Бәян

09.10.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


mech

Дәвамы

4

«Һы, юл буе икеләнде. Янәмәсе, ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрәм! Явасылар яуды инде, балакай. Нәселегез корыды. Вәләкин минем каргыш түгел, Аллаһ җәзасы. Мин кодрәтемә ялваручы гына. Без – дөнҗа хуҗасы, ат итеп аның сыртына атландык, дип кәперәймәгез, хисап көне һәркаюсыгызга тәгаенләнгән. Ни чәчсәгез, шуны урырсыз! Күңелегез басуындагы агулы орлыктан шыткан явызлыктан үзегез үк авыз итәрсез».
Мунча өлгереп килә иде. Карчык, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, былтыргы имән себеркесен тозлы суда җебетте. Бөрешеп кипкән яфраклар яңа гына бөредән ачылган төсле җете яшел төскә «буялды». Аны кызган таш өстендә җилләткәч, агач ләгәнгә батырып куйды. Мич алдына тарттырылган күмер өемендә калай чәйнек быгыр-быгыр кайный иде, тоткасыннан эләктереп ләүкәгә күчергәч, киндер капчыктан бер уч үлән салды, төнәтмәне чырагач белән бутады. Бармакларының ибе юк шул. Былтыр гына җилдән җитез иде лә. Келәт диварындагы куакларга күч-күч аскан җитмеш җиде төрле дару үләнен ул берүзе җыеп киптерде. Каенсеңел ерак алан-болыннарга кадәр йөри алмады, шушы тирәләрдә генә кайнашты. Аның үлән тануы да чамалы гына иде. Чамалы, билгеле! Гамбәр бу авылга килен булып төшкәндә, унбиш яшьлек кыз калага – киҗе-мамык фабрикасына эшкә җыенган иде. Тулай торакта ирсез картаеп, өстәвенә аяк бармагын черетеп кайтуына да биш ел чамасы кана.
Барысын да хасиятләп әзерләгәч, карчык сарайдан кочагы белән салам алып килеп идәнгә ташлады. Аннары аркылы тактага элгән шадра сөлге белән тирләгән бит-муенын корыткач, һавага чыкты. Аңа корымлы татлы ис тә иярде.
Баскычка ауган хатынга ул:
– Тор, Гөлҗиһан бала, – диде. – Тор! Тәнеңдә гүр салкыны. Сөягеңдә җелегең туңса – харап. Сине җылыту кирәк.
– Нишләтәсез мине, Үлмәс… әй, Гамбәр әби?
– Шулай дөрес, шулай, мин – Гамбәр атлы. Такмагыз миңа ят исем! Такмагыз! Кемне ачуланам, димсеңме? Дөнҗасын ачуланам. Син шуның шаһиты гына. Кузгал! Нишләтсәм дә – карышма. Җелек катса – җан бимазалана, гәүдәңне тарсына.
Мәрхүм ире Заретдин белән ызба төзегәндә, урманнан аркан бәйләп икәү агач тарттыралар иде. Җиңел иде ул, күрәсең, кулларның җегәре булган. Яшь чаклар, куәтле чаклар! Ә бүген бу хатынны беләгеннән тотып мунчага илтерлек тә рәте юк.
– Миңсылу, ярдәм ит!
Каенсеңел, шелтәләп:
– Никләр моның ише имгәкләр белән җәфаланасың икән, җиңги?! Бүлнистә брачлар дәваласын, – диде, һәм сукранып кына, хатынны култыклады. – Һай, авырлыгы!
– Шым бул, мөрәвәтсез! – Карчык Миңсылуга акайды. – Аллаһ мохтаҗ бәндәсен безгә турылаган икән, шуңа чиксез шөкрана кыл! Шифасын бирер өчен Ул без фәкыйрьнең кулын сайлаган кана. Ничекләр Бөек Затыма карышмак кирәк! Тәүбә, тәүбә!
– Әстәгым, сине жәллим мин, җиңги! Яшәрү ягындамыни син?! Үз көеңне үзең көйләсәң дә – рәхмәт кенә.
– Лыгырдап көемне бозасың, кем кыз. Җәтрәк атлат! Мунча суына.
– Суынмый ни! Һәйбәтләп тимер мичле сабриминный мунча төзеттер оныгыңнан дигәч, карасы сихәтлерәк, дидең. Корым оясы, шул гына инде.
– Йа Аллаһым, озын да телең, Миңсылу! Эчкә кермә, кал!
– Мәйлең, җиңги. Калын катынны юындырганда хәлдән тайсаң, миңа кычкыр. Моның бит аркасы да куна тактасы тиклем, хи-хи!
Карчык, авыруны чишендереп саламга утырткач, чүмеч белән ташка су бөркеде. Түшәмгә ургылган көл катыш пар мизгел эчендә аска төште.
– Ник мине газаплыйсыз? Мин чип-чиста, мин керләнмәдем, – диде парга тончыккан хатын. – Хезмәтчеләрем көн саен саунада юындырды, Үл… Әй, Гамбәр әби!
Үч иткәндәй карчык тагын чуерташларны чыжлатты. Яңгыр коендырдымыни, Гөлҗиһанның тәненнән шыбыр-шыбыр тир акты.
– Ясалма мунчаларыгыз белән мактанмагыз! Чир оясы алар, чир оясы. Шакшы кортлар мыжлый анда. – Ул пыяла савыттагы суган төнәтмәсен учлап-учлап мичкә сипте. – Авызыңны ачып, борын тишегеңне киереп, тирән сула. Суган суы эчтәге былчыракларны чистарта, дияр иде Сабирҗан мулла. Адәмнең тәне берлә рухы да хасталанган. – Карчык сүз белән дөньясын уңлы-суллы «яңакларга» тотынды. – Пычранасыз да духтырларга зарланасыз, чиремә дару килешмәде, дисез. Җан сырхавына тарган адәм баласы икеләтә бәхетсез. Мин андыйларны иллә күп күрдем үз гомеремдә. Үзе бисмилла, дия, үзе хәмер лыкына, үзе дога кыла, үзе шайтан гамәле – гөнаһ эшли. Мондайлар ике битле, мондайлар аерата куркыныч. Алар да какты ишегемне, вәләкин бусагадан узалмады. Рәхим-шәфкать булмады безләрдән.
Тел сөйләде, ә имән себерке яфраклары тетелгәнче шап та шоп хатынның аркасын «кыйнады». Каян иңде аңа көч-гайрәт? Бетерештем дигәндә генә, йа? Актыккы чырагы кабындымы? Шуның яктысында ул соңгы шифа-дәвасын башкарамы?
Кортка чәйнектән үлән суы агызды:
– Мә, йотымлап кына эч. Шешең кәмер, иншә Аллаһ.
– Гамбәр әби, – дип пышылдады хатын. – Үлмәс кол кем иде соң ул? Син аңардан куркасың шикелле.
Камыт энәсе белән тез астына чәнечтеләрмени, карчык әздән генә идәнгә чүгәләмәде. Нинди бетмәс шом бу, йа Аллам?! Ул аны тамчысына кадәр кан тамырларыннан сыкты кана. Шомнан яралган курку, гүя каракош, очып китә дә, канаты белән бәрә-суга кабат йөрәккә оялый иде. Югыйсә дала күкрәгендә чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: «Исмең онытылу берлә – курку куыгы да шиләр», – дигән иде. «Җир астына яшеренсәләр дә, табып муенын чабабыз», – дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен кайгыртамыни, Аллам?! Баламның баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар.
Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте.
Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган «иман йорты» кырыенда намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлысы ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе: Аллаһка сыенып, куркудан качу иде. Намазын тәмамлагач та карчык агач-куак арасыннан кулъяулык хәтле генә күренгән күк йөзенә төбәлде:
– И Раббымыз, – диде. – Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер! Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми ансы. Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз. Бүген дә исмен әйтеп йөрәкне кузгаттылар.

* * *

…Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар.
– Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк кели, – диде анасы. – Сине капкасы алтын тоткалы җыртка урнаштырсак, атаң көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызкаем.
Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай «сынды». Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиң идемени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул йә аларның чатырын яндыра, йә ат белән таптатып сарыкларын имгәтә иде.
Үлмәс бик тиз сынын төзәтте.
– Мәйлең, Анам, үләндерсеннәр, – диде. – Чү, чү, иртә шатланма! Мин риза, димәдем, Анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җылымсыз ул!
– Вай-вай, аузың ни сүли, Үлмәс! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен, Ходаем. Синең бәхетең – безнең бәхет, кызкаем. Син – сыңар олан – Тәңребез бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Имче Сайрәби саттык йоласын үтәмәсә – сине дә бишегеңдә буар иде ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән генә миңа сатыгыз, дип үрәтте. Анарда өч көн, өч төн кундың, кызкаем. Үлмәс атын да әбкәч үзе кушты.
– Ызба иясен алдадыгыз әлсә? – дип көлде кыз. – Чур, мине алдый алмассыз, Анам. Котлыбәк йорты – тирес, улы – корт. Без алар белән туганлашмыйбыз!
– Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне, каһәр суккыры!
– Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, Анам. Ул миңа: «Син – татар кызы», – ди, татарча дөрес сөйләш, ди.
– Ни пычагыма сиңа дөрес тел! – дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды.
– Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс!
– Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, Анам.
Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбе-тамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт!
Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән кеше аркылы белеште: пар атлар тиянадан гына дулап, Котлыбәк угланны тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә, имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып, майлы куй ите кимерәсе агай-эне тагын бәлагә тарган: ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш. Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде.
Гәрчә, исем анасы дәрәҗәсе күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый башлады. Йа Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык сызды имче: Котлыбәк оланына ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр!
Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты. Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып:
– Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына салып апкайт! – диде. – Урла! – диде.
Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде.
– Фу, сасы!
– Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан апкалган ыем им-томга, – диде ялагай карчык, кеткелдәп.
– Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! – дип, егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды, ул кулы белән йөзен җилләтеп мыгырданды:
– Һы, буйсындыра ди! Ике трит юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде, чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче трит муеныгызны сындыртыр!
Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уй ниятен тормышка ашырырга кирәк, югыйсә җаны тынычланмаячак иде.
– Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең, безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып, күк-җир падишаһы Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, – диде ул, куактагы тәтелдек кош сыман тиз-тиз сөйләп. – Йә гайрәтле нәсел белән туганлашып, дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк угланы апкитәр үзен. Баш бирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен.
Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды: монда бары тик хәйлә белән генә котылырга мөмкин иде. Келәткә бикләгәндә ул карышмады, ә караңгылаткач, түбә тактасын куптарып, иреккә чыкты. Күк гөмбәзен бизәгән йолдызлар үрелеп алырлык буйда гына якын иде, Үлмәс Илаһи зат камил итеп төзегән җиһанның матурлыгыннан хушланып берара онытылып торды. Аннары җитез генә аска сикерде. Җил тынган, төнге һава тыгызланган иде, качкын кыз дала иңләп очты. Мөгаллимнең атлары әзер иде, егет килә-килешкә үк аны күтәреп ияргә утыртты.
– Ашыгуың хәерле, – диде егет. – Куып тотсалар, икебезне дә ат койрыгына тагып сөйрәп йөртәчәкләр. Сездә халык кыргый гадәтләрдән арынмаган. Артта калма!
Таң атканда алар шактый чакрым үткән, әмма атлар арган, әгәр малкайларны ял иттерсәң – Котлыбәк углы, куштаннары белән эзгә төшәчәк иде. Шуңа күрә мөгаллим, акча биреп, чаптарларны яңалары белән алыштырды. Тагын кичкә хәтле җил белән куыштылар. Төн күзендә качкыннар җәяү генә тимер юл кырыеннан атлый иде инде. Агач төягән тауар поездының койрыгына ябышып менеп, бүрәнә арасына поскач кына иркенләп сүз алышты алар.
– Үлмәс, бу гамәлеңә ахырдан үкенмәссең микән?
– Үкенмәм, Заретдин.
– Мин сине үз илемә дәшәм. Мәңгегә. Сиңа далага юл ябыла, Үлмәс.
– Мәңгелек тормыш Тәңре катында гына, Заретдин. Син дә, мин дә җирдә кунак кына.
– Бездә үзгәрәк дөнья, Үлмәс. Йолалар да бүтән. Үзеңнекеләрне юксынсаң, нишләрсең?
– Түзәрмен, Заретдин.
Мөгаллим егеткә үлеп-бетеп гашыйк иде кыз, мәхәббәт аның бөтен барлыгын биләгән иде.
Яшьләр бәләкәй генә стансада поезддан төшеп калды. Өч тәүлек авыллар аша уза-уза, ниһаять, соңгы ноктага җитәбез дигәндә генә, Заретдин:
– Әнә-ә, теге калкулыктагы бистәдә әтинең туганнан туган абзасы Мифтахетдин бабай яши, без аңа кагылыйк әле, синең өстең дә юка, җиңги әби берәр нәрсә кигезер, – диде.
Качу хәсрәте белән мие сыекланган кыз кием-салым турында кайгыртмаган иде шул. Ярымшәрә иде Үлмәс. Кыска күлмәген күпме генә аска тартса да, тез капкачы май чүлмәге кебек ялтырый иде.
– Минем аяк-кулым да тузан гына, Заретдин.
– Юл хутында күл бар, юынырсың.
Йокыга талган күл өсте көзге сыман шоп-шома иде, су иясеннән ояла-ояла гына, кыз тәнен пакьләгәч, толымыннан бер бөртек чәчен йолкып күлгә агызды. Арырак Заретдин юына иде, ул аның да сакалыннан төк тартып алды. Егет, сискәнеп:
– Нишлисең? – дип кычкырды.
Кыз:
– Су иясенең күңелен күрергә кирәк, – дип елмайган иде, Заретдин беренче тапкыр аңа:
– Акылдан сапкан! – диде. – Акылдан сапкан! Су – җансыз! Аның хуҗасы юк!
– Бар! – Үлмәс тә бирешмәде. – Тәңре яралткан һәрнәрсә – тере!
– Куй шул Тәңре-мәңреләреңне, кызый! Мин сине кисәттем, бездә үзгә дөнья! Өч елда чәчемне агарттыгыз әкиятләрегез белән! «Төкермә – җил иясе орыша!» «Сызгырма – йорт иясе ачулана!» имеш. Сезнең якларга хәреф танытырга барган мин – җүләр!
Хәер, кызды-кызды да тиз сүрелде юлдаш. Егетнең абзасы иркен генә йортта яши икән, ул кунакларны берникадәр каушау катыш борчылу белән каршылады.
– Бәдерниса әбиегез чирләде, оланнар. Үләм, дип бәхилләште. Сез инде гаепләмәгез, ни бары белән сыйланыгыз, – диде карт.
Үлмәс мич аралыгындагы кадакка элгән озын халатка уранып сырхау янына – алгы бүлмәгә керде. Аның яныннан ул өч сәгатьтән соң гына чыкты…
Мифтахетдин бабай иртән газиз карчыгының самавыр чыжлатканын күргәч: «Машалла!» – дип сакалын сыпырды.
Хуҗалар озак кына чаршау артында чыш-пыш килде. Яшьләр юлга кузгалганда гына карт:
– Сез, оланнар, бер-берегезгә кемнәр инде? – дип сорады. Заретдин җилкәсен сикертте, ә Үлмәс шунда гына үзенең нинди аяныч хәлдә икәнлеген аңлады. Ул бит беркем дә түгел, бары тик мөгаллимгә тагылган качкын гына иде! Гыйшык уты нибарысы аның йөрәгендә генә кабынган, егет аны залимнәрдән коткарса да, Үлмәс дип өзгәләнми иде. Ләкин Заретдин шаккатырлык сүз әйтте:
– Үлмәс – минем кәләшем!
Мифтахетдин бабай колакка саграк ахрысы:
– Кем, кем? – диде.
– Кәләшем, – диде егет.
– Ансы, хуш, ярый. Кушаматы ямьсез кыз баланың, энем.
– Исем ул, бабай.
– Әстәгъфирулла! Мәҗүсиләр кавеменнәнмени?! Безнеке түгел алайса. Кыз сиңа хәрәм, энем.
– Атасы, кешегә каты бәрелмәле син! Хәләлеңне терелткән баланы рәнҗетү хак мөселманга килешмәс, – дип, Үлмәсне яклаган Бәдерниса әбигә карт йодрыгы белән үк селтәнде:
– Һи, шайтан ырымы белән сихәтләнгән ди берәүсе. Догасыз-нисез өшкерү – гөнаһ! Энем, кире үз оясына илт бу нәмәстәкәйне. Әлхәмделилләһ, бездә ислам динендәге мөселман кызлары күп, сине үзем үләндерәм, боерса!
Туганының кискенлеген өнәмәгән егет, аркасына биштәрен асып:
– Аш-суларыгыз өчен рәхмәт, без туган авылыбызга киттек. Әйдә, Үлмәс, – дигән иде, кыз аның беләгенә ябышты:
– Кабаланма, Заретдин! Минем дә хак диндә буласым килә!
– Акылдан яздың мәллә, кызый! – Егет биштәрен идәнгә бәрде: – Ниткән дин тагы?! Без – замана яшьләре, без – атеистлар! Яңа тормыш корганда, искелек калдыкларын чүплеккә түгәбез! Бездә һәркем ирекле, һәркем үзенчә яши!
Үлмәс исә кирелеге белән үз басуын сукалады:
– Мин Аллаһка иман китерәм! Дога-сүрәләр үрәнәм!
Бая гына тузынган картның йөзе нурланды.
– Карчык, кыз баланың башына яулык бөркә! – диде ул. – Кызым, артымнан кабатла. Лә-иләһә-иллаллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ. Тәрҗемәсе шул, кызым: Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәлам аның Рәсүле.
Лә-иләһә… Бу ят кәлимәләр шунда ук аның күңеленә сеңде. Учын кушырганда, бармакларына нур коелды… Әле йола тәмамланмаган иде.
– Кызым, хәрәм исемеңнән арыну кирәк, – диде карт. – Әлеге атыңны онытам дисәң генә, мөселман исеме кушарбыз. Син ризамы?

– Онытам, Мифтахетдин бабай. Ант!
– Антыңа тугры кал, кызым. Моннан ары син… – Карт өч мәртәбә аның колагына пышылдады. – Гамбәр, Гамбәр, Гамбәр…
«Сезнең уеныгызга катнашмыйм» дигән кебек читтән генә күзәткән егеткә дә камчы очы тиде. – Син – җаһилият корбаны, әтиес дип ирсәймә, яме? – Бабай Заретдинны җилтерәтеп артсыз урындыкка утыртты. – Аллаһы Раббел-Гыйззәбезне танымаган бәндә – мөртәттер. Дөнҗави укуларың белән дә масайма. Иң бөек гыйлем иясе – Аллаһ! Хәзер туры гына җавап бир: Гамбәрне хатынлыкка аласыңмы?
– Алсам ни?
– Никах беләнме?
Егет авызын йозакка бикләде. Һичшиксез, ул моңа каршы иде. Юл буе комсомолларның «кызыл туйлары» турында сөйләп кайт та, менә сиңа мә, никах укыт, имеш!
Үз ихтыяры белән Гамбәргә әйләнгән кыз өчен хәлиткеч мизгел иде бу. Ул:
– Без риза, бабай, – диде.
Беренче төндә ир белән хатын аеры-чаеры йоклады: Заретдин үпкәләгән иде… Шуннан бирле болай да әллә ни җылынмаган аралар бөтенләй суынды. Бәлки, никахтан соң ук авылга юнәлсәләр, үтә күренмәле гаилә пыяласы чатнамас та иде, Мифтахетдин карт тоткарлады. Аның энесендә гаме юк, йомыш килендә иде. Карт:
– Кызым, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә олуг китап – Коръән иңдергән. Адәм мин кушканнарны үтәп, тыйганымнан тыелып яшәсен, дигән. Ислам гакыйдәсенең җиде нигезе бар, син шуларга төшенеп, әммәсенә дә иман китерергә тиеш, кызым. Бистәдә Коръән Хафиз Сабирҗан мулла яши. Кизләү мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән кари. Аңардан шыпырт кына дин сабаклары үрәнсәң иде, кызым. Бабаебызга блач тими, сукыр диләр дә куялар, – дигәч, яшь хатын тамчы да икеләнмәде:
– Үрәнәм, үрәнәм! Заретдинга нәрсә дияргә соң, бабай? Аның авызында гел кызыл җөмләләр, – диде.
– Иреңә белгертмик, кызым. Зәгыйфь картка йорт эшләрендә булышам, диярсең. Савап өчен, диярсең. Ил-көннән дә яшер, кызым. Аллам сакласын, мәчет манарасын аударып, аятелкөрсиләрне яндырган мөртәтләр башыбызны өтермәндә черетер.
Заретдин йомшак күңелле иде, әйдә, ярдәм ит, әллә кая ашыкмыйбыз бит, әни карчык бераз көтәр, диде. Бәлки, ул ашыктырыр да иде, аны бистә мәктәбенә укытырга чакырдылар. Гамбәр исә хәйлә капчыгын кат-кат кысып бәйләде: көнен-көнгә, аен-айга ваклап ярты ел узды, ул һаман сукыр картны «тәрбияләде». Дога-сүрәләрнең көч-кодрәтеннән тетрәнгән дала кызы, мөгаен, гыйлем коесын тагын да тирәнрәк казыр һәм остазы Сабирҗан мулланы да уздырыр иде, «кыңгыр эш»нең кыңгыравы чылтырады. Мифтахетдин килене дин белән халыкны агулый, дога белән өшкереп сырхауларны дәвалый икән, дип «озын телләр» хакимнәргә әләкләгәч, яшьләр кара төндә бистәдән сыптырды. Әмма «балыкчылар» Гамбәрне кармакка эләктергән иде инде: Заретдин йортына тентү керде. Идән такталарына кадәр куптарып, Коръән китабын эзләделәр, тик файдасыз, ул табылмады. Чөнки яшь хатын аны йөрәгенең иң ерак нүешенә яшергән, кыскасы, һәр хәрефен, һәр иҗеген иман каләме белән күңеленә уя-уя ятлаган иде. Тентү бер хәер, ә менә ире үзәк базарыннан ишетеп кайткан хәбәр бик яман иде. Имеш, кырыктартмачы Сәләхетдингә дала ягындагы таныш-белеше фатирга тукталган. Имеш, шул адәм Үлмәс кыз турында риваять сөйләгән. Имеш, аны дала иясе урлап, урман иленә качырган. Кызның ярәшелгән җегете, сезнең якларга шымчылар җибәртеп, үч алмакчы, имеш.

– Дала иясе – мин инде ул, – диде Заретдин. – Риваятьне әзрәк үзгәрткәннәр. Ул табак битләр иснәнә-иснәнә безнең эзгә басмагае тагы.
Гамбәр ирен бүлдерде:
– Без инде салам кибәнендәге энә төсле, Заретдин.
– Кайчак инә ялтырап күзне чагылдыра. Авылда синең ят җирдән икәнең күрше этенә тиклем мәгълүм!
– Аның каруы элгәреге атымны белми күрше этегез. Мин сезнеке, Заретдин.
Төс-кыяфәтем – сезнеке, телем – сезнеке.
– Ансы син безнең буяуга оста гына буялдың, җанкисәк. Безнең шивәне оттың, безнең ризыкны килештердең. – Ире аны үрти иде. – Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк инде. Кайчан килеп үтерерләр дип ят! Их, далаңнан кузгатмаска иде сине, кыргый! <…>


Башын укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=33368
  2. http://kazanutlary.ru/?p=33768
  3.  http://kazanutlary.ru/?p=34054

 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *