез төрки дөньяда гизүче йолдыздай сәфәр чыккан уртак әдәби сюжетлар да бар, димәк, даими нигезгә корылган рухи элемтәләр кардәш әдәбиятлар үсешендә зарури шарт булып тора.

Күркәм традиция рәвешен алган әлеге ихтыяҗ Лирон Хәмидуллинны кайчан үзенә җәлеп иткән? СССР Язучылар берлеге карамагындагы Әдәбият фондында эшли башлагачмы? Совет чорында әледән-әле үткәрелеп килгән милләтара әдәбият көннәрендә катнашу, бәлки, тәҗрибә тупларга өлгергән иҗатчыны тәрҗемә белән чын-чынлап шөгыльләнергә этәргәндер?! Минемчә, мондый уй-ният аңа шактый ерактан килә. Әле Актүбә техникумында укыган елларда ук ул казакъ әдәбиятының тәэссоратлы йогынтысына эләгә. Пионерлар йортында түгәрәк алып барганда да, аңа этник мохитне өйрәнергә форсат ачыла. Якынлыгы сизелеп торган казакъ телен егет отыры күңеленә сеңдерә башлый. Хәер, Оренбург өлкәсенең Яңа Сергиевка районы Искеавыл мәктәбендә белем алган чакта да ул аң-зиһен күзәнәкләренә киләчәктә һичшиксез кирәге чыгачак төрле мәгълүмат тупларга омтыла. «Китап җене» кагылган малай тарихи әдәбиятка өстенлек бирә. Якынрак чорлар да аны бердәй кызыксындыра. Аерым күренекле шәхесләр турында укып-ишетеп белү яшь хәтердә инде озаккача уелып кала. Мәгърифәт учакларының берсе булып саналган әлеге атаклы төбәктә, әнә, нинди генә милләт балалары олуг максатларга хезмәт итмәгән! Мәдәни багланышларның алдын халыкларны бәрәкәтле нәтиҗәләргә китерүен Лирон Хәмидуллин гомере дәвамында тирәнрәк аңлый бара. Мондый үзара мөнәсәбәтләр бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләргә ия. Шушы җирлектә язучының эчке инануы да, бу мәсьәләгә карашы да ныгый төшә. «Яшьрәк чакта вакыт кадерен белмисең…» дип исемләнгән әңгәмәдә ул яшь каләмдәше Ләбиб Леронга төпле фикерен ап-ачык итеп белдерә: «Бер әдәбият та үз-үзенә бикләнеп кенә яшәми. Башкалар белән көндәлек аралашу һәркемгә зарур булган кебек, әдәбиятлар да үзара бәйләнеш тотмыйча зур уңышка ирешә алмый».

Күренә ки, Лирон Хәмидуллин тәрҗемә эшенә зур әзерлек белән килде. Әдәби иҗат серләрен өйрәнү исә аның каләменә тотрыклы ышаныч биргән. Чыннан да, үзеңнең рухиятеңә муафыйк өслүптә яза белү әлеге дә баягы мөтәрҗимлектә өстенлек санала. Мондый җаваплы вазифага керешү алдыннан да ул икеләнү халәтенә кертерлек хисләр кичермәгәндер. Очраклы әсәрне безнең телгә «аударырга» алыну Лирон Хәмидуллинның холык-фигыленә бөтенләй туры килми. Аның хәстәрләп билгеләнгән юнәлешләре, күңеле кушкан максатлары бар. Язучының казакъ әдәбияты әсәрләрен тәрҗемә итә башлавы шушындый мөһим эзлеклелеккә тугрылык күрсәтү белән аңлатыла. Бик табигый ласа: ул әлеге халыкның телен дә нечкәләп өйрәнгән, яшәү рәвеше турында да байтак мәгълүмат белә. Бу уңайдан Лирон Хәмидуллин үзе боларга тагын бер этәргечне өсти. «Борынгы төрки дөнья мине элек-электән кызыксындыра, – ди ул. – Татарда төркиләр тарихын чагылдырган әсәрләргә юл ябык булган елларда казакълар бу өлкәдә алдарак бара иде. Шул сәбәпле мин әүвәл казакъ әдәбиятына мөрәҗәгать иттем».

Гадәттә, эчке әзерлек үзен барыбер аклый, максатчан иҗтиһат, һичшиксез, уңышка китерә. Җиңнәре сызганулы Лирон Хәмидуллин казакъ әдипләре Әнвәр Әлимҗановның повестьларыннан торган «Отрар хатирәсе» китабын (1974), Сайын Моратбәковның хикәя һәм повестьлары тупланган «Әрем исе» җыентыгын (1986) татарчага тәрҗемә итеп чыгара. Шулай ук Абайның «Хикмәтле сүз»ен үзебезнең телгә күчерә һәм акынның бер томлыгын (1981) төзеп бастыруда катнаша. Аның тәрҗеманлык тырышлыгы белән казакъ язучыларының повестьлары да («Җәйләүдә», 1993), казакъ халык әкиятләре дә («Сыбызгы сере», 1996) аерым басмаларда дөнья күрә. Кардәш халыклар турында ихлас кайгыртучы чын мәдәни илчегә әверелеп киткән Лирон Хәмидуллин «Ак дөя» исемендә чыккан чәчмә әсәрләр җыелмасын (1979) әзерләүгә дә зур өлеш кертә.

Борынгы римлылар искәрткәнчә, бер үк эшкә ике кеше алынса, ахырда бер үк нәтиҗә килеп чыкмас. Мактанырга да мөмкиндер, безнең татар әдәбияты тәрҗемә әһелләреннән уңды. Узган гасырның 60-70 нче елларында аларның эшчәнлеге аеруча көчәйде. Әлеге юнәлештә күзәтелгән яңарыш, әлбәттә, осталар плеядасы оешуга бәйле. Әмма тәрҗемә үрнәге ничек кенә югары кимәлдә башкарылмасын, укучылар кулына кергән әсәрләрнең сыйфаты барыбер төрлечә була. Монысы каләм ияләренең язу рәвешеннән, интеллектның башка байтак хасиятеннән киләдер. Артык тирәнгә төшеп тормыйм. Бу җәһәттән Лирон Хәмидуллинның да сыйфатка әверелердәй кайбер өстенлекләре бар. Аның иҗат осталыгы турында әйтеп үттем инде, берничә телне сөйләшерлек дәрәҗәдә белүе дә мәгълүм. Шулар өстенә ул бик тыныч холыклы. Сабыр төбе – сары алтын. Дөрес мәсләккә юнәлтелгән әлеге халәт теләсә нинди өлкәдә казанышка китерә. Иктыматлап эшләү дә шуннан башлангыч аладыр. Алдыңда йөзгә тармакланган хисапсыз бурыч торган чакта мондый сыйфатларның кирәклеген бигрәк тә ачык тоясың. Ә Лирон Хәмидуллин фигылендә боларның барысы да бар. Ашыкканда да кабаланып эшләмәс, иҗатын өзлексез конвейерга кормас. Ул яхшы мәгънәсендәге үҗәтлеген дә күрсәткәли, кайвакыт вак-төяк нәрсәләргә дә игътибар бирә. Үз дигәненә ничек тә ирешә, соңыннан тулысынча хаклы булып чыга. Кара әле, Корней Чуковский дөрес әйткән: «Башка телгә күчерелгән хезмәттә тәрҗемәченең автопортреты чагылыш таба». Хак сүзләр, Лирон Хәмидуллин тарафыннан күңел биреп башкарылган эшләрдә дә аның югарыда ассызыклап үтелгән сыйфатларын абайламыйча мөмкин түгел. Әдипнең тәрҗемә өлкәсендәге һәрбер уңышы менә шундый табигый зәмингә нигезләнгән. Тәҗрибә туплаган затларга, кагыйдә буларак, өстәмә бурычлар йөкләнә. Үзенең күнекмәләре белән үрнәк күрсәтә алу дәрәҗәсенә ирешкән каләм әһеленең яшьләр өчен мастер-класслар үткәрүе, Татарстан Язучылар берлегенең тәрҗемәчеләр секциясен ун еллап җитәкләве Лирон Хәмидуллинның ышаныч казануы турында сөйли. Тыйнак олпатлыкны үтә таләпчән каләмдәшләре дә, аерым алганда, осталар остазы Рәис Даутов та таный. «Җаваплылык хисе» исемле мәкаләдә мэтрның мөнәсәбәте аермачык белдерелгән: «Аның тәрҗемәләре, теге яки бу милли язучының рухи дөньясын, образлар иҗат итүдәге шәхси үзенчәлекләрен мөмкин кадәр тәңгәллектә саклап, үз ана телебезнең табигый кануннарына буйсындырылып, саф татарча рәвештә эшләнә».

Үзеннән-үзе аңлашылганча, милләтара әдәби багланышларда хәрәкәт ике яклап оештырылса гына, һәр халык өчен дә файдалы нәтиҗәләр көтәргә мөмкин. Бу очракта татар-казакъ хезмәттәшлеге уңышлы проект булып чыкты. Әдәби элемтәләрне яңа биеклеккә күтәрүдә Лирон Хәмидуллин үзенчә башлап йөрде. Чагыштырмача кыска вакыт аралыгында Алма-Ата нәшрияты язучыларыбызның дистәләрчә китабын, шул исәптән 1979 елда «Татар повестери» дигән тупламны чыгарды. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык аша ирешелгән күпкырлы куә газиз әдәбиятыбыз казанышларын дөньяга танытуда файдаланыла. Татар әдипләренең хикәяләрен русча («Пробуждение», 1978), үзбәкчә («Йиллар ва йуллар», 1981), каракалпакча («Татар гүрриңлери», 1981) махсус басмалар рәвешендә җыйнап-төзеп бастыру, шундый ук жанрдагы әсәрләрдән мадьяр телендә аерым җыентык әзерләү Лирон Хәмидуллинның гаять мәшәкатьле тәрҗемә эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлеге хакында сөйли.

Инде беркадәр әйтеп үтелгәнчә, Лирон Хәмидуллин үзбәк, каракалпак, башкорт, белорус әдәбиятлары белән тәрҗемә алмашуда да шушы халыкларның мәдәни алгарышын күзалларга ярдәм итәрлек игелекле гамәлләр кылырга өлгерде. Мәсәлән, Әсгать Мохтарның «Чинар» (1976), Василь Быковның «Һәйкәл» (1984), Яныбай Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» (1996) китаплары шундый хезмәтләр җөмләсенә керә. Болар янына Александр Капустинның «Беренче җиңүләр»ен (1995) дә өстәргә мөмкин. Әлеге затлы җыентыкларда төрле милләт язучыларының саллы-саллы романнары һәм повестьлары тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан искәртеп узыйм, югарыда телгә алынган «Беренче җиңүләр» повесте Казан тумасы майор Фёдор Баталовка багышланган. Советлар Союзы Герое исеме аңа беренчеләрдән булып, төгәлрәк әйткәндә, әле 1941 елның 9 августында ук бирелгән.

Сокланмый мөмкин түгел, шуның ише җитди китаплар чыгарган арада Лирон Хәмидуллин көндәлек матбугатта Мохтар Ауэзов, Теләпбиргән Каипбиргәнов, Сырбай Мәүләнов, Мохтар Мәгауин кебек кардәш әдипләрнең әсәрләрен тәрҗемәләп бастырырга да, башка милләт язучыларының татар әдәбиятына кагылышлы хезмәтләрен үзебезнең укучылар хөкеменә тапшырырга яки алдан уйлаган тәртиптә әзерләнгән берәр яңа җыентыкка төпле кереш язарга да җаен таба. Ә инде аның Урта Азия әдәбиятлары турында аерым тематик мәкаләләренә килгәндә, әтрафлылык ягыннан аларның һәркайсы җитди энциклопедик белешмәләргә керерлек кызыклы мәгълүматлардан тора. Кайчандыр Лирон Хәмидуллиннан файда күргән затлар аны тикмәгә генә «аяклы китапханә»гә тиңләмидер. Күпләр гаҗәпләнеп сөйләгәнчә, үзең белеп бетермәгән катлаулы сорау белән мөрәҗәгать итсәң, ул күпчелек очракта аңа шундук нигезле җавап бирер. Кайбер чакта исә өеңә телефоннан шалтыратырга вәгъдә куяр, беркадәр вакыт үткәч, гыйлемеңне теләсә нинди реферат яза алырлык дәрәҗәгә җиткерер. Ул инде күптәннән шундый, шулай булып кала да. Газета һәм журнал редакцияләрендә берничә дистә ел дәвамында эшләп, махсус мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр яздыруны оештыру тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: безнең милләтара әдәби багланышларны гамәли үстерүдә Лирон Хәмидуллинга торырлык шәхесләр сирәктер.

Иҗат дөньясында саф тәнкыйть вазифасына кермәгән, әмма мөһимлеген югалтмаган бурычлар да хәтсез. Алар сөйләп үтелгән мәдәни багланышларны ныгытырлык гамәл кылудан, әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фактлардан хакыйкать коелмасы эретеп алудан, чуарлык хөкем сөргән әдәбият елъязмасына нигезле төзәтмәләр кертүдән, мәшһүр затларның тормыш юлындагы кайбер томанлы урыннарны ачыклаудан, моңарчы чишелмәгән башка җитди мәсьәләләргә игътибар юнәлтүдән гыйбарәт. Кыскасы, шәрехчесен көткән нәрсәләр тормышыбызда санап бетергесез. Еш кына күренекле әдипләрнең тәфтишләп язылган гыйбрәтле биографияләре дә күп белергә омтылучы кешедә чиксез канәгатьләнү хисләре тудырырга мөмкин. Француз язучысы Анатоль Франс әлеге сүзләрне хуплагандай әйткәнчә: «Әдәбият турындагы очерклар – тарих язуның иң үтемле формаларыннан берсе. Зурдан кубып фикер йөртсәк, аларда чын тарих – кеше рухының тарихы чагылыш таба. Мондый жанрда уңышлы эшләү өчен сирәк очрый торган сәләт һәм югары культура кирәк».

Бу уңайдан кабатлап расларга туры килә: безнең Лирон Хәмидуллин нәкъ менә шушы өлкәдә күркәм нәтиҗәләргә ирешә, димәк, аның рухи-әхлакый сыйфатлары әлеге вазифаны яхшы итеп башкарырга җирлек тудыра. Әйе, мондый белгечлекне данлаучылар чагыштырмача әллә ни күп түгел, әмма имгәтелгән дөреслек үзен яклаучыларны барыбер эзләп таба. Әйтик, аяныч язмышлы Дәрдемәндкә багышланган хезмәтләр шулай кистереп әйтергә нигез бирә.

Оят булса да, искә төшереп үтәм. Совет хакимияте чорында «рәнҗетелергә уңайлы» Дәрдемәндкә «буржуаз шагыйрь» дигән хаксыз ярлык тагылды, милләтнең мөбарәк тәсбихендәге мәрҗәнне гәүдәләндергән зат нигезсез рәвештә тыелган иҗатчылар исемлегенә кертелде. Безнең җәмгыятьтә череп беткән бай ничек инде шагыйрь санала алсын! Татар авылындагы мәктәп китапханәләренең сыгылып торган киштәсендә бөтен дөнья әдәбияты үрнәкләрен табарга мөмкин иде. Дәрдемәнднең исә аерым китабы түгел, уку барышында исеме дә яңгырамады. Атаклы Һёте дә алай фәкыйрь яшәмәгән. Ә менә аның шигырен миңа немец теле дәресендә хәтта күңелдән чатнатып сөйләрлек дәрәҗәдә өйрәнергә туры килде… Югыйсә миллионерлыкта гаепләнгән Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрдемәнд) ил-көнгә күпме игелек күрсәтергә өлгергән: абыйсы Мөхәммәтшакир белән бергә Оренбургта «Вакыт» газетасын, аннары шунда ук «Шура» журналын чыгара башлый; туган ягында мәчет һәм мәдрәсәләр төзетә, аларда дәреслекләр, башка кирәкле әсбаплар булдыра; гаиләләре яшәп алган Юлык авылында һәркемне җәлеп итәрлек китапханә салдыра; үзләренең хисабына берничә студентны чит мәмләкәтләрдә укытуны оештыра… Берничә дистә ел дәвамында шагыйрен югалтып торган халык хәзер Дәрдемәнднең җәмәгать эшлеклесе булуын да яхшы белә. Саный китсәң, ул мондый хезмәттә дә күп вазифалар башкарган икән:
1 нче Дәүләт Думасы депутаты, Оренбург шәһәр управасы, Конституцион-демократик партиясенең Оренбург бюросы, мөселман хәйриячелек оешмасы әгъзасы, «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасен төзүдә катнашучыларның берсе… Күпләргә мәгълүм булганча, Октябрь инкыйлабыннан соң Рәмиевләр егермеләп алтын приискасын, шулай ук «Вакыт» басмаханәсен дәүләт карамагына тапшыра. Рухи байлыкларын да. Дәрдемәнд хакимияткә ниндидер каршылык күрсәтергә дә, чит илгә китәргә дә омтылыш ясамаган. Менә шундый олуг шәхесебез онытылуга дучар ителсен әле! Аның хәтта дәфен кылынган кабере югалган, чөнки бу урында завод бинасы төзелгән. Гаҗәпкә калырлык, тормышта бөтен ирешкәнен халыкка биргән зат өч аршын җиргә дә лаек түгелмени?!

Дөреслек ясалма бозуларга бирешми. Гаять үзенчәлекле әдәби мирас калдырган шагыйрь Дәрдемәнднең исеме, ниһаять, хакыйкый хокукларны киңәйткән яңа җәмгыять шартларында тәмам акланды. Әмма әдипнең тәрҗемәи хәлен ныклап тулыландырырга кирәк иде. Анда билгесезлек алмашлыклары күптән-күп булып чыкты. Нигә татарда каберсезләр арта? Җәлилчеләр фаҗигасе бәгырьне телгәли. Насыйп гүрләренә керә алмаучылар якынрак заманда да булгалады. Миллионер чынлап ачтан үлгәнме? Дәрдемәндкә кагылышлы имеш-мимешләр дә күзне томаларлык күләмдә күбәйгән. Гомумән, аның гомер ахыры елларында мәгълүмати өзеклек шәйләнә иде. Аңлашыла ки, классик шагыйребез язмышына бәйле рәвештә килеп туган әлеге кыен сорауларга уңайлы өстәл янында филологик фикерләүләр аша гына җавап табып булмый. Моның өчен тир түгү, кара эш башкару сорала. Ә Лирон Хәмидуллин көннәрдән бер көн нәкъ менә шундый вазифага алынды да. Хәер, ошбу эзләнүләр юнәлешен сайлауда һичнинди дә очраклылык юктыр. Ул Орскида Дәрдемәндкә баглы тарихи урыннар белән танышканда ук, бик еракка төбәлгән егетлек уйларыннан үзенчә төен ясап куя.

Гомеренең байтак өлешен юлга бәйле хезмәткә багышлаган кеше гавам тормышында сыналган тәҗрибәнең фикри сөземтәсен яхшы беләдер: күп йөргән күп ишетә. Дәрдемәнд эзләре буйлап озын сәфәргә чыгып киткән Лирон Хәмидуллин Җиргән, Юлык, Балкан, Требия, Фершампенуаз авылларында, Баймак шәһәрендә була. Хәзерге Башкортстан белән Чиләбе өлкәсенә кергән әлеге кала-салаларда олырак буын вәкилләреннән Рәмиевләргә кагылышлы истәлекләр язып ала. Фотосурәтләр дә туплана. Уфа һәм Оренбург архивларында казгану көтелгәннән дә яхшырак нәтиҗәләр бирә. Биограф вазифасына керешкән тикшеренүчебез шагыйрьнең Уфада һәм Мәскәүдә яшәүче оныклары белән дә күзгә-күз очраша, дөньяга сибелгән башка кайбер туганнарыннан дәвамлы хатлар аша үзе теләгән тарихи мәгълүматларны туплауга ирешә. Шулай бөртекләп җыелган материалларда Дәрдемәнд тормышының билгесез саналган сәхифәләре дә, аның хатыны, уллары һәм кызларының язмышы да ачык шәйләнә башлый. Болар хакында тизрәк киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итәргә ашыккандай, Лирон Хәмидуллин көндәлек матбугатта дистәләрчә мәкалә бастырып чыгарды. Аның «Офыктагы рәшәләр» исемле калын китабы (1990) менә шундый җентекле өйрәнү нәтиҗәсендә туа. Ул берничә буын хәтереннән юылган шагыйрь турында күп нәрсәләрне ачыклый, димәк, бердәнбер җыентык белән генә чикләнеп калу бөтенләй дөрес булмас иде. Әлеге эзләнүләрен аерым юнәлешләрдән торган проект итеп күзаллаган әдип 2003 елда «Дәрдемәнд» дип исемләнгән үзенчәлекле фотоальбом бастырып чыгара. Һәм аннары «Күренекле татар шәхесләре» сериясеннән рус телендә «Дэрдменд» (2010), шулай ук «Поэт, издатель, меценат» (2016) дигән китаплар дөнья күрә. Шушы өлкәдә белгеч булып танылган Лирон Хәмидуллин «Бертуган Рәмиевләр» басмасын әзерләүдә дә турыдан-туры катнаша. «Шәхесләребез» сериясеннән 2002 елда укучылар кулына кергән әлеге җыентыкта язучының Рәмиевләр шәҗәрәсенә һәм башка мәсьәләләргә багышланган ике мәкаләсе урнаштырыла. Сирәк фотосурәтләрне барлауда да ул маһиранә булышлык күрсәтә. Шагыйрь тормышына бәйле кайбер өстәмә мәгълүматлар аның башка хезмәтләрендә дә, әйтик, «Ак төннәр хәтере» исемле очерк, эссе, хатирәләр мәҗмугасында да бирелә… Инде җавабын күпләр белгән шундый сорау бирәсе килә: татар халкының затлы улы Дәрдемәнднең биографиясен гыйльми торгызуда Лирон Хәмидуллиннан да зуррак өлеш кертүче тагын бармы? Бу сөаль уңаеннан могтәбәр әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинны искә алып үтмәү, аның шагыйрь иҗатын барлауда башлангыч адым ясавын олыламау гөнаһ саналыр иде. Ә Лирон Хәмидуллинның нәтиҗәле эзләнүләрен икенче югарылык рәвешендә күрәм мин.

Һәрдаим акыл чослыгын таләп иткән шахматта берничә йөрешне алдан уйлап уйнаучылар була. Лирон Хәмидуллин – шундыйлар рәтендә. Әлеге дә баягы Дәрдемәнднең мозаик сурәтендәге җитешмәгән кисәкләрне эзләп йөргән чакта ул якын елларда үтәлергә тиешле башка мөһим бурычларны да күздә тоткан. Гадәттә, аерым максатчан тикшеренүләр барышында бүтәнрәк материалларга да юлыгасың. Зирәклеге йөзенә чыккан Лирон Хәмидуллин да озын сәфәрләрендә берничә китаплык мәгълүмат туплый. Татарның мәдәни мәркәзләреннән саналучы Оренбург яклары рухи ядкарьләргә шулкадәр бай ки, бу очракта дөреслеге ачык сизелеп торган мантыйкый фараз да күңелгә килә: менә шундый гаять үзенчәлекле төбәктә яшәп алу Лирон Хәмидуллинга галимлек вазифасына җигелергә этәргеч биргәндер. Баксаң, ул шул ук Орск өязенең Күкшел авылында дөньяга килгән Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын өйрәнүне дә игътибар үзәгендә тоткан. Дәрдемәнднекенә охшаш гомер тукталышлары: Оренбург, Орск, Баймак шәһәрләре, Юнәй, Юлык, Темәс, Түбә авыллары… Йөргән аякка йөрем иярә. Югарыда беркадәр гөман кылып әйтелгәннәргә чираттагы дәлил рәвешендә «Галиябану туган якларда» исемле хезмәт укучы хөкеменә тапшырыла. Баеп торган мәгълүмати картотека булдырган Лирон Хәмидуллинның башка мәкаләләрендә дә мәшһүр драматург Мирхәйдәр Фәйзинең әдәби-гыйльми портретына өстәмә шәрехләрне очратырга мөмкин.

Һәрбер милли әдәбиятның иҗадият кануннарына баглы нигезе мәдәни алгарышка илткән бәрәкәтле гасырлар дәвамында салына. Аны ныгытуга аерым каләм әһелләре дә, бигрәк тә классиклар үз осталыклары белән кабатланмас өлеш керткән. Гомумән, яхшы китап рухи яшәешебезнең бер мөһим өлешен гәүдәләндерә, алардан башка мәдәниятнең җирлеген дә тулысынча күзаллап булмый. Мондый әдипләр турында без бик җентекләп белергә тиеш. Югыйсә әдәбиятка килгән яшьләрнең байтагы элгәрләр традициясенә таянуны, әзерләнгән нигезгә «бина кору»ны аңлап та бетерми шикелле. Сүз сәнгатенең үткәненә битараф караш иҗатта үз-үзеңә тышау кидерүгә тиң. Бу җәһәттән күренекле язучыларның биографиясен төрле яклап өйрәнү әдәби барышның менә шундый максатларына да хезмәт итә. Үзара аерылгысыз бәйләнештә торган әлеге мәсьәләләргә Лирон Хәмидуллин да өстенлекле әһәмият бирә. Аның Габдерәхим Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов иҗатын өйрәнүчеләргә ярдәм итәрлек мәгълүматлар табуы, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм башка әдипләргә багышланган махсус тикшеренмәләре әнә шул хакта сөйли. «Амирхан Еники» исеме белән русча китап рәвешендә чыккан документаль бәян да (2013) бу юнәлештә эзләнүләр алып баручының билгеле бер тәртипне төгәл саклавын күрсәтә.

Ерак гасырлардан бирле яшәеш дөреслеге сагында торган әдәбият галимлек эшчәнлегендә дә дөреслек тарафдары булуны таләп итә. Вәләкин хаклыкка ачыктан-ачык яла ягуны хәтерләткән әһәмиятсез расламалар аң-хәтер күзәнәкләренең инде байтак өлешен томалап алырга өлгергән. Аларны җиз иләк аша үткәрү, ягъни орлыкны кибәктән аеру сорала. Мондый чистарту эшен тулаем вакыт вазифасына гына кертергә ярамый, әдәбият кануннарын тайпылышсыз үтәү дә уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тарихи фактлар ташкынының ни-нәрсә икәнен бик яхшы белгән Лирон Хәмидуллин рухи-мәдәни тормыш елъязмасы эзлеклелеген торгызуда нәкъ менә шундый кагыйдәгә таяна. Гыйльми тикшеренүдә гадел хөкемче булып калу өчен, акыл ияләре киңәш иткәнчә, кайчакта ватанчылык хисләренә артык бирелмәү дә файдалы. Бу хакта нигә шулай басым ясап әйтәм әле? Сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Лирон Хәмидуллинның күп кенә документаль әсәрләре туган-үскән ягына турыдан-туры бәйле, әмма ул хәтта атаклы авылдашы турында язганда да күпертүләргә бармый. Газиз якташларының истәлеген кәгазьгә төшергәндә дә, әдип алардан ниндидер филантроп ясарга тырышмый. Объектив чынбарлыкка хилафлык кылу яңа хаталар ясауга этәрә.

Хәйран калырлык, Лирон Хәмидуллинның Оренбург өлкәсендәге Каргалы бистәсендә тикшеренүләр алып баруы әллә никадәр хәтер мәгъдәннәренә кояш нуры йөгертергә мөмкинлек ача. Нәтиҗәдә, Габдерәхим Утыз Имәнинең тәрҗемәи хәленә яңа өстәмәләр кертерлек, шагыйрьнең тормышына бәйле кайбер фаразларны чынга әйләндерерлек мәгълүматлар табыла. Белгәнебезчә, татар шигъриятенең социаль мәсьәләләрне яктырту ягына борылуы аның төрле жанрдагы әсәрләрендә аеруча ачык күренә. Бездә халыкчан тел-өслүп булдыруда да ул сизелерлек өлеш кертергә өлгергән. Мондый шәхеснең үзе укыган мәдрәсәдә яшьли мөгаллимлек итүе дә, хәләл җефете белән бергә ишле гаилә йөген тартуы да, Бохара, Герат, Кабул, Балх ише шәһәрләрдә белемен күтәрүе дә, аның дустанә аралашып яшәгән даирәсе дә зур кызыксыну уята. Аң өчен барысы да игътибарга лаек, ул вакны да эреләү тылсымына ия. Азык кына тәкъдим ит. Оренбург губернасындагы Каргалы кемнәрне генә хәтерләми! Бактың исә, Габдерәхим Утыз Имәнине укыткан мөдәррисләр Салават Юлаевка да белем биргән. Шушы ук бистәдә дөньяга килгән Әбелмәних Каргалый… шагыйрь Габдессәлам ибн Ураиның оныгы икән бит. Соңгысы Каргалы мәдрәсәсенең химаячесе һәм ахун булган, милли каһарманыбыз Батырша белән якын бәйләнештә торган. Менә нинди атаклы бистә, язмыш юллары кисешкән урын! Монда Салават белән Батырша дини белем генә алмаган, йөрәкләрендә менә-менә дөрләп китәр гыйсъянчылык утын да йөрткән. Шагыйрь Һибәтулла Салихов та Каргалы мәдрәсәсендә укып, соңыннан биредә өлкән укытучы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Боларның бөтенесе турында тәфсилле мәгълүматны Лирон Хәмидуллин эзләнүләрендә табарга мөмкин. Мондый кызыклы фактларның күпчелек өлеше инде фәнни әйләнешкә дә керде.

Үткәннәргә кагылышлы хезмәтләр башлыча ни-нәрсәгә нигезләнергә тиеш – моны яңа эрага кадәр үк әйтеп калдырганнар: тарих философиясе мисаллардан тора. Күренекле шәхесләрнең тормыш юлын өйрәнүчеләр дә бу искәртүне тирәнтен аңлап эш итәдер. Нинди дә булса нәтиҗәне ныгытырга булышырдай дәлилләр Лирон Хәмидуллинның тулыланып торган җыелмасында да байтак. Әйтик, Галимҗан Ибраһимовның беренче җәмәгате Мәстүрә тәкъдир каләме язганнарны ничек үткән? Фактлар барысын да хаклык кушканча ачыклый. Шул ук Лирон Хәмидуллин олуг затның Өммегөлсем һәм Хәдичә исемле хатыннары белән очрашып та, алар сөйләгәнне язучының әдәби репутациясен тулыландырырга ярдәм итәрдәй истәлек рәвешендә теркәп калдыруны кирәк тапкан… Мондый раслама да бик гыйбрәтле бит: вәисиләрнең Гражданнар сугышы елларында оештырылган «илаһи полк»ы хәтта әдибебез Афзал Шамовны да үзенә тарткан. Кызыксыну уята торган очраклар, уйланырга этәргеч биргән фаразлар… «Вовеки нельзя дружбу разбить…» дип аталган мәкаләсендә исә («Татарский мир» газетасы, 3 нче сан, 2016) автор Максим Горькийның «мордва тамырлары»н беркадәр ачып күрсәтә. Зиһен баетырлык мисаллар китерүне озаклап дәвам итәргә мөмкин.

Әдәби хәрәкәттә катнашучылар даирәсе язучылар белән генә чикләнми. Бездә каләм әһелләре элек-электән төрле сәнгать эшлеклеләре белән хезмәттәшлек кылган, иҗтимагый яшәешнең үзгә өлкәләрендәге һөнәр ияләре белән тыгыз бәйләнештә торган. Гомумән, зур халыкның күпьяклы мәдәни алгарышын шушындый багланыштан башка күзаллап булмый. Әдәбият тормышының үзәгендә кайнаган шәхесләрне өйрәнүче Лирон Хәмидуллин да төрле чорларны колачлаган эзләнүләрендә мондый чынбарлык күренешләренә әледән-әле юлыккандыр. Хәер, авторның документаль әсәрләре аларны ап-ачык күрсәтә. Димәк, алга карап фикер йөртә белгән тикшеренүче әдипләр турында гына түгел, бүтән зыялы затларыбыз хакында да материал туплауны максат итеп куйган. Татарның концертлар биргән тәүге музыкантларыннан берсе Фәйзулла Туишев аның ихлас кайгыртулы игътибарыннан ничек читтә калсын инде?! Дан казанган әлеге гармунчы – Лирон Хәмидуллинның авылдашы бит. Бөтенсоюз смотры лауреаты, ТАССРның халык артисты… Ул – җырлар һәм инструменталь пьесалар авторы да. Уйлавымча, шушындый шәхеснең гомер юлы тасвирламасын эшләүне язучы үзенең фарыз бурычы итеп санагандыр. Хәзерге Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылы булачак тарихчы Җәмил Гыйльмановны да олы дөньяга фатихалап озаткан. Музыкант, галим, язучы… Бер чишмә суын эчеп үскән егетләр туган туфрак хакын һәрвакыт югары тота. Шулар арасыннан Лирон Хәмидуллин исә изге йөкләмәсен бүгенгәчә үтәп килә: милләт олугларын барлый, якташларын да онытмый.

Дистәләрчә ел дәвамында аң-зиһеннән юыла килгән сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура, шөкер, күпне кичергән татар халкының күренекле шәхесләрен берләштергән галереяда үзенең лаеклы урынын алды. Әлбәттә, Лирон Хәмидуллинның төпченүле эзләнүләреннән башка аның портреты тулы булмас иде. Тарих галиме, филолог, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбари Батталга карата да, төгәлрәк әйткәндә, халык улының хәтергә кайтуы турында да шундыйрак сүзләрне кабатларга туры килә. Язучының «Онытылган якын исем» дигән хезмәте Татар энциклопедиясе мәкаләсен эшләгәндә дә файдаланылган. Аумакайлык инерциясе буенча хаксызга сүгелгән журналист, нашир, җырчы һәм көйләр авторы Камил Мотыйгый да, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм публицист Шакир Мөхәммәдъяров та Лирон Хәмидуллин тикшеренмәләрендә өстәмә шәрехләү тапты. Өстәвенә соңгысы Орскида туган. Петербург университетының юридик факультетында укыганда, ул пайтәхеткә килгән Габдулла Тукайны медицина профессоры Александр Польгә күрсәтә, «пәйгамбәр кыяфәтле» шушы табибның үлем карары шикелле кабул ителгән күңелсез диагноз куюына ирексездән шаһит була. Бөек шагыйрьне гомер дәвамында олылаган затны ничек инде эзтабар каләме читләтеп үтсен?! Әгәр өйрәнелгән шәхесләр хакындагы мәкаләләр алфавит тәртибендә тезелеп төпләнсә, бердәнбер автор тарафыннан эшләнгән үзенчәлекле белешмә барлыкка килер иде.

Еш кына зарланырга яратабыз. Гыйбарәсе дә тиз табыла. Янәсе, ике эш аеруча кыен: махсус сүзлек төзү һәм грамматика дәреслеген әзерләү. Зарый кылмыйк, бездә әлеге авыр хезмәтнең тәҗрибә туплаган осталары бар. Дөрес, алар күп түгел. Әмма без әле булганнарын да уртак бурычларны үтәүгә тарта белмибез. Саллы белешмә-кулланмалар нигезенә ятарлык фәнни-документаль китаплар да, киң әйләнешкә кертүне көткән чыганаклар да хәтсез. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты төзелү дә (1994) бу хәзинәнең иксез-чиксез мөмкинлекләрен тиз арада ачып күрсәтте. Милли әһәмияткә ия учреждение тип-тигез урында калкып чыкмый. Ә Лирон Хәмидуллин кебек белгечләрнең әлеге институтка чакырылуы шәкли мантыйк кагыйдәләренә бөтен яктан да җавап бирә. Өлкән фәнни хезмәткәр вазифасындагы әдип биредә сигез еллап эшли, гамәлгә куелган энциклопедияләрнең татар телендәге үрнәген әзерләп чыгаруда катнаша, «Татар энциклопедиясе сүзлеге»ндә һәм томнарда утыздан артык мәкаләсен урнаштыра. Безнең өчен күнегелеп бетмәгән әлеге йөкне тартуда аңа галимлеге генә түгел, шулай ук язучылык маһирлеге дә, тәрҗемәчелек тәҗрибәсе дә көч өстәп торгандыр. Ә моңарчы Татарстан китап нәшриятында эшләгән чакта (1985-1993) ул остазлар күзәтчелегендә чын мөхәррирлек мәктәбен уза. Редактор Лирон Хәмидуллин кулыннан үткән йөз иллеләп китап арасында аннан эрудит булуны таләп иткән аерым басмалар да байтак… Әйе, галәми киңлектәге сүзлек төзү иң авыр эшләрдән санала. Мондый четерекле хезмәтне башкару өчен, барлык сәләтеңне үлчәү тәлинкәсенә салу, күңел кушуы буенча сайлап алынган максатка бөтен гомереңне багышлау кирәк. Безнең Лирон Хәмидуллин шундыйлар төркеменә керә. Аның төрле баскычлардан торган нәтиҗәле эшчәнлеге, һичшиксез, энциклопедист затлар үтәгән җаваплы вазифага тиң.

 

Өзелмәде, яши безнең юл:

Дәвам булып шоңкарлар килә.

(«Вакуум юк безнең сафларда…»)

 

Шагыйрь Хәсән Туфан әсәреннән алынган әлеге өземтә, мөгаен, каләмдәше Лирон Хәмидуллин күңелендә канәгатьләнү хисләре уятадыр. Үзенең беренче китабын «Юлда» дип атаган язучы ничек инде алмаш булырлык варислар хакында уйланмасын?! Менә шундый дәвамчылар арасында үз малаеңны күрү милләт хадиме өчен икеләтә бәхет галәмәте бит! Шушы урында Туфан Миңнуллинның «Син кемнәрнең баласы?» дигән мәкаләсе, дөресрәге, әдипнең гадәти сүзләр белән белдереп үтелгән фаразы искә төшә. Ул яшь тарихчы Булат Хәмидуллин турында язып, зур өметләр багланган егеткә хәерле юл тели: «Киләчәктә, Алла боерса, аның исеме хөрмәт һәм ихтирамга лаек татар зыялылары исемлегендә булыр» («Татарстан яшьләре» газетасы, 31 октябрь, 2000). Хикмәти Хода, шулай булды да! Хәтерлим, 2016 елны гаммәви мәгълүмат чараларында Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар игълан ителде; анда күрсәтелгән берничә дистә галим янәшәсендә тарихи хезмәтләре белән танылган Булат Хәмидуллин да бар иде. Әүлияларча күзалланган «зыялылар исемлеге». Олуг максатларына урау юллар аша килгән Лирон абый чиксез сөенгәндер – аның дәвамчысын гәүдәләндергән улына Президент Указы нигезендә югары бүләк бирелде. Бәяләү сүзләре генә дә әнә ничек горур яңгырый: «Борынгы заманнардан татарлар тарихы»ның 7 томлык академик басмасын әзерләп чыгаруда катнашканы өчен… Димәк, сайланган юлның өзелмәве варислар казанышында раслана. Аталы-уллы Хәмидуллиннарның уртак китаплар бастыруы да шул нәтиҗәле дәвамчанлыкны ачык итеп күрсәтә.

Борынгы тәрбия мәктәбе үк шундый гыйбрәтле нәтиҗәгә килгән: өмет белән баккан улың киңәшеңне тотармы-юкмы, әмма ул синең үрнәгеңә барыбер иярәчәк. Гомумән, балалар ялыктыргыч үгет-нәсихәткә түгел, беренче нәүбәттә үрнәккә тансык. Ә Хәмидуллиннар гаиләсендә ияртә алучылар бар. Аларның кызы Зөһрә дә үз әти-әнисенә бик лаек. Казан дәүләт университетын тәмамлагач та, ул җаваплы вазифалар башкарырга алына. Хәзер инде Булат белән Зөһрәнең уллары, әби-бабасын сөендереп, җай гына кул арасына керә башлады. Гаделлек саклап әйткәндә, бу гаиләдәге тәрбиянең уңышлы куелышында Дания ханымның өлеше аеруча зур. Янә искәртеп узасы килә: ананың акыллылык күрсәтүе төче-мөче вәгазьләүдән өстен. Шәхеснең үз-үзен зирәкләрчә тотышы алмаш буынны сүзсез тәрбияли. Аны безнең даирә шундый итеп белә. Ул насыйп ирен дә «Лирон абый» дип йөртә. Әлеге сәеррәк мөгамәләдә нәзакәтле хөрмәт бардыр. Әмма минем озак еллар дәвамында күзәтүемнән тагын да гаҗәбрәк нәтиҗә килеп чыга. Монысы бөтенләй башка вазифаны аңлата. Чынлыкта Дания ханым инде менә ярты гасыр «Лирон абыйсын» үзенең… өченче баласы итеп карый. Әйе, теләсә нинди иҗат әһеле гаиләдә җылы кайгыртучанлыкка мохтаҗ. Әлбәттә, әдипнең таянычы булу җиңел генә бирелми. Мондый миссия өчен дә зур талант көче кирәк. Әзерлек тә сорала. Күпләр шаһит, Дания Ибраһим кызы озак еллар Язучылар берлеге карамагындагы оешмаларда эшләде, каләм ияләренең эчке тормышындагы хәлләр белән һәрдаим хәбәрдар булырга тырышты. Яңа әдәби әсәрләрне укып баруы да аның зыялы зат икәнлеген раслап тора. Язучы хатыннарының классик үрнәге. Һәрьяклап уңган Дания ханымны әнә шулай бәяләргә мөмкин.

Ерак сәфәргә чыккан һәрбер кәрванның дөрес юнәлешне күрсәтүче юламаны булган. Иксез-чиксез әдәбият дөньясын танып белүдә дә күп вазифаларны башкара алырдай белеклеләр кирәк. Алар элгәрге әдипләр белән элемтәләрне дә торгыза, ихтыяҗ чыкканда, фәнгә дә башаяк кереп китә, кайбер очракта гыйльми арадашчы ролен дә үти, милли мәдәниятебез мәсьәләләре буенча киңәшләр дә бирә… Күренгәнчә, Лирон Хәмидуллин кебек затларга йөкләнгән бурычлар гадәти белгечлек таныклыгы сәхифәсенә генә сыймый. Татар халкы яулаган рухи биеклекне һәрдаим тәкъдир итеп тору сорала. Асылыбызны гәүдәләндергән мондый югарылыкка төрле яклап күтәрелергә мөмкин. Әмма урау сукмаклар кыйммәтле вакытны ашый. Күпне белгән юламаннар ярдәме максатка ирешүне мотлак җиңеләйтә. Шушы уңайдан академик Миркасыйм Госмановның сурәтләмәгә тәңгәл сүзләре хәтердә яңара. «Тыйнак табигатьле каләмдәшебез» дип исемләнгән мәкаләдә Лирон Хәмидуллин образы үзенчәлекле төстә ачыла: «Ул һәр очрашкан саен сине кысыграк күзләрен тагын да кыса төшеп, күзлеген төзәтә-төзәтә, якты чырай белән елмаеп каршылар. Карашында аның «Кирәгем булса – әзермен…» дигән кебегрәк сораулы чалым да чагыла сыман».

Ышанып әйтергә мөмкин, Лирон Хәмидуллинның әзер торуы беркемдә дә шик уятмыйдыр. Ул галимнәргә дә, үзенең каләмдәшләренә дә, укучыларына да кирәк. Аның булышлык күрсәтергә ашкынуы халкыбыз өчен бик мөһим.

Фото:art16.ru сайтыннан