Түгәрәк өстәл, Фото

01.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

XX гасырның иң зур тарихи вакыйгасы… Иртәгә безне ни көтә?


bbbbbb

Бу айда – Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы. Шул уңайдан «Казан утлары» журналы редакциясендә бер төркем тарихчы галимнәребез «түгәрәк өстәл»гә җыелды.

Фикер алышуда Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов, Илдус Заһидуллин,  Ленар Гобәйдуллин катнашты. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов алып барды.

DSC_0935   Илфак Ибраһимов:

– «Бөек Октябрь революциясе – ХХ гасырның иң әһәмиятле тарихи вакыйгасы. Ул кешелек үсеше тарихында олы борылышка сәбәпче булды». Мондый бәяләмәне, әлбәттә, СССР дәүләте тарихы, фәнни коммунизм дәреслекләреннән укып «белгән» идек. Төп яңалык булып, дөньяда колониаль системаның җимерелүе, социалистик дөнья илләре барлыкка килүләр дәлилләнде. Бөек түнтәрелештән соң 100 ел эчендә төрледән-төрле түнтәрелешләр булды… Социалистик дөнья системасы тәмам таркалды. Хәтта революциянең бишеге Рәсәй – СССР үзе дә унбишкә бүленде. Без – шул дәүләттә туып, шуның кануннары белән яшәп үскән буын. Әлеге бөек, бәлки гыйбрәтле вакыйгаларның шаһиты булдык. Әтиләребез, бабаларыбыз шәһитләре булдылар… Чыннан да, кешелекнең үсеше алгарышында төп вакыйга идеме Октябрь… Әллә, киресенчә, үсеш-алгарышны акрынайттымы ул?

DSC_0960  Индус Таһиров:

– Октябрь революциясе турында шулкадәр бер-берсенә каршы күп нәрсәләр язылган ки, кайвакыт аларның кайсы дөрес, кайсысы дөрес түгел икәнлеген билгеләү дә кыенлаша. Өстәвенә аңа капма-каршы бәя бирелә килә. Берәүләр аны хуплый, икенчеләр исә хурлый.

Ләкин, ничек кенә булмасын, Октябрь – дөньяның астын-өскә китергән вакыйга. Аңа күз йомып карау мөмкин түгел. Әлеге вакыйгаларның шаһиты булган Америка журналисты Джон Рид аны дөньяны тетрәткән ун көн, дип бәяләгән иде.

Чыннан да, Россиядәге Октябрь вакыйгаларыннан соң күп илләрдә төрле рәвештәге сыйнфый күтәрелешләр, революцияләр барлыкка килә. Аларны большевиклар, шул исәптән Ленин үзе, дөньякүләм пролетар революциясенә юл ачкан вакыйга рәвешендә бәяли.

Ләкин бу ялгыш фараз булып чыкты. Бернинди дөньякүләм революция дә булмаган. Алай гына да түгел, Октябрь нәтиҗәсендә барлыкка килгән Көнчыгыш Европа илләреннән торган социалистик система юкка чыкты. Коммунизм идеясе үзенең тормышка ашырылмастай хыял икәнлеген күрсәтте.

Бу революция Россия өчен котылгысыз идеме, әллә аның альтернатив вариантлары бар идеме? Моңа җавап табу өчен, 1905-1907 ел революциясенә тиешле һәм объектив бәя бирү зарур. Тукаебыз юкка гына: «Уяндык без бишенче елның бер таңында», дип язмаган. Шул революция елларында ил, аның халкы уяна, чын-чынлап яңача яшәү юлына баса. Көчәйгәннән-көчәя барган революцион хәрәкәт аркасында Николай II 17 октябрь Манифестын игълан итәргә мәҗбүр була. Ул моны теләми, ләкин тарихи мәҗбүрияткә буйсынмый кала алмый.

Ләкин шушы документның авторы О.Ю.Витте әйтүенчә, аның өчен ул революция әйтерсең лә бөтенләй булмаган. Әйтерсең, шушы революция нәтиҗәсендә Дума да, сәяси партияләр дә, иҗтимагый оешмалар да барлыкка килмәгән, гомумән, ил демократия юлына басмаган.

Ул бу үзгәрешләрне демократик Россиянең революцион таңы рәвешендә кабул итә алмый. Һәм тарих таләбенә буйсыну урынына революциядә катнашучыларга карата репрессияләр җәелдереп җибәрә, илне дар агачлары белән бизи. Күпләрне аттыра, астыра, сөрә. Илне канга батыра. Һәм шуның белән үзенә үлем карары да чыгара. Ул карарда тик аны башкаруның датасы гына күрсәтелмәгән була. Анысын инде 1917 ел билгели. Һәм карар бер елдан соң тормышка ашырыла.

Әйе, тарихта соңга калырга ярамый. Ул соңга калучыларны каты җәзага тарта. Николай II соңга кала һәм шуның аша илне яңа революциягә китереп җиткерә. Әгәр ул, беренче революциядән соң, тиешле нәтиҗәләр ясап, сәяси партияләр белән аңлашып, ил белән идарә итүне Думага тапшырган булса, Россия, Англия кебек, конституцион монархиягә әверелгән булыр иде. Тик менә үткәнне кире кайтарып булмый. Буласы булып, властька большевиклар килә.

DSC_0954Рафаэль Хәкимов:

– Октябрь революциясе – дөнья тарихында ХХ гасырның иң зур вакыйгасы. Хәзер аны рус революциясе, диләр. Кайберәүләр Троцкийны күтәрә. Тик барыбер революциянең төп символы ул – Ленин. Хәзер ул аерым күләгәдә калды. Күбрәк Сталинны күтәрәләр. Анысы аңлашыла. Сталин үзе дә Явыз Иванны, Пётр I не күтәргән. Инде үзе шулар исемлегенә кушылды. Демократия бетеп барганда, шундый шәхесләрнең калкып чыгуы табигый. Бу сафларга Столыпинны да кертергә була. Революцияне искә төшерү ул – Ленинны кайтару. Дөньяны үзгәртүдә кайберәүләр аны хәтта Чыңгызхан белән чагыштыра. Чыннан да, аның бөтен дөньяга тәэсир итүен инкарь итеп булмый. Андый шәхесләрне әле табарга кирәк.

Бездә перестройка башлануга, Ленинны оныттылар. Марксны алып аттылар. Әле ярый һәйкәлләре сакланды. Ә Европада Неоленинизм дигән фән бар. Аны өйрәнәләр. Марксизм югалмады. Алар, тарихта булган, хезмәтләр язып калдырган шәхесләр буларак, әле дә өйрәнелә һәм өйрәнергә кирәк тә. Францияне әйтәсе дә юк. Иң акыллы фәлсәфәчеләре, тарихчылары барысы да – йә коммунистлар партиясеннән чыккан, йә бүген дә Ленинны, Марксны хөрмәт итеп яшәүче кешеләр. Кимчелекләрен барысы да белә, шул ук вакытта тәэсирләре белән дә килешми мөмкин түгел.

Социалистик дөнья җимерелде, дип әйтәләр. Әмма нинди социализм турында сүз бара соң? Ул бит инде Сталин китергән социализм. Ленин үз юлын ничек дәвам иткән булыр иде, без белмибез. НЭП килеп чыга, Ленин Швейцариядә, Швециядә озак яши. Швеция үзен социалистик илгә саный. «Бездә чын социализм», диләр. Австрия гербында тәпиләренә урак белән чүкеч астырылган кош сурәтләнгән. Анда социализмны хөрмәт итәләр. Ә без таптап киттек. Бездә чын социализм да булмады. Сталин тоталитаризмы килде. Без социализм җимерелде, дисәк тә, социалистлар бар, алар хәрәкәте төрле илдә бик көчле һәм аларның тәэсире бик көчле булды. Рус революциясенә карап, капитализм да бик каты үзгәрде, күп нәрсәне үзенә алды. Мәсәлән, социаль яклау ул – шуның бер мисалы, социализмның тәэсире. Капитализм үзе дә үзгәрештә.

Сәбәпләргә килгәндә, монархиянең заманы бетте. Николайны бүген изге дип күтәрмәкче булалар. Ә ул, «сербларны яклыйм», диептерме, Беренче Бөтендөнья сугышына кереп чумган кеше. Анда патша түгел, генераллар сугышырга тиеш. Ул сугышта йөри, үз илендә сәяси буталчык бара. Распутин өендә хакимлек итеп утыра. Рәсәй буйлап хлыстовщина дине котыра. Кеше хәзер аның коточкыч дин икәнен белми дә. Әгәр илдә Конституцион монархия төзелгән булса, бәлки, революция дә кирәк булмас иде. Шул ук вакытта революция ул – түнтәрелеш кенә түгел, ул – террор да, гражданнар сугышы да. Бу күренешләр – шулай ук гражданнар сугышының бер өлеше. Питирим Сорокин үзе революциягә катнаша, «Русская революция» дигән калын гына китап та яза. Ул соңыннан – кире кайтыш – реакция башлана, дип яза. Сталин ул – шушы реакция инде. Һәр революциядә чигенү була. Дантон: «Бөтен революциянең мәгънәсе ул – милек бүлешү, шуның белән революция бетә», – дип әйтә бит. Бүлеп бетергәч, реакция башлана. Перестройка үзе дә, революция сыман, ул шушы революциянең коточкыч дәвамы. Бу заманда милләтләрнең иң акыллы, зыялы катлавын кырып бетерәләр.

Революция ник кирәк, дигәндә (Француз, Германия, Рәсәй революцияләре булды), зур тарих, дөнья тарихы күзлегеннән караганда, һәр дәүләт урта гасырдан китәргә тиеш иде. Капитализм килеп чыга икән, урта гасырдан арыну шуннан башлана.

Рәсәй революциясез үзгәрә алмас иде. Британиядәге кебек йомшак кына акыллы үзгәрешләр кертсәләр, бәлки, ниндидер уңышка ирешә алган булырлар иде дә. Эшләр алай бармады. Революция ул – урта гасырдан тизләтеп китү юлы. Әмма бездә бу процессны Сталин кире бора. Шул сәбәпле, без бүген дә урта гасырдан ерак китә алмадык, ул кире кайтты. Бөтен схоластикасы белән иң күренә торган дин янә алгы планга чыкты, икътисадта деиндустриализация бара. Күп тармаклар юкка чыкты. Аның каравы, хәрби тармак үсә.

DSC_0929Илдус Заһидуллин:

– Европада тарихның яңа чорын Беренче Бөтендөнья сугышыннан, ягъни 1914 елдан башлыйлар. Әлбәттә, бу хронология Русиядә булган Октябрь революциясенең дәрәҗәсен киметми. Революциянең җиңүенә, бер яктан, хакимиятнең көчсезлеге, икенче яктан, халыкның гадел һәм тигез тормыш турындагы хыялы сәбәпче иде. Әлеге хыялны тормышка ашырырга тырышканда, СССРның үрнәге, халыкның көчле дәүләт төзү үрнәге, капиталистик илләргә зур йогынты ясады, капиталистларны эшчеләр белән килешүләргә этәрде, бу күренеш кешелек дөньясында зур үзгәрешләргә китерде; бүген алдынгы Европа илләрендә гади кешеләрне социаль яктан яклауның югары дәрәҗәдә булуында социалистик идеологиянең йогынтысы барлыгын танымый мөмкин түгел. Кызганычка каршы, СССРдагы тирән кризис әлеге идеяне чүплеккә чыгарды. Сәбәбе – коммунистлар хакимиятенең үзгәрешләрне кабул итә алмавы, аларны җитәкләргә көче калмау, хакимияттәге торгынлык. Кытай исә социалистик идеаллардан да ваз кичмәде, реформалар да үткәрде һәм бүген иң тиз үсеп баручы илләр сафында.

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң ике поляр дөнья формалашты, СССР таркалгач исә, АКШ бердәнбер лидер булып калды. Бәлки шуңа күрәдер, без үзебезне ничектер кимсетелгән итеп тоябыз. Нишлисең, көчленеке – замана.

DSC_0931Ленар Гобәйдуллин:

– Теләсә кайсы тарихи процессның ике яки берничә яклы бәяләнүе табигый күренеш. Шул исәптән, Октябрь революциясен дә озак еллар прогрессив күренеш буларак күкләргә чөеп мактадылар, әмма хәзер исә заманында һәр шәһәр, район, авылда әлеге «бөек көн» уңаеннан оештырылган демонстрацияләрне дә тарихта гына калды дияргә була. Алай гына да түгел, кайчандыр бу датаны белмәү зур гаеп саналса, хәзер белүчеләрнең саны да елдан-ел азая.

1917 елда илнең Советларга күчүе уңаеннан, Казан шәһәрендә басылган иң күп тиражлы газета «Кояш»: «3 ноябрьдә, көндез сәгать 2дә Театр мәйданында, Дворянски собрание алдында Революция штабы тантаналы рәвештә властьны Эшче, солдат вә крестьяннар советына бирде. Иң әүвәл Ершов сөйләп, хәзер властьның бөтен халык кулында булганын, моннан соң чын хөрриятнең мәйданга чыгачагын бәян кылды. Башкалар да шул рухта сөйләделәр. Соңыннан музыка илә солдатлар таралды», – дип кыска гына хәбәр бастыра. Үзем яшәгән Арчада Совет власте 1917 елның 8 ноябрендә Шәһәр Думасының бинасында игълан ителә, шунда ук хәрби-революцион комитет та урнаша. Әмма бу дата белән генә тарихи процессны икегә бүлеп кую бик үк дөрес түгелдер, чөнки Россия һәм шул истәптән татар халкы тарихында да хәлиткеч вакыйгалар соңрак, 1918-1920 елларда була.

Дөрестән дә, революция бөтендөнья илләренә йогынты ясады, Россия капиталистик үсеш юлыннан йөз чөереп, социализм юлына аяк басты. Эре колхоз-совхозлар төзелде, сәнәгать оешмалары калкып чыкты, дөнья күләмендәге фәнни ачышлар Октябрь революциясеннән соң аеруча саллы булды. Шуның өстенә социаль революция һәм пролетариат властеның «тәхеткә» менүе татар хезмәт ияләренә, гади эшче һәм крестьянга үзләрен танытырга юл ачты. Революциягә кадәр университетта берән-сәрән генә морза баласы укыса, түнтәрелештән соң эшче-крестьян яшьләре дә әлеге уку йортына күпләп агыла башлый, дөньяви белемле татар егет һәм кызларының саны арта. Гомумән, революция татарларга, мөхтәрәм язучыбыз Галимҗан Ибраһимов язганча, «түбәннән, тормышның төбеннән» күтәрелергә мөмкинлек бирә… Мисал өчен, аерым төбәкләрне күз алдында тотсак, 1920 елның 14 февралендә Арчада өяз крестьяннарының съезды ачыла, анда 300ләп делегат катнаша, шул ук елның 10 маенда Арча өяз коммунистларының беренче конференциясе оеша. Болар барысы да гади авыл кешесенә үзләрен күрсәтергә, ниндидер фикер әйтергә мөмкинлек биргән… Әлеге «бөек» вакыйганың революциягә кадәр үк булган уңай күренешләргә тагын да киңрәк юл ачуын танырга кирәк. Ул да булса татар авылларында оешкан кооперацияләр. Белүегезчә, совет чорында кулланучылар кооперациясе үсеш алды, ә татар кооператив хәрәкәтенең төбе-тамыры патша Россиясендә ята.

Соңгы елларда өлкән буын кешеләреннән: «Без коммунизм төзергә хыялландык, ә коммунизмда яшәгәнбез икән инде…» – дигән фикерне еш ишетергә туры килә, алар үзләренең совет хакимияте чорында яшәгән вакытын сагына. Чөнки күпләрнең бабалары революциягә кадәр ат һәм сыерлар тотса, совет чорында һәр гаиләдә берәр сыер, дистәләгән сарык асралса, хәзерге вакытта күпләрнең кәҗә карарлык та мөмкинлеге юк… Газета-журнал тирәсендә хезмәт куючылар исә мул итеп каләм хакы алган вакытларын матур әкият итеп сөйли.

Революциядән соң татар халкы завод-фабрикаларга эшкә күбрәк агыла, шуның нәтиҗәсе буларак, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребезнең саны арта. Урта гасырларда татар шәһәре булган, 1552 елда яулап алынып, революциягә кадәр бер дистә чамасы гына татар яшәгән Арча Совет чорында чын мәгънәсендә татар эшчеләр посёлогына әверелә. Мәгълүм ки, бүген анда яшәүче халыкның 92% татар халкы тәшкил итә.

Революция елларында Россиянең һәр җирендә канкойгыч вакыйгалар булып уза. Үзем яшәгән төбәктә 1918 елның 25 октярь – 15 ноябрь көннәрендәге «Арча фәтнәсе», ягъни Арча ягы крестьяннары кузгалышы әнә шундыйлардан. Шәһәр кешесен ашатабыз, дип авыл агаеннан мәҗбүриләп икмәкне тартып ала башлагач, крестьяннар, бөтенләй азык-төлексез, мал-туарсыз калабыз, дип шикләнә. Шулай итеп, Олы Мәңгәр волосте крестьяннары халыктан азык-төлек җыеп йөрүче отрядны коралсызландыра, икмәк туплау пунктларын талый. Казан, Лаеш, Мамадыш өязләрендә татар крестьяннары оештырган сәнәкчеләр восстаниесендә Күпербаш, Наласа, Казанбаш, Мәтәскә, Өчиле, Иске Йорт, Әзәк авыллары крестьяннары катнаша. Казаннан җәза отрядлары чакыртыла, баш күтәргәннәргә җәза салымнары кертелә. Сәнәкчеләр урманнарга кача, Кызыл Армиягә барудан баш тартканнар белән берләшә, аклар ягына күчә. Шуның өстенә, 1918 елда арчалылар, Азин җитәкләгән Көнчыгыш фронтның Арча төркеме гаскәре составында да сугышып, Казан шәһәрен һәм губернаны акгвардиячеләрдән азат итү сугышларында катнашырга мәҗбүр була. Вакыйгалар кызганнан-кыза: 1919 елның язында Арча, Әтнә, Мәңгәр, Яңа Кишет, Балтач волостьлары һәм Арча шәһәре сугыш хәлендә, дип игълан ителә.

Алда уңай дип саналган күренеш зур фаҗига һәм югалтулар – «сират күпере» аша гамәлгә куела, дип язсак та дөрес булыр. 1929 елда колхозлаштыру чамасыз кызу темплар белән бара. Бу хәлле крестьяннарның йорт-җирләрен, милекләрен конфискацияләү, Себергә сөрү юлы белән эшләнә. Мәчетләр мәктәп-клубларга әверелдерелә. Бер Чүриле волостенда гына да 22 мәчет ябыла. Мәмсә волостенда 200 кеше кулак дигән ярлык белән Себергә куыла. 1930 елда колхозлар оештыруга каршы хәрәкәт көчәя. Күпчелек урыннарда аны дин әһелләре җитәкли. Кәче, Наласа, Югары Әзәк авылларында рәсми хакимияткә каршылык бигрәк тә көчле була. 1930 елда Сикертәндә колхоз таратыла, баш күтәргән халык амбардагы чәчүлек орлыкны бүлгәләп бетерә. 1931 елда кулаклар Масрада авыл советы рәисен утка ыргыта. Ашабаш авылында колхоз фермаларына, каралты-кураларга ут төртәләр. 1930 елда колхоз рәисе Ахунның (Гариф Ахуновның әтисе) кулаклар тарафыннан үтерелү вакыйгасын укучыларыбыз яхшы белә. Мондый мисалларны бик күпләп китерергә булыр иде. Шулай ук завод-фабрикалардагы коточкыч авыр хезмәтнең дә авылдан күченеп пролетариатка әверелгән элекке крестьян тарафыннан башкарылуын онытырга ярамый.

Колхозларга тукталыйк. 1990 елларда Россиядә, соңрак бездә «Уртак малны эт җыймас», дип элекке колхоз-совхозлар таркатылды, аларны эре агрохолдинглар басып алды, соңрак крестьян-фермер хуҗалыклары мактала башлады. Әмма хәзер күрәбез: кайда элеккеге колхоз системасы яши, шунда авыллар хәллерәк, аларга юкка чыгу, мәктәпләргә дә ябылу куркынычы янамый.

Түнтәрелеш зур корбаннар сорый, илнең дә үсешен берничә елга артка сөйри. Бары тик үткәннән гыйбрәт һәм сабак ала белергә кирәк. Күпчелек фаҗигаи хәлләр, сабак ала белмәү сәбәпле, яңадан кабатлана…

Илфак Ибраһимов:

– Октябрь революциясе казанышларын Рәсәй империясенең 1913 елгы күрсәткечләре белән чагыштырып күрсәтү модада иде. Хәзер исә, СССР таркалгач чирек гасырдан соң, без казанышларыбызны 1990 ел белән чагыштырабыз. Баксаң, әле ул нәтиҗәләргә ирешә алганыбыз да юк икән. Әлбәттә, хәрби оборона комплексы үсешен исәпкә алмаганда. «Без кемнәр һәм кая таба барабыз?» дигән сорау туа бит?

Рафаэль Хәкимов:

– Безнең алда бүген дә шул ук максат – урта гасырдан китү тора. 1913 елда урыста да, татарда да капитализм яхшы гына кузгалып киткән була. Бу бик кызык, татарда капитализм Европача түгел, ә авыл җирлегеннән башлана. Гадәттә бит, капитализм булсын өчен, университетлар, банклар, эшчеләр классы һәм шәһәр булырга тиеш. Арчада зур заводлар, фабрикалар салынып башланган бездә әлеге процесс. Бу, минемчә, яңа караш, без әле аны аңлап, бәяләп бетермәдек. Ул, Рәсәй империясе кысуына, кануннарның безнең өчен уңай булмавына карамастан, татарлар арасында бик тиз тарала. Үсеш, әлбәттә, була, әмма бит үсеш өчен сәяси структуралар да үзгәрергә тиеш. Ул үзгәреш юк икән, капитализм килми.

Революция булмаса, мәгълүм уңышларга ирешер идекме-юкмы дигән сорау туа. Мәсәлән, революциягә хәтле татар байлары бик көчәя. Әле, җитмәсә, аларның бер төркеме иң бай катлам – ак байлар исәбендә йөри. Ул катлам татар милләте өчен кызганмыйча акча түгә. Бу елларда университет кору мөмкинлеге булмый, ак байларыбыз мәчет-мәдрәсәләр, газета-журналлар, типографияләр булдыру, аларны сафта тотуга коточкыч күп байлыкларын сарыф итә. Карыйсың – күпме акчасын түккән алар, шулай да баеганнар да баеганнар. Тагын ун-унбиш-егерме ел булса, бөтен Казанны сатып ала алган булырлар иде. Алар бит инде Татар бистәсендә генә түгел, Казанның уртасына кереп йортлар сала башлый. Сәүдәләре бөтен Рәсәй буенча бара. Урта Азия, Кытай белән сәүдә элемтәләре урнаштырып, Рәсәй базарының 50 % безнең татарлар кулына күчә. Шуңа күрә без һаман мескен булыр идек, дип әйтеп булмый. Революция, әйе, күп нәрсәне үзгәртте. Мәҗбүри рәвештә. Мәсәлән, республикалар оешуда Ленинның да, Сталинның да катнашы юк. Алар Федератив Рәсәйгә, республикаларга каршы була. Бәйсез республика сыйфатында иң беренче казакъларныкы оеша. Аннан гына – урысларныкы. Шуннан соң Украина, Белоруссия, Кавказ арты, Татарстан һәм башкалар, тегеләр кушканга түгел, халык таләбе белән барлыкка килә. Бераздан Сталинның реакциясе башлана. Шул ук вакытта ил үзгәрә. Элек бит Рәсәйнең үзәге – метрополия һәм аның янында провинцияләр була. Ә хәзер инде алар тигезләшә. Күп кенә халыклар моннан файда күрә. Мәсәлән, кыргызлар. Чикләре Кытай, Әфганстан белән тоташканга, алар өчен Рәсәй уңайлы булды. Республикаларны тигезләүне тизләтүгә күпме акча китте. Бу халыклар үсеш кичерде, ләкин безгә ул артык файда бирмәде. Без, әлбәттә, уңай якларны да эзлибез, табарга тырышабыз. Ә, бәлки, революция булмаса, безнең үсеш тагын да тизрәк булыр иде. Мәскәү университетындагы бер профессор: «Революция булмаса, Рәсәй, бәлки, Татарстан дип аталыр иде», – дип әйтә. Андый курку, чыннан да, булгандыр ахрысы.

Индус Таһиров:

– Октябрьдән соңгы икътисад төрле вакытта төрлечә үзгәрә килде. Шәхси милек бетте. Гражданнар сугышыннан соң җимерелеп, таркалып беткән икътисадка җан керә башлады. Халкыбызның канын эчү, бигрәк тә авылны, крестьяннарны талау, җәберләү рәвешендә индустриализация үткәрелде һәм, нигездә, хәрби икътисад барлыкка килде. Бөек Ватан сугышыннан соң, янә халыкны шундый ук авырлыкларга дучар итеп, шактый җимерелгән һәм имгәнгән икътисад аякка баскан кебек булды.

Ләкин ил тиздән нефть, газ, гомумән, чимал сатуга гына җайлашып яши башлый. Һәм инде үзгәртеп кору дигән заманга килеп җиткәндә, ул тирән кризиста була. Ельцин властька утыргач, олигархлар халык милкен үзара бүлешә. Икътисад яңа кризиска керә. Һәм әле бүгенге көнгә кадәр ул кризистан чыга алганыбыз юк.

Тик Татарстан гына аннан чыгуның мисалларын тудыра тора. Ләкин, ни кызганыч, аның артыннан барырга омтылучылар юк дәрәҗәсендә.

Илдус Заһидуллин:

– СССР таркалгач, илдәге халык хуҗалыгы зур югалтуларга дучар булды. Төбәкләр (республика, өлкәләр) арасындагы кооперация һәм хезмәт бүленеше, гомумән, хуҗалык итү моделе җимерелде, союздаш республикалардагы бик күп заводлар, әзерләгән белгечләр бер көндә «чит илнеке»нә әверелде. Социалистик һәм капиталистик илләр ярышында, хосусый милеккә, аерым шәхеснең инициативасына корылган җитештерү моделенең өстенлеге расланды. Безгә, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, менталитетны үзгәртү өчен, әле күп эшлисе бар, күп нәрсәләр буыннар алмашу аркылы гына хәл ителер, мөгаен. Кызганычка каршы, Русия һаман да алдынгы дәүләтләр өчен чимал чыганагы булып кала бирә, илнең икътисади тотрыклылыгын дөньяда нефть һәм газ сату бәяләре билгели. Тыюлар керткәнгә кадәр, чит илләрдән артта калган технологияләр сатып алып, җитештерүне үстерергә тырышалар иде. Хәзер аларын да алу мөмкинлеге юк. Бүгенгә кадәр хөкүмәтнең ил икътисады үсеше планы булмау хафага сала.

Русиядә патриотик тәрбия һәм халыкта патриотик хисләр көчәя бара. Бу күренеш бигрәк тә, Кырым Русиянеке булгач, күзгә ташлана башлады. Хәзер Мәскәү яшьләре арасында шундый фикерләр ишетергә мөмкин. Алар: «Татар-монгол игосы булмаган, чөнки бөек халыкның буйсынып яшәве мөмкин түгел», – дип сөйли.

Сәяси тотрыклылык булса, халыкара масштабта изоляция көчәя барган шартларда Русиядә икътисад үсеше башланыр дип уйлыйсы килә.

Илфак Ибраһимов:

– Әлбәттә безнең өчен «казанышларның – казанышы» булып 1920 елда үз дәүләтчелегебезнең тернәкләнүе – Автономияле Республика төзелүе исәпләнде. Чыннан да, дәүләтчелек идеме ул? Бүгенге хәлебез, сәяси күзлектән караганда, ничек, кемнәр без?

Рафаэль Хәкимов:

– Республикаларны оештыру ул Столыпин башлаган эшнең дәвамы иде: Татарстан-Башкортстанга бүлеп, Кавказда борынгы халыкларны уйлап чыгарып, «Ода письменное», диеп, аларга республикалар биреп. Сталин, әлбәттә, республикаларны бетерә ала иде, көче бар иде, ул бит халыкларны депортацияләп, күчереп йөртте. Ләкин ул да республикаларның исемнәрен булса да калдырды. Бүген кайберәүләр губерналарга әйләндерү хакында сөйли, алар бу сүзләрен уйламыйча әйтә. Сталин аларны әллә кайчан губернага әйләндерер иде, ләкин ул әлеге адымга бармый, чикне узмый. Калганы аңлашыла, Солтангалиев әйткәнчә, СССР уңышлы булмады, таралды. Ә бүген «без – федератив», дигәндә – бу матур исем генә. Каядыр әз-мәз, бик тырышсаң табып була инде аның җимешләрен. Мәсәлән, федеративлык тышкы эшләрдә әле калды. Чит илләр бирегә килә, үзебезнекеләр йөри. Бу бик тикшерелә инде, шулай да андый мөмкинлек бераз бар. Бу – федеративлыкның бер җимеше. Суверенитет елларында без үзебез фикерләргә өйрәндек. Мөстәкыйль буын туды. Калганы өчен яңадан көрәшергә кирәк.

Индус Таһиров:

– Әгәр дә яңа союз договоры барлыкка килгән булса, без Россияне сөйләшүләр барышында мөстәкыйль рәвештә кул куярга күндерер идек. СССР таркалмаса, без – Союздаш республика сыйфатында, таркалса, бәйсез дәүләт булыр идек. Ләкин, ни кызганыч, татарга менә шундый авыр язмыш гел килә тора.

Октябрь революциясен һичничек тә бертөсле генә бәяләп булмый. Чөнки аның уңай һәм тискәре яклары бергә үрелеп бара. Аларның кайберләренә, бигрәк тә рус булмаган халыкларга кагылганнарына тукталуны кирәк саныйм. Революция аларның дәүләтчелекләрен торгызуга юл ачты. Республикалар оешып, СССР таркалгач, союздаш дип аталганнары бәйсез дәүләтләргә әверелде.

Безнең халкыбызга да, зур авырлыклар белән булса да, дәүләтчелекне торгызу мөмкинлекләре барлыкка килде. 1920 елның 27 маенда автономияле Татарстан Республикасын төзү карары кабул ителде. Дөрес, аны Мирсәет Солтангалиев, Кәшшаф Мохтәров кебек милләтпәрвәрләрнең, үз-үзләрен аямыйча, союздаш республикага әверелдерергә тырышулары уңышсызлыкка дучар ителде. Тик шулай булуына да карамастан, әгәр дә, хокуклары кысылган рәвештә булса да, әлеге республика барлыкка килмәсә, аны суверенлаштыру мөмкинлеге тумас иде. Республикабызның суверенлыгы игълан ителде һәм гамәлгә керде. Көрәш әле тәмамланмаган, ул дәвам итә.

Илдус Заһидуллин:

– 1917 елгы революциягә кадәр кануннар хосусый милекнең кагылгысызлыгына нигезләнгән иде. Рус булмаган халыкларга мәдәни һәм рухи иҗтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, дәүләт тарафыннан бер сум да бирелмәде. Әйтик, татарларда бу максатларга байлар, мәхәллә халкы үз чыгымнарын тотты. Ә милләтнең матди ресурслары чикле иде. Совет хакимияте хосусый милекне юкка чыгарды, халыкларның милли мәнфәгатьләрен территориаль бердәмлекләр – милли республикалар аша дәүләт бюджеты хисабына тормышка ашыра башлады. Бер яктан, зур уңышларга ирешелде: татарларның милли урта мәктәбе, яңа югары сәнгать юнәлешләре барлыкка килде һ.б. Икенче яктан, ТАССР территориясендә татарларның дүрттән бере генә яшәү сәбәпле, Бөек Ватан сугышы алдыннан чит төбәкләрдә милли мәдәният һәм мәгариф өчен дәүләт чыгымнары киметелде, соңрак тәмам туктады, ассимиляция көчәя башлады.

2020 елда республикабыз ТАССР оешуының 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүгенге Татарстан – шул ТАССРның дәвамы. Суверенитет елларында яңа Татарстан турында сүзләр булмады түгел. Бүген Мәскәү тарафыннан федератив мөнәсәбәтләрне актив рәвештә «сүтү» тормышка ашырылганда, ТАССР тарихы, аның тәҗрибәсенең хәзерге вазгыять өчен бик мөһим икәнлеге калку күренде. Чөнки ТАССРны оештыру 1917-1920 елларда татар әйдәманнарының милли дәүләтчелек өчен тырышуларына большевикларның җавабы иде, ул исә Русия составында татарларның үз хокуклары өчен көрәшенә, милли азатлык хәрәкәтенә алып чыга, аннан инде урта гасыр дәүләтчелек традицияләре күренә.

Кызганычка каршы, Русиядә гражданлык җәмгыяте юк. Аның иң мөһим шартларының берсе булып кануннарның үтәлеше тора. Милли республикаларның статусы турында дәүләт Конституциясендә төгәл язылган. Кызганычка каршы, ул һәрвакытта да сакланмый. Юкса әлеге сорау бирелмәгән булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, гражданлык җәмгыятенең формалашуында федератив мөнәсәбәтләрнең ныгуы яки йомшавы мөһим роль уйный. Күптән түгел «Бизнес-онлайн»да Русия Президенты администрациясендә эшләгән Глеб Павловский белән әңгәмә басылды. Аны укыгач, без эчке сәясәттәге бик күп нәрсәне белмибез икән дигән фикер кала.

Ленар Гобәйдуллин:

– Халкыбыз 1552 елда бәйсезлеген югалтканнан бирле, һәрвакыт дәүләтчелек, азатлык идеяләре белән янган. Мәгълүм ки, Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы елларында большевикларның бәйсезлек турындагы вәгъдәләре ялган була. Илне чын мәгънәсендә федератив мөнәсәбәткә коручы Идел-Урал штаты, Татар-Башкорт Республикалары төзү турындагы идеяләр чәлпәрәмә килеп, 1920 елда татар халкының бер өлеше генә яшәгән җирдә автономияле республика төзелә. ТАССРда Кәшшаф Мохтәров ХКС рәисе итеп сайлап куелганнан соң гына, тарихчы Рәмзи Вәлиев язуынча, 1921 елның 25 июнендә рәсми рәвештә республикада икетеллелек игълан ителә, татар һәм рус телләре дәүләт теле статусын ала. Моның өстенә, 1552 елда Казан һәм Идел-Чулман буйларыннан куылган татарларны тиз арада башкала янына, зур елга-юллар тирәсенә кайтару, татар яшьләрен югары уку йортларына тарту, дәүләт оешмаларына җәлеп итү кебек гамәлләр кылына. Татарстанда нәкъ менә шул вакытта Академүзәк төзелә, татар халкының тарихы яңадан языла башлый, рус кешеләре дә татар телен өйрәнергә керешә, күпсанлы фәнни-популяр әдәбият татар теленә тәрҗемә ителә. Нәкъ тә 1921-1923 елларда Кәшшаф Мохтәров хакимияттә булган вакытны чын мәгънәсендә суверен дәүләтчелек чоры, дип атарга мөмкин булыр иде. Соңыннан хокуклар кысылганнан кысыла, республика гап-гади автономиягә әйләнеп кала. Бу еллардагы тарихи вазгыять белән танышканда, ирексездән, 1990 елларны искә төшерәсең…

Илфак Ибраһимов:

– Октябрь революциясенең төп казанышы – федерализм – дәүләт төзелеше формасы буларак, исеме җисеменә туры киләме? Федерализмның чагылышы булып Үзәк белән килешү дә яңартылмады… Татарстан Рәсәйнең «дәүләт тимерчелеге» булуын дәвам итә. Әлбәттә… Спорт башкаласы да шул ул…

Индус Таһиров:

– Кайвакыт большевикларны Россияне федератив дәүләт итеп игълан итүдә гаеплиләр. Ләкин Учредительное собраниенең үзенең большевиклар тарафыннан куылу сәгатенә кадәр Россияне федератив дәүләт дип игълан иткәнлегенә игътибар бирелми.

Большевиклар исә федерациягә күчү карарын тик чарасызлыктан вакытлы гамәл рәвешендә генә кабул итә. Моның шулай икәнлеген аңлау өчен, Сталинның 1917 елның мартында язылган һәм 1924 елда өстәмәләр белән кабат бастырылган «Против федерации» исемле мәкаләсен уку да җитә. Анда федерация юлына басуның мәҗбүри вакытлы чара, инде тарала башлаган илне саклап калуга гына юнәлтелгәнлеге ярылып ята. Дөрес, Ленин үзенең соңгы көннәрендә федерация вакытлы чара түгел, ә илнең яшәү рәвеше икәнлегенә инана. Ләкин Сталин элеккеге фикерендә кала һәм, Ленин үлгәннән соң, акрынлап федерациянең җисемен җуеп, исемен генә калдыру юлына баса. Ә бит Мирсәет Солтангалиев 1924 елда ук, әгәр дә шушы сәясәт дәвам итсә, бүгенге СССР рәвешендәге Россиянең гомере кыска булыр, ул таркалачак, ди. Шулай булды да. Сталинның дәвамчылары әлеге башлангычны ахырына кадәр җиткерә. 1991 елның декабрендә СССР юкка чыкты.

Бүгенге Россияне дә шушы юлдан алып баралар. Россия тик кәгазьдә генә федерация. Ул – унитар, власть вертикале белән яши торган дәүләт. Аның нинди рәвештә федератив дәүләт икәнлеген тик Мәскәүнең 2007 елда Татарстан белән төзегән Шартнамәсеннән генә абайлап була иде. Хәзер ул да гамәлдән чыкты.

Әлеге Шартнамә Татарстан өчен бернинди икътисади өстенлекләр дә бирми. Ул – тик тарихта һәм бүгенге көндә үсә барган татар факторын тану билгесе генә иде. Күрәсең, бүген бу факторның, Татарстанның уңышларыннан көнләшүчеләр бардыр. Бар, бар! Һәм аларның саны кимеми. Ләкин татарлар, кем әйтмешли, тарихта чыныккан, эшсөяр халык. Безнең уңышлар Татарстанда гына түгел, татар яшәгән башка җирләрдә дә арта торачак. Татарстан Россиягә исән-имин калу юлларын күрсәтә тора. Аны алга алып баручы, башкаларны үз артыннан әйдәүче көч – ул ниндидер рәвештә язылган яки язылмаган Шартнамәләр түгел, ә татар канына сеңгән дәүләти көч һәм бетмәс-төкәнмәс куәт.

Илдус Заһидуллин:

– В.И.Ленин, элекке империя халыкларына үзбилгеләнү хокукы вәгъдә итеп кенә, таркалып киткән илне кабат җыя алды. Федерация – совет дәүләте төзелгән заманда яңа хакимият белән төрле милләт лидерлары арасындагы килешү иде. Аның нигезенә төрле гасырларда Русия составына кергән халыкларның яңа шартларда, яңа форматта үзләренең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын тормышка ашыру фикере салынган. СССР таркалгач, Федерация составында калган халыкларның күпчелеге, Кавказ халыкларыннан кала, урта гасырларда бергә тупланган булган. Бу халыкларның, татарлардан аермалы буларак, урта гасырларда милли дәүләтчелек традициясе булмаган. Әлеге үзенчәлек хокуклар өчен көрәшкә тәэсир итми калмый.

СССР заманында милли республикалар хокуклары ягыннан берничә төркемгә бүленә иде. Союздаш, автономияле республикалар, милли өлкәләр һ.б. Федералистик мөнәсәбәтләр унбиш союздаш республика арасында күзәтелгәндер, мөгаен. Хәер, коммунистлар партиясе күзәтүе астында аларда да хилафлыклар юк түгел иде. Шул союздаш республикаларның берсе – чынлыкта иң зурысы һәм көчлесе булган РСФСРда мөнәсәбәтләр бик көчле үзәкләштерелгән иде. ТАССРның үз конституциясе булса да, чынлыкта барлык мәсьәләләр Мәскәү белән килештерелә иде. Менә шул Бөек Ватан сугышына кадәр үк калыплашкан, үзәккә буйсынуга корылган мөнәсәбәтләрне, СССР таркалгач, Русия Федерациясендә Татарстан суверенитет елларында үзгәртә башлаган иде. Үз конституциясен кабул итеп, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү хакында килешү төзеп. Кызганычка каршы, бүген ул казанышларны югалта барабыз. Мәскәү Федерацияне, ачыктан-ачык әйткәндә, «сүтә». Әйтик, һәр субъектның халкының үз җитәкчесен үзе сайлап кую хокукы бозыла.

Илфак Ибраһимов:

– Бүген элеккеге СССР дәүләтләреннән бүленеп чыккан ил-дәүләтләр арасында үзара багланышлар барса да, телләр сакланышы – мәгариф өлкәсендә олы каршылыклар килеп чыкты. Украина-Россия буенча гына түгел… Әнә Казакъстанда да латин графикасына күчәләр. Рәсәйнең үзендә милли телләрне фән буларак укыту мөмкинлеге ни дәрәҗәгә төште? Бу мәсьәләдә нинди чишелешләр булыр?

Рафаэль Хәкимов:

– Тел турында күп сөйләнде. Сөйлибез дә сөйлибез. Беренчедән, без декларация кабул иткәндә, анда бөтен сәясәтнең нигезенә яткан ике төп мәсьәлә бар иде. Берсен, «татар теле рус теле белән тигез булырга тиеш», дип, татарлар куйды. Икенче мәсьәләне, «Мәскәү белән Шартнамә булырга тиеш», дип, руслар тәкъдим итте. Бүгенге сәясәтнең нигезендә дә шул ята. Бу мәсьәләләргә кагылмасак, яхшы булыр иде, әмма барып чыкмый. Латин графикасын кире кактылар. Үзебезнекеләр дә әллә ни тырышмады. Латин графикасына килгәндә, минем фикер ул бер, ә әти, татар телен бик яхшы белүче һәм өч графикада да эшләгән, иҗат иткән кеше буларак, «безгә – татарга иң уңайлысы латин», дип әйтә иде. Ул фикергә таянып, барыбер шуңа кайтабыз инде. Кызганычка каршы, хәзер Шартнамә дә юк, телне дә кире кагалар.

Әлбәттә, хафаландыра. 90нчы елларда, бүгенге көн белән чагыштырсак, җиңел түгел иде. Әмма, аяк терәп, вазифабызны үтәмичә кайтмый идек. Без эшләгәндә, Мәскәүдән фәкать вәкаләтләребезне, хокукларыбызны танытып кайта идек. Уртак тел таптык.

Бер яктан, безнең татар халкы төрле оешмаларга, бюрократиягә ышанды. Бюрократиянең ни эшкә кирәген аңлау мөһим. Үз мәнфәгатеңне онытсаң, нигә аны Мәскәү танырга тиеш. Сәясәттә син яхшы, ләббәйкә булып, килешүгә ирешмисең. Үз мәнфәгатьләреңне яклый башлагач кына, сине таныйлар.

Илфак Ибраһимов:

– Татар телен саклап калуга ышаныч бармы?

Рафаэль Хәкимов:

– Ышаныч бар, ышаныч нәрсәдә?! Татар халкына әйтсәң, ул, дәүләт эшләргә тиеш, ди. Бу совет чорыннан шулай калган. Ә мин әлеге мәсьәләгә киңрәк карыйм. Глобализация процессы бара. Ул урысны да басып китә. Урыс глобализациясе булу мөмкин түгел. Андый нәрсә, гомумән, юк. Англо-саксонныкы бар, инглиз теле әле ул калып өчен гадирәк. Шундый тел белән Америка мәнфәгатьләре басып бара. Игътибар итик, Шотландия, Уэльс, Ирландия Британиянең үзәгендә утыра. Алар үз телен инде оныткан иде. Мәсәлән, Шотландиядә туган телендә сөйләшүче ике-өч авыл гына калган иде, Уэльста бераз күбрәк. Ирландиядә ирланд телен белә торганнар ике процент калган иде. Алар хәзер үз телләрен кайтаруга ныклап кереште. Уэльс – Төньяк Ирландия – бу яктан иң алда. Һәм уңышлы эш итәләр. Ун-унбиш ел элек миңа аларның бер сәясәтчесе үз уңышларының серен, телевидение, радио ничек эшләргә тиешлеген аңлаткан иде. Анда син инглизме, шотландмы, барыбер мәктәптә алар телендә укырга тиеш. Шуңа күрә өмет бар, чөнки әлеге күренеш Европада да башланды инде. Каталония әкренләп үз теленә кайта. Бүген нәрсә булса да, алар үз фикерен әйтте. Аларның эшләре бүген барып чыкмаса, иртәгә барып чыгачак. Андый юнәлеш тә бар.

Индус Таһиров:

– СССР таркалгач, мөстәкыйль дәүләтләргә әверелгән элеккеге союздаш республикалар зур тырышлык белән телләрен гамәлләштерү юлына басты. Аларның күбесендә үз телләре бердәнбер дәүләт теленә әверелде. Кайберләрендә, мәсәлән, Украинада, әлеге хәл тирәсендә шактый зур низаглар барлыкка килде.

Татарстан үзенең дәүләт суверенлыгы Декларациясен кабул иткән көннәрдә шулай ук тел турындагы бәхәсләр туды. Бу документның төп вариантында татар теле бердәнбер дәүләт теле итеп күрсәтелгән иде. Ләкин, аңлашу барлыкка килеп, кабул ителгән Декларациядә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре рәвешендә язылды. Һәм бу Конституциядә ныгытылды.

Шулай булуга да карамастан, Россия Конституциясендә дә республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хаклы дип язылган булса да, илдә бу хактагы низагларның туктаганы юк.

Россия Президенты В.В.Путин күптән түгел Йошкар-Олада булып үткән киңәшмәдәге чыгышында: «Рус булмаган телләрне көчләп укытырга кирәкми», – диде. Моңа тулы аңлатма бирмәгәнлектән, Башкортстан Җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, республика мәктәпләрендә башкорт теле укытылмаска тиеш, дигән карар кабул итте. Бу республикада зур ризасызлыклар тудырды.

Татарстан Язучылары, Путин исеменә хат кабул итеп, Президентның рус телен генә түгел, татар телен саклау да аның конституцион бурычы икәнлеген ассызыклады. Анда мондый сүзләр бар: «Сезне Россия Федерациясе республикалары телләренең яшәвен тәэмин итүдә Конституция һәм законнарда каралган хокуклардан бөтен тулылыгында файдалану мөмкинлеген калдырырга чакырабыз». Чыннан да, Путин бит руслар Президенты гына түгел, русларны гына, аларның телләрен генә якларга тиеш түгел. Ул илдәге барлык халыкларның исән-имин яшәвенә гарант булырга тиеш. Язучылар үзләренең хатында аның игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтте.

Чынында телнең иң ышанычлы сакчысы тик халкыбыз үзе генә икәнлеген онытмыйк.

Илдус Заһидуллин:

– Милли мәдәният, милли мәгариф, алфавит, туган тел мәсьәләсе Русия империясендә дә, СССРда да сәяси фактор иде. Бүгенге Русиядә дә бу «традиция» дәвам итә.

Ленар Гобәйдуллин:

– Латин графикасына күчми калуыбыз, бәлки, хәерлегә генәдер. Графика – язма мирасның коды, аның ачкычы. 1920 елларда гарәп имлясыннан ваз кичү халкыбызны меңьеллык әдәби мирастан аерды. 1990 елларда латин графикасына күчү дә 70 еллык совет чоры әдәби мирасыннан аерган булыр иде, шуның өстенә юньләп татарча белмәгәннәр бу язудагы мәгълүматны укып торыр идеме икән? Хәзерге компьютер программалары – онлайн-транслитерлар кириллицада язылган текстны берничә секунд эчендә башка графикага аударып бирүен истә тотсак, латинга рәсми рәвештә күчүнең зарурлыгы үзеннән-үзе юкка чыга.

Соңгы вакытта берничә тел белүнең зарурлыгы, аның кирәклеге, телләр белгәннең илләр гизүе турында «акыллы фикерләр» еш әйтелә. Әмма бер нәрсәне оныттылар: урыс кешесе татар телен белеп нәрсә ота? Татарстанда яшәгән урыска татар телен белү кирәкме? Ул аны мәҗбүри өйрәнерә тиешме?

Татар телен белү кирәклеге хакында акыл сатканчы, иң әүвәл, аңа ихтыяҗны булдырырга кирәк. Әйтик, Дәүләт Советы һәм башка идарә органнарында чыгышларның кимендә нигә яртысын татарча гына сөйләмәскә, дәүләт эшенә фәкать ике телне дә белгән кешеләрне алырга, эш кәгазьләрен татарча язарга, урамда, кибетләрдә татар телле мохит тудырырга. Телне укытуны мәҗбүри итүдән бигрәк, урта кул түрәләргә, дәүләт хезмәткәрләренә аны белүне таләп итәргә кирәк, элмә такталар һәм башка мәгълүмат чыганакларын икетелле итү шарт. Менә шуннан соң гына башка милләт кешесе, дөрестән дә, миңа татар теле кирәк була, дип өйрәнер иде. Югыйсә кулланылыштан төшеп калган телне, башка милләт кешесенең түгел, татарның үзенең дә өйрәнәсе килмәс.

Икенчедән, шәһәрдәге татар баласына, башка предметлар рус телендә укытылуын истә тотсак, атнага 5-6 сәгать туган тел дә аз. Эш бит санда түгел, сыйфатта. Иң мөһиме – укыту методикасы камил булсын. Чит телләрне берничә айда да өйрәнүне вәгъдә итә торган методикалар бар, укучы өчен стимул, мотивация генә кирәк. Югыйсә, ун ел мәктәптә укып, туган телен ипилек-тозлык та белмәгән үз татарларыбыз да бихисап. Хәер, телне укыту методикасына килгәндә, урыс телен укыту да татар теленекеннән әллә ни аерылмый бугай.

Тел ул – дәүләтчелек символы. Дәүләт теле икән, аны уку да мәҗбүри булырга тиеш. Әмма телебезгә, татар теленә ихтыяҗ һәм кызыксыну тудырмыйбыз икән, аны башка халыклар беркайчан да өйрәнмәячәк. Җырлый-җырлый, кунакларга йөри-йөри, татар телен бетерәчәкбез, ә аның артыннан дәүләт тә, милләт тә юкка чыгачак…

Моннан нәкъ йөз ел элек Россиядә зур вакыйга – Беренче Бөтенроссия мөселман съезды уза. Корылтайның «Мәдәният вә мәгариф эшләре хакында»гы бүлекчәсендәге карарда: «Ибтидаи (башлангыч) мәктәпләрдә уку теле һәр кабиләнең үз ана телендә булыр. Урта мәктәпләрдә гомуми төрек телен дәрес итеп укыту мәҗбүри булыр. Гали (югары) мәктәпләрдә уку теле төрек-татар кабиләләре өчен гомуми булган төрек теле булыр», – дип язылган. Әгәр дә бу карарлар шул чорда ук гамәлгә ашса, аңа революция комачауламаса, бөтенләй башка вазгыятьтә яшәр идек. Мәгълүм ки, татар теле халыкара аралашу, сәүдә, дипломатия теле булып, башка төрки телләр аеруча Урта Азиягә чыгу өчен ачкыч булып торган. Дөньяда Урта Азия халыкларының, казакъ, бигрәк тә үзбәкләрнең саны елдан-ел артып бара, алар Россиягә дә бик теләп үтеп керә. Киләчәктә дөнья алар кулына калырга да мөмкин, шул очракта, бәлки, татар теленә дә ихтыяҗ булыр.

Илфак Ибраһимов:

– Октябрь революциясенең иң олы казанышлары булып Икенче Бөтендөнья сугышында СССРның җиңеп чыгуы аерып күрсәтелде. СССР – тынычлык терәге иде. Баксаң, СССР һәм Рәсәй, үз иминлеген тәэмин итү өчен, туктаусыз коралланырга мәҗбүр… Үз иминлеген саклап калу өчен, хәтта чит континентларда «сугыш чукмарлары»н, «террорчылар»ны бастырырга дучар. Бу хәлләр илне тәмам көчсезләндереп, халыкның яшәү дәрәҗәсен киметеп, социаль киеренкелек китереп чыгарса, яңа түнтәрелешләргә сәбәпче булмасмы?

Индус Таһиров:

– Октябрь революциясен СССРның Икенче Бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуына төп сәбәп итеп карау дөрес түгел. Әлбәттә, аның хәрби экономика булдыруда йогынтысы булмады түгел, булды. Ләкин бу инде, әйткәнемчә, халыкның кан-яше белән башкарылды. СССР революциянең беренче көннәреннән үк сугышка әзерләнә килде. Бүгенге Россия дә ниндидер рәвештә шул эшне дәвам итә.

Ләкин, СССР никадәр генә әзерләнгән булса да, дошман Мәскәү капкасына кадәр килеп җитте, Ленинградка, Сталинградка куркыныч тудырды. Сугышның беренче көнендә үк дошман авиациясе, аэродромнарны бомбага тотып, 1200 самолётны юк итте. Танк һәм башка сугыш кораллары да шундый ук югалтуларга дучар булдылар.

Сугыш елларында ил үзенең 20 миллионнан артык кешесен югалтты. Берничә армия камалышта калды, миллионлаган солдат һәм офицер әсирлеккә төште. Уңышсызлыкларның сәбәбе – җитәкчелектә, бигрәк тә Сталинда. Ә менә ике фронтка сугыш алып барган Германия сугышта нибары 9,5 миллион кешесен генә югалта. Җиңүнең төп сәбәбе – халык. Моны һичничек тә онытырга ярамый.

СССР сугышка кадәр дә, аннан соң да тынычлык терәге була алмады. Бүгенге Россия дә андый терәк булудан ерак тора.

Илфак Ибраһимов:

– Социал-демократия, сәясәт буларак, бүген ни дәрәҗәдә актуаль?

Индус Таһиров:

– Социал-демократиягә бер төрле бәя биреп булмый. Россия социал-демократлары, большевик һәм меньшевиклар тарих күгеннән юкка чыктылар. Алар алга сөргән идеаллар чәлпәрәмә килде. Көнбатыш илләрендә алар пыскып булса да яшәп килә, заман таләпләренә буйсынып, сәяси тормышка үз өлешләрен кертә тора.

Ә менә үзләрен социал-демократлар дип санаган «Справедливая Россия» вәкилләре социал һәм милли гаделлек идеалларыннан бик ерак тора, гамәлләре дә властька яраклашкан оппозиция булудан гына гыйбарәт. Алар Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә һәрвакыт каршы була килде. Шартнамәне озайтмауда да аларның куллары уйнады.

Гомумән, социал-демократиянең җыры җырланды. Бүген аңа берәү дә мохтаҗ түгел.

Рафаэль Хәкимов:

– Әлеге мәсьәлә беренче Госдумада ук куела. Аны мөселманнар да, Балтыйк буе депутатлары да революциягә хәтле үк күтәрә, ягъни революция буламы-юкмы, мәсьәлә туган була. Шуңа күрә, алдарак Ленин турында искәртелгәнчә, ул заманның бөтен көчле партияләре социализмны яклый. Патшаны кайтарырга, дигән акларны яклаучылар да була. Керенский киткәч, власть, гомумән, калмый. «Власть урамда аунап ята», дигән төшенчә яши ул вакытта. Аны кемдер үз кулына алырга тиеш була. Большевиклар алар күпчелекне тәшкил итми, сектага тиңләнелгән кечкенә генә бер партия хасил итәләр. Ләкин алар яхшы оешкан һәм көчле прагматик була. Әлеге вазгыятьтә без Ленинның уңай ягын нидә күрәбез соң? Ул, әүвәл Федерациягә каршы чыкса да, соңрак аның уңай якларын таба. Эсерлардан «Җир – халыкка» шигарен алган кебек, халык нәрсә теләсә, шуны барлык партияләрдән «чүпләгән», сизгер булган. «Бүген әле иртәрәк, берсекөнгә соң булыр. Революцияне иртәгә башлыйбыз!» – дип, вакытны да төгәл сайлаган. Шул мизгелне табып, ситуацияне үз кулыңа алу – бу гениальлек. Теориядә андый нәрсә язылмый.

Илфак Ибраһимов:

– Дөнья үсеше барышында Татарстанны, татар халкын ниләр көтә? Тагын чирек гасырдан илебездәге вазгыятьне сез ничек күзаллыйсыз?

Индус Таһиров:

– Татарлар – утны-суны кичкән, тарихта чыныккан халык.

Билгеле ки, большевиклар властька интернационализм байрагы астында килә. Милләтләрне бетерүне, аларны диннәреннән яздыруны төп максатларының берсе итеп билгели. Шуның нәтиҗәсендә, татар тормышыннан аны 1552 елдан соңгы фаҗигале елларда коткарып һәм саклап калган Ислам китә. Мәчетләр ябыла, муллалар куыла, дингә турылыклы калучыларга көн бетә. Ә бу исә татарның исән-иминлегенә куркыныч тудыра, катнаш никахлар арта, милләтебезнең руслашуына юл ачыла.

Киң колач алган әлеге процесс тик СССР таркалгач кына кими. Ләкин әле һич кенә дә бетте дияргә урын юк. Динебез үз урынына кайту юнәлешендә. Акрынлап ата-бабаларыбызның безгә васыяти рәвештә калдырган иманыбызга кайту юлына чыктык. Тик әле барысы да шәп, дип әйтеп булмый. Чөнки дин нигезләрен җимерү җиңел булган булса да, аны аякка бастыру хезмәте авырдан-авыр. Әйтергә кирәк, бу эш шактый уңышлы бара.

Дөнья үсешендә Татарстанның роле, гомумән, татар факторы, бернигә дә карамастан, артканнан-арта барачак. Татарның дәүләтчелеге аякка басачак. Татар халкын тулы хокуклы яшәү көтә.

Чирек гасыр эчендә Россия үзе дә, зур үзгәрешләр кичереп, чын мәгънәсендәге демократик федератив дәүләткә әвереләчәк. Без моның шулай булуын телибез, чөнки аңа альтернатива – тик таркалу гына.

Ленар Гобәйдуллин:

– Бүгенге дөньяда бик кызыклы үзгәрешләр бара, аларның кая килеп чыгачагы Казаннан күренми.

Бүгенге көндә хакимияткә дә, илебез халыкларына да көчле дәүләт кирәк, шушы фикер җәмгыятебезне берләштерә дип уйлыйм. Татарлар өчен дә бу мөһим. Чөнки суверенитет елларында республикабыз хакимияте, бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланып, Татарстанны икътисади яктан чын мәгънәсендә алдынгы республика итү юлында халык баглаган өметне аклый алмады, суверенитет идеясенә хилафлык китерде, аннары чигенә-чигенә, ахыр чиктә халыкның ышанычын югалтты. Шуңа күрә тагын кризис чокырына төшмәскә иде.

Рафаэль Хәкимов:

– Без яшибез әле. Икътисад бүгенге көндә безнең таяныч. Суверенлык дигәндә, аны аңларга кирәк. 90нчы елларда аның бер мәгънәсе бар иде. Бераздан бөтен дөньяда суверенлык төшенчәсе нык үзгәрде. Рәсәйдә генә ул һаман ХVIII гасырдан торып фикер йөртәләр, уйланалар. Мәсәлән, Кыргызстанны карасаң, ул суверен, ул ООНда утыра. Икътисадын алсаң – Татарстан белән чагыштырып буламы, юкмы? Казакъстанга килсәк, Путин бер әйткән иде бит, аның элек дәүләте булмады, дип. Ул – хафалана башлады, Алтын Урда – безнең дәүләт, диеп, Казакъ ханлыгын искә төшереп, һәм шундук бөтен хәрби көчен ныгытырга тотынды. Татарстанга килеп, нәрсә белән булыша аласыз, дип. Мөстәкыйльлек әле икътисадтан да тора. Татарстан, Аллага шөкер, үсеп бара. Европага һәм Азиягә чыгара торган юллар булса, тагын да көчәер идек. Безнең икътисад бөтен Рәсәйгә тәэсир итә. Күршеләр белән чагыштырганда, бүген, әлбәттә, башка регионнарны үзенә тарта.

Татарның бер начар, бер яхшы ягы бар. Заманында Франциядә бер илле татар җыелды да оешырга уйлады, талашып бетеп, ике партиягә бүленде һәм ике Сабантуй уздырды. Татар кая җыелса да – күмәкләшә, аннан сүзгә килеп бүленә һәм, нәтиҗәдә, һәркайсы үзенчә «сабантуй уздыра». Урыста юк бит ул. Урыс, Европадамы, Америкадамы, ничектер югала. Татар өчен үсәргә территориаль чикләр комачауламый. Бигрәк тә интернет заманында.

Без китаплар чыгарабыз, радио, телевидение эшли. Үткән ел Татарстанның алты районында социологик тикшерү уздырдык. Татар яшьләре белән сораштыру үткәрдек. Нәтиҗә, кызганыч: яшьләр газета-журнал, китап укымый, телевизор күбесенең өендә юк, булганы да аны карамый, караса да, анда сөйләнгән мәгълүматка ышанмый. Барысы да интернет, социаль челтәрләр белән мавыга, гаджетлар куллана. Шуңа күрә безнең ел әйләнәсенә чыгарылган иллеләп яхшы китап яшьләр тарафыннан укылмый дигән сүз. Без өч телдә «Татар тарихы» дигән 16 минутлык ролик чыгардык. Бүгенге көндә аны ярты миллион кеше карады. Көнгә ике мең кеше карый. Аны ютюбка керткәнгә әле өч ай да узмады. Күпчелек бу роликны яшьләр карый: 60 % 25 яшькә хәтле яшьләр. Кайсы илләрнең роликны ни дәрәҗәдә үз итүен дә анализладык. Мисалга, Азәрбайҗан хуплый, Германия һәм Белоруссия каршы. Шул якка авышмасак, без яшьләрне югалтабыз.

Индус Таһиров:

– Кайбер татарлар телен оныткан булса да, аның эчке дөньясында бар ул татарлык. Шуны уяту – безнең максат.

Илфак Ибраһимов:

– «Түгәрәк өстәл»дә катнашуыгыз һәм тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт!

ФӘНИЛ ГЫЙЛӘҖЕВ фотолары