Яңа исемнәр

02.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

***


para

Иркәләп, сыйпап,
Сөеп, назлап,
Күңелемнең кайсы кылларын
Тибрәттең син?
Тәнемнең кайсы авазларын
Таныдың син?

Көлеп, елап,
Күккә ашып,
Йөрдем мин
Җир өстеннән,
Йөздем мин
Күл өстеннән.

Көйдем, яндым,
Бардым, таптым.
Югалтуның ни икәнен
Тагын татыдым.

Эзләндем, хафаландым,
Сабыр иткәч, аңладым:
Табышымның җимешен,
Тормышымның җисемен.

 

 


Миләүшә Закирова – 1989 елның 26 августында Казанда  туа. 2006 елда 68нче татар-рус гимназиясен көмеш медаль белән тәмамлый. Уку вакытында татар теле, әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып, татар әдәбиятыннан республика күләмендә алдынгы урыннарны яулый. 2006-2011 елларда КДУның (хәзерге КФУ) социология бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый. Университетта алман телен дә өйрәнә, аспирантурага керә. Аспирантурада укыган вакытта төрле социологик тикшеренүләрдә, конференцияләрдә катнаша. Шигырьләрендә – фәлсәфи фикерләү, тормыш турында уйланулар, яшь кешенең үз-үзен эзләү тематикасы.


Фото: Pixabay; StockSnap