Бәян

24.10.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


shishka

Дәвамы

8

Күк түбәсенә караган иде, кояш нуры керфегенә бәрелеп сынды. Вакыт! Балчык җитеште. Аның һәр бөртеге кайнар һава белән өретелде. Тоз да кушылгач, сихәте бермә-бер артыр, иншә Аллаһ. Нинди чебен тешләде икән, сукмактан эчкә үк кереп утырган. Йөрүе хәерле, йөрүе…
– Кем кыз, апкайт үзен! Җил-җил атла!
– Таш кебек каткан буыннар белән җилләнерсең, ди.
– Син, ялкау, кем кыз. Үзеңне тәрбияләргә иренәсең. Җиде төрле үлән пешекләгән суда аякларыңны изрәт.
– Минем чир чүп кенә шул сиңа, җиңги. Кан дошманыңның баласы артык кадерле сиңа. Сыла менә балчыкны миңа!
– Азынма, Миңсылу. Син бер дәваландың кана. Сез, Хода бәндәләре, чит кулдан гына терелүгә өметләнәсез, гәрчә сихәт даруы – үзегездә лә. Тән нәстә ул, әүвәле җаныгызны пакьләндерегез.

– И сөйләп тә күрсәтәсең инде, җиңги. Теге калын катынның җаны актан да акмыни? Күптән акча белән былчыранган ул! Ник син аңа: «Чистарынгач кына кил», – димәдең, ник әйдүк дигәндәй кочагыңны җәйдең?
Күкрәк читлеген утлы шар кыздырып, йөрәген пешерде. Капкадан ук бора алмады шул… Дөнья арбасының тәгәрмәче аның теләге белән генә тәгәрәсә, ул өстенә моның кадәр хәсрәт тавы иштерер идемени, Аллаһым!
– Җә, җә, – карчык йөрәген пешергән шарны учында сытып сүндергәндәй хәрәкәт ясады. – Җә, Гамбәр, өтелмә. Аларга да җәза таягы сукты ла.
– Нинди таяк, җиңги? Кемгә сукты?
– Анысы сиңа ниемә кирәк, кем кыз? Кунак әнәгенәк, синең мыштырдаганыңны көтмәде, килә.
– Тач ташбака!
– Көлмә, кем кыз.
– Япь-яшь башыннан бу хәтле симермәсә!
– Ябыгыр, тиз ябыгыр, ул да минем күек үткәннәр тозагына капты… Капса ни! Кем каршысына кайтканын белде кана.
– Җиңги! Кемгә сөйлисең соң, ә? Кем капкан? Кая капкан?
– Чү, кем кыз. Дәшмә! Хәтерләмәскә ни! Нәселләре белән тукылган кана. – Син әлләме соң, теге калын катынны ачуланасыңмы, җиңги? Ишетми бит ул, катырак кычкыр!
– Шыпырт, кем кыз! Мунча суына. Читкә каерма, миңа булышырсың.
– Ие инде, без байбичәнең хезмәтчеләре бит. Чиләк төбендә ипи телеменә ягарлык балчык калса, миңа да өлеш чыгарырсың, шәт, җиңги.
– Иясенә аталган әйбергә ымсынма, Алла бәндәсе. Гөлҗиһан, җәтрәк кил!
– Хәзер, хәзер, Гамбәр әби!
– Ай-һай, тавышың гайрәтле, җиңги! Әле генә чыш-пыш иде үзе.

Моңарчы шәүлә кебек кенә арттан йөргән каенсеңелнең соңгы арада теле зәһәр үткенләнде: сүз белән телә дә телә иде, карчык, күзеннән очкын чәчрәтеп:
– Кусам – себерке белән куам! – диде.
– Мәйлең, җиңги. Бая гына оныгың, әйдә, апа, үземә кунакка, дигәндә, нишләп кумадың икән, ә? Монда да урыны шәп, дидең бит, ә? Уең да гел миннән котылу, ахрысы.
Карчык аны бүтән әрләмәде, ни дисәң дә, иренең нәселе белән тоташтырган бердәнбер җеп – Миңсылу иде. И-и, урманда да колаклар җитәрлек шул! Авам-авам дигән сыман уңга-сулга чайкалган Гөлҗиһан, әсәренеп:
– Теге атлы ир-егет Фәрит иде мәллә? – диде.
Үзең кичер, Раббым, бытбылдыкның авызын ничек ябарга икән? Җә, исемен мең кат кабатласын, мең кат, тик икәүдән-икәү генә күрешмәсеннәр… Берсен – елганың уң яры, берсен сул яры ит, Раббым! Ялгыш та сер сандыгына кагылдырма!
Хәер, аның йозагы биш былтыр күгәрде. Аны хәтта ки әфсен укып та ачалмаслар. Йа Раббым, монысы нинди шик тагы?! Сиңа – җир күкләрне төзеп, камил рәвештә саклаган Кодрәт иясенә биктә торган берни дә юк!
Карчык усал гына:
– Ул ир затыннан бихәбәр бул, – диде. – Рас, синдә терелү нияте икән, терел дә кит!
«Тиянадан гына ярсыйсың кана, кортка. Шайтанга азык бирәсең», – дип үз-үзен битәрләп, ул мунча ишеген тартты. Ишек җилем белән ябыштыргандай каткан иде.
– Әй җиңги, җиңги! Син дә картайдың. – Каенсеңел аны кырыйга этәрде.
– Кая, мин көчлерәк.

– Картаймадым, ачуым гына басылсын, оланнар. Син, кем кыз, аңа акайма.
Карчык артына борылмаса да күрде: Миңсылу Гөлҗиһанны күзе белән «ашый» иде.
– Карап-карап та туймаслык бит бу гөлкәебез! Авыртмаган башка тимер тарак ул! Кара, кара, җиңги! Сыйраклары рәтләнә бит моның. Бездән калышмый, тьфү!
– Аллаһның кодрәте киң, кем кыз.
Икенче тапкыр тартканда, ишек карышмады.
– Уң аяктан атлап керегез, – диде карчык.
– Абау ла, җиңги. Кунагың мунчаны ишмәс микән? Идән тактасын сындыра, билләһи.
– Әй синдәге әшәке тел, кем кыз! Җиде елан угыннан әвәләнгәндер. Чишен, Гөлҗиһан. Оялма, синең белән безнең арага пәрдә корылыр, күз пәрдәсе. Миңсылу, бакыр кәндигә балчык сос!
– Һай, моның бүрәнә ботына ярты күл сазы кирәк! Хәтерлисеңме, җиңги, бер хатын килде, бөтен тәнен чуан чуарлаган иде. Син аны әллә ниткән үлән сулары белән коендырдың.
– Канлы үлән төнәтмәсен әйтәсеңдер, кем кыз.
– Тагын нәрсәдер эчердең әле, җиңги.
– Әчеткән колмактыр, кем кыз. Балчык берсәк төерле, Миңсылу!
– Ул катын шакшыдан чистарынгач, рәхмәт тә димәде сиңа, җиңги. Соңыннан эт төсле ырылдады, әйеме?
– Балчык берсәк төерле, дим, кем кыз! Иренеп кенә изгәнсең.
– Коймак пешермисең әле, җиңги.
– Төннекнең чүпрәген ал, кызу, – диде карчык, ә каенсеңел һаман аны ирештерде.
– Сине ана керпе дип мыскыллады бит, чәчби. Анысы, кушаматы дөрес инде, энәләрең каты чәнчә.
Беренче уч балчыкны ул, чәчен аралап, хатынның баш түбәсенә чәпәде. Кулы җитез иде, тиз эшләде. Каенанасы яшь киленнән текмәдән корылган тавык сарае сылаткан иде. Иртәгесен балчык ярылып коелды. «Сыер тизәге белән салам кушмагансың икән, – дигән иде мәрхүмә. – Заретдин үтерә, килен!» Бу аңа онытылмаслык сабак иде. Әгәр шушы ят туфракка берегеп калыйм дисәң, мондагы гореф-гадәтләргә төшен, эшнең җаен-тәртибен өйрән икән. Гамбәр өзгән һәр үләннең, һәр яфракның исемен отты, соңра алар китап рәвешендә күңелгә теркәлде… Ач та укы гына!
– Кем кыз, ләгәнне кырынайт әле.
– Бәс, бу катын балчык чүмәләсенә әйләнде ич инде, җиңги!
– Тиресе чемердәп тартылгач, җылымса су белән коендырырбыз, – дип, белекче бусагага чүмәште дә, үзе дә танымаган калтыравык тавыш белән: – Керп-е-еме? – диде. – Аның да энәләрен чүплилә-әр. Көндез сукырая мескенем, төнлә күзе ачыла. Качмаса – корбан, ябалак аулый. Минем дә җаныма ерткыч бәндәләр тырнагын батырды, вәләкин җиңдермәдем. Ярасы гына әле дә каный, ярасы гына… Син кем, Миңсылу! – Зәгыйфь тавыш кисәк кенә тимер кебек чыңлады. – Кырып-чистартып ләгәнне келәткә – ару җиргәрәк куй!
– Хәзер, җиңги, хәзер! Баягы фикеремне очлыймсана инде!
– Синең фикер миңа ниемә, кем кыз!
– Берәр эшкә ярар, җиңги. Бу саз бакасы ипләнгәч, – Миңсылу салам өстендә изрәгән хатынга ымлады, – туже теге чәчби кебек ырылдар, җиңги. Алларыңа тезләнеп рәхмәт яудырыр мәллә?

– Телеңә кайсы чиләкне элим, кем кыз? Зурысынмы, кечтегенме?
– Бәй, миннән әйтү, синнән ишетү, җиңги!
Хәрәкәтсез утырган «балчык өеме»ннән дә өн чыкты:
– Нишләп миңа Ходай җиңелрәк чир бирмәде икән, Гамбәр әби?
Гүя зил-зилә урыныннан куптарып күккә чөйде дә, ул карчыгага әверелде һәм, канаты белән шап та шоп дошманын тәпәләргә җыенгандай, кире аска атылды. «Кемдер нәселегездә хәрәмнән күбенергә тиеш иде!» Ләкин нәфрәт утыннан канат очы көеп, «карчыга» хәлсезләнде. Ярамый, артык явызланырга ярамый! Гомернең хисап дәфтәрендә язылган кайбер битләрне ертсаң, бәлкем, күршеләрнең җәбер-золымы хәтердән җуелыр иде. Битләре кыягаз гына түгел шул, түгел…
Карчык хатынның беләген сыпырды:
– Кибә, – диде һәм тыныч кына: – Һәркемнең үз тәкъдире, – диде. – Бер адәм бөкресеннән зарланмыш, имеш. «Әй Ходайгынам, аркамның ямьсезлеге күземә күренмәсә дә, авырлыгын чамалыйм, аны күтәреп йөри-йөри кабыргам сызлый», – ди, имеш. «Соң, – ди икән Бөек Затым, – менә бер ызбада чүттин чүт бөкре, кер дә, үзеңнекен җиңелрәге белән алыштыр, колым», – ди, имеш. Адәм шатлана-шатлана йөгерә ызбага. Бөкресен идәнгә ыргытып, бүтәнен куйдыра. Җиңел дип куанып ишек төбенә җиткәч: «Аһ, Ходайгынам, монаусы күкрәкне изә икән», – ди, имеш. Аңа тагын икенчесен күтәртәләр, харап, ансы да авыр, имеш. Бәндә каюсын гына сайласа да, аркасына таш капчык аскан кебек, имеш. Азактан ул: «Үземнеке әммәсеннән дә җиңелрәк икән», – дип, газиз бөкресен кире ябыштырткан, имеш.
– Мин дә, шул адәм төсле, синең катыңа килдем, Гамбәр әби. Әйе, минем чир – минеке, ә даруы синдә, Гамбәр әби!
– Кая соң ул дару? Минем учым буш кана.
Хатын, гаҗәпсенеп:
– Көн саен нәрсәдер эчертәсең ләбаса, Гамбәр әби? – диде.
– Көфер сүзләрең белән мине гөнаһлы итмә! Аллаһы Тәгалә ни бирсә –шуны кулланган кемсә мин. Җә, безнең эш тәмам. – Карчык кызган ташка чүмеч белән су томырды. Мунча эче пар белән тулып, диварларга куе томан сарды. – Аллаһым, гамәлләребез синең рәхмәтеңә өметләнеп башкарыла, башын-азагын хәерле ит! Хәзер мин сине коендырам, Гөлҗиһан. Аннары җәймә белән гәүдәңне ура! Миңсылу кайнаткан төнәтмәне эчкәч, сусавың басылыр.
«Балчык чүмәләсе» тезләнеп үзе торды. Аллаһның рәхмәте киң шул, киң… Менә, кортка, сихәт тамчысы әкрен генә тама… Әй, йөрәк! Сикермәсәнә, йөрәк… Онытмады яшен Гамбәр… Унтугызда түгел, әйе. Тик аңа бөтәшергә иртәрәк түгелме әле?
Ул өстендәге чүпрәк япманы чишеп, аркылы тактага элгән күлмәген киде. Хак, бөтәшергә иртә әле, кортка. Әз-мәз хәлсезләнсәң нишләтәсең, дәрман юк та, аның каравы дәрт бар дип юан. Моңарчы дәрт яшәтте ләса. Адәм баласының көч-куәте шуңа бәйле!
Мунчадан карчык аксап кына чыкты һәм, хәлсезлеген сиздермәс өчен, утын түмәренә утырды. Эчен тотып тирән итеп сулагач:
– Бәракалла, – диде, – бәракалла, бигрәк йомшардың бит, кортка. Ялкаулык җилкәңә менеп атланмасын, аңа хуҗа булырга ирек куйма, әйдә, селкен! Әй, Миңсылу!
– Әү! – Каенсеңел аның каршысына килеп басты. – Нәстә, җиңги? Бәй, йөзең агарган! Әллә симезбикәнең җиле тидеме? Хәтерлисеңме, Садикау катынын өшкергәч, өч көн колагың шаулады.
– Кем, кыз, монда чирләргә җыенган кеше юк! Гөлҗиһан кайда?
– И-и, җиңги, син аңа ясалма аяклар беркеткән ахры. Дуфкым ызбага элдерде. – Каенсеңел шөпшә сыман аның колагына ыжылдады. – Карале, җиңги, зерә шикләндерә. Бу катын җинаятьче-мазар түгел микән? Гуртта берәр яманлык эшләп, чирлим сылтавы белән бездә – аулакта палитсадан качып ятса, ә, җиңги? Хәзер кыз-катын бик азды. Ярулла нәселеннән барысын да көт син.
Карчык:
– Тач шулай, кем кыз. Корсагын һава өрдереп тутырган да шар кебек безнең якка тәгәрәгән, – дип көлгәч, уң аягы белән җиргә типте. – Тайт, кем кыз! Иллә дә борчак шыттырырга оста син. Шик – шайтаннан, бел, кыз. Гөлҗиһанны бирегә чакыр!
Әкрен генә үзенә табан теркелдәгән хатынны ул күз кырые белән генә күзәтте. «Йа Аллаһым, син шушы имгәкне әманәт итеп йортыма иңдердең. Шуңа да мин аны кире бормадым. Йа Аллаһым, көтелмәгән бәла-казалардан саклагыл! Бу нәсел күп җәпле сәнәк күек: кадый да кадый. Монаусы күңелендә яман уй йөртми, ансы – хак, вәләкин аның изгелегендә дә минем каумем өчен куркыныч бар».
– Гөлҗиһан, кунак кадере өч кояш баешы, өч кояш чыгышы, инде дә безнең тиң булып, эшләп аша.
– Эшлим, эшлим, куш кына, Гамбәр әби.
– Сул яктагы сукмактан кер дә, өч нарат төбеннән былтыр коелып төшкән күркәләрне кәрҗингә җыеп кил.
– Хи-хи, калын катынның ашаганы үлән дә үлән, берочтан урманда яфрак белән туклансын, хи-хи, – дип теш җемелдәткән каенсеңелне дә ул тик тотмады:
– Син, кем кыз, җиз самавырның көлен кагып, чишмә суы сал. Нарат күркәсе белән дөбердәп кайнар, иншә Аллаһ!
Миңсылу:
– Әй, мин тиз ул, җиңги! Синең симезбикәң кайчан әйләнеп кайтыр бит, – дигәч, карчык:
– Аны дәрте кызулатыр, – диде.
– Нинди дәрт, җиңги?
– Чирдән арыну дәрте.
Күрәләтә кемне алдыйсың, кортка? Хатын бая гына ташбака иде, урман дигәч, әнәгенәк, чикерткә күек сикерә. Аңарда бүтән уй, бүтән… Син тамгалаган сукмак кыска, бик кыска… Ә югалткан әрбире исә чакрым арты чакрымда… Эзләмә дә, тапма да! Сезнең нәсел белән каберең якын булмасын…
Карчык түмәрдән торып күлмәк итәген какты. Яулыгын чишеп, яңадан бәйләде, кул арты белән дымланган күз тирәсен сөртте. Агач-куактан нур сирпелгәндәй тоелды. Менә хәлләнде… Аллаһ яраткан колының тамырын кисмәсә – яшисе дә яшисе әле. Ә Ярулланыкылар очынды. Алар үзләренең Бөек Кодрәт иясе сипкән тузан бөртеге генә икәнен онытты шул. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Ул хак хакландымы соң? Юу-ук, һич юу-ук! Гамбәр дә гаепле иде. Бүген генә хата-ялгышларын танып сыкрана кортка. Яшь чагында артык туры сызык сызды ул: аннан берәү дә читкә тайпылмаска тиеш, янәсе. Әйтерсең, адәм баласы шушы гөнаһлы җир өстенә әүлия сыйфатында тереклек итәр өчен төшерелгән иде. Чү, дала кылганы, чү! Хаталар да төрле-төрле зурлыкта: каюсы учка йомарлана, каюсы җиһанга да сыймый. Син бит инде, болар вак-төяк дип, бәндәнең ничәмә-ничә гөнаһысын гафу кылдың. Ә синең үзеңнеке кичерелер микән? Җиһанга сыймый дигәнең синеке түгелме соң?
…Беркөнне аучы Сәмигулла:
– Эшләрең хуттамы, Гамбәр апа, – дип яңратып сәламләгәч, юаш кына адымнар белән ишегалдына үтте. Сүгенмичә өч сүз әйтмәгән шөкәтсезнең әдәпле генә сөйләшүе сагайтты: шайтан әллә ничә кыяфәткә керә иде. – Ну, Гамбәр апа, җир астындагы тычкан сыман шыпырт кына кыштыр-мыштыр ятасың, иеме? Качалмыйсың, Гамбәр апа. Күршеләрнең дүрт күзе дүрт нүешне дә күрә. Безгә кыңгыр эшләрең мәгълүм: яшертен генә догалар белән өшкерәсең инде, иеме? Синнән кеше өзелми, ну без жалу белән блачка бармыйбыз, түзәбез, Гамбәр апа.
– Мәгәр сезгә энә очы кадәр зыяным тисә – барыгыз, бар, энем.
– Һи, Гамбәр апа! Какуй бару! Әнә, күрше авылларда мәчет манарасын кистеләр дә яңасын төзеттермәделәр. Ә синеке агачларга томаланып исән-имин яши. Анда җомга саен карт-коры намаз укый. Райун блачына җиткерсәң – үзеңне пырылдаталар түлке, ну без жалу белән мәтәшмибез. Син сукыр Гарәфетдинне җитәкләп китереп азан кычкыртканда да колак саңгырау безнең. Гарәфетдиннең бабасы – мулла-мунтагай, ди, Себердә түңкәйгән, ди. Оныгы дин калдыгы дип, моның да бугазын чәйнәмәсен блач бүреләре, дим.
– Куркытма, энем.
– Куркытмыйм, Гамбәр апа. Үз туганым кебек якын син миңа. Әйдәле, бер-беребезгә чәйгә йөрешик…
– Йомышыңны әйт, Сәмигулла.
Ир лычкылдатып борынын сеңгергәч, кулын чалбарына ышкыды.
– Күңел нәзегәя, Гамбәр апа. Күптән синең белән гәпләшкән җук. Йомыш дип… Кыскасы шул: бакчаң зур, яртысын миңа бир! Ялгыз башыңа ниемә сиңа гектар-гектар җир!
– Сезнеке дә минеке чамасы, энем.
– Без өчәү, Гамбәр апа. Ә син бер генә баш! Бәрәңге үстереп саткан акчаңны тозлыйсың, ахры, анаңны… – Сәмигуллага әдәп саклап торуы бик авыр иде. Ул иләмсез итеп күзен алартты, әмма «йомры-йомры» сүзен теш арасында кыстырып калдырды. – Ни, Гамбәр апа, безнең ызба бәләкәй, каралты-куралты иске. Хуҗалыкны рәтләр идем, урын кысан.
Гамбәр дөнья малының ялына ябышып ятамыни, и Ходаем! Бәрәңге саткан акчасына ул кулъяулык та алмый, мәчет кирәк-ярагына тота иде. Менә быел түбәсеннән су ага. Аны көзгә шифер белән яптырырга кирәк… Гарәфетдин балакайны кышкы суыкларда ничек азанга йөртер? Бишмәте кырык ямаулы, итегенең олтаны тишек. Аның өс-башын бөтәйтү – Гамбәр намусында.
Тик боларны шушы бәндә кисәгенә берәмтекләп аңлатудан ни мәгънә?Моның күңеле кояш көйдереп яргаланган каты балчык: нихәтле генә су сипсәң дә – җебеми.
– Бакча закунны минеке, энем.
– Знамы синеке, албасты хатын… Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди.
– Киселәсе көннәрегез алда әле.
– Нәмә дисең, күрше апа?
Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса – аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый.
И адәм, синнән барысы да өелеп кала!
– Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, – диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз, уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган бу йөз бик тар, өстәвенә нурсыз һәм котсыз иде.

Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде.
– Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем, синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик!
Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына:
– Бусына шөкерана ит, – диде.
Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты:
– Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы!
– Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем.
– Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы!
– Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем.
– Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара!
Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгесен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре «яудырды». Гайрәтләнеп күршесенең дөньясын туздырыр иде Гамбәр, әмма ниндидер көч: «Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!» – диде. Ул көч ачу-ярсуыннан тыйса да, җанының әрнүеннән тулышкан хатын үзе генә салган сукмактан утарга китте. Мәрхүм Заретдин аның ни терәге, ни җилкә ышыгы була алмады, бәлки, улы Рәшит әнисен усал җилләрдән яклар дип өметләнде. Улының исә үз мәшәкате, утар тирәсендәге усакларны кистерә иде.
– Агач эшкәртү заводы оештырам, әни, – диде ул. – Әтинең хыялы иде.
– Атаң зурдан купкан иде дә… – Гамбәр нокта куймыйча җөмләсен өзде.
– Иртәрәк үлде шул. – Рәшит аның кинаясен аңламады. – Кабердәге чардуганы аумады микән әтинең?
– Соң, бар да карап кил, углым.
– Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан үтәсеңдер. Күренмиме?
– Аннан үтмим мин, углым.
– Әти үлгәч тә дошман инде сиңа, әни.
– Атаң бәхетле, алдындагы кәндие буш түгел, углым.
– Уф, үтерәсең, әни! Нинди «кәнди?» Саташасың мәллә? Мәетләр ашамый-эчми.
– Чәршәмбедән җомга шае мәрхүмнәр дога савытын барлар, ди. Кәнди буш икән, кайгырыр, тулы икән – шатланыр, ди. Мин әтиең рухына багышлап намаз артыннан дога укыйм, углым. Комунисларның комачына төренгән Заретдин «мәңгелек йорт»ка ак кәфенгә уранып күченде.
– Авылга – нигеземә үләргә кайтам, дигәч, мин аны шаярта дигән идем.
– Шаяртмады, углым. Атаңа мин риза-бәхил. Аллаһ аның бер гөнаһысын кичерерме икән? Ул сине манара биеклегеннән тузанлы җиргә сөйрәп төшерде.
– Әти миннән кеше ясады, әни! Калада укытты, һөнәргә өйрәтте. Бу утардагы байлык безнеке, әни, безнеке!
– Мал дия-дия йөрәгең мүкләнмәсен, углым. Авылга биш былтыр эз басмыйсың. Сагынмыйсыңмыни, углым?
– Айтуган мине тартмый, әни. Ул минем өчен ябылган капка.
– Анда мин – анаң бар.
– Синең йортың әнә-ә! – Рәшит урманга терәп үк салган ызбага күрсәтте.
– Күпме чакырам, кил, рәхәтләнеп яшә.

– Кыстама, минем үз нигеземдә рәхәт. Атаң биздерде сине авылдан, атаң. Катыныңнан аерылсаң да, баладан каерылма.
– Оныгың үсә, әни. Ул шәһәр малае. Кем өчен завод дип чабам соң мин?! Аңа дип дәүләт төзим! Без ярдырган такталар акчага әйләнәчәк, әни. Йә, боекма, өч-дүрт атнадан оныгың белән танышырсың. Малай үзе дә: «Минем Зур әни кайда?» – дип аптырата.
Улы кисәк кенә сүз агымын бүтән якка борды һәм, шелтәләп:
– Әни, син дә гаепле, син әтине коммунист дип санламадың, – диде.
Әни кеше бәхәсләшмәде. Аның кайчандыр азан кычкырып таң аттырган үсмер улы Рәшитне еллар урлаган, монысы Заретдин куагыннан тәгәрәгән алма иде… Ләкин ул барыбер Гамбәрнең бәгырь җимеше иде. Рәшит: «Йомышың юкмы?» – димәде, чөнки анасы көнаралаш диярлек утарга килеп чыга һәм беркайчан да әйбер-фәлән сорамый иде. Күрше-күләннән зарланып ни файда? «Авылда сине кысалар икән, әнә-ә, синең ызбаң, рәхәтләнеп яшә!» – диячәк.
…Уйларына чумган карчыкны Миңсылу җиңеннән тарткалады:
– Җиңги, әй, җиңги! Оедың мәллә, җиңги? Самавыр мәңге кайнамас. Теге симезбикәне эзләп чыкканыем, нарат төбендә сыңар күркә дә кузгалмаган. Качкан калын катын! Кисәттем мин сине, җиңги, шыпиун ул, дидем.
– Чәчрәмә, кем кыз. Энәсе әллә ни җүләмәс, җебе кыска.


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=33368
  2. http://kazanutlary.ru/?p=33768
  3.  http://kazanutlary.ru/?p=34054
  4. http://kazanutlary.ru/?p=34449
  5. http://kazanutlary.ru/?p=34852
  6. http://kazanutlary.ru/?p=35167

 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Фото: Pixabay