Афиша, Яңалыклар

01.11.2017

«Татарстан – туган йортыбыз» Республика милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак


IMG_9995

4 ноябрь көнне 13.00дә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында “Татарстан – туган йортыбыз” Республика милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты узачак.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” Дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Быел фестивальнең зона турларында 2000нән артык кеше катнашкан, ә гала-концертта республика районнарыннан 600, ә Казаннан 200ләп кеше чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучылар вокал, хореография, нәфис сүз, уен кораллары, фольклор номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.

 

 

 


ТР Мәдәният министрлыгы
Фото: addnt.ru