Хикәя

24.10.2017

Курку


noch

Йа Аллам! Китте! Юлларына ак җәймә.

Язга чыкканнан бирле, Ходай бирмеш һәр көнне кузгатылган сүз көрәштерүләр тәмам.

Сәлимә кулына кечкенә чемоданын тоткан, иңенә көрән курткасын элгән ире артыннан ул, урам почмагыннан борылып, күздән югалганчы карап калды. Җиңел-җиңел атлап китте, каһәр! Югыйсә, койма буенда куерып үскән кычытканнар ышыгындагы шезлонгында, мүкләнгән олы таш сыман, көннәр буена кузгалырга иренеп ята торган иде. Бәрәңге бакчасы ягыннан ихатага үтеп кереп, тавыкларны бимазалаучы алабайларга таяк ыргытырга да иренә торган иде. Хәзер, әнә, кая таба җитезләнгән!

Ишегалдындагы теплицаның түбәсе ишелеп төшкәч тә пошынмады ир. Пыяла өеме, гарасат калдыгы сыман, кеше куркытып ята торгач, Сәлимә, эшчеләр яллап, пыяла ватыкларын балчык белән күмдертте. Югыйсә мондый тәртипсезлеккә, Сәлимәнең түгел, Ихсанның эче пошарга тиеш иде. Әле кайчан гына прораб булып төзелешләр башында торган кеше ләбаса ул.

Прораб сиңа. Сәлимә эштән кайтуга аш салып торырга да булдыра алыр иде. Кая ул! Беркөн юри исемлек язып, эшләр кушып калдырды хатын. «Итне суыткычтан ал, эресен. Эрегәч, юып, шулпа кайнатырга куй. Бәрәңге әрче. Мин үзем кайткач, ашны пешереп бетерермен», – дип язып та калдырды. Хөрәсәне кымшанмаган да. «Язуың озын иде. Укырга ирендем», – булды җавап.

Сәлимә кайткач: «Карчык, кыздырып калдырган балыгыңны ашап куйдым мин. Тәмле ие. Инде ачыктым. Ашыңны кайчан булдырасың?» – дип, олы корсагын кашый-кашый, эшне кай тирәдән башларга белми йөдәгән хатыны янында таптанды.

Йорт тирәсендәге мәшәкатьләргә тәки җәлеп итә алмады ирен Сәлимә. Эш кушкан булуы да Ихсанның үзен жәлләгәннән генә лә инде. Озын көннәрне ничекләр итеп койма буе күләгәсендә уздырып бетермәк кирәк. Бер мәшәкатьсез. Бер максатсыз. Ирек куйсаң, максатны тиз табасы ул. Иң мавыктыргыч максат, әлбәттә, сыра! Кай арада бик һәвәсләнеп ала. Кулына акча биргән юк инде. Әмма ир бик максатчан чагында, түтәлдәге кыярларны кибет янына алып чыгып сатып, акча эшләп ала. Андый көннәрне ул үтә кәефле йөри. Үз күзендә бәясе дә күтәрелә бугай. Һәрхәлдә, күкрәген кагып, мин – ир кеше, мин – патша, дип йөри башлый. Хәтәр усалланып та китә патша булган көннәрдә.

Шулкадәр арый Сәлимә иреннән. Эшләгән чагы булып, һич югы берәр яры командировкага китсен иде. Хастаханәдә ятып чыкса да ярар иде әле, ачуым да бер килмәгәе. Китмәде дә, ятмады да. Эшендә дә, өендә дә ял күрми Сәлимә. Кеше ирләре, әнә, пенсия яше кергәч тә, ничек итсә алай дигәндәй, эшендә эләгеп торырга тырыша. Барыбер дә файда бит. Юк, Сәлимәнеке пенсия көнен сәгатьләп санап көтеп алды. Костюмын, галстугын салып, трико киеп алды да менә биш ел инде сафа күрә.

– Бер файдаң юк, – ди аңа Сәлимә, бик ачуы килгәндә. – Карга куркытырга да ярамыйсың. Курыкмыйлар алар синнән, үзләренә иш дип беләләр.

– Җен-пәри куркытам мин, әнкәсе.

– Куркытыр идең дә, элекке заман булса. Хәзер курыкмыйбыз шул инде. Ир-ат заты җен-пәри куркытыр өченгә дә ярамый бүгенге тормышта. Пәриләрне качырдык. Сыра эчеп, сүгенеп, транзистор акыртып, үзең качырдың безнекеләрне.

– Патшаңа тел тидермә, хатын. Киттем-бардым булыр Камчаткага, яшьлек эзләрен эзләп.

– Камчатка тагын… Идел буйлап бер йөреп кайтсаң да, әле колагым тынып торыр иде. Берәр атна ашарга әзерләмәс идем…

– Әй хатын, бар кайгың шул гынамы? Бүтән кайгың булмаса, кайгырма син. Үзем дә җилләнеп кайтыргамы әллә диебрәк уйлап тора идем әле. Тутыр чумаданны!

Әнә, китте! Исән генә йөрсен. Сәлимәгә ялның, ирсез тормышның бер атнасы да бүләк кебек аның.

Сәлимә тимер капканы бикләп, ишегалдына керде. Кояшка йөзен куеп, киерелеп, кинәнеп бер сулады да тиешсез урында үскән кычытканнарны йолкырга кереште. Аннары аларны тапап, тавыклар алдына салды. Мунча алдын җыештырып куйды. Утыны беткән утынлык яныннан сукранып узды. «Күрше Кәрим малаена әйтеп куй әле. Аны утын сата, диләр. Каен утыны сора», – дип ирен кымтырыклый башлаганына байтактан. Ни уйлап йөридер бу адәм? Югыйсә, үзе мунчаны бик ярата бит.

Караңгы капканчы үзенә ишегалдында мәшәкать табып йөрде Сәлимә.

– Хатын, ашарга бармы? – дигән өн ишетелмәгәч, кич җиткәнен дә абайламаган икән ләбаса.

Кулындагы үлән яшелен мунчага кереп озаклап чистарткач, өйгә узды. Эңгер-меңгергә чумган өй эче Сәлимәгә әллә ничек ятим булып күренде. Кинәт кенә хатынга бик ямансу булып китте.

Теплоходына кереп утыргандыр инде. Кесә телефонын алды бугай. Шалтыратыр. Шалтырата белсә… Телефонын юлда ук югалтмаса яки сатып җибәрмәгән булса. Юк, алай итмәс. Яшь чакларда Сәлимәне кайларда гына йөртмәде бит ул. Гаярьлеге бар иде инде. Шул пенсиягә чыгу гына харап итте аның кешелеген. Менә кузгалды бит әле. Бәлки кеше арасында йөреп, рухы уянып кайтыр. Берәр эшкә тотыныр. Хас итсә, БМО рәисе булырлыгы бар аның.

И-и Сәлимә, иреңне ярты көн күрми торуга ук үлчәүнең әйбәт сыйфатлар тәлинкәсен авырайта башладың! Хатын, берьялгызы икәнлеген дә онытып, яңгыратып көлеп җибәрде. Шушы көлү белән бергә өйгә иңгән ямансулык та таралып китте.

Хатын бер чынаяк сөт белән өч-дүрт прәннек ашады да, шуның белән хушланып, икенче каттагы йокы бүлмәсенә менеп китте. Урын хәстәрләде. Телевизор кабызып тормады. Кулына китап алды да рәхәт бер халәткә чумды. Ара-тирә, «кара тегене, шалтыратмый бит», кебегрәк уй гына борнап-борнап алды алуын. Тик ул уй да тамыр җибәреп тормады. Хатын йокыга оеды.

Ул кинәт уянды. Сискәнеп уянды. Сәгатькә карап алды: беренче егерме минут кына икән әле. «Җен-пәриләр төнге уникедән соң кубарыла», дигән уй башыннан сызылып үтте. Аннары бу уй, кара йомгак кебек отыры зурая барып, шомга әйләнде.

Нәрсә уятты аны? Нидән уянды ул? Бер йоклап киткәч, иртәнгә кадәр бүленмичә йоклый торган Сәлимә бит ул! Хатын кабат йоклап китә алмады. Тыңланып ята башлады.

Дөпелт!

Ни булыр бу? Мәче дияр иде, Сәлимә мәчесен юри тышта калдырды. Кыш түгел, туңмас, бөтен мәче халкы урамда хәзер. Кыштыр-мыштыр авазлар тагын кабатланды. Курку шомы куенгарак үрмәләде. Сәлимә караватыннан торып, тәрәзә янына килде. Ишегалдында ул-бу юк шикелле. Тавышлар өйдә – беренче катта! Тик хатын беренче катка төшәргә шүрләде. Гайрәтле генә итеп: «Ихсан, төн ката нишләп йөрүең? Эшеңне иртән эшләрсең!» – дип кычкырды. Имеш, аның таза беләкле ире өйдә, әле йокларга да ятмаган, уяу йөреп тора. Аны юк дип белеп, өйгә караклар кергәнме әллә дигән уйдан аваз салган иде.

Кайтарып эндәшүче булмады. Хатын кабат урынына барып ятты да тагын тыңлана башлады. Юкка гына курыккан бугай ла. Курыкканга куш димәсләр иде аны. Сәер халәт икән ул курку. Янәшәңдә кемдер барында игътибар да ителмәгән кыштырдаулар сискәндерә, моңынчы уйлап та карамаган нәрсәләр искә төшеп бимазалый, юк кына нәрсәләр өркетә. Ә бит күпләр бала-чага гына курка дип уйлый. Бала кешесе караңгыдан, әкиятләрдәге җен-пәриләрне, хәзергеләр мультфильмнардагы ямьсез монстрларныдыр инде, чын дип кабул итүдән шомлана. Морҗа ачарга менгәндә, бәләкәй Сәлимәнең коты ботына төшә торган иде. Төннек авызыннан корымлы кул сузылыр да кызны караңгылыкка суырып алыр кебек иде. Яши-яши адәм баласы хорафатлардан арына, һәммә нәрсәгә аек акыл белән карый башлый бугай. Тик менә күпне ишетү, күп нәрсәдән хәбәрдар булу, телевидениедән ишетеп калган куркыныч хәлләр тәэсирендә кешеләрнең күңелендә барыбер шом яши. Ни булмас! Кара син аны, билгесезлек кенә түгел, күпне белү дә курку өчен сәбәп була ала икән.

Күпне белүдән курку бала вакытта да бар иде. Имештер, авылга Ык аръягындагы авылдан Будик килгән. Бар иде андый дивана кеше. Шул өй саен кереп йөри икән. Сәлимәләр очындагы бала-чага бөтенесе бер ишегалдына җыелып уйный торганнар иде. Будик хәбәре чыгуга, ни кояшлы, ни ямьле көнне өерләре белән бәләкәй өйгә кереп бикләнерләр дә, тәрәзәдән караганда үзләре күренмәслек почмакка сыенышып, тирләп-пешеп, өлкәннәрдән кем дә булса берәү үзләрен бу бәладән йолып алганчы, коткарганчы утырырлар иде. Пышын-пышын гына сөйләшәләр, төрткәләшәләр, елашалар… Әмма барысына да кызык. Бу ниндидер ләззәтле курку иде! Будикның, килеп, тәрәзәдән караганы булмады.

Авылның бердәнбер исереге, сәрхушләнеп, урамга чыгуга, капка бикләп кереп качу, бәлки, чын куркынычтан качу булгандыр әле ул. Ә менә чегәннәрдән нигә курыктылыр икән? Бала-чагасы итәгенә тагылган әби-сәбиләр дә, авыл башында чуар күлмәкле чегәннәр күренүгә, ишек-капка бикләргә ашыга торганнар иде. Күмәкләшеп куркуларда ниндидер бәйрәм-уен төсмере бар иде. Бу куркуларның берсе дә чын курку булмаганга шулай ул.

Сәлимә әнә шулай үз халәтен вәземләп ята торгач, тынычланды, тора-бара аны йокы биләп алды. Иртән ул йокысы туеп, яхшы кәеф белән уянды. Ихсан диванында йомарланган песине күргәч, төнге шомлануның да сәбәбе аңлашылды. Хәерсез мәче ачык калган форточкадан юл тапкан икән. Мәченең гаебе юк. Сәлимә үзе ачыгавыз – сагайгач, форточкаңны тикшер идең. Алай ук өметсез куркак түгел икән әле. Куркуы сәбәпсез түгел – дөпелдәү чыннан да булган, хатын кыштырдауларны чыннан да ишеткән!

Шимбә көн. Эшкә барасы юк. Карлыган яфраклары өзеп кереп, тәмле итеп чәй пешерде. Тәнгә янәдән рәхәтлек ләззәте таралды. Көр күңел белән бакчасында казынды. Аннары кичәдән суынмаган мунчасын, йомычка ягып яңартып, юынып чыкты. Кеше тавышы тансыклагач, радио кабызып җибәрде. Дөньяга музыка тулды. Бернинди курортларың кирәк түгел, билләһи. Ни тели – шуны эшли.

Көн ничек кенә озын булмасын, барыбер кич җитте. Аның артыннан төн килде. Төн белән бергә балачактан ук калган караңгыдан шикләнү күзәнәге янәдән терелде. Бүген инде хатын бөтен тәрәзәләрне тикшереп чыкты. Капка бикле, ишек бикле. Тик менә ихатаның чокырга чыга торган ягы ныгытылмаган. Җәнлек тә, кеше дә үтеп йөри торган. Йә сәнә, чит кеше анда аралык барын каян белсен! Юрап утырмасын әле…

Ихсан бәгырькәе шалтыратып алды. Аның хәлләр көйлегә охшап тора. Тавышы да аек ишетелде. Йә ярар, юләр түгел лә ул кеше арасында затсызланып йөрергә. «Суны сагынганмын икән, – моряк булган кеше ләбаса. – Төне буе Иделгә карап утырдым, таң белән генә кереп яттым каютага», – ди.

– Бер тирәдә уяу булып, бер тирәдә йокларга ятканбыз икән, – дип көлештеләр. — Ара ерагайгач, уртаклыклар да табыла башлады. Сәлимә, әлбәттә, төнлә курыктым, дип, сер биреп тормады. «Ярты төнгә кадәр башлаган эшләремне бетерә алмый утырдым», – дип хәйләләде. Миннән башка шул кирәк сиңа дип, ирәймәсен әле. Бүген курыкмас ул – төн артыннан якты таң туганын, яктының шомны йотканын белмиме әллә ул?!

Ярар, Ихсаны исән, капка бикле, ишек бикле, форточкалар ябык – шушы җөмләне дога сыман кабатлый торгач, керфекләренә йокы эленде. Әмма йокысы барыбер тирән йокы түгел. Күңелдә әллә ниткән бер Сак уяу тора. Онытылып булмый. Менә-менә сикереп торырга тиешле кеше кебек яту үзе үк йокыны качыра. Нигә соң ул көндез кыю, тәвәккәл дә, төнлә җебеп төшә? Диванда яткан Ихсан аны берәр афәттән коткарамы инде, йә? Димәк, кеше афәттән түгел, ялгызлык халәтеннән курка. Алай дип санаганда, күп фатирлы йортларда күмәкләшеп яшәү – кешене дөм ялгызлыктан, нигезсез куркудан аралый торган әйбәт нәрсә! Абау, әстәгъфирулла, әгәр дә мәгәр, Сәлимә Ихсаннан калса, йортын сатар, шәһәр фатирына күченер. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Менә нинди йогышсыз уйлар керә башлады ялгыз башына. Бу бит әле ялгыз үтәчәк төннәрнең икенчесе генә.

Сәлимә, курыкканда да, дога тиеш дип уйлаганда да укый торган «Колһуалла»сын кабатлап, уң ягына әйләнеп ятты. Инде йоклар кебек. Сулышы тигезләнә башлаган бер мәлдә…

Чылтыр!!!

Аһ, тәрәзә пыяласын ватып керделәр!

Веранда кыегыннан менгәннәр!

Сәлимәнең чәч төпләренә кадәр салкын тир бәреп чыкты. Сикереп торды. Озын йокы күлмәгеннән тораташ кебек катып тик тора.

Нишләсен?

Кая барсын?

Кемгә кычкырсын?

Кая качсын?!

Телефоны кайда?

Сәлимә, песи кебек кенә сак басып, зал ишеге янына килде. Ишек ачык икән. Зал уртасында – идәндә озын чиратлар торып сатып алган зонтик-люстрасы көл булып ята.

– Син икәнсең! – Бу ике сүзгә Сәлимәнең куркудан котылу, имин калу җиңеллеге сыйган иде. – Син икәнсең, нәгъләт.

Түшәмдә люстра эленгән кадакка ни өчен нәкъ менә бу төндә сынарга кирәк булгандыр? Егерме ел тик торган кадак бит ул, йә! Аңа бит беркем тимәгән, беркем аны какшатмаган. Ә ул нәкъ менә Сәлимә өйдә ялгызы, курка-курка төн кичкәндә сынган!

Сәлимә пыяла вагын җыеп тормады. Урынына барып ятты да, буласы булган дигәндәй, тынычланып тирән йокыга талды.

Иртәгесен якшәмбе бит әле. Сәлимә, камыр куеп, пәрәмәчләр пешерде, кызын, оныкларын дәште. Кияү эштә көнне кыз әнисе янында иркәләнеп, оныклары сыйланып китсеннәр әле. Юк, китмәсеннәр – куна калсыннар!

Балалар белән көн тиз һәм рәхәт үтте. Өйнең астын-өскә китерде инде малайлар. Китерсеннәр әйдә. Үзенекеләр! Кадерлеләр!

– Иртәгә балаларга мәктәпкә! – дип, кызы әйберләрен җыештыра башлагач, Сәлимәнең куенына тагын төн шомы үрләгәндәй тоелды. Шуңа күрә гүпчем тәвәккәлләнеп:

– Малайлар калсын. Миндә кунсыннар. Иртән үзем озатырмын, – диде.

Кызы башта ризалашмаган иде дә, аннары әнисенең нигә өтәләнүен төшенде булса кирәк, кечесен дәү әни янында калдырып китәргә күнде.

– Аязы калса да ярый. Каникуллары башланды инде аларның. – Аннары, сабыеның башыннан сыйпап: – Бабаң кайтканчы дәү әниеңә иптәш булырсың, улым, яме, – диде.

– И-и, мондый да иптәш барында!

Кино карап, китап укып, бик тиз үтеп китте кич дигәне. Ни гаҗәп, тәрәзәләргә капланган төн бүген бер дә шомлы күренмәде. Урам яктан ишетелгән авазларда да тормыш гаме генә абайланды.

Почмакларга елышкан күләгәләр, өйдә ир заты барын сизеп, дәһшәтен һич тә сиздермәде. Җен-пәриләрнең ир затыннан куркулары хак икән.

Сәлимә янында җәйрәп, йокыга изрәгән оныгына берара яратып, олы сөенеч белән карап ятты. Менә шушы бармак башы чаклы малай берзаман егет булып, ир булып җитешәчәк бит инде. «Әбием, минем белән ят, яме, күчеп ятма, яме», – дип, дәү әнисенә бер олы терәк, яклаучы итеп караган малай берзаман үзе Сәлимәнең таянычы булачак. Ә бүген Сәлимә үзе сабый йокысын саклаучы! Баласын яклаганда хатын-кыз чамасыз гайрәтле була ул.

Һи-һи-һи! Гайрәтләнгән иде ул бервакытны.

Ире командировкада. Нарасый кызы бишектә тирбәлеп ята. Бишек җырын бер генә сулышка да туктатасы түгел, бәбкәч шунда ук кыймылдый башлый. Төннәр буе җырлатты инде анасын. Инде төннең яртысы узгач булыр, ишеккә килделәр. Торулары – берәүнең сыер абзары белән тоташкан сипушкада. Хуҗалар да төнге сменалы эштә. Ә бу сипушка шәһәр читенең бер очы сазлыкка чыга торган урамында. Димәк, ана белән бала кара төнне үзләре генә кичеп яталар.

Ишектә кемдер бар! Башта ишек тоткасын болай гына тарткаладылар. Аннары кага ук башладылар. Яшь ана тәмам куырылды. Нишлисен белми ул. Бала да тәмам уянды. Сыер да мөгрәп куйды.

Инде ишеккә ниндидер әйбер белән шак та шок суга башладылар. Такта-фәлән белән бугай! Болай булгач, ишекне ватып керә бит инде болар. Бәлки кагучы берәү генәдер. Икәү булсалар, сөйләшкәләп куярлар иде.

Димәк, яшь хатынга бермә-бер каршы торасы! Тора да ул. Бишек тибрәтеп кенә утыру ярамас. Сәлимә, мич катында яткан балтаны алып, ишек төбенә килеп басты. Тынын да алмый. Ала да алмый иде бугай. Бөтен куәте – балта сабына ябышкан кулларында. Залим ишекне ватып керүгә, башына балта белән алачак! Кызын харап иттермәячәк Сәлимә!

Бер мизгелгә ишеккә такта белән тондыру тукталды. Ишек артында да тыңлап торалар бугай. Күпмедер тынлыктан соң тәрәзәгә кагылдылар.

– Сәлимә, ач! Мин бит бу!

Ире кайткан төн уртасында. Шундук тәрәзәгә килеп, ипләп кенә шакыса, ни була иде инде, йә?! Бала баккан хатынның йокысы сак булганын белмиме инде ул? Йөрәге ярылып үлә иде бит хатыны.

Хатирәләрнең шул ноктасына җиткәндә генә капка кага башладылар. Вәт хикмәти Хода. Татар юрап китерер, ди. Баягы хатирәләре Сәлимәне төннең мондый борылышына әзерләп куйган идеме соң – дәү әни, фонарен алып ишегалдына чыкты. Куркып, койрык кысып утыру эш түгел. Куркынычның күзенә багарга кирәк.

– Абзый, абзый! – утын китердем, – диде капка артындагы тавыш.

Кәрим малае икән! Ихсан тәки утын хакында сөйләшкән, күрәмсең. Менә бит, гел юкка әрләгән ирен.

– Улым! Утының ни төсле утын соң. Туралганмы, каен утынымы?

– Нәкъ абзый әйткәнчә! Каен түмәрләре.

– Урамга гына бушат.

– Юк, күрше апа, ярамый. Капка төбендә күрмәсеннәр. Төнлә тапкан мал бит.

Аһ, алай икән әле. Кушып китерткәч, алып кит утыныңны, дип тә булмый. Төн уртасында, ялгызы гына чагында киереп капка ачасы да килми:

– И-и, энем, самосвалың әрҗәсеннән ишегалдына ташларга бик уңай лабаса! Шулай гына ит сәнә… Өстәп түләрмен…

Берара дөбердәп алгач, түмәрләр ишегалдына тәгәрәде. Менә утын да булды.

– Энем, акчасын иртән анаңа кертермен. Акчаны төнлә түгел, кичтән дә бирергә ярамый кулга. Рәхмәт яусын үзеңә, көндезге эшләрең дә уңсын.

Күрше малае сүз кайтарып тормады. Тиз генә машинасын кабызды да китеп барды. Капка шакыган кеше гел явыз ният белән генә йөрми ул. Курка белеп куркырга кирәк. Әмма да мәгәр, Ихсаны исән-сау йөреп кайтса, Сәлимә аны моннан ары, тегендә бар, монда кит, дип йөдәтмәс. Йөдәтмәс кенә түгел, бер яры да җибәрмәс! Ятсын шунда кычыткан арасында.

 


«КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2015) санында басылды.

 

 

Фото: Pixabay