Гамьле әңгәмә

04.10.2017 №10 (октябрь), 2017

Халкыбыз яшәгәндә, сәнгать яшәр!


arslan

Сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр
академиясенең мөхбир-әгъзасы, язучы Мөхәммәтгали
АРСЛАНОВ белән «Казан утлары» журналының баш
мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе.

– Гали әфәнде, иң әүвәл үзегезнең гап-гади дә, шул ук вакытта кеп-кечкенә, әмма төш кенә булган Түмерҗә авылы, үзегезнең нәсел-нәсәбегез белән таныштырып үтсәгез иде.
– Әңгәмәне туган авыл, туган туфрак, туган нигез темасыннан башлап китүең өчен рәхмәт. Минем өчен изге булган Түмерҗә исемен атау белән үк, күңелдә Дәрдемәнднең:

И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

– дигән юллары чыңлый башлый. Түмерҗә, беренче моң-сагышлар, хыяллар, уйнап үскән чишмә буйлары, аның көмешсыман саф, чиста, салкын суы, безне ниндидер биеклеккә күтәргән туган җир һавасы искә төшә. Тырыш-эшчән, самими-ихлас, шул ук вакытта акыллы-тәртипле, талантлы, җырга-моңга бай халкы сагындыра аның.
Барыннан да бигрәк, шушы җирлектә табигатьтән бирелгән мөкатдәс кан, дөньяда берни дә алыштыра алмый торган изге сөт, анам сөте газиз миңа.

Үзара сөйләшкәндә: «Минем авылым картада бар, сезнең Түмерҗә юк», – дигән сүз ычкындырганың бар. Дөрес түгел, бар ул карталарда. Хәтта XVIIIгасыр ахыры карталарында да күренә.
«Кем без, каян килгәнбез?» дигән сораулар куелса, каумебезнең Кырым, Арал диңгезе якларыннан, Алтын Урда дәүләте таркалгач, XIV гасырда күчеп килүе мәгълүм. Казан ханлыгына кермәгән безнең төбәк, Нугай Урдасы җирләрендә яшәгән Гәрәй кабиләсе вәкилләре. Ул вакыттагы административ бүленеш буенча Түмерҗә, Такталачык, Чалманарат, Түбән Гәрәй, Югары Гәрәй, Ямалы, Бурсык һ.б. авыллар Гәрәй түбәсенә караган. Ерак бабаларыбыз вотчинниклар булган. Үзләренең били торган җирләре, елга-күлләре, урманнары булган. Сулыкларын, үзләре эшкәртмәгән җирләрен арендага биреп, хуҗалык итү өчен бик кирәкле акча эшләгән алар. Нәсел-нәсәпкә килгәндә, шушы авылга нигез салган Усәин, Урәзмәт
бабаларыбызның дәвамчылары без. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, соңгы елларда нәселебезнең шәҗәрәсен төзү белән шөгыльләндем. Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург архивларында эшләргә туры килде. Егерменче буынга кадәр тамыр җепләрен суза алдым. Кырым якларыннан килгән алда аталган Усәин бабай нәсел агачының унынчы буыны булып тора.
Әти-әнием Гыйльмегали һәм Нәгыймә гомер буе колхозда, төрле эшләрдә эшләделәр. Җырларда җырланганча, биш бала үстек без. Иң кечесе – мин. Өчебез укып, югары белем алдык. Ничек яшәгәнне әйтеп тормыйм. Сугыштан соңгы еллар буыны булганга, болай да аңлашыла.

– Түмерҗәне, галимнәр авылы, диләр. Мин, шәхсән, Түмерҗә авылының башлангыч мәктәбен галимнәр мәктәбе, аның укытучыларын галимнәр галиме, дияр идем. Ничәмә-ничә фән докторы, фән кандидаты чыксын әле шул мәктәптән! Алар арасында врачлар да, биологлар да, сәнгать әһелләре дә, шагыйрьләр дә бар. Бер гаиләдән берничә галим үсеп чыккан. Һәм, әлбәттә, Сез – сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, күренекле театр белгече Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов та бар. Театрга да мәхәббәтне шул ук мәктәп уятты микән?
– Синең сүзләр хак. Кечкенә булса да, өч фән докторы, берничә фән кандидаты биргән ул. Галимнәрнең икесе Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, халыкча әйтсәк, академиклар. Балага төпле белем нигезләре башлангыч мәктәптә салына. Беренче укытучыңның кем, нинди шәхес булуы аеруча мөһим. Түмерҗә башлангыч мәктәбендә озак еллар укыткан Мөзәккирә апа Госманова белем бирү ягыннан да, тәрбия, юнәлеш бирү бабларыннан караганда да лаеклы зат иде. Күз алдына китерегез, кырык биш минут дәвамында бер класста утырган, дүрт сыйныфта укыган егермеләп балага яңа тема аңлатырга, өйгә бирелгән эшләрне тикшерергә, сорап билгеләр куярга, кабат өйдә шөгыльләнү өчен бурычлар билгеләргә. Боларның барысын да башкарып өлгерү өчен никадәр оешканлык, педагогик осталык кирәк булганын чамалап кына белеп була. Әмма балада омтылыш тәрбияләү, максатчанлык сыйфатларын булдыру иң элек гаиләдә эшләнәдер, мөгаен. Безнең әнкәй мәрхүмә: «Улым, укыган кеше кайда да югалмый, тамагы тук, өсте бөтен була. Нәрсәгәдер ирешәсең килсә – укырга кирәк!» – дип үстерде. Ач-ялангач заманда, ашарга бер кабымлык иписез утырганда, бик үтемле мотивация иде бу.
Мәктәп кешене төрле яктан тәрбияли. Шул исәптәп әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт ягыннан да. Күп укый идем мин. Үзебезнең авылныкын гына түгел, күрше Теләкәй, Такталачык мәктәп, авыл китапханәсе фондлары белән тулысынча танышып чыктым. Китап тәрбияләгән, укып үскән буын без. Шул ук вакытта безнең тормышта җыр-музыка, сәхнә дә зур урын алып тора иде. Авылдагы бер генә мәдәни чара да безнең катнаштан башка үтми иде. Теләкәй сигезьеллык, Такталачык урта мәктәпләрендә укыганда да шулай булды ул. Сәхнәдән шигырьләр укый, җырлый идем. Кайбер көннәрдә дәрес аралары тоташ репетициягә әйләнә иде. Классташым Әлфия Мусина белән (соңрак Әлмәт, Минзәлә театрлары артисткасы) Хөсәен Әхмәтовның «Ике аккош» җырын башкарып, район смотрының беренче бүләген, лауреат исемен алган чаклар әле дә истә.
– Алга таба гомер юлында Сезне театрга мәхәббәт йөртә. Әмма зур сәнгатькә килү шактый урау юллар белән булган…
– Сәнгать, театрга булган мәхәббәт мине иң элек Әлмәт Татар дәүләт драма театрына алып килде.1965-1966 елларда режиссёр Габдулла ага Юсупов анда театр студиясе оештырган иде. Бу студиядән соңрак Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Дамира Кузаева, Әлфия Мусина кебек зур сәнгать осталары үсеп чыкты.
Миңа әлеге студиядә бары бер генә ел укырга туры килде. Соңрак армия хезмәтенә алындым. Өч ел армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, театрга карата мәхәббәт Казанга тартты. Биредә Ленинград мәдәният институтының филиалы ачылган иде.
1970 ел. Педагоглар – курс җитәкчесе профессор Ширияздан Сарымсаков һәм ассистент Роберт Батуллин режиссура бүлегенә шәкертләр кабул итте. Бер урынга дүрт кеше идек. Без, алты егет һәм алты кыз, татар бүлегенә кабул ителдек. Актёрлык осталыгы, режиссура, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, бию буенча дәресләр… Һәм, ниһаять,
диплом спектакле – Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» әсәре.
Институттан соң бер ел Актаныш халык театрының режиссёры булып эшләдем. Ел эчендә Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә», Әнгам Атнабаевның «Мәхәббәт турыңда җыр» пьесаларын сәхнәгә куйдым. Республика смотрында катнашып, 35 халык театры арасында лауреат исемен яулап алдым. Ул спектакль турында комиссия рәисе Туфан Миңнуллин «Халык театрының спектакле әнә шундый булырга тиеш», дип үрнәк итеп язып та чыкты.

Актанышта уңышлы гына эшләп килгәндә, халык театры спектакле белән Казанга баргач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының сәнгать бүлеге мөдире Баян Гыйззәт белән таныштым, һәм ул мине аспирантурага укырга чакырды. Тиз арада әзерләнеп, шул ук елның көзендә аспирантурага кердем. Җитәкчеләрем итеп Мәскәүдән күренекле театр белгече, сәнгать фәннәре докторы Константин Рудницкий, Казаннан филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт билгеләнде. Бүгенге көндә алар икесе дә мәрхүмнәр. Урыннары җәннәттә булсын. Алар мине җитәкләп дигәндәй фән дөньясына алып керделәр. Кандидатлык диссертациясен – 1984 елда, докторлыкны 1993 елда яклап, гыйльми дәрәҗәләргә лаек булдым.
– Милләтебезнең сәнгать фәннәре, аерым алганда, театр белеме фәне кайчан һәм ничек формалашты, үсеш алды?
– Татар халкының меңнәрчә еллык мәдәнияте, сәнгате бар. Бу – искиткеч зур байлык. Мәгълүматлар бик борынгы заманнардан ук туплана килгән. Әйтик, сакланып калган урта гасыр әдәбияты һәйкәлләренең иң элгәреләреннән булган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында, соңгырак чорларга караган Сәйф Сараи, Котби, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә, ХIХ йөзнең икенче яртысында яшәгән Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләрендә ул чорлардагы сәнгать әсәрләре, аларның халык тормышындагы урынына бәйле җитди күзәтүләр табарга була. Сәнгать турында системалы фикер йөртү, даими эзләнүләр ХХ йөз башында аеруча алга китә һәм бу хәл сәнгатьне өйрәнә торган фәннәр тууга җирлек хәзерли.

Күп кенә фәннәрне милләт төшенчәсе белән берничек тә бәйләп булмый торгандыр. Аларның милләте юк. Һәрхәлдә, милли физика, милли химия, милли математика дигән сүзләр, төшенчәләр, килешегез, абсурд буларак яңгырый. Әмма шул ук вакытта фәннең бары аерым милләткә генә кагыла торган өлешләре, юнәлешләре бар. Әйтик, тел, әдәбият, фольклор, этнография, сәнгать төрләрен (театр, музыка, кино), тарихны һ.б. өйрәнә торган фәннәр (филология, искусствоведение, тарих). Алар халыкның йөзен, милли үзенчәлекләрен ача. Аларны өйрәнү халыкның милли үзаңын тәрбияли, милләт буларак менталитетын билгели. Шуңа күрә дә аларга аерым игътибар бирергә, сакларга, үстерергә кирәк.
Сәнгать фәннәренә килсәк, алар төп өч компоненттан формалаша: оператив тәнкыйть, сәнгать тарихы һәм теория. Шушылар арасыннан иң элек тәнкыйди фикерләү дөньяга килә. Әйтик, татар театрының туган вакытын 1906 ел дип билгеләсәк, театр тәнкыйте дә шул ук елны мәйданга чыга. Шул чордан татарның беренче театр тәнкыйтьчеләре Габдрахман Кәрам, Гыймад Нугайбәк, Заһид Нуркин, Ибраһим Биккулов – Казанда, Кәбир Бәкер – Оренбургта, Сәгыйть Рәмиев – Әстерханда, Самат Шәрәфетдинов Уфада үзләренең тәнкыйди-иҗтимагый эшчәнлекләрен башлап җибәрә. Аларның көндәлек матбугат битләрендә урын алган мәкаләләрендә бу сәнгать төренең аерым әсәрләре, узган театраль сезон йомгаклары нәтиҗәләре чагылыш таба. 20нче елларда татар театрының 20 еллыгы белән бәйле рәвештә, бу төр сәнгатьнең тарихы, үсеш тенденцияләре, проблемалары, узган юлы турында шактый төпле, фактик материалга бай булган, В.Мортазин-Иманский һәм Т.Ченәкәй язган «Татар театры тарихыннан» һәм коллектив авторлар тарафыннан төзелгән «Татар театры (1906-1926)» китаплары басылып чыга. Әлеге хезмәтләр безнең театр фәненең нигез ташлары, беренче нәтиҗәләре булып саналырга хаклы. Әмма аннан соңгы елларда М.Мәһдиевның «Уен һәм сүз техникасы», «Театр эше», «Театр», Г.Айдарскийның «Театр сәнгате» исемле гомуми театр сәнгате теориясен пропагандалаган китаплары басылып чыкса да, татар театр фәне алга таба зур үсеш ала алмый. 40нчы еллар башында З.Солтанов, К.Шамил, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре татар театры тарихын язарга омтылыш ясап карыйлар, тик башлаган эш ахырга кадәр барып җитми. 1950-1960 елларда Р.Усманова, Х.Гобәйдуллин, Х.Кумысников язган кандидатлык диссертацияләре театр сәнгате турындагы фәннең алга таба үсеш баскычы була.
Бүгенге көндә Татарстанда шактый гына алга киткән музыка, рәсем, сынлы һәм гамәли сәнгать фәннәрендә дә шундый ук үсеш юлы күзәтелә. Октябрь инкыйлабына кадәр һәм аннан соңгы елларда музыкаль фольклористика өлкәсендә Гайса Еникеев, Гата Исхакый, Гыйлаҗ Сәйфуллин, Солтан Габәши, сынлы, гамәли сәнгать буенча П.Дульский, Г.Девишев, Л.Поздеева хезмәтләре билгеле булса да, бу төр сәнгать фәннәре бары тик 60нчы елларда гына ныклап гамәлгә куела.
1968 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында сәнгать секторы оешу Татарстан сәнгать фәне үсешендә әйтеп бетергесез зур һәм мөһим адым булып тора. Шушы чордан башлап татар халкының сәнгате республикада системалы, планлы рәвештә өйрәнелә башлый. Сәнгать секторының беренче җитәкчесе итеп әдәбият һәм театр белгече, филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт билгеләнә.

– Инде хәзер сүзне, чынлап та, фәнгә бәйләп дәвам итсәк тә ярыйдыр.
– Мин баштан ук татар режиссура сәнгатен өйрәнергә керештем. Төп белемем буенча режиссёр булганга, җитәкчеләрем шулай хәл итте. Беренче язган хезмәтемдә актёр һәм режиссёр Хөсәен ага Уразиков иҗаты 30-40нчы еллардагы татар режиссура сәнгате контекстында каралды. Икенче, өченче һәм дүртенче монографияләрем татар режиссура сәнгате һәм аның талантлы режиссёрлары турында. Моннан соң Хөсәен ага турындагы диссертациямне киңәйтеп, 15 табаклык китап итеп бастырганнан соң, остазым Ширияздан Сарымсаков эшчәнлегенә багышлап монография яздым.Соңгы ике китабымның берсе «Җыен» фонды тәкъдиме белән татар театрының атасы Габдулла Кариевка багышланып эшләнде. Икенчесе – 40 ел буена җыелган, Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа архивлары, музей фондлары, шәхси архивлар тупланмалары материаллары нигезендә язылган артистлар, режиссёрлар, драматурглар, сценограф-рәссамнар, композиторлар – гомумән, театрда эшләгән, спектакль тудыруда катнашкан бөтен шәхесләр турындагы мәгълүматлар тупланмасы булган татар театры сүзлек-белешмәсе. Бусы инде галимнәр өчен генә түгел, бәлки бөтен театр сөючеләребезгә дә кирәкле. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Бүгенге көндә басылып чыккан 12 китабым бар. Болардан тыш 500гә якын газета-журнал, төрле җыентыкларда дөнья күргән мәкалә-рецензия, иҗат портретлары, аерым шәхесләрнең хезмәт юлына анализлар…
Әле басылырга өлгермәгән тагын бер хезмәтем бар. Ул да булса – «Татар театры елъязмасы. 1917-1941». Аңлашылганча, хезмәт күрсәтелгән еллар аралыгында театр тормышындагы барлык вакыйгаларны эченә ала. Ул вакытлы матбугат, архив, музейлардагы беренчел материалга нигезләнеп язылган. Билгеле булганча, 1929 елга кадәр бездә газета-журналлар гарәп графикасы, 1940 елга кадәр яңалифтә чыккан.Хәзер аларны белүче бик юк. Шулай булгач, елъязманың кирәклеге тагын да арта дигән сүз.


Тулаем әңгәмәне «КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *