Хикәя

10.10.2017 №10 (октябрь), 2017

Капка


kapka

Әтисе шоп-шома капка баганасын кытыршы учы белән сыйпап торды. Аннан читкә китте. Улына да ымлады: мондарак кил, янәсе. Самат әтисе янына килеп басты. Читтән яхшырак күренә икән шул… булган бу! Күзен янә ырыс капканы кыйгачлап япкан түбәгә төбәде. Ул аңа капканы каядыр очырып китәргә җыенган җилкән булып күренде. Кара инде – капка үзе еракларга, күк томаннарга уралган серле илләргә алгысынган корабка охшаган түгелме соң?
Әтисе канәгатьләнү кичерә иде, и-их дип, яңагын ышкып алды. Ул гел шулай – күңеле булса, яңагын ышкып тора. Ә бүген ул бик озак кырынды, яңагы шоп-шома, капка баганасы кебек димәсәң инде, менәтерәк…
– Мату-ур… – дип сузды Самат. – Җилкәнле корабка охшаган бит, әти, име…
Әтисе, яратып, улын аркасыннан сөйде.
– Капка тек капка… – Аннары кинәнеп көлеп җибәрде: – Капка капкага охшарга тиеш, улым.
Ишегалдына уздылар. Таш плитә җәелгән бер сукмак зур йортка, икенчесе бакча түренә – алар куна торган җәйге өйгә таба сузылган иде. Тирә-юньдә яшел хәтфә үлән шыпырт искән җилдә акрын гына кайнап ята. Аларны күзәтеп кенә торганмы, зур йортның болдырына бикә чыгып басты. Сары чәчле, яшел күзле, борыны бераз почыграк булса да, килешеп тора үзенә. Һавалы итеп күрсәтә. Шорты кигән, күлмәк изүе ачык…

– Кабул итеп алыгыз… Капка әзер, – дип, әтисе болай да киң авызын җәеп елмайды. Самат аңа аптырап карап алды – ничектер бүтәнчә сөйли иде әтисе, бикәгә ярарга тырышамы соң…
– Кабул итүче мин түгел… – Бикә, башын читкә борып, ирен арасына нечкә сигарет төртте. – Ренат Әсхәтович шулай мөгез чыгарырга ярата. Капка, имеш. Нәкъ авылдагыча булсын, имеш. Барысы да таш койма коеп, тимер капка утырта, ә бу…
Тәмәке төтене, бөдрәләнеп, һавага таралды. Саматның борынына ниндидер әчкелтем хуш ис килеп бәрелгәндәй булды. Һе… Бу шул… сасы тәмәке тартмас шул инде. Сорты бүтән.
Әтисе иренеп кенә күктәге ак болытларга күз салды.
– Ренат Әсхәтович – акыллы кеше. Тимер тимер инде ул. Агач бүтән. Агачның җаны бар.
Бикә чыркылдап көлеп җибәрде.
– Философ икәнсең бит, Мостафа. Агачның җаны… Кайда күрәсең инде ул җанны?
– Агач җылы…
Хатын, юкны сөйләмә, дигән кебек, кулын селтәп куйды.
Әтисе ирен чите белән елмайды. Самат исә бикәнең наданлыгына шаккатты. Агачның җанлы булуын алар авылында һәркем белә.
– Без бүген кайтып китәсе идек, – диде әтисе.
– Тагын бер кич кунарга туры килер. Ренат Әсхәтовичтан узып мин сезне җибәрә алмыйм. Кая ашыгасыз? Ял итегез бераз. Әнә күлгә су коенырга төшегез. Гел эш тә эш димәгән. – Һәм бикә борылып өенә кереп китте.
– Һы… – Әтисе уң кулы белән сул кул аркасына сугып алды. Бераз пошынса, аның шундый гадәте бар. – Без бит… без ял итәргә килмәгән. Уттай эш өстендә… – Ул җәйге өйгә таба атлады.
Эссе иде. Су коенып менсәң, начар булмас иде анысы.
– Коенасың килсә, бар… – диде әтисе, аның уен сизгәндәй. – Мин шәһәргә чыгып керәм әле. Бераз күчтәнәч-мазар алырмын.
Самат уенчак тай кебек сикереп алды. Капка «их» итәргә дә өлгермәде, малай инде зур йортларны урап алган таш коймалар буйлап күлгә йөгерә иде.
– Артык эчкә кермә! – дип кычкырган әтисенең дә тавышын ишетмәде.
Саматның әтисе Мостафа – тирә-юньгә данлыклы капка ясау остасы. Аңа тиң булырлык күрше Урмай авылыннан Минап әбзәй генә бар, дип сөйлиләр иде. Мостафа ясаган урыс капкаларны – ә бу якта аларны нигәдер кабак дип атыйлар – халык, чыннан да, бәхет китерә, дип ышана, «бигрәкләр дә җиңел куллы шул Мостафа», – дип, әби-чәби чыш-пыш килә иде. Түбән очтагы имче Минҗиһан карчыкның: «Мостафа ясаган кабактан атлап чыксаң, юлың уңа да уңа инде», – дип сөйләп торганын Самат үз колагы белән ишеткәне бар. Җәй башларында алар үзләре дә яңа капка ясаттылар… Ясаттылар…
– Инде ярты авылны урыс кабаклы иттең, ә үзебезнең һаман җил капка… адәм көлкесе, – дип, ике көннең берендә әнисе кабатлый торгач, әтисе Урмайга барып Минап әбзәйне алып килде.
– Син соң үзең оста бит… – дип аптырады Минап. – Нигә мине яллыйсың?
– Үземә шәп итеп ясамам дип куркам… – Мостафа маңгаен ышкып алды. – Кыюлык җитми, малай…
Минап аны аңлады. Ун көн дигәндә һөнәрдәшенә менә дигән шәп капканы җиткереп тә бирде.

Шуннан соң бер ай үттеме-юкмы, Саматның әнисе үлде. Баш мие кайнарлык эссе иде. Авыл хатыннары урманга печән чабарга китте. Әнисе шунда чалгысы янәшәсендә егылып үлде, диделәр. Башына кан сауган.
Үлемнең чын асылын белми иде әле Самат. Әнисе каядыр вакытлыча гына киткән сыман тоелды аңа. Гәүдәсен гүргә төшергәндә дә, малай үзләренә нинди фаҗига килүен чынлап аңламады. Юк, бу әнисе түгелдер, бу бөтенләй бүтән кешедер булып тоелды. Ничек аның әнисен анда – җир астында калдырсыннар? Әнә бит ул, әле кичә генә түгелме соң, иңбашына чалгысын салып, яңа капкадан чыгып китте. «Самат, Гөлфияне яхшы кара, ашны мичкә куеп калдырдым, вакытында ашарсыз», – диде. Ә биш яшьлек Гөлфия, өстендәге япманы тибеп очырып, таралып йоклый иде әле.
Китте…
Әмма ул тиздән кайтып керәчәк, и-и Саматкаем, үсеп тәмам егет булдың бит, ишегалдын әнә ничек пөхтә себереп чыгаргансың, дип аны мактаячак.
Иртән, әтисенең эчтән каралып киткән йөзенә карагач кына, ул имәнеп, әнисенең беркайчан да, мәңгегә-мәңгегә, кире кайтмасын аңлагандай булды.
Тагын берничә көннән аларга Минап килеп керде.
– Аңлыйм хәлеңне, кардәшем, – дип, Мостафаның иңеннән кочты. — Моңардан да авыр кайгы була алмый.
Өстәл янына утырыштылар.
– Үлгән артыннан үлеп булмый, – дип сүзен дәвам итте Минап. – Миңа әле генә бер Казан баеның йомышын тапшырдылар. Алар бит хәзер, үзең беләсең, шәһәр читендә үз йортларында, ни соң әле, аты коргыры, катиҗларда яши. Шул – миңа хәбәр салучы – авылча урыс капка торгызмакчы була икән. Байларның үз кытыклары… – дип, Минап кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых…
Мостафа аны тыңламый да иде шикелле. Аның ни катнашы бар монда? Маена чыдаша алмаган бер лыкыр баеның кайгысымы?..
– Җилләнеп кайтасыңмы әллә? Кайгыңны бераз таратып, дим. Малаеңны да ал ярдәмгә. – Минап, үрелеп, дәү кулы белән Саматның башыннан сыйпагандай итте. – Үсеп егет булган бит инде бу. Тьфү-тьфү, күз тимәсен…
– Шулай дисеңме… – Мостафаның тавышы бик-бик сүрән иде. Үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды: – Бармыйча да булмас шул. Гөлфияне әбиләрендә калдырырбыз. Җан биргәнгә җүн бирер Ходай.
Минап аңа керләнеп беткән кәгазь кисәге сузды.
– Менә адресы. Казанга җитәрәк ул… Иртәгә үк кузгалыгыз. Бай шулай дигән. Бә-әк кырку кеше, диләр. Төгәллекне ярата, димәк… – Минап тагын кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых… Күмгүк иреннәре ерылып, тешсез авызыннан Саматка караңгы аңкавы күренгәндәй булды.
Минап, керпе чәчен сыпырып, урыныннан күтәрелде. Чәче дә яңадан торып басты.
– Ярар, юлыгыз уң булсын, – диде ул. – Бигайбә.
– Син соң үзең нигә бармаска булдың? – дип сорады Мостафа, аны озата чыкканда.
– Мин шул Бүре Рәшитенә капка ясый башлаган идем. Ничек бүленәсең…
Иртәгесен, ата белән ул, Казанга җитәрәк, кашагасына зур итеп «Нарат» дип язылган зур йорт янына төшеп калдылар. Җир астыннан юл аркылы чыгып, урман аша Казан баеның биләмәсенә юл тоттылар.
Бай өйдә иде. Тәбәнәк буйлы, бүксәсе килешле генә алга чыккан. Икесен дә сыек зәңгәр күзе белән бораулап алды <…>


Хикәянең дәвамын «КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *