«Иң шәп хикәя» бәйгесе

05.10.2017 №10 (октябрь), 2017

Майра


Фантастик хикәя

Җәйнең иң кызу көннәре иде. Чамасыз кыздырган кояштан һич качып котылыр әмәл юк. Майра ишегалдына чыкты да хәлсезләнеп йомшак утыргычына таба юнәлде.Кәнәфи култыксасындагы кызыл лампа янып торган ноктага баш бармагын тидерде. Шунда ук табло яктырды, саннар биешеп, аның кан анализын, химик составын күрсәтте. Бераз тайпылыш бар икән шул! Чыкканда бәдрәф аша үткән иде, бәвел анализы яхшы булгач, кырыендагы таблода яшел ут янып, күңелле музыка уйнап калды. Йөз кырык сигез яшьлек Майра, бераз тынычланып, оныгының улын – Трейлны көтә башлады. Ишегалдында акрын гына татарча моңлы җыр ишетелә, җиләс һава агымы тарала. Ишегалдын каплап алган зәңгәрсу гөмбәз аша кояш нурлары үтеп, эссегә чыдам ясалма үсемлекләрне төрле төсләргә буйый кебек. Ханым, кәнәфиендәге элемтә төймәсенә басып, торыны Трейлның хәзерге минутта кайда булуын тикшерде, кайтып килү траекториясенә күз салды. Акыл көче белән тиз генә аралашу мөмкинлеге булса да, Трейлны эшеннән аерып борчымады. Ул Җир шарының төрле катаклизмнар ноктасына – тетрәүләргә, цунамиларга очкычыннан махсус импульслар җибәреп, аларны бастыра, тынычландыра. Икенче төймәгә басуга, Майра каршысында кечкенә өстәл җәелде дә, салкын сулы озынча стакан пәйда булды. Бу су – энергетик сыекча, хәл керткеч эчемлек иде. Ул суын эчеп тә өлгермәде, таныш гүелдәү тавышын ишетеп, күккә карады. Ишегалды каплавычының түгәрәк ишеге кырыйга шуып ачылуга, өстә көмешсыман
скафандр кигән торыны – Трейл күренде. Ул Майраның каршысына ук килеп төште.
– Gut morgаn, Maira! – диде егет, елмаеп.
– Нишләп әле миңа нимесчә эндәшәсең? Үзебезчә әйт! Бөтен телләрдә дә сөйләшә алганыңны беләм лә инде.
– Әй, дуслар белән аралашкан идем, – диде ул, тиз генә сөйләм ешлыгында үзебезнең телгә – татарчага күчеп. – Хәлең ничек?
– Трейл, син миңа исемем белән түгел, «әбекәй» дип эндәш, улым!Нишләптер хәлем бетеп тора әле.
Трейл җиләс һава режимын көйләде, әбисенә карап алды да лабораториянең элемтә төймәсенә үрелде. Шунда ук ниндидер могҗизалы көч Майраны лаборатория эченә күчерде. Кечкенә генә роботлар аның эчке органнарын тикшерә башлаганда, ул йокыга талган иде инде.
Икенче көнне Майра яхшы кәеф белән уянды. Тәнендә җиңеллек, гәүдәсендә көч булуын тойды. Доктор-роботлар аның кан тамырларын чистартканнар, йөрәгенең каплавычын – клапанын алыштырганнар икән! Җирдә яшәүче аз санлы барлык кешеләр дә ярымроботлар булып беткән иде инде, шуңа да Майра төрле могҗизаларга ияләште, гаҗәпләнмәскә өйрәнде. Тормышта гаҗәеп үзгәрешләр булса да, анда тереклек юкка чыга, гадәти тормыш сүнеп бара, шунысы иң зур фаҗига! Шулай да торыны белән аралашырга ярата Майра, бик күп нәрсәләрне аңардан өйрәнде. Әле дә Трейл белән икәүләп кечкенә капларга салынган төрле составтагы пасталарны авыз иттеләр, төшке аш шул иде.
– Оныгымны сагынып беттем, ул кайчан кайтыр икән инде? – Майра җавап көтеп Трейлга карады.
Егет «сагынып беттем» дигән сүзләрнең мәгънәсенә бик төшенеп җитмәсә дә, сүзнең әтисе турында икәнен белеп:
– Әти шушы айның унбишенче көнендә Җирдә булачак! – диде. Планетаара очкычның кайту көнен төгәл белә инде ул.
– Майра, әй лә, әбием! Син элек ничек яшәвегез турында бик кызык сөйли идең, тагын сөйлә әле!
Трейл аның янәшәсенә үк күчеп утырды. Әбисе сөйләгәннәрне ул әкият кебек кабул итә: кызык булган бит элек, күктә төрле-төрле кечкенә кошлар очып йөргән, ә җирдә хайваннар яшәгән. Нишләп алар ризыкны утта пешерделәр икән, туклыклы пасталар, порошоклар булмады микәнни? Майра сөйләве буенча, кешеләр элемтә өчен ниндидер телефоннар, компьютерлар кулланганнар икән. Менә бу искелек! Җирдә әле ул вакытта урманнар шаулап торган, яшелчә-җимешләр үскән, суларга чиста һава булган ди. Майра боларны җентекләп, сагынып сөйли, исенә төшерә.
– Озак яшәү серләрен ул вакытта белмиләр иде әле, – дип башлады ул бүген сүзен.
– Элек кешеләр җитмеш-сиксән яшьләргә кадәр генә яшиләр иде.
Трейл бу сүзләргә ышаныргамы-юкмы дигән кебек, күзләрен зур ачып, бик гаҗәпләнеп карап торды. Аннары әбисе тагын сөйләп китте:
– Бабаң миңа үләр алдыннан, миннән калып, карчык, син дә бик озак яши алмассың, мин сине теге дөньяда көтеп торырмын, дигән иде. Җир шарында мондый үзгәрешләр булачагын, киберкешеләр яшәячәген без күз алдына да китерә алмадык! Ул вакытта кешенең тузган әгъзаларын да алыштырып куя белмиләр иде. Ә Җиребез әкияттәгедәй бик матур иде, челтерәп чиста сулы чишмәләр ага, талларга кунып сандугачлар сайрый, гөлләр чәчәк ата, җимеш бакчалары шаулап үсә иде ул чакларда. Кешеләр бер-берсе белән аралашып, ярдәм итешеп, дус булып яшәде, һич оныта алмыйм! Хәзер бу кояш көйдергән буш диярлек Җирдә тормыш бетеп бара бит! Чөнки күпләр байлык артыннан гына кудылар. Нишләдек соң без?! Экология дип сөйләндек кенә, сакламадык шул Җир-Ананы, кадерен белмәдек…
– Әби, син кире элекке тормышыңа кайтыр идеңме?
–Яшәү бик җиңел булмаса да, элек күңелле иде, бик кайтыр идем, улым. Тик ул тормышны хәзер каян аласың?
Шулай сөйләшеп утырырга яраталар алар. Беркөнне Майра үз ешлыгында көчәйткеч аша оныгы тавышын ишетте.
– Игътибар: Майра, Трейл, сак булыгыз! Безгә чит планеталарның тереклек ияләре һөҗүм итә! Җирдә яшәү өчен шартлар бетә. Әзерләнегез, бүген без Андрамеда йолдызлыгына күченеп китәчәкбез. Безнең очкыч-кораблар …нче киңлектә, …нче параллельнең …нче градусында сезне көтә.
– Улым, Трейл, скафандрыңа кереп бикләнгәнче, кислородыңны тикшер! Бар, бар тизрәк, әтиең әйткән урынга оч!
– Майра, организмыңа кертелгән күрсәтмәдә сиңа өч йөз ел гомер билгеләнгән, әле син аның яртысын да яшәмәгәнсең бит! Һәлакәт башланганчы, әйдә, китәбез! Әйдә, скафандрыңа кереп утыр тизрәк!
– Юк, Трейл, мин Җирдә калам! Бәлки, космик Акыл кушуы буенча, берничә йөз елдан кире бу планетага кайтып, аны чистартып, яңа тормыш тергезеп җибәрерсез… Хуш, улым, үзеңне сакла!
Трейл, бик борчылып, тиз генә әбисен килеп кочаклады, үрелеп кулларын үпте дә, борылып, очкычына таба атлады. Гүелдәү тавышы ишетелде. Кавырсын түбәдәге түгәрәк ишек ачылып китүгә, җил исеп куйгандай булды. “Маай-рааа…” дигән тавыш кайтаваз булып яңгырады.
– Хуш, кадерлем, сау бул, Трейл, әбиеңне онытма-а-аа! Ах! Бу ни хәл тагын?
Йомшак урындыгында йокымсырап киткән Маһирә апа күзләрен ачып җибәрсә, һаман да көләч кояш елмаеп тора, тирәктә кошлар сайрый. Ә ишегалдында кечкенә Тәбрис белән чабышып уйнап йөргән ап-ак кәҗә бәтие аның сөт исе аңкып торган кулларын ялый иде.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *