Уены–чыны бергә

15.10.2017

Фикерләр сандыгыннан


ифд

***
Күнегүләрне туктатса, балерина юаная башлый. Кеше рухы да шулай: уйлары биеми башласа, фикер буыннары ката башлый.

***
Ире белән кычкырыша торгач, хатыны, тәрәзәне ватып, икенче каттан сикергән. Халык җыелган. Берни булмаган. Ә ире үрсәләнә:

— Үзем гаепле, үзем җүләр! — дип ачыргалана. — Күпме кыстадылар — бишенче каттан аласы булган фатирны!

***
Аумакайлыгы ишәя-ишәя, кеше дә ишәгәя.

***
Мәйданда азаябыз, торган саен сирәкләнәбез. Сирәкләнгән саен… сыешмыйбыз! Иң соңгы ике тәкә дә сөзешер микән?..

***
Кабыгын салдырган бүрәнә кулдан шуып чыга. Искә төште яшь чаклар: шулай кочактан чая гына шумак була иде кайбер кызлар…

***
Төшемдә күз кабагымны күтәрә алмый азапланам – шундый авыр, имеш. Уянып китсәм, күзгә кояш төшкән. Кояш нуры җиңел түгел икән.

***
Йорт әйберләре күтәреп ир белән хатын кайта. Арыганнар. Бик арыганнар бер-берсеннән. Яңа әйбер сатып алып ял итмәкчеләр.

***
Җир-Ана… Алайса, Галәм-Әби? Әбиеңә сәлам әйт, кунакка барырбыз.


«КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2015) санында басылды.

Фото: Pixabay

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *