Мәкальләр

02.11.2017

***


odinoka

Дөньяны тышкы матурлык түгел, эчке матурлык коткара.

Хокуклар кечерәйгәндә, йодрыклар зурая.

Арканнан котылган ат тышаулы иреккә дә риза.

Илемнән колак кагыйм дисәң, килмешәкне түрә ит.

Утлы күмерне көл саклый.

Яман исем хуҗасын котырган эттәй талый.

Хәрәмнән килгән байлык – җан суыручы сазлык.

Орлык чәчелмәгән җирдә ачлык үсә.

Алганда бурыч ярыкка да сыяр, кайтарганда өй түбәңне алып ташлап чыгар.

Җиңел акылны иң нык аяклар да күтәрә алмый.

Зур авызлы хатынга зур кашыклы ир кирәк.

Ялгызлык – кысыр болыт: юк яңгыры, юк кояшы…

Ялганчының күзен күр, мактанчыкның – өен.

Явыз белән бал эчкәнче, яхшы белән таш күтәр.

Шәрәне дә талыйлар.

Судтан дөреслек тә курка.

Җәйне җырлап ашаган көз кышны елап каршылый.

Саран ярлыдан да ярлырак яши.

Алкашның кояшы шешәдән чыгар.

 

 


«КУ» журналының 2нче (февраль, 2015) санында басылды.

 Фото: Pixabay; balticmedia