Фән

17.10.2017

Тукай төрек телендә язганмы?..


tukai

«Кояш» журналында «Клячкин шифаханәсе, 14 март, 1913 сәнә, Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә болай диелә: «Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөтдәт эчендә минем тарафтан шактый гына манзумат язылып ташланган. Ул манзумат, вак-вак диваннарга тәдвин ителеп, төрек-татар галәменең һәр ягына таралган. …Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан. …Сабыр кирәк. …Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле…»

Заманнар үтү белән, һәр язучының сүзен генә түгел, аның турында язылган кәлимәләрне дә тикшереп чыгу зарур. Бу юнәлештә Г.Тукайның башлангыч чор иҗаты турындагы мәгълүматларга аеруча игътибар итәргә кирәклек күренә.

Г.Тукайның Җаек чорында (1895-1907) язылган шигырьләренең теле турында, һәр әсәрне аерып алып та, авторның тулаем иҗаты яктылыгына куеп та, Ф.Әмирхан (1907, 1908), Г.Рәхим (1913), Җ.Вәлиди (1913, 1923), Г.Сәгъди (1923, 1926) мәкаләләреннән башлап, күп галимнәрнең, һәрберсенең үз максаты, үз чоры карашыннан чыгып, төрлечә фикер әйтүе мәгълүм (Ганиева, 2002: 85-109).

Әлеге юнәлештә бер үк фикерләрнең кабатлануы да, яңаларының әйтелүе дә күренә. Фикерләр кабатлана дигәндә, Ф.Әмирханның «Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 дәфтәр» җыентыгы басылып чыгу уңае белән язылган мәкаләсендә күтәрелгән мәсьәләләрне истә тотабыз. Бу мәкаләдә автор Г.Тукайның саф сөйләмә телендә язылган шигырьләрен югары күтәреп мактый: «Һәр милләтнең шөгарасы — шул милләтнең теленең сакчысы вә төзәтүчесе, шул халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дөрест сурәттә аңлатучы вә халыкның коры сүзләрдә вә нәсерләрдә изһар ителә алмаган халәте рухияләрен изһар итүчеседер. Шуңа күрә дә шигырь вә шөгарә халык әдәбиятында иң мөхтәрәм урынга куеладыр…»; «…Мәҗмугада «Шүрәле», «Пар ат», «Теләнче», «Кемне сөяргә», «Дөньяда торыйммы? дип киңәшләшкән дустыма», «Туган җиремә» дигән шикелле шигырьләр һәр җәһәтеннән тәкъдир ителергә шаяндыр (лаекдыр, хаклыдыр)».

«Иске төрек телендә» язылган дип уйланыла торган шигырьләрне автор өчен гөнаһ эш дип белдерә: «Бу мәҗмугада Габдулла әфәнденең халис татарча — һәр татар рәхәтләнеп укырлык язылган бик гүзәл шигырьләре вә халис татар мәгыйшәтеннән алынган тасвирлары янында, иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча, тагы әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күптер… Габдулла әфәнде кеби табигате шигъриятле кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына — үзләрендән мөтәкәллиф төрекләшкән шагыйрьләр ясаб чыгарулары татар теле вә әдәбияты ноктаи нәзарындан гөнаһдыр. …Гарәп сүзләреннән татарча төзелеп ясалган бәетләрнең татар шигырь мәҗмугасында торулары — бөтенләй урынсыздыр». Бу төрдәге шигырьләрнең дә «гүзәл чыгуы» искәртелеп үтелә: «Болардан башка төрек әдәбияты тәхте тәэсирендә язылган шигырьләрендә дә Габдулла әфәнде мөстәкыйль вә гүзәл тасвирлар дәреҗ итәдер», — дип, «Хур кызына» һ.б. берничә шигырьдән өзекләр китерелә, кайбер тәрҗемәләренең дә «телләрен истисна белән», ягъни телен искә алмаганда, бәхак (чыннан да) гүзәл чыкканнар, — дип бәяли (Даменла, Әл-ислах, 1907, №9; Әмирхан, 1986: 11-14). Ф.Әмирханның икенче мәкаләсендә дә әлеге язмада чагылыш тапкан фикерләр дәвам иттерелә: «Моннан соң Габдулла әфәндедән халис татар телендә язылган озын-озын поэмалар көтәмез. Татар теленең (дикъкать итеңез — төрек түгел!) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигърияле затларымызның тәсанныгсыз (табигый) татар булып калулары лаземдер» (Даменла, Әл-ислах, 1908, 2 февраль; Әмирхан, 1986: 22-23). Шулай итеп, Г.Тукайның шигырьләре татар халкының саф сөйләмә телендә һәм иске төрек телендә язылган дип белдерелә. «Иске төрек теле» дигән төшенчә, гарәп, фарсы, азәрбайҗан телләре белән бергә бәйләп әйтелгәнгә, әлеге тәгъбирне гомумтөрки дигән мәгънәдә аңларга да була кебек. Г.Тукай үзе дә җыентыкларының «…Ул мәнзумат вак-вак диваннарга тәдвин ителеп, төрек-татар галәменең һәр ягына таралган…» — дип язганда, «төрек» сүзенең тулаем гаилә исеме булган «төрки» мәгънәсендә кулланылуы аңлашыла.

Берничә ел үткәч, Җ.Вәлиди М.Кашгариның «Диване лөгатет-төрек» хезмәтенә нигезләнеп (Безнең юл, 1927, №3) һәм «Йолдыз» белән «Вакыт» газеталарының телен тикшерү уңаеннан (Шунда ук: 1928, №1), «төрки-төрек-татар» төшенчәләренең үзләренә хас мәгънәләре булуына игътибар итә һәм болай дип белдерә: «…Төрекчә бар, төрки бар, болар — бер-берсенә башка нәрсәләр. «Төрекчә» дигәне — «госманлыча» дигән сүз. «Төркия» дигәне, гомумән, «төрек теленчә» дигән сүз. Димәк ки, татарча язылган китап төрекчә булмый, бәлки төрки була. «Төрки» ул — гарәпчә һәм фарсычага каршы куелып йөртелә торган классик бер тәгъбир…» (Шунда ук).

Әмма Г.Тукай иҗатына карата язылган мәкаләләреннән аңлашылганча, Җ.Вәлидинең әле «төрки-төрек» төшенчәләрен аерымламыйча куллануы күренә. Мәсәлән, «Габдулла Тукаев» (1913) дигән мәкаләсендә, асылда, Ф.Әмирханның «…халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дөрест сурәттә аңлатучы вә халыкның коры сүзләрдә вә нәсерләрдә изһар ителә алмаган халәте рухияләрен изһар итүчеседер…» дигән фикерен кабатлап, шагыйрьнең сүзе гади генә сүз булмыйча, «…андагы хис вә мәгънә татар халкының мәңгелек җан азыгы булачакдыр…» дип инануын белдерә. Ләкин алга таба «шагыйрь сүзенең җан азыгы» булу фикере куәтләнми, «Тукайның шагыйрьлеге» хезмәтендә инде Җаек чорында язылган әсәрләренең телен «саф госманлыча яки бераз госманлыча» дип бәяли (Мәгариф, 1923), ягъни «иске төрек теле» дигән төшенчә аерым госманлы дәүләтендәге халыкның теле дигән мәгънәсендә тәгаенләнеп кулланыла.

Г.Ибраһимов та 1922 елда шушы ук фикерне кабатлый: «…Тукай кебек шагыйрьләр (башлангыч «Мөхәммәдия» дәвере) байтак вакытлар ярым «Тәрҗеман», ярым госманлы тәэсирендә бардылар. Ләкин тормышның төбендән табигый рәвештә күтәрелеп килгән халык хәрәкәте әдәбиятны, матбугатны үзенә корал иттерергә тели иде. Боның өчен җанлы халык теле лазем иде», — ди.

Аңлашылганча, шагыйрьнең гарәп вә фарсы алынмалары кулланылып языла торган әсәрләренең кыйммәте, аның теле кимәлендә, татар халкының сөйләмә теле яктылыгына куеп тискәре бәяләнә һәм озак еллар буена кабатланачак, «Г.Тукайның беренче шигырьләре госманлы-төрек телендә язылган» дигән фикер ныгытыла. Дөрес, Ф.Әмирхан мәкаләсендә, «телен исәпкә алмаганда, бу төрдәге шигырьләрнең дә «гүзәл чыгуы» фикере алга таба да дәвам иттерелә. Мәсәлән, әдәбиятчы галим И.Нуруллин әлеге шигырьләрнең сәнгати ягына игътибар итә: «…Тукайның бу чорда ара-тирә татарча язуын хупласак та, әлеге төркемгә кергән шигырьләрен сәнгатьлелек ягыннан бик үк мактый алмыйбыз. Шагыйрь үзе дә аларга … «агитка» итеп караган», — дип, авторның иске татар телендә язылган мәхәббәт шигырьләрен һәм «Пушкинә» дигән одасын «…чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен …татарчага тәрҗемә итәргә кирәк», — дип белдерә (Нуруллин, 1977: 82-83; 1979: 312-313).

Шуның белән бергә, татар әдәби теле тарихын өйрәнеп, беренче мәкаләләрен яза башлаган Л.Җәләй «Тукай телендә фигыльләр» дигән күләмле мәкаләсендә: «…Тукай телен өйрәнү — татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү дигән сүз ул», — дип, шигъри әсәрләрнең телен яңача тикшерергә кирәк булуны күтәрә (Җәләй, 1938).

Әмма бу фикер игътибар үзәгенә күтәрелә алмый. Татар әдәби теленең тарихы булган дип фикер йөртүче галимнәр кулга алына, юкка чыгарыла.

Г.Тукайның башлангыч чор иҗатын госманлы — төрек теле һәм әдәбиятына бәйләп карау дәвам итә. Ш.Рамазановның «Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» дигән мәкаләсендә: «…Тукай иҗатына кадәр татар поэзиясе һәм татарча художестволы сүз культурасы турында шартлы рәвештә генә сөйләргә мөмкин», Тукайга кадәр булган татар әдәбияты «…поэтик идея, поэтик фикер ягыннан ярлы, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан, күбесенчә, примитив, …һәм тел ягы бөтенләй корама иде», — дип, үрнәк рәвешендә Г.Утыз Имәни, Ш.Зәки, Г.Чокрый әсәрләреннән мисаллар китерә. Г.Кандалыйның «саф татар телендә язган берничә шигыре генә өстенлек итеп килгән гомуми хәлне, әлбәттә, үзгәртә алмавын», «К.Насыйри «яңа татар әдәби теле төзү юлында искиткеч зур эшчәнлек күрсәтүен» искәртә. «Лексик һәм грамматик нормалар карарлашмады, чуарлыклар артканнан-арта барды. Бер яктан, әле «төрки тел» дип аталган борынгы феодализм чорының корама «китап теле» дәвам итсә, икенче яктан, пантюркистлар Волга буе татарларына да әдәби тел итеп төрек телен көчләп тагарга маташтылар», — дип, үз чорының сәясәтенә туры китерелгән, әдәби тел өлкәсендәге теория аңлатыла (Рамазанов, 1946, 1954: 58-61). Г.Тукай шигырьләренең теле дә әлеге нигезгә куеп тәгаенләнә: «Бу чорда Тукай ике телдә — татар һәм төрек телләрендә язды. 1905 елда басылган 7 шигыренең 4се татарча, 3се төрекчә, 1906 елда 39 шигырьдән 18е татарча, 14е төрекчә, 7се катнаш, 1907 елда 34 шигырьдән 29ы татарча, 3се төрекчә, 2се катнаш телдә язылганлар. …Тукайның ул чакта әле татар әдәби теле мәсьәләсендә аерым концепциясе дә, нык позициясе дә булмаганлыкны күрсәтә…» (Шунда ук: 58-63).

Әлеге фикергә Г.Тукай иҗатына татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү күзлегеннән җавап бирү көтелә. Бу юнәлештә, «төрек», «төрки», «татар», «катнаш» төшенчә-терминнарының мәгънәсен тәфсилләп, һәр шигырьдә кулланылган сүз һәм сүзформаларны, һичшиксез, «инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарга» кирәклек аңлашыла. Тикшерү барышында, асылда, өч сорауга җавап көтелә: 1) иске татар телендә язылган әдәбият тулаем рәвештә халыкка аңлаешсыз корама булганмы? 2) Г.Тукай төрек телендә шигырьләр язганмы? 3) Г.Тукайның татар әдәби теле мәсьәләсенә карата үз фикере булганмы?

Хәзерге татар филологиясендәге өйрәнүләргә нигезләнеп, әлеге сорауларга (мәкалә кысасында кыскача) түбәндәгечә җавап бирә алабыз.

  1. Билгеле булганча, Г.Тукай иҗат итә башлаган ХХ йөз башына кадәр, һәр әсәрнең авторы үзе ассызыклап искәртә барганча, Болгар-Казан төркиендә язылып килә торган язма әдәбиятның 700 елга якын тарихы исәпләнә. Тукайлар чорына хәзерлек менә шушы тарихи нигездә бара. Г.Тукайга «Урта Азия һәм төрек шагыйрьләренә ияреп иҗат итүеннән» бигрәк, татар шагыйрьләренә ияреп язу өчен дә җирлек нык була.

700 елның соңгы ике йөз елына гына, ягъни ХVIII гасыр башыннан ХIХ йөз ахырына кадәрге дәвердә языла килгән поэзия әсәрләрендә авторларның үз вакытындагы әдәби телдән ничек файдалануына кыскача игътибар итик.

ХVIII гасыр башында Габди (1679-1710 елдан соң) «…Мескен Габди барчадин кәм, Шәһре — Казан, теле — төрки», — дип, һәр эшне Аллаһы исеме белән башларга кирәклеккә, намаз кылырга, рузә тотарга, дөнья эшен тәрек кылырга дигән нәсыйхәтен халыкның үз сөйләмә теле белән язып аңлата: «…Барыр йиреңез бер йирдәдер, / Йарлы, бай, хатын, иреңез; / Биргәнегә шөкер кылып, / Һәр ни булса, бергә йигеңез…» (Әхмәтҗанов, ХVIII гасыр…, 2006: 13-30). «…Хәмде Аллаһ — кавыштырсын / Әкълим Казан шивәсен, / …Казан йулы илеңез, һай, / Сәйран икән йиреңез…» — дип иҗатын башлаган Габдессәлам (1700-1776) һ.б. авторлар: «…Шәһре Болгар алдыңыйлар, / …Гүзәл, мәкъбүл Болгар йулы, / …үзем үлсәм, китап калыр йадкәр…» — дип инанып шигъри юллар тезәләр (Шунда ук: 121-124). Әсәрләрендә «мөселман ирәнләргә, бигрәк тә биле нечкә, үзе зифа гөлзар, агъзы шикәр, деле бал нигярым, сәвекле ярларга, карендәш, туганнарга» мөрәҗәгать итәләр. Бу «Иляһи бәет»ләр (мөнәҗәт, касыйдә, вассыйәтнамә, нәзым, мәдхия һ.б.) Болгар-Казан төрки шивәсендә языла дип белдерелә, билгеле бер дәрәҗәдә гомумтөркилек сакланып һәм гарәп-фарсы алынмалары файдаланылса да, асылда, Болгар, Казан, Оренбург, Каргалы, Сарачин, Тубыл төбәгендәге кешеләр сөйләшә торган һәм аларның авыз иҗаты әсәрләренә якын булып язылганлыгы күренә (Шунда ук).

Әмма ХVIII гасыр ахыры — ХIХ йөзнең беренче яртысында шул ук Болгар-Казан төркие — иске татар теленең Г.Утыз-Имәни, Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки кебек шагыйрьләр иҗатында алтмыш-җитмеш процент гарәп һәм фарсы алынмалары белән туендырылган нигездә баруы мәгълүм. Бу авторларның барысы да диярлек Көнчыгышның бай мәдәниятен, әдәбиятын, гарәп вә фарсы теленең һәм традицион төркинең нечкәлекләрен үзләштергән шәхесләр. Алар үз чоры өчен актуаль булган катлаулы публицистик трактатлар иҗат итә. Әсәрләрнең күбесе урта гасырларда яшәгән дин һәм хокук буенча күренекле белгечләрнең дөньякүләм танылган хезмәтләренә нигезләнә. Аңлашылганча, бу әсәрләр укымышлы, белемле, гарәп вә фарсыны яхшы белүче укучыларны күздә тотып, гарәп-фарсы алынмаларын һәм традицион гомумтөрки сүз, сүзформаларны мул кулланып языла. Димәк, адресат һәм тема үзгәреше язма телне үзенә җайлаштыра. Хәзерге телебездән аермалы буларак, иске татар телендә менә шундый мөмкинлек була.

Шуның белән бергә, ХIХ гасыр урталарына таба, ХVIII йөзнең беренче яртысындагы «Иляһи бәетләр»дәге кебек, халыкның сөйләмә телендә, аның авыз иҗатында кулланыла торган сүзләрне файдаланып иҗат итү эше җанлана. ХIХ гасыр урталарында Баһави, үзенең кайгысын түгеп, моңлы адәмнәрнең күңеле ачылсын дигән изге теләк белән, фарсы телендәге чәчмә «Бүз йегет»не тезмә хәлгә китереп тәрҗемә иткәндә, шул моңлы адәмнәрнең үз сөйләмә телендә язарга кирәк булуын аңлап эшли. (Бу юнәлештә ул Болгар-Казан шивәсен үзе яшәгән төбәктәге казакъ телендәге сүзләр белән дә баетып җибәрә (Гайнетдинов, 1977: 127-128).

Инде килеп, ХIХ гасыр ахырларына таба, Баһавиның «Бүз йегет», Г.Кандалыйның нәзымләрен файдаланып, Ә.Уразаев-Кормаши (1855-1883) үзенең «Кыйссаи Бүз йегет» (1874) һәм «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» әсәрләрен иҗат итә. Автор аларның ничек итеп язылуы хакында «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» әсәренең ахырында аңлата: «…Бу хикәяте гаҗибияне госманлы тәварихларындан күреб, җиңелрәк телемез — нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарыб, «Бүз йегет» нам нөсхәмез кеби, мин әүвәлиһи ила ахирихи, тасхих вә мокабәлә кыйлыб, иҗаз тарикынча, бу ике телгә тасниф кылдым». Автор кыйссаларының телен үзе яшәгән төбәктәге атамасы белән «нугай вә казакъ лөгатенчә» дип белдерә, госманлы тарихларын башыннан ахырына кадәр шушы телдә чагыштырып һәм төзәтеп чыгардым, ди. Кыйссаларында казакъ теленә хас булган сүз һәм сүзформаларны яратып куллана (Тукай әлеге әсәрләр кыргыз телендә язылган, ди), димәк, иске татар теленең аерым урынчылыкта файдаланыла торган тел берәмлекләре белән баетыла баруы тагын да киңәйтелә.

Алга таба әлеге юнәлеш М.Акмулла, Я.Емельянов һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләрендә үзенчәлекле рәвештә дәвам иттерелә: татар халкының гомумсөйләмә формалары белән бергә, туган ыру-кабиләсе (Акмулла, үзе белдергәнчә — мишәр, Емельянов — керәшен) яисә яши торган урынчылыгына хас булган башкорт, казакъ һ.б. төрки тел берәмлекләре дә табигый бер җиңеллек белән файдаланыла, тасвир чарасы итеп күтәрелә, сәнгатьле сөйләмдә тел берәмлекләренең кулланылышы аерым авторның шәхси үзенчәлеге белән баетыла, нәтиҗәдә, иске татар теленең колачы — мөмкинлеге арта, укучыларның даирәсе киңәйтелә.

Шулай итеп, гомумтөркидән килә торган традицион нигез сакланган хәлдә, билгеле бер төбәктә, ягъни Болгар-Казан төркие дип тәгаенләнгән иске татар телендә, ХVIIIХIХ гасырларда иҗат ителә килгән әдәбиятның, берсен-берсе алмаштырып кабатлаган ике нигездә баруы күренә. Шагыйрьләр, укучыны күздә тотып, темалары нинди булуга карап, иске татар теленең, беренчедән, халыкчан сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренә хас сурәтләү чараларын кулланып, икенчедән, гарәп-фарсы алынмаларын мул файдаланып яза алганнар. Хәзерге татар әдәби теленнән аермалы буларак, иске татар телендә иҗат итәргә менә шундый мөмкинлек туган.

Әлеге мөмкинлектән шагыйрьләр генә түгел, мәгърифәтче әдипләребезнең тагын да камилрәк рәвештә файдалануы күренә. Р.Фәхретдиннең биобиблиографик «Асар» хезмәте классик иске татар теленең гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган төрендә, әти-әниләргә һәм балаларга дини-дидактик тәрбия бирү юнәлешендәге күпсанлы әсәрләре, автор үзе искәрткәнчә, «саф ана телемездә» языла, тулаем төрки дөнья укып аңласын дигән максат белән иҗат ителгән хезмәтләрендә, бигрәк тә «Шура» журналының һәр санында басыла килгән мәкаләләрендә гомумтөркинең угыз-төрек формалары эзлекле файдаланыла. Ф.Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе», «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» кебек хикәяләре халкыбызның җанлы сөйләмә телендә, «Аурупага сәяхәт», «Кырымга сәяхәт» әсәрләре иске татар теленең үз вакытында «җәдиди госманлы» дип атала торган вариантында иҗат ителә. Алга таба иске татар теленең төрле тармаклывариантлы булып кулланыла алу үзенчәлеге, ХIХ гасыр ахыры — ХХ йөз башында беренче әсәрләрен яза башлаган Г.Исхакый, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Камал һ.б. классикларыбызның иҗатында, һәрберсенең үзенчә ысул-өслүбенә туры китерелеп, төрле дәрәҗәдә файдаланылуы мәгълүм. Димәк, гомумтөрки нигездә үскән иске татар теле халыкка аңлашылмый торган тоташ корама булган дип әйтергә һичнинди дә җирлек күренми.

«Ник йоклыйсың, мужик? / Яз җитде һәм үсте / Чирәмнәр йортыңда, / Тор, уян, күтәрел! / Үз-үзеңә кара: / Кем идең, кем булдың? / Нәрсә бар милкеңдә? / Ындырда юк орлык, / Иген юк урырлык, / Атың бар бик начар, / Өч тәңкә торырлык…» (Мужик йокысы) яки «Кайда китде цензуралык, / Коллык, тарлык, ким-хурлык? / Артка карасак борлып, / Йырак анлар калдыя…» (Хөррият хакында) кебек юллардан күренгәнчә, беренче шигырьләрен Г.Тукай, ХVIII гасырлардагы «Иляһи бәетләр»дән, Баһави, Г.Кандалый, Ә.Уразаев-Кормаши, М.Акмулла әсәрләреннән килә торган традицияне дәвам итеп, «мужик»ка мөрәҗәгать рәвешендә, аның сөйләм теленә якын булган юнәлештә яза башлый. Г.Тукайның 1905 елга кадәр иҗат ителгән шигырьләренең теле дә халыкның сөйләмә лексикасына бәрабәр (Курбатов, 1988: 54-59). «Яз галәмәтләре», «Кечкенә генә бер көйле хикәя», «Сорыкортларга», «Кемне сөяргә кирәк», «Татар кызларына», «Көз» һ.б. шигырьләре дә шул юнәлештә языла.

Г.Тукайның «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф», «И каләм», «Ифтирак соңында», «Фикер» газетасына гына махсус түгел», «Гыйшык бу йа», «Пушкинә», «Газета мөрәттипләренә», «Дәрдемәнд дәгелмәйүм», «Хөрриятә», «Тәрбиятел-әтфальгә» һ.б. шигырьләренең күбесендә гыйлемгә-белемгә омтылу фикеренең бөеклеге тасвир ителә. Гыйлемгә-белемгә омтылу иске татар телендә «Кыйссаи Йосыф»тан башлап гасырлар буена тасвир ителә килеп, ХVIII гасыр ахыры — ХIХ йөзнең беренче яртысында Г.Утыз-Имәни, Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки иҗатында бигрәк тә югары күтәрелә. Әлеге авторлар, традицион гомумтөрки нигезне саклаган хәлдә, гарәп-фарсы алынмаларын мул кулланып иҗат итәләр. Яшь Тукай да, Аллаһы Тәгалә сүзләре белән куәтләнеп, гыйлем-мәгърифәтлелекнең, затлы-зыялылыкның, халыкка хезмәт итүнең зарурлыгы тасвир ителә торган шигырьләрне нәкъ шул әсәрләрнең теле кебек булырга тиеш дип аңлый һәм шулай яза. Димәк, Г.Тукай башлангыч иҗатында гомумтөрки нигездәге Болгар-Казан иске татар теленең, беренчедән, халыкчан сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренә якын булган, икенчедән, гарәп-фарсы алынмалары һәм традицион язма формалары мул кулланыла торган мөмкинлеген дәвам итә.

Г.Тукайны беренче тәнкыйть итүчеләр тарафыннан әлеге мәсьәләгә үзенчәлекле мөнәсәбәт белдерелә, халыкчан телдә язылган шигырьләре санап күрсәтелә дә гарәп-фарсы алынмалары белән язылган шигырьләре төрек телендә язылган дип искәртелә. Татар әдәби теленең тарихы булуына игътибар ителми, игътибар итәргә тырышкан шәхесләр юк ителә <…>

Илида БӘШИРОВА, филология фәннәре докторы


Мәкалә «КУ» журналының 4нче (апрель, 2015) санында басылды, сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *