Мәкальләр

30.10.2017

Мәкаль өмәсе


Без имени

Буйсынган халыкның буй-сыны да калыкмый.

Сәләтлеләрне күтәрә алмаган илне сәләтсезләр күтәрәмгә калдыра.

Яһүдләрнең дә үз мишәре була.

Дуңгыз әйткән ди: «Итемне яратып ашаган кешене үземә охшатырмын».

Өстән бирелгән ирекнең богавы — кесәсендә.

Мендәргә сөйләгәнең мамыкка китәр, мөнбәрдән сөйләгәнең халыкка җитәр.

Горурлык — күңелеңдә ауганда да аумый торган текә манара йөртү.

Тезләнгәннең рухы да тездән генә.

Ялкау әдәбиятны шигырь баса.

 


«КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2015) санында басылды.

РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге чәчрәп торган тере гакыл-гыйбрәт, әхлак маякчыклары кеше планетадан-планетага сәяхәт итәчәк фантастик заманнарда да кирәк булыр әле. Четерекле хәлдәге милләтебезгә алар хәзер аеруча кирәк. Шуңа күрә бу игелекле эшкә бөтен халкыбыз кушылсын иде! Мәкальләр язсагыз, безнең электрон адресыбызга юллагыз: kazanutlari@yandex.ru


Фото: Яндекс