Әдәби берләшмәләрдә

16.10.2017

Язмыш


osen

Аз төйдеме безнең башны
Язмыш дигән бу тормыш?
Күккә чөйде, ярдан атты,
Юлда текә борылыш.

Аз суктымы кул-аякка
Язмыш атлы бу еллар?
Тоташ сынау, җәбер, җәза,
Түзмәс, диептер, — елар!

Салкын җилләр үзәкләргә
Тиде дә өтеп алды.
Маяк булган өмет сүнде,
Үкенеч кенә калды.

Сыпырып төшерсәң чәчтән
И бу ап-ак карларны!..
Язып кәгазьгә калдырам
Җанга сыймас зарларны.

Сагышым салам шигырьгә,
Бушасын, тынсын күңел.
Гомер гел бәхеттә узмый,
Хыялда очу җиңел.

Гөлфия ИСХАКОВА


Гөлфия ИСХАКОВА – шагыйрә; «Язларыма кайтам», «Ак моң алып каеннардан», «Сукыр мәхәббәт» исемле китаплар авторы. Воткинск шәһәрендә яши.


«КУ» журналының 2нче (февраль, 2015) санында басылды.

Фото: Pixabayekaterinalexandrovna

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *