Бәян

02.10.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


ban

Дәвамы

3

Үкчәсен меңәрләгән энә чәнчеде, һәм авырту, кан тамырларын куырып, йөрәккә сикерде. Басып булмый! Карчык аны юри үрти, югыйсә гарип икәнен күрә. Бая гына: «Корал, ватый үзебездә», – дип әтәчләнгән ир бәндәсе буш капчык төсле карчыкның алдына «ишелде». Атларга кирәк! Бер сүәм, ике сүәм, өч сүәм… Әнә күк йөзе дә аның белән бергә чайкала… Әнә урман зыр-зыр әйләнә… Агачлар тамырыннан кубып, аңа табан егыла… Нәрсә дип мескенләнә инде Сәйфи?!
– Әбиҗан, катынкаемны терелтмәсәң – хана миңа! Хана, әбиҗан. Аңардан башка җәшәүемнең кызыгы җук, ватый. Катыныма мәхәббәтем көчле минем, биҗан. Акчасын түлим, күпме сорасаң да – итәгеңә салам, тучны, әбиҗан!
Авыртудан сыкранган хатынны йомшак каз каурые белән сыйпадылармыни, ул сөенеп куйды. Ир дигәнең аның турында чынлап кайгырта икән лә! Тупаслыгы тышкы кабык кына, күңелендә исә ярату белән мөлдерәмә тулы сөю касәсе икән! Кайчакта чайпалып әзрәк түгелә дә икән ул… Бәлки, Сәйфинең каты бәгырьле кешегә әйләнүендә Гөлҗиһан үзе дә гаепледер? Бәлки, көннәрдән бер көнне мәхәббәт йөрәк капкасын шакыр да иде, зур күзле хәтер ирек бирмәде. Чая-шук үсмер кыз белән яшәмәс борын яшәп арган күңелсез хатын арасында тамчы да уртаклык юк иде. Ләкин хәтер күзе бәгырьләрне телде: ул еллар аша үрелеп караган саен, үзәк өзелә иде. Карчык:
– Әбиҗан, ишегалдыңа тау итеп алтын үәм, тулкы катынымны терелт, – дип сайраган ирнең баш түбәсенә аркылы-торкылы сызыклар сызгандай хәрәкәт ясап:
– Миңа юмаланма, бәндәм! Вакыты да, шифасы да Ходайдан, әүвәлендә маңгаеңны орып син аңарга инәл, – диде. – Урман саргаер, үлән-яфрак саргаер, шунда катыныңны алмакка кил! Хәзергә хушың, хуш!
– Әттәгенәсе! Ярты елдан соң гына апкитәбезме сеңелне, Сәйфи Бариевич! – дип, Минап та сүз кыстырды.
– Шулай дир, да, тучны! Ватый бөкре җен!
Хатынның исә үз мәшәкате: белекче гүя ике арага үтә күренмәле җеп сузган да, ул, шуңа тотына-тотына, җил капкага табан теркелди иде. Яна үкчәсе, яна! Аның ялкыны май кояшында изрәгән чирәмне көйдерә төсле. Егылмаска иде, ничек тә егылмаска!
Бернинди ярдәмчесез генә селкенгән хатынны күзәткән ирләрнең күзе маңгаена тәгәрәде:
– Сыйраклары хутланды, ватый! – Ир бәндәсе әллә шатлана, әллә мыскыллап көлә иде, хатын аңламады, үрдәк сыман уңга-сулга чайкалып ишегалдына керде. Бу иске генә йорт аңа бик-бик таныш иде. Авыл кырыендагы иң соңгы хуҗалык… Ул ниндидер бер моңсулык белән буявының төсе уңган тәрәзә йөзлегенә, ярымай сурәте уелган өй кыегына карады. Киң такталы баскыч кына шүрләтә иде. Менә иң хәтәр киртә кайда икән! Ничек шуннан камыр төсле йомшарган гәүдәңне күтәреп менмәк кирәк! Хатын, булышыгыз, дигәндәй артына борылмакчы иде, карчыкның тавышы, әйтерсең, үткен пычак, аркасын «кисте»:

– Кешегә салынма, үзең хәрәкәтлән! Кем кыз, кунакка урынын күрсәт!
Тыз-быз йөгергән Миңсылу ишекне ачты да:
– Әйдә, әйдә, тутый кош! – дип куәтләде. – Моның тиклем симермәсәң! Зур коштабактан ашагансыңдыр, зур кашык белән кабып! И шушы шәһәр хатыннары! Бүксәләрендә катлам-катлам май гына!
Баскычның һәр бүлемтеге текә тауга тиң иде. Гөбедәй өрелеп шешкән тезләр бөгелмәгәч, аяклар әз генә кыек бассаң да, аска мәтәлдерә иде. Менә хатын соңгы үрне «яулады».
– Ну төлке! Ну хәйләкәр бичә! Җүри-марый бездән ташытты! Ваня,
җилдертте, ваня! – дип, тышта ир бәндәсе пырылдаганда, ул инде чоландагы сәкегә ауган иде. Бермәлгә кояш сүндемени, күз аллары караңгыланды, тын алуы авырлашты, сулышы кысылды. Үлә, ахрысы, үлә… Гомере чикләнгәндә, адәм баласын кендек каны тамган туфрагы тартыр, ди. Тартты… Авылы монда, аны урман гына чолмаган…
Ишегалдындагы мәхшәр иске мәетне дә терелтер иде: чылбырга бәйләнгән этмени, ир бәндәсе һау-һау «өрә» дә «өрә» иде. Хатын такта диварны шакылдатмакчы иде, оеган кулы язылмады.
– Давай, срокны кыскарт, бөкре җен! Ничә көндә катынкаемның маен эретәсең? «Япрак саргайгач», дир, кара син! Биш ай бичәсез җәшәргә дурак тегел без!
– Сәйфи Бариевич, чү, син алай ярсыма, – дип, Минап хуҗасын җайларга кереште. – Моның ише әби-чәби белән ипләп кенә сөйләшергә инде, Сәйфи Бариевич! Корал, дисең, атам, дисең, ни пычагыма батыраясыңдыр. Әфсенләп тараканга әйләндерсә – бетте баш, Сәйфи Бариевич! Ярыкка чумабыз бит!
– Син дә канымны кыздырма, бүкән!
– Кызма, Сәйфи Бариевич. Азагын уйла. Безнең бит әле киредән карурманнар ерасы була. Әгәр әбиең дүрт тәгәрмәчне дә тиштертсә, ә? Куак саен берәр җен бастырса, ә? Адаш та үл, Сәйфи Бариевич!
– Җә, җә, җылак! Бөкре карчыктан шөлләп ыштан төбеңне җүешләт, ваня! – дисә дә, ир бәндәсе басылды. Аның кеше белән аралашу алымы ике төрле: ул үзеннән көчсезләргә яный, ә җиңәрлек көче бетсә – ялагайлана иде. Урамда исә әлеге тамаша икенче формада дәвам итте.
– Әбиҗан, ачуланма миңа, җәме? Дуслашыйк без синең белән, әбиҗан. Улың төслүк күр син мине. Тәмле чәйләр китерермен үзеңә, тартмасына фил рәсеме чәпәгәнен, – дип юмаласа да, карчык эремәде. Ул каткан таш кебек иде. Йә инде, йә, әз генә йомшар, кортка! Сәйфи хатыным дип өзгәләнә ләбаса! Аны тынычландырып, көйләп-чөйләп озат! Сабыр ит, бичәң терелер дип өметләндер!
– Син катыныңа йөрәк белән якынаймаган! – Карчык гүя ачу куыгы, сүз саен шартлый иде. – Җиде ят син аңа!
– Ха-ха! – Ир бәндәсе башын артка чөеп шаркылдады. – Ха-ха! Ватый, Хуҗа Насретдин мәзәге! Көл, Минап, торма монда чинап!
– Берни дә төшенмим әле, Сәйфи Бариевич.
– Төшенмә, син печкән үгезгә ни салам, ни печән! Күшәргә генә булсын! Әбиең, ваня, Джиганга мин җиде җат, дир.
– Китик без, Сәйфи Бариевич. Күктә болытлар куера. Яңгыр яуса, урман юлы лычма балчык дип сана.
– Метелдәмә, Минабетдин-бетдин! Түшең белән саз җырырсың, җаңгыр җауса! – Сәйфи бугазын гырылдатып каһ-каһ йөткерде, усаллык исәпләгәндә шулай кисәк кенә буыла иде ул. – Җиде җат, дир, ваня! Катынның тучны шөрепләре бушаган. Җәһәннәм тишегендәге авылдан имче эзләттерде. Кемне диген, Минап! Бер бөкре җенне! Син нәстә кыбырсыйсың, кишер борын? Хуҗаңны хурлыйлар, ваня! Җаклап сүз әйт!
– Китик, әйдәме, Сәйфи Бариевич.
Такта дивар аша барысын да ишетеп яткан хатын уңайсызланып янды-пеште. Бу ирдән яманның да яманын көтәргә мөмкин, чөнки кемдер аны җиңсә, ул салмак кына искән җилне дә давылга әйләндерә иде. Әллә карчыкның дәшмәве сагайтты («бөкре җен»нең шаукымы тисә!), әллә Минап абзыйның әйдәкләп торуы ярады. Сәйфи:
– Май чүлмәген тапшырдык, бурыч үтәлде, – диде. – Моторны кабыз, шылыйк моннан!
– Сеңел белән саубуллашыйк алайса, Сәйфи Бариевич.
– Нәмәстәгә мин аның белән саубуллашыйм, тукмак борын?! Убыр оясына чумды, ваня.
– Хатының вчүтеки, Сәйфи Бариевич.
– Акылдан сапкан бичә, диген! Аның ише чәчбиләр миңа чиратка тезелә! Акча гына күрсәт! Давай, әйберләрен кертеп бәр дә кайтыйк! Живо, тукмак борын!
Хатын, терсәгенә таянып, баш кына сыярлык тәрәзәчектән урамга карады. Ир бәндәсе ярышка ыргылган чабышкы аты сыман ике аягында сикеренә иде. Әй, йодрыгы белән сугып күк йөзен чатнатыр иде! Каты бәгырьле Сәйфинең кыланмышы җанны тетрәтте. Янәсе, хушлашмый. Янәсе, аңа кызлар чиратка тезелә!
Менә, мышный-мышный, баскычтан Минап абзый менде:
– Сеңел, син кайда әле?
– Уң якта, чоланда, – диде хатын.
Озын баулы сумканы иңенә аскан шофёр сукыр төсле бусагага төртелде:
– Куышың сәпсим бәләкәй икән, сеңел. Авыл ызбасы шул.
– Миңа җитә, Минап абзый. Коттедж зур иде, ләкин анда миңа кысан иде.
– Атна-ун көн тиз узар, сеңел.
– Мин озакка, Минап абзый. Яфраклар биш-алты айдан гына саргая.
– Үзең үрсәләндең бит, сеңел. Юкса сездәге байлык белән чит илләрдә нечкә билле курчак әвәләрләр иде. Надан авыл карчыгыннан могҗиза көтмәскә иде дә…
– Чит илләрдә акча гына суыралар, Минап абзый. Монда мин бушка дәваланам, – дип елмайды ул.
– Ай-яй, әбиең елгыр! Тәккә генә синең белән вакыт үткәрмәс, может доллар белән түләттерер, сеңел. Яшелләрне алдыңмы соң?
– Алдым, алдым, Минап абзый. – Хатын, якынрак кил дигәндәй, кулы белән ишарәләде һәм пышылдап кына: – Сәйфи ыргыткан муенсаны табып бир, зинһар, – диде.
Минапның йөзе үзгәрде.
– Ничек «табып?»
– Урынын хәтерлисеңдер, абзый. Минем өчен мең алтыннан да кыйммәтрәк ядкарь ул!
– Ай сеңел, вай сеңел! Миңа мондый хәтәр йомыш кушма син. Әнә, Сәйфиең котырган эттән дә хужы. Итең-сөягең белән чәйни, каһәр. Мин аңа нәрсә диим? Көт, Бари малае, муенса эзлим диимме? Атып үтерсенме, дәҗҗал. Карурманда агачка терәп! Ата да, имансыз. Чөнки миңа аның күп кенә кыңгыр эшләре мәгълүм. Сиңа карата да нидер маташтыра ахры. Беркөнне телефоннан әшнәсе белән чүкердәште. Безнең әрекмән колак кайчан Әмирикәдәге радио дулкыннарын тота, сеңел. Ниндидер кыягазлар әзер түгел, ди. Шунда кадәр симезбикә аягын гына сузмасын, кул куйдыртып җитешәсе иде, ди. Әлегә син Сәйфигә исән килеш кирәк, сеңел.

Урамда ир бәндәсе үкерде:
– Мина-а-ап! Эттән туган!
– Әнә, ватый абзаң дулый. Хуш, сеңел!
Менә тышта тавышлар тынды. Бая гына ыгы-зыгыдан кайнаган йорт үзе дә тирән йокыга талган кебек тоелды. Кайда карчык? Кайда Миңсылу? Нишләп алар югалды икән? Хатын шомланып ишеккә караган иде, әйтерсең, идән астыннан калыкты, ятагы кырыена хуҗабикә килеп басты. Төймә хәтле генә коңгырт күздән нур сирпелә иде. Шул көлтә нурның берсе ыргак төсле бөгелеп үзенә тарттымыни, хатын җиңел генә урыныннан купты.
– Элгәреге атым-чатымны ничек белдең, Гөлҗиһан? – Карчыкның күзендә сагаю да бар иде.
– Ун яшемдә мин шомырт агачыннан егылган идем. Хәтерлисеңме, әни күтәреп сезгә кертте. Баланы калдыр, дидең аңа. Мине озын кабык тагаракка яткырдың. – Гөлҗиһан китаптан укыган кебек тиз-тиз сөйләде. – Өч мәртәбә беләгемнән сыпырганда: «Тәңрем, Үлмәс атлы колың шушы оланны имләгәндә, учыма кояш җылысы сал», – дидең. Мин үз аңымда идем, Гамбәр әби!
– Саташма, минем андыен исмем җук!
– Соң, Гамбәр әби…
– Шайтан телегезгә лач-лоч әллә нәмәләр төкерә. Ризык дип … чәйнәтә! Ниткән Тәңре, димсең! Им-том – догада, кодрәт – бер Аллаһта! – Карчыкның тавышы дәһшәтле иде, йөрәге каккан хатын:
– Ярар соң, чәйнәмәм, – диде. – Үләм бит инде мин…
– Адәм чирдән үлми, гомере беткәнгә үлә! Әй син, кем кыз!
– Әү, җиңги!
Ишек артында гына сакта торган ахрысы, Миңсылу пәйда булды.
– Кем кыз, моңа җан асрарлык кына ашат!
Көнозын ач йөреп, хәлсезләнгән хатын, әлбәттә, ризыктан баш тартмас иде. Әнә, эче быгырдый. Өстәлгә ни генә куйсалар да, ачкүз кабып йотарга әзер. Әмма калай тәлинкәдә аппетитыңны аздырырлык тәгам юк, нибарысы ике кабыклы бәрәңге дә ярты стакан су гына иде шул. Хатын балалар кебек үпкәләп, авызын турсайтты.
– Ай, бигрәк аз!
– Җиңги җан асрарлык кына дип әйтте лә. Миңа дисә, ун бәрәңге аша, гөлкәем.
– Минем җаным бәрәңге белән генә канәгатьләнмәс, апакай. Хәер, нишләп сез мине туендырырга тиеш ди әле. – Хатын сумкасын ачты. – Менә, биш мең сум. Кибетегез еракмы? Иренмәгез инде, ипи, кызыл уылдык, балык алып кайтыгыз! Өчәү бергә сыйланырбыз.
– Ниткән кибет ул?!
– Абау, бүген адым саен супермаркетлар эшли. Авыллар да шәһәрдән калышмый, апакай.
– Атакай, анакай, апакай! – дип үртәлде Миңсылу. – Чиркәүдә диярсең! Гап-гади генә иттереп сөйләш. Апа, дисәң, матуррак ла.
– Хуш, апа. Йә инде, киреләнмә, кибеткә чап!
– Юу-ук бездә кибет, гөлкәем, юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Җиңги, әгәр әмерен үтәмәсәң, кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары ташкалагызга! Чемчен, әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Туяр җаның.
Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде ләбаса! Хатын бәрәңге кабыгын әрчеде.

– Тәмле микән? – диде. – Без бала чакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде.
– Без дә без, дисең. Син кайсы як кавеменнән соң, калын катын? Танып та танымыйм үзеңне. Шәһәрнеке анысы, авылныкылар болай иләмсез симерми.
– Ә син кем, апа?
– Койрыклы җен! Әбиеңнең каенсеңлесе мин, гөлкәем.
– Син дә миңа таныш түгел, апа.
– Икәү иренгә бал сылап чәй эчмәдек шул, калын катын. Элекке заманнарда синдәй чирләшкәләр бу йортта хәтсез сихәтләнгән. Дөнья читеннән килгәннәр җиңгине юллап. И-и, ул хикмәтләрне сөйләсәңме? Капка төбендә чирәм үстермәгәннәр, көтү-көтү халык чиратка тезелгән. Хәзер сирәк кеше җилкапкага орына, сирәк кеше. Инде кирәкләре дә юк, җиңги картайды. Сине мунчада пакьлибез, әйдә, аяклан, гөлкәем.
– Мин шушы килеш кенә үләм! – дип ыңгырашты хатын. Бәрәңге аңа чеметем генә дә көч өстәмәде, киресенчә, котыртты гына. Әнә, ризык дип алданган ашказанын «усал эт» үтереп-үтереп талый. Кырлы стакандагы су да аңкауны гына чылатты. Коттедждагы утыз кеше сыярлык түгәрәк өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән соң коры авыз чапылдату көлке хәл иде. Әкияттәге тылсымлы ашъяулыкны җәегез, җәй! Туйганчы ашап үлсен ичмасам!
Акыл дәрьясыннан саркыган бер аваз кисәк кенә айнытып җибәрде: «Яшә-ә!»

Ул арты белән идәнгә шуышып төшеп, ишеккә табан үрмәләде. Үзеңне күпме кызганырга була! «Адәм чирдән үлми… Чирдән үлми…» Карчык та үзгәргән: бөтәшкән… Аны кабыкка салып буыннарын уган куллар йомшак иде, ә хәзер каты, бик каты… «Адәм гомере беткәч үлә…»
Ишегалдын гүя томан сарган иде. Кара мунча якканнар… Бүрәнә ярыгыннан ургылган төтен күзне әчеттерә иде <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=33368
  2. http://kazanutlary.ru/?p=33768

 Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *