Фото, Яңалыклар

01.11.2017

Камышлы районына сәяхәт…


дни тат просв

25-26 октябрь көннәрендә Камышлы районы төбәгендә татар мәгарифе көннәре үтте. Шушы чарада катнашырга Казаннан Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина җитәкчелегендәге делегация килгән иде. Алар арасында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек белгече Әлфия Гафиятулла кызы Әхәтова, Казан федераль университеты доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова, Казан шәһәренең дүртенче санлы гимназия-интернат директоры Марат Минтаһир улы Фаттиев, 20 санлы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шамил кызы Галиева, 112 санлы балалар бакчасы мөдире Сөмбел Гафур кызы Мөхәммәтова, “Казан утлары” журналыныңң баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илфак Мирза улы Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), Ульяновск өлкәсе Милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, “Татарстан-Яңа гасыр” телекомпаниясенең бүлек мөдире, журналист Рәмис Фарук улы Сафин, оператор Әхмәт Замир улы Мөдәррисов, Татарстан Республикасының халык артисты, профессор, җырчы Мингол Вәгыйз улы Галиев, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, виртуоз баянчы, “Татар моңы” конкурсы лауреаты Динар Бәдретдиновлар бар иде. Әлбәттә өлкәбездән дә кунаклар килгән иде: Самара өлкә Милли-мәдәни мөхтәрияте һәм “Туган тел” өлкә иҗтимагый оешмаларының мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов һәм Самара өлкәсе “Туган тел” оешмасының шура әгъзасы, милли мәгариф мәсьәләләре буенча белгеч — Фәһим Хәниф улы Йосыпов.IMG_7812

Кунакларны иң элек район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов кабул итте. Әйтергә кирәк, бу бик тә җылы очрашу булды. Рафаэль Камилович кыскача гына район тарихы белән таныштырып үтте. “…Язучылар Халик Садри, Зыя Ярмәки, шагыйрьләр Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, гасырга якын тарихы булган Камышлы Халык театры, Иске Ярмәкне бөтендөньяга таныткан гармун ясау остасы Гали Гарәев, “Ак каен” татар халык фольклор ансамбльләре безнең горурлыгыбыз. Безнең Камышлы төбәге үзенең эшкә батыр, мәдәнияткә-сәнгатькә гашыйк кешеләре белән бай, данлыклы ул. Бүгенгесе көнгә кадәр телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап киләбез икән, без бик тә бәхетле халык. Сезне Камышлы төбәгендә күрүемә бик тә шатмын. Алдагы көннәрдә дә безнең арадагы дуслык, хезмәттәшлек сакланыр дип ышанып калам…”.

Әлбәттә Рафаэль Камилович “Әлифба” музеен төзүдә зур ярдәм күрсәткән Рөстәм Миңнехановка, татар телендә дәреслекләр, методик әсбаплар, нәфис-әдәбият белән тәэмин итүче нәшриятка, Конгресс җитәкчеләренә, мәгариф һәм сәнгать министрларына, безнең милли бәйрәмнәребезне төшереп, даими күрсәтеп килүче “Татарстан-Яңа гасыр” телекомпаниясенә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Беренче көнне кунаклар Степановка, Балыклы, Байтуган авыллары мәктәпләрендә, Балыклы авылының “Карлыгач” балалар бакчасында очрашуларда булдылар, үзләре белән алып килгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, методик әсбаплар, нәфис-әдәби китап-журналлар, чәкчәкләр бүләк иттеләр.

Байтуган авылына бар да, “Әлифба” музеена кермә ди! Музейны күреп, Татарстаннан килгән кунаклар хәйран калдылар. Музей җитәкчесе Нурания Авзалова һәм мәктәп укучылары кунакларны саф татар телендә шигырьләр сөйләп, милли ризыгыбыз булган бавырсак, бал-май белән каршы алдылар. Нурания ханымның музейны ачу тарихы, музей буенча экскурсиясе дулкынландыргыч мизгелләр булды. Аның үзе иҗат иткән шигырьләрен тыңлагач күңелләр тулып китте, күзгә яшьләр килде. Афәрин, Нурания. “Әлифба” музее чын мәгънәсендә горурлыгыбыз ул безнең. Нурания ханым Татарстан кунаклары алдында тагын бер кат Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәтләрен белдерде.

Кичен мәгариф көннәре кысаларында район мәдәният йортында зур концерт булды. Чараны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов ачты. Ул кунакларны тагын бер кат сәламләп күңелле ял кичәсе теләде. Сүз әлбәттә Казан кунакларына да бирелде.

дни тат просв

Гөлия Мусина Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның сәламнәрен җиткерде һәм район укытучыларына бүләкләрен тапшырды. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Яңа Усман авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Альмира Мәхмүт кызы Хәсәншина һәм Гөлнара Әнәс кызы Кабирова, Мактаунамәләр белән Камышлы авылы мәктәп директоры Айсылу Хәлил кызы Каюмова, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытучы Зөһрә Сәгыйть кызы Кәримова, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Самар өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгының төньяк-көнчыгыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәфигулла улы Рәхмәтуллин бүләкләнделәр.

-Бүген шушы сәхнәдә басып торуым белән мин икеләтә бәхетле. Беренчедән, мин сезнең белән танышуыма шатмын, җылы кабул итүегезгә рәхмәтлемен. Икенчедән, мин үземнең әби-бабаларымның туфрагында. Минем әтиемнең әнисе Иске Ярмәк авылында туып- үсеп, Чүпрәле районында безнең бабайга кияүгә чыккан. Мин аның белән горурланам, чөнки ул бик динле иде. Авылда абыстай булып йөреде һәм бөтен халыкны Коръән серләренә төшендерде, гарәп теленә өйрәтте. Шуңа күрә камышлыларга мин аеруча рәхмәтлемен. Киләчәктә дә без бергә хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанып калам-дип сөйләде делегация җитәкчесе Гөлия ханым Мусина.

Чараның икенче өлеше район мәктәп балалары чыгышы белән дәвам итте. Иске Ярмәк авылы 4 сыйныф укучысы Люзия Ибраһимова, Камышлы урта мәктәбе 7 сыйныф укучысы Алсу Валееваларның җырлары да, Камышлы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рамиль Мустакаевның сәнгатьле итеп шигырь укуы да, Яңа Усман авылыннан “Наз” балалар бию коллективы, Иске Ярмәк “Ак каен” балалар фольклор ансамбле башкаруындагы биюләр дә кунаклар һәм район тамашачылары күңеленә хуш килде. Іәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде.

Аннан сәхнә түре кунакларга бирелде.

Менә сәхнәгә үзенә генә хас булган елмаюлы, танылган баянчы Динар Бәдретдинов чыкты. Аны сәхнәдә күрү үзе бер зур бәйрәмдер. Чын мәгънәсендә сайлаган һөнәренә тугры, чын күңелдән гашыйк егет ул. 6 яшеннән музыка мәктәбе, аннан Ильяс Әүһәдиев исемендәге музыка училищесы, соңрак Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган виртоуз баянчы. Гармун моңына сусаган тамашачы аның һәр чыгышын кайнар алкышларга күмде, кат-кат сәхнәгә дәште. Үзебезнең тальян гармунда уйнавы да күңелләргә хуш килде. Афәрин, Динар! Без яраттык сине. Үзеңнең концерт программаларың белән килерсең дигән өметтә без. Мингол абыйны белмәгән кеше сирәктер инде ул татар илендә. Аның җырларын җырлап үскән буын бит без.

“Киткән кошлар кайтмый калмыйлар, көтәм син дә кайтырсың әле”, дигән җыры гына да ни тора бит аның! Үз яшен бирмәссең дә күренекле профессорга! Тавышы да һаман да моңлы, аһәңле аның.

Башкортостан егете, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов та, күпләребезгә таныш инде-телевидение аша диюем, гарчә Камышлыга беренче кат килүе генә булса да. Илфак Ибраһимовны да (күп әсәрләре Мөхәммәт Мирза исеме астында чыга) беләбез. Кичәдә Илфак абый үзенең шигырьләрен укыды, “Әлифба” авторы Сәләй Вәгыйзовны, шагыйрьләр Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимне бүләк иткән Камышлы җиренә рәхмәтләрен белдерде. Илфак абый якташыбыз Рөстәм Мингалимне үзенең якын кешесе итеп, җылы хисләр белән искә алды.

Саналган вакытлар бик тиз үтеп китте. Бергәлектә уздырыла торган шундый музыкаль-әдәби кичәләр ешрак оештырылса икән дигән теләктә калдык. Ә кичәне төбәгебезнең моңлы сандугачы, үзенә генә хас ягымлы тавышлы, сөйкемле Гөлчәчәгебез алып барды.

26 октябрь көнендә “Белем иле”нә сәяхәтебез дәвам итте. Ул Иске Ярмәк авылы урта мәктәбеннән башланды. Татарстан кунаклары музейны карап хозурланганнан соң, башлангыч сыйныф укытучысы Венера Фәһим кызы Әхмәтҗанова сыйныфында ачык дәрестә булдылар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Зөһрә Сәгыйть кызы Кәримова “Уңыш бәйрәме” үткәрде.

Аннан кунаклар янәдән Камышлыга күченде. Иң элек алар “Каенкай” балалар бакчасында булдылар. Сабыйларыбызның ике телдә дә чатнатып сөйләүләре, фольклор күренешләр күрсәтүе, киемнәре дә кунакларыбызның күңеленә хуш килде, алар тарафыннан югары бәяләнде.

Төбәгебездә үткән очрашуның соңгы тукталышы-белем үзәге иде. Белем үзәген күреп таң калды кунаклар. Район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Низаметдин улы Шәйхетдинов мәктәпне төзү тарихын сөйләп китсә, Илдар Шәфигулла улы Рәхмәтуллин һәм мәктәп директоры Айсылу Хәлил кызы Каюмовалар аның бүгенге көндәге эшчәнлеге белән таныштырып үттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тамара Фанзыл кызы Хисмәтова җитәкчелегендә эшләп килүче театр түгәрәгендә йөрүче балалар Галиәскар Камалның “Беренче театр” пьесасыннан өзек күрсәттеләр, аннан соң Тамара Хисмәтова ачык дәрес үткәрде.

Әлбәттә сүз кунакларга да бирелде. Кунаклар балаларның театр уйнауларына да, укытучының ачык дәресенә дә югары бәя бирделәр.

Безгә күптәннән таныш булган, Арча һәм Камышлы арасындагы дуслык күперен саклап килүче, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова кыскача гына көллият турында мәгълүмат бирде, балаларны укырга чакырды. “Арагызда укытучы булырга теләүчеләр бармы, балалар?, дигән сорау да бирде ул. Бер генә баланың да укытучы һөнәрен сайларга теләге булмаганын күреп, хәйран калдым. Балалар оялдылармы, әллә заманасы бүтәнме? Безнең өчен укытучылар икенче әти-әни кебек, алардан үрнәк алып, алар кебек булырга тырыша идек тә, бала чакта барыбыз да яраткан укытучым кебек, укытучы булам, диеп хыяллана идек.

Ә укучыларга килгәндә, көллияткә укырга барсагыз бер дә үкенмәссез. Үз күзем белән күреп кайттым мин ул якларны. Тукай-Кырлай, музей яклары, Казанга якын, ә белем бирүләре югары уку йортлары белән чагыштырырлык.

Менә аерылышу вакытлары да килеп җитте. Очрашуга бирелгән ике көн сизелми дә үтеп китте. Очрашулар соңгысы булмасын, бергәлектә, бердәм булып яшик, без бит татарлар, диеп аерылыштык. Әйе, очрашулар соңгы булмасын…

Автор: Рәйсә Төхбәтшина

Автор фоторәсемнәре