Уены–чыны бергә

02.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Ант эчкәндәге ысылдаулар…


izmenenie

Юмор-сатира

– Йә, ни үзгәрде соң? – диде кемдер. – Әйтегез әле, барсы да элеккечә калды түгелме соң? Ләкин аны ишетүче булмады. Ул көнне дә, аннан соңгы көннәрдә дә.
– Берни дә үзгәрмәде. Ә бит: “Барысының да Астын-Өскә китерәбез”, – дигәннәр иде.
– Өстен-Аска китерделәр китерүен, әмма үзләре Астан-Өскә күтәрелә алмадылар. Хәтта Астан-Өскә күтәрелү бик үк кыен да түгел икән. Күтәрелгәннән соң шунда калу гына бик кыен икән.
– Берни дә үзгәрмәде бит?! – диде тагын теге гаҗәпләнүле аваз.
– Нәрсә үзгәрергә тиеш иде соң? – дип сорады икенчесе.
– Өстен-Аска китергәч, без Өстә калырга тиеш идек… Өстәге Аста калды калуын… Астагысы һаман Өскә үрмәли алмый…
– Өскә күтәрелмәсә, сиңа ни зыян? Бүтән кайгың булмаса, кычытмаган җиреңне кашып йөрмә, – диде аңа бер таныш кебегрәге.
– Әйттем исә кайттым. Миңа ни? Өстен-Аска китердегез ни дә, Астын Өскә китердегез ни. Миңа тегеләй дә, болай да бер файдасы да юк.
– Файдасы юк, имеш. Астын-Өскә, әй, түгел лә, Өстен-Аска китерик, Өстен-Аска китерик, дип иң исәрләнеп йөрүче син идең түгелме соң? Бөтен Астагыларны Өскә өндәүче дә, Өскә менә калса, шунда һәркайсыгызны оҗмахта яшәтәм, дип, тау-тау вәгъдәләр бирүче дә Син идең бит. Моның өчен ниндидер искиткеч шәп ысулың барлыгын, бары тик әүвәл Өстен-Аска китерергә кирәклеген тукыган, калганын шул супер ысул хәл итәчәк дип лаф орган син түгелме?
– Мин андый проектның барын Сезгә әйтмәдем, күрсәтмәдем. Өстәгеләрдән дә Өстәгеләргә әйттем… Алар – Өстәгеләрдән дә Өстәгерәкләр:
– Астагыларда эшебез юк, үзегезне үзегез карагыз, – диделәр…
…Ә Өстәгене Аска төшерүебез әйбәт булды. Чөнки ул үзе Өсне-Аска төшермичә генә Асны-Өскә күтәрмәкче иде… Ул Асны Өскә күтәрү ягында булган…
– Үзен Өстән-Аска төшермичә генәме?
– Әйе. Әмма Өстен-Аска китерергә теләүчеләр моңа риза булмады.
– Ни өчен?
– Чөнки Өстен-Аска китерүчеләр: “Без Өстен-Аска китерәчәкбез!” – дип ант эчкәннәр иде…
– Ни сөйлисең Син, хәзер антын тотучы бармы?
– Ант тотучысы булмаса, ант эчүчесе бар. Эчкән авыз белән эчмәгән авыз бер булмас, ди торган иде Өстен-Аска китерүче, ант эчеп астына итүче остазыбыз.
– Гаҗәп…
– Ни-нәрсәсе гаҗәп?!
– Өстен-Аска китергәчтен, бернәрсә дә үзгәрмәве гаҗәп?..
– Өстен-Аска китерү үзе үзгәреш түгелмени, и, наданым? Үзгәреш кирәк идемени сиңа?.. Үзгәреш булмаса, үзең үзгәрәсең инде… Башка ысул юк… И, наданым.
– Өстен-Аска китергәч тә, берни үзгәрмәгәч, кызык түгел… Астын-Өскә китерү кирәк булгандыр да, бәлки…
– Үзгәрешләр булды, Син аны әлегә сизмисең генә, наданым…
– Үзем сизмәгәч, нинди үзгәреш була соң ул?
– Менә, үзгәреш булмаганын һәм без булганда мәңге булмаячагын сизә башлагансың бит… Димәк, үзгәрәсең. Димәк – үсәсең. Акылың үсә, наданым!..
– Әйдәгез, шуның өчен салганын күтәреп куйыйк. Ант итмичә генә.
– Тутырып сал тустаганым, көтмә кабат кыстаганым.
– Ант итмәгәч, күтәреп булмый.
– Ә үзең Астын-Өскә күтәрик тә, Астын-Өскә күтәрик, дисең, йөз ел бер сүз сөйлисең.
– Тсс – ишетмәсеннәр… Өр-яңа ысулым бар!..


Фото: Pixabay