Укучыларыбыз иҗаты

20.10.2017

Бүре


volk

Авыр сугыш еллары… Ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Тамак өчен, җан саклар өчен адәм баласы ниләр генә эшләми. Ил белән күргән авырлык беркемне дә читләтеп үтмәгән еллар, шул еллардагы авырлык әнием җилкәсенә дә төшә.

Ач килеш, иптәш кызларына ияреп урманга ризык эзләп чыгып китәләр алар. Урман үзенең үләннәре, гөмбә-җиләкләре, каеры-тузлары белән халыкны ачлык-ялангачлыктан саклап кала.

Көч-хәл белән урманга килеп җиткәч, барысы да юага ябырылганнар, әнием дә юаны (мин аның нинди үлән икәнен белмим) ач тамакка ашый да ашый икән. «Күп ашама, харап буласың», — дигән иптәшләре. Ә ачыгудан тәмам гаҗиз булган әнием ашаган да ашаган шул, өйдә ачлыктан интегүче туганнарына да күп итеп җыйган, инде күтәренеп кайтыр юлга чыккач, бөгелеп төшкән. «Җирләр тырмап елыйм, кире дә чыгара алмыйм, эчем авыртуга түзеп булмый, иптәшләрем дә нәрсә эшләргә белмиләр. Ерак түгел елгадан миңа кушучлап су ташып эчерттеләр, шуннан соң гына бераз авырту басылып, хәл керде», — дип искә ала иде әнием.

«Өй җылытырга утын юк, салам ташып ягып, йокыга китеп, өй эчләре белән янып үлүчеләр дә бик күп булды ул вакытта. Өй җылытырга кирәк, салам беткән, салкыннан туңып ничек төн чыгарга? Җитмәсә, төнгә каршы буран да кузгалырга тора, иптәш кызларым: «Безнең төн чыгарга саламыбыз бар әле», — дип, бармаска булдылар, ә мин берүзем киттем», — дип сөйләвен дәвам итә әнием. Әйтерсең, чын әкият.

Шулай итеп, әнием, кулына озын гына бау тотып, салам эскерте эзләп басуга чыгып китә. Инде караңгы төшкән, юлны чамалап кына, адаша-саташа барганда, әллә кайда еракта ике ут күрә. Машина килә, ахрысы, диеп юлын дәвам итә ул. Бара торгач, бу утлар ике генә түгел, берничәгә әйләнә. Әни пошаманга төшә: «Әллә бүреләр микән?» — дигән уй йөгереп үтә аның башыннан. Ә утлар якынайганнан-якыная бара.

Кулындагы бавын, бияләен салып ташлап, кайтыр юлга таба йөгерә башлый ул. Бик озак йөгереп хәлсезләнгәч, артына борылып караса, бер бүре артыннан ук ияреп бара икән, хәтта әни аның сулыш алуларына кадәр ишетә. Шуннан соң ул, ниндидер бик көчле шартлау тавышыннан куркып, җиргә егыла. Тавыш тагын, тагын яңгыраган, әйтерсең, колак төбендә генә бүреләр нидер шартлаталар кебек тоела аңа. Әллә шартлаудан, әллә бүреләрдән куркып, әнием юл уртасында аңын җуйган.

«Җә, тор инде, тор, җатма, гәүдәңә салкын тияр!» — дигән тавышка аңына килгәч, күрше Гариф абый аңа өйгә кайтырга булышкан. «Тәмәке тартырга чыккан идем, нидер уйлап, капканы ачсам, шәйлим, кемнедер бүреләр куа бит, мәйтәм, бер генә түгел, дүрт-бишенең күзе ялтырый. Туктале, дим, тиз генә өйдән мылтык алып чыктым да һавага атып җибәрдем. Алла рәхмәте белән бүреләр кирегә чапты. Ә теге кеше каядыр юкка чыкты, әллә бүреләр өстерәп йөгерде, әллә җир йотты… Каршы йөгердем, барып җитсәм, куркып киттем, селкенмичә дә аңсыз ятасың, аннан өеңә озатып куйдым», — дип, әниемне бүреләр авызыннан ничек алып калганын иртән кереп сөйләгән ул.

«Менә, кызым, сезгә ялган — миңа чын», — дип, күңелендәге хатирәләрен сөйли торган иде әнием.

Авыр туфрагы җиңел булсын!..

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш


Хикәя «КУ» журналының 5нче (май, 2015) санында басылды.

Фото: Pixabay; sandrapetersen

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *