Драма

10.10.2017 №10 (октябрь), 2017

Йосыф һәм Зөләйха


yos

Мюзикл

2 ПӘРДӘ, 13 КҮРЕНЕШТӘ
(Кол Галинең «Йосыф китабы» буенча иҗат ителде)

Катнашалар:
Я к у б – гаилә башлыгы.
Р а у и л
Ш ә м г у н
Я һ ү д
Л ә б и                                   〉 Якубның беренче хатыныннан туган уллары.
Р ә й я л у н
Я ш ь җ ә р
Д а н
Й о с ы ф – Якубның Рәхиләдән туган улы.
И б н е — Й ә м и н – Йосыф белән бер үк анадан туган абыйсы.
Д и н ә – Якуб тарафыннан асрамага алынган кыз.
З ө л ә й х а – Мәгъриб патшасы Тәймус кызы: яше егермедә чакта, урта
яшьләрдә, өлкән яшьтә.
З ә й т ү н ә – Зөләйханың караучы кызы, пәри затыннан.
К ы й т ф и р – Мисыр патшасы, фиргавен токымыннан.
Р ә й я н – Кыйтфирның туганы.
Д ә г ы й р у л ы М а л и к – Мисыр сәүдәгәре.
Б ә ш и р – аның колы, соңыннан вәзир.
Б е р е н ч е , И к е н ч е , Ө ч е н ч е , Д ү р т е н ч е , Б и ш е н ч е ,
А л т ы н ч ы , Җ и д е н ч е , С и г е з е н ч е – М исыр хатын-кызлары.
И к м ә к ч е .
Ш ә р а б ч е .
К ы т а й ( х ы т а ) б и ю ч е л ә р е (Зөләйха хезмәтендә).
Г р е к ( р у м и ) а л ы п л а р ы (Зөләйха белән килгән цирк осталары).
С а к ч ы л а р .

1 ПӘРДӘ
1 күренеш

Борынгы Кәнган сәхрасында кечкенә бер ыру рәвешендә яшәп яткан ишле генә гаиләнең йорт-җире. Й о с ы ф йокыда. Саташа. Алдан йөгереп И б н е — Й ә м и н , аның артыннан атасы Я к у б керә.

И б н е — Й ә м и н .
Атам, күр, Йосыф һаман саташа, әнә!
Я к у б .
Саташуы бит төшләнүеннән генә!
Мин дә бүген, улым, куркыныч төш күрдем:
Анагыз Рәхилә елый-елый килеп
Әйтте: зинһар, сакла Йосыфымны диеп.
И б н е — Й ә м и н .
Ә никтер ул минем төшләремә керми,
Миңа да бит авыр, нигә шуны күрми?
Йосыфын кайгырта – мин дә үз баласы…
Я к у б .
Улым, сиңа монда йорт саклап каласы!
Әнә, кырга эшкә китә туганнарың, –
Җиңгәләрең тизрәк хәзерләсен табын!
Динәгә әйт, җәһәт су китерсен монда!
Ибне-Йәмин чыга. Д и н ә су китерә. Йосыф түшәгенә торып баса. Каушый.
Й о с ы ф (карана, эзләнә. Әтисен күргәч, аңа йөгерә).
Әткәй!
Кайда ай һәм кояш, кайда унбер йолдыз?
Нигә болай калдым икән япа-ялгыз?!
Я к у б (Динәдән суны ала).
Алар төшеңдәдер, нинди төш күрдең соң?
Й о с ы ф (Якуб биргән суны эчә).
Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз,
Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз!

Якуб Йосыфка сөйләмәскә ишарә итә. Касәне алып Динәгә бирә дә, «кит», дип ишарә ясый. Динә китә башлый, тик кызыксынуы җиңгәч туктала.

Төш мәгънәсен, атам, ничек юрап була?
Ходавәндәм миңа нинди язмыш кыла?

Динә ишек төбендәге паласны рәтләгәндәй итә.

Я к у б (уйларыннан айнып).
Ходай Тәгаләнең рәхмәтләре илә
Сиңа олы белем, зур дәрәҗә килә!
Кояш һәм ай нуры төшкән һәммә җирдә
Иманлы Йосыф дип таралачак даның,
Булыр Мисыр кебек патшалыгың,
Башын ияр сиңа хәтта абыйларың!

Й о с ы ф (шаккатып, дулкынланып).
Хәтта абыйларым миңа баш иярме?
Алар да әллә мине патша диярме?!
Ә нигә соң Ходай мине сайлады икән?!
Миннән лаеклырак булмады микән?
Атам, кара, мин, чыннан да, бик матур бит,
Беркем әйтми абыйларымны матур дип.
Атаем, мин Мисырда патша булу белән,
Кәнганнән сине Мисырга алып киләм!

Динә бу сүзләрдән куркып йөгереп китә.

Я к у б .
Хак Тәгалә чиксез кодрәт – алгучы да,
Масайсаң бернәрсәсез калдыручы да!
Шуңа, углым, тәкәбберлектән ерак йөр,
Кеше хакын бөтен нәрсәдән дә өстен күр!
Ләкин, углым, әманәттер, яхшы тыңла,
Төшеңне һичкемгә дә син мәгълүм кылма!
Хәтта туганны да котырта бит шайтан.
Абыйларың белсә, хәлләр булыр яман!

Туганнар керә башлый. Ата алдында Йосыфны оялтырга тырышалар.

Я һ ү д .
Кардәшебез Йосыф иркә дә соң бигрәк!
Р а у и л .
Иркә кайда, шунда була ялкау имгәк!
Ш ә м г у н .
Ник бармыйсың, Йосыф, безнең белән кырга?!
Ярдәм итәр идең маллар сугарырга!
Я һ ү д .
Көне-төне без мал артыннан йөрмәктә,
Михнәт чигеп, елкы-сыер, куй көтмәктә!
Я к у б .
Балаларым, күрәм, авыр эшләрегез,
Әмма Йосыфны сез юкка битәрлисез!
Ш ә м г у н .
Без эштән кайтканда, һәрчак ята йоклап!
Я к у б (тавышын күтәрә төшеп).
Чөнки көне-төне күчерә ул китап!
Т у г а н н а р .
Күчерә ул китап, күчерә ул китап!
Китап, китап, китап! Китап, китап, китап!
Р а у и л .
Атабыз, безгә мал табучылар кирәк!
Я к у б .
Мал табучы кирәк, китап язучы сирәк!
Мал табыгыз, иблистән дә сакланыгыз!
Арагызга керсә иблис ләгыйнь уе,
Дулар көнчелекнең явыз кара туе!
Йосыф углым, уянгансың, юынып ал!

Уллары әрле-бирле сугылып йөри башлый, Якуб Йосыфны ияртеп чыга.

Я һ ү д .
Динә дөрес әйткән! Йосыф патша, диң, ә!
Л ә б и .
Аны өстен күрә, дөрес әйткән Динә!
Я һ ү д .
Атабызга Йосыф бездән кадерлерәк!
Л ә б и .
Ул Йосыфны бездән өстен күрә, димәк?!
Р ә й я л у н (мыскыллап).
Иманлы Йосыф бит китап күчерә!
Я ш ь җ ә р .
Туганнары ялан кырда мал эчерә…
Д а н .
Йосыф бит без түгел – Рәхилә баласы!
Р а у и л .
Атабыз гел мактый, изге, дип, анасы!
Д а н .
Хезмәтчегә саный Йосыф абыйларын!
Р ә й я л у н .
Кем генә соң аңлар кеше кайгыларын!
Р а у и л .
Әткәй өчен Йосыф тугры гүзәл бер җан.
Ш ә м г у н .
Әткәй берни белми – куенында елан!
Д и н ә (йөгереп керә).
Кычкырмагыз, миңа эләгер, атай сизсә!
Т у г а н н а р .
Кычкырабыз – бәла килә өстебезгә!
Д и н ә .
Нигә генә әйттем, кушачак куарга,
Үз баласы түгел бит – алды асрамага.
Р ә й я л у н .
Куа алмас, Динә, без сине якларбыз,
Үз сеңлебезне саклагандай сакларбыз!
Р а у и л .
Динә, Йосыф төшен тагын бер кат кабатлачы,
Монда җиде үлчәп, бер кат кискән яхшы!
Д и н ә .
Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз,
Шул төшендә сәҗдә кылган аңа төп-төз!
Я һ ү д .
Унбер йолдыз, диме? Ансы бездер инде!
Ш ә м г у н .
Бүлмә! Тагын нидер дигән идең, Динә?
Динә.
«Хәтта абыйларым миңа баш иярме?
Алар да әллә мине патша диярме?!
Ә нигә соң Ходай мине сайлады икән?
Миннән лаеклырак булмады микән?
Атай, кара, мин, чыннан да, бик матур бит,
Беркем әйтми абыйларымны матур дип».
Булдымы инде, әткәй күргәнче китим!
(Кача-поса китә.)

Р а у и л .
Йә, Йосыфтан ни көтәргә безгә?
Бу төш аша бәла килә өстебезгә!
Т у г а н н а р .
Кара язмыш юраган атабыз безгә!
Ш ә м г у н .
Әгәр Йосыф төше чынга аша калса,
Әгәр дә ул, чыннан, патша булып алса,
Һәммәбез дә аңа коллык кылыр булса,
Т у г а н н а р .
Булыр бу эш безгә иң бәхетсез кыйсса!
Я һ ү д .
Рәхилә Йосыфы хәйлә кормак була,
Төшен сөйләп, бездән өстен чыкмак була!
Р ә й я л у н .
Атабыз төпчеген бездән артык сөя!
Л ә б и .
Күрми торса аны, йөзе кара көя!
Я ш ь җ ә р .
Бездән ике тапкыр артык өстен күрер!
Мирасны да аңа күпкә артык бирер!
Д а н .
Атайдан Йосыфны аерырга кирәк.
Алып китик кырга, юк итәргә кирәк!
Я ш ь җ ә р .
Атабыз янында без генә калалсак,
Д а н .
Аның сөеклесе без генә булалсак,
Я ш ь җ ә р .
Атабызга яхшы тәрбия кылырбыз!
Д а н .
Шул рәвешчә генә бәладән котылырбыз!
Т у г а н н а р .
Алып китик кырга, шунда ачыкларбыз!

Йосыфның чәчләрен тарый-тарый, Я к у б керә. Туганнар сәҗдәгә егыла.

Т у г а н н а р .
Кадерле атабыз, исраил атабыз,
Көн дә каршыңдабыз, сиңа җан атабыз!
Р а у и л .
Йосыф кадерлебезгә, кардәшебезгә,
Рөхсәт ит, әткәй, иркен дөнья күрергә.
Ш ә м г у н .
Йосыф безнең белән маллар көтеп йөрсен.
Зиһне артсын, шунда күңле күтәрелсен!
Й о с ы ф .
Атам, җибәр кырга туганнарым белән!
Я к у б (чәч тараудан туктап).
Бу уеңнан, Йосыф, канлы яшьләр түгәм!
Улларым, Йосыф беркая да бармас.

Күргән төшемнән һич җаным тынгы тапмас.
Рәхиләмне күрдем, бик кайгылы иде:
Кырда унбер бәрән көттең, Якуб, диде,
Бәрәнеңнең берсен тартып алып, бүре
Куе чытарманның эчләренә керде.
Ш ә м г у н (аягүрә басып).
Кайгырма, атабыз, Йосыфны сакларбыз.
Барлык бүреләрне тураклап ташларбыз!
Й о с ы ф (тезләнә).
Рөхсәт ит, атаем, мин дә кырга барыйм,
Абыйларым белән матурлыкны карыйм.
Д а н .
Күргәннәрен кайтып сиңа сөйләп бирсен,
Үзе сөенгән күк сине сөендерсен!
Я к у б .
Ботак керсә тишеп, сукраер күзең,
Кара кодрәт сукса, кулдан китәр көчең!
Й о с ы ф .
Якуб атам, мине сөюеңне беләм,
Дәлиллисең моны нинди эшләр белән?
Я к у б .
Тезлән, дисәң, улым, тезләнергә риза (улы янына тезләнә),
Барырга рөхсәт юк, көтә алда иза!
Й о с ы ф (Якубның янына тезләнә, иңеннән коча).
Ходаемнан хөкем булса,
Көймәм батар, –
Ходай кушса, баткан көймәм өскә калкыр!
(Әтисе белән тора.)
Я к у б (Йосыфның чәчләрен үрә, өстенә ап-ак күлмәк алып кидерә).
Аллаһ бөек, күнәм, ярый, юл чыгыгыз! (Улларына.)
Төпчегемне саклап, хөрмәтләр кылыгыз!
Я һ ү д .
Юлда ул армас, чиратлап күтәрербез. (Йосыфны күтәрәләр.)
Чиксез кадерләрбез, хөрмәт күрсәтербез!

Пәрдә

2 күренеш
Мәгъриб җирләренең патшасы Тәймус сарае. З ө л ә й х а саташулы йокыда. «Зөләйха төше». Сәхнәгә караңгылык иңә. Кыз торып баса, аңа таба патша киемнәрендәге Йосыф килә. Төш музыкасы.

З ө л ә й х а .
Менә тагын, егет, син төшемә кердең,
Менә тагын нурлы йөзләреңне күрдем.
(Ары таба көйләп әйтә.)
Акылымнан язам кемлегеңне белми,
Кешеме син, әллә явыз җен-пәриме?
Й о с ы ф (көйләп җавап бирә).
И, Зөләйха, мин дә синең кебек кеше,
Ходай кодрәтеннән яратылган бер җан.

Сине миңа язган, мине сиңа язган,
Кавышулар килер безгә Хак Алладан!

З ө л ә й х а (көйләп).
Өченче ел инде бертуктаусыз янам,
Торган урыныңны, әйтче, егет, зинһар,
Син патшамны шуннан барып эзләп табам,
Мәхрүм итмә бар нәрсәдән, әйт, син кайдан?
Й о с ы ф (көйләп).
Хәтерлә шуны: мин Мисыр хөкемдары.
Очрашу Мисырда, теләсәң килерсең,
Сабырлыгың белән эшлә бу эшеңне.
Сабыр булсаң гына, син мине күрерсең.
Сәхнә яктыра. Зөләйха уяна. Елый-көлә. З ә й т ү н ә аны тотып ала.
З ө л ә й х а (уяна).
Хәтерлә шуны: мин Мисыр хөкемдары.
Очрашу Мисырда, теләсәң килерсең! (Елый, көлә.)
З ә й т ү н ә .
Чү, Зөләйха, алай бәргәләнмә, зинһар!
Һич курыкма, монда менә сакчың Таш Сын бар!
Таш Сын Ходам, Зөләйха кабат төш күргән,
Төшенә бит тагын теге ләгыйнь кергән!
З ө л ә й х а .
Юк, ул егет Мисыр хөкемдары икән,
Аның һәрбер сүзе, хәрәкәте күркәм!
Бик елагач кына ачты йөрәк серен.
Аның йөзе янган уттай балкый иде,
Мин – синеке, диде, син – минеке, диде.
Сине миңа язган, мине сиңа язган,
Кавышулар килә, диде, Хак Алладан!
З ә й т ү н ә .
Кит, явыз көч, үзем дә пәри затыннан!
Зөләйхамны барыбер синнән тартып алам!
Тфү, тфү… тфү! (Зөләйханы Таш Сын каршына китерә.)
Әйдә, тезләник Таш Сын каршысына!

(Таш Сын каршына тезләнеп рәхмәт укыйлар. Таш Сынны иркәләп үбәләр.)

Рәхмәт догабызны кабул итче, Таш Сын,
Кылган һәр догабыз, кайнар теләгебез
Кабул була күрсен, күңелеңә ашсын!
З ә й т ү н ә .
Сөйлә, әйдә, аңа ниләр күргәнеңне,
Курыкмый гына әйт, изге теләгеңне!
З ө л ә й х а .
Мисыр хөкемдары минем теләккәем,
Шуны сорап тибә ярсу йөрәккәем!
(Таш Сын сүзсез тора. Зөләйха кабатлый).
Мисыр хөкемдары минем теләккәем,
Шуны сорап тибә ярсу йөрәккәем.

З ө л ә й х а .
Дәшмисең? Дәшмәү – ризалык билгесе ул!
Таш Сын, атам Тәймуска син киңәшче бул!
Каршы килмәс сиңа, сөекле әткәем,
Мисырга барам, шунда ул бәгырькәем!

Пәрдә


Дәвамын «КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *