Бәян

31.10.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


ogon

Дәвамы

9

…Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек… Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы… Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешә иде.

Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны, иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде.

– Ни хәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме?

– Минеке, минеке! Ул гына аз түлке.

– Аягыңа карап юрганыңны суз, дияр идем дә энем… – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – …аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр?

– Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр.

– Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул. – Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый, дисең бит, тип артына, анаңны…

– Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңәлмәде бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. «Мин – камунис», – дип күкрәк төйгән баһадир җаны чыкканда, Алла, Алла дип ыңгырашкан, ди. Катын кибеттә сөйләделәр, ди.

Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты.

– Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады.

– Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы!

– Кунакка, дисеңме? Өшкертергә, диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәзин бабасы Чистай төрмәсендә черегән Мөслимәңнең.

– Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән.

– Кая үлсә дә, миңа адин чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны казытсам – урыныңнан маминт очыртырлар, блач!

– Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! – Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: – Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк – төкерә сиңа. Бик узынсаң без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без!

Ирләр беркавым тынды. Менә атасы, авыр мышнап:

– Ызбулыч, янап утыра бит, ә! – диде. – Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла киребеткән нәмәстәне.

– Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез – күршеләр. Хуш, Сәмигулла!

Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып калды:

– Блач тәресе! Җебегән су күсесе!

Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты:

– Кызым, тор, янабыз!

Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең, кызыл буяу сөрткәннәр иде.

– Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде.

– Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым.

Әйе, күршенең йортын ут чолмаган иде. Йокы белән исергән халык:

– Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:

– Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән иде кебек.

Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:

– Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.

– Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды.

– Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!

– Синең эшеңме, Сәмигулла?

– Авызыңны яп, ана бытбылдык!

– Шырпы сызган кулың корыр, җаһил! Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә, Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты. – Тимә! – Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.

– Ничекләр яшәрбез? Авыл безгә, бармак төртеп: «Әнә, кеше яндыручылар!» – дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.

Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде…

…Тук-тук. Тук-тук… Урманга ишек уйганнармыни, ачыгыз, ач дигәндәй кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсезнисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми, дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш!

Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга «йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып, башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак, игезәкләр сыман, бер-берсенә охшаган икән соң?

Тук-тук… Тук-тук… Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!

Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате, ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер… Бәлки, көтмидер. Бәлки аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.

Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп, түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы»на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан, кырмыскаларны кагып, «яшел дару»ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң – баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң… Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде!

Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? «Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең – асыл ефәк, табыныңда – ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт», – дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый, бу – кырыс хакыйкать иде…

Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә… Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде.

– Кхым-кхым! Сез кем?

– Кеше, – диде Гөлҗиһан. – Ә сез кем?

– Мин – умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә?

– Юк, юк! – Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй, тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? – Адашмадым… Буталдым гына. – Гөлҗиһан керфеген тибрәтеп тиз генә үзенә якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты… – Хуш…ыгыз!

– Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше!

«Умартачы» хатыннан көлә иде бугай. «Без буталганда, син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!» – дип, син дә үпкәңне белдер идең дә… Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!

Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде.

– Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт, синең белән чәй эч!

– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме?

Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу эчтән бәргән утлы һава, әнә, ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит… Урман егете… Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы…

– Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? – Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. – Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде…

– Нишләргә, димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. – Карчык әзрәк йомшарды. – Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя!

– Урман артык куерган. – Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы иде. – Агачлар игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды. – Кем син, кыз! – Кортка Миңсылуга боерды: – Кәҗәне алып кайт!

Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай, тешен шыкылдатып:

– Алдак бәндә – хурлык иясе, – диде. – Син яңа дөнҗада яшисең, аның ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт!

– Аңламадым, Гамбәр әби?

– Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә!

Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына.

– Таныдымы?

– Ә?!

– Онык сине таныдымы?

Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы тотылды… Ул, чынлап та, хурлык иясе иде.

– Таны… таны… мады, – диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп.

Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды.

– Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Оныкҗанымның минем катыма килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син – азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең? – Әйе, Гамбәр әби. Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да: – Синең атың бүтән, – диде. – Абага син, Абага.
– Абага?! Минме?! Көлдермә, Гамбәр әби!

– Син, син! Ант мәгәр, соңгы чырагым – оныкҗанымны сезнең каһәр суккан нәселегездән сакламасам, чын исемем… – карчык нигәдер тотлыкты һәм, сүзе бугазына төртелгәндәй, нәзек муенын сыпырды. – …Исмем исем булмасын, – диде.

– Фәрит бит минем риясыз балачак дустым иде. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмим, Гамбәр әби! Ышан миңа, ышан!

– Сезнекеләр – җир-күкнең битенә төкергән кавем. Әмерем шул: танытма! – Мөгезенә бау бәйләгән кәҗәне ишегалдына куган Миңсылуга да кортка ачу ташы белән орды: – Сул аягыңны күтәргәндә, уң аягыңны эт ашый, кем кыз! Җәтрәк бул! Хайванның җилене өрелеп тулган, сөте ага!

– Акса инде, җиңги. Безгә калганы җитәр әле.

– Телләшмә! Кәҗәне Абага саусын, кем кыз.

– Бәй, ниткән Абага, җиңги?

– Мин ул, мин! – диде Гөлҗиһан. – Миңа яңа исем тактылар.

– Вәт сиңа пәрәмәч! – Миңсылу тел шартлатты: – Шыпиун дигән идем лә бу кемсәне, тучны шыпиун! Алар атна саен исем үзгәртә, ди.

– Акыл сатма, кем кыз! Кичкелеккә кәҗә сөтенә солы кушып кайнат. Гөлҗиһанның бүгенгә ризыгы шул, – дип, карчык каядыр китеп баргач, Миңсылу аңа сапсыз савыт тоттырды. – Әйдә, сау!

Малкай, күрәсең, гадәт буенча үзе күтәртмә тактага менә иде. Ә менә хатынның кәҗә имчәген тартырлык тәҗрибәсе юк, акча санарга гына яраган бармаклар начар бөгелә иде. Ул савытын юри кулында әйләндерде:

– Бигрәк кечкенә…

– Аңа ике литыр сыя. Кәҗә сыер түгел. Кем дисең әле син үзеңне? Абагамы әле? Шыпиуннар гел исем төрләндерә. Кинада күрсәтәләр. Син шуларның берсе ахры, гөлкәем?

– Сөенмә, Миңсылу апа. Без икебез дә мактаулы халык: син шымчы һәм әләкче икән. Шыпырт кына артымнан күзәттеңмени?

– Ә-ә, җиңги белән бозылышкан безнең нәзберек кунагыбыз! Әйтәм аны әбиең җенләнә. Аның карактерына мин генә түзәм. Әйдә, мәлҗерәмә, кәҗәне сау! Әүвәл, җиленен юып, чүпрәк белән корыт.

Кәҗә дә, карт хуҗабикәсе кебек пырдымсызлана, мөгезе белән тактаны сөзә иде. «Мин бай хатын, себереп кенә түгәрлек көнкүреш чүп-чары белән вакланам. Хурлык!» – дип йөрәк ярсыды, тик акыл аны тиз бастырды. «Ахмак! Синең акчаңның нинди кодрәте бар соң? Ул кәгазь кисәге генә. Ертсаң – ертыла, яндырсаң – яна. Син – авыл кызы, шуны онытма!» Әйе, ул бу җирдә туып-үсте. Әмма бүген кер сыккан кебек сыксаң да, аңарда авыл гадәтләренең тамчысы да калмаган иде. – Бисмилла, – диде Гөлҗиһан.

– Бисмилла… Мин үзем сайладым…

– Нәстә сайладың, гөлкәем?

– Кәҗәне! – Хатын моңсуланды. Аның хәлләре Миңсылуга караңгы иде. Лариса исемле танышы Американың иң кәттә клиникасында күкрәген зурайтырга киткәндә, и үгетләде Гөлҗиһанны, и үгетләде! Имеш, анда тәҗрибәле профессор атна-ун көн эчендә маеңны тунап, илле-алтмыш килога ябыктырачак. Имеш, чит илдә табиблар иң заманча ысуллар куллана. Әмма күңел төпкелендә бик күптәннән бер уй кымырҗый иде шул. Могҗиза белән йөзәрләгән авыруны терелткән усал Гамбәр! Гап-гади авыл белекчесе! Менә кем кирәк иде аңа… Менә кем белән саташты Гөлҗиһан. Юлга чыгасы иртәдә исә хәбәр иреште: төргәк-төргәк доллар белән Америкага очкан танышы операциядән соң мәңгегә күзен йомган иде. Авылны сайлаган Гөлҗиһан: «Отаммы, оттыраммы – билгесез», – дисә, Алла риза булмас. Хәрәкәтләнә ләбаса! Менә кәҗә дә сава! Җылы сөт тамчылары битенә чәчрәгәндә, ул ниндидер рәхәтлек тойды. Димәк, ул яши! Димәк, ул тере!

– Карале, кем, ышпиун Абага. Мине шымчы, дисеңме? Үтердең, валлаһи. – Миңсылу аның җилкәсеннән селкегән иде, хатын чак кына артка аумады.

– Сөт түгелә, Миңсылу апа!

– Түгелмәс! Бәнахакка рәнҗеттең әле син мине, гөлкәем. Сине юллап бармадым һич тә! Чалыш-пылыш аягымнан ташбака гына көнләшер иде. Безнең җиңги, сиңайтим, урмандагы кайсы агачка чебен кунганын да сизә. Минем авылга сәпсимгә кайткан чагым гына иде, берсендә әбиең ишегалдында җеннәре белән сугышты: көрәк-сәнәк очты, себерке сынды, утын әрдәнәсе ишелде, мин сиңайтим. Моңарчы ул мәшрикътә, мин мәгърибтә яшәгәч, аның бу тиклем дуамал икәнен күрмәгән идем, зерә курыктым. Ник кайттым дип үкенгән чакларым булды инде. Нишләтәсең, холык тау кебек, урыныннан күчми. Иртә белән безгә Рауза атлы катын килде. Әй җиңги моны элеп алды, селкеп салды, мин сиңайтим. Син, ди, төнә, ди, миңа кемне апкилмәкче идең, ди. Биш балалы ир белән чуалган фахишәгә Аллаһ бөтен юл-сукмакларны каплады, йортыма китермәде, ди. Озатканда, Рауза серне тиште үзе. Дускынае җиңгидән сөйдергеч бөтие ясаттырмакчы икән, әйдәле, минем белән иптәшкә бар, дигән. Әби синең белешең бит, дигән. Без, ди Рауза, иремнең бензаус машинасы белән Айтуганга киттек. Чалт аяз көн иде, кинәт кенә күктә болытлар укмашып, койды яңгыр, койды яңгыр, машина таеп чокырга төште дә батты, ди. Ирем трактор эзләп күрше авылга чапты, төн җитте ди. Өйдә имчәк балам каенанам белән иде, сабыем ач дип, елап беттем, ди. Мона син әйт, шыпиун кисәге, кем аларны күзәткән дә, кем җиңгигә җиткергән, ә?

Әгәр ул ике араны җайламаса, Миңсылу, җае чыккан саен, аның бәгырен кара яндырып чеметәчәк иде.

– Зинһар, гафу ит, апа җаным. Ачуланма инде, яме?

– Гел үзебезчә сөйләшәсең әле син, гөлкәем. Тач авыл кызы үзең. Бер генә дә ышпиун димәссең, – дип кеткелдәде каенсеңел.

– Авылныкы, билгеле, авылныкы. Син моннан соң миңа яратып «Абага» дип кенә эндәш, апа җаным.

– Абагамы, кукурузмы, син безнең иш түгел түлке!

Миңсылуны көйләве бик авыр иде шул. Ярар, чеметсә чеметер инде.

– Сөте азайды, апа җаным.

– Азаймады. Ят кул, шуңа качыра. Кая, кибән, кырыйгарак этел. – Каенсеңел савытка сузылган гына иде, кәҗә башын болгап җиргә сикерде. Сөтнең яртысы түгелде.

– Сиңа монысы да күп әле, гөлкәем. Нәстә каттың? Селкен!

Урманда тилерткән ашкыну кайда икән? Тән чемер-чемер ойый… Карчыкның чик-тыюлары бөтен көчен суырды. Ул – абага. Ул яшеренеп кенә төнлә чәчәк ата… Фәрит аңа юлыкмаска тиеш…


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=33368
  2. http://kazanutlary.ru/?p=33768
  3.  http://kazanutlary.ru/?p=34054
  4. http://kazanutlary.ru/?p=34449
  5. http://kazanutlary.ru/?p=34852
  6. http://kazanutlary.ru/?p=35167
  7. http://kazanutlary.ru/?p=35506

 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Фото: Сергей Анашкевич