Әдәби берләшмәләрдә

20.10.2017

Мөселманнар


mekka

Җиргә Иман гүзәллеге иңсен өчен,
мәҗүсилек-наданлыкка чик куярга
Аллаһ бирде үз әмерен Рәсүленә –
ышанычлы сөйгән колы Мөхәммәдкә…

Шул көннәрдән мөселманнар күңеленә
саф нур чәчә гарәп иле, шәһри Мәккә…
Бу изге җир лаек чиксез мәхәббәткә –
адәмнәргә юл яктырта киләчәккә.

Мөселманнар — сабыр халык, фида җаннар –
Матурлыкны, Тынычлыкны яхшы аңлар!
Кем акыллы — үткер күздән дөнья багар –
Мөселманда ышанычлы дусны табар!

Ир гомере — ел гомере — фасылларда.
Коръән сүзе — Аллаһ сүзе — гасырларда…

 

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ


Ибраһим БИЕКТАУЛЫ (1937) – шагыйрь; «Бәйрәм белән», «Җирдән җиде җиһанга», «Галәм серләре» һ.б. китаплар авторы. Ижау шәһәрендә яши.


«КУ» журналының 2нче (февраль, 2015 ел) санында басылды.

Фото: Pixabay

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *