Истәлекләр

28.09.2017

Күктән төшкән бәхет


lit

Бу хәлләр Мәскәүнең Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган чакта булды. Яшь артса да, бездән балачак беркатлылыгы чыгып бетмәгән иде әле.

Институтта ул вакыттагы Советлар берлегенең бөтен төбәкләреннән килеп, әллә ничә милләт балалары белем ала. Мин күбрәк үзебезнең төрки кавемнәр һәм Кавказ, Балтыйк буе вәкилләре, рус егетләре белән аралашырга тырышам. Бурят шагыйре Нажмил Нимбуев, Таулы Алтайдан — Бронтой Бедюров, руслардан Юрий Кузнецов, Александр Гаврилов, балкарлардан Мөхәммәт Геккиев, Али Байзуллаев белән көне-төне диярлек бергә йөрибез. Бары — бергә, югы уртак дигәндәй, һәммә нәрсәбезне бүлешеп яшибез. Яшь чагында кешегә күп нәрсә җитмәсә дә, безгә иң җитмәгәне акча иде. Стипендия нибары 28 сум, аның да бер өлешен тулай торак өчен тотып калалар. Бу акчаны без тартып-сузып ике-өч атнага җиткерәбез дә соңгы атнада ачлы-туклы көн күрәбез. Ә инде кемгәдер нәшрияттан яисә гәҗит-журналдан гонорар килсә, ул көн барыбыз өчен дә бәйрәмгә әверелә иде.

Әлеге дә баягы акча бөтенләй бетеп, һәммәбез өчен дә кара көннәр башланган вакыт иде. «Казан утлары» журналының соңгы санында минем бер туплам шигырьләрем басылды, бөтен өмет шуның гонорарында. Вахта янындагы почта тартмасын көненә берничә тапкыр төшеп карасам да, гонорар һаман килми дә килми. Шулай пошаманга калып утырганда, минем бүлмәгә балкар егете шагыйрь Мөхәммәт Геккиев килеп керде. Үзенең авызы ерык, кулына ниндидер кәгазь тоткан. «Менә, сиңа күптән көткән гонорарың килде, йөз егерме сум!» – дип, керә-керешкә миннән сөенеч алырга тырышты бу. Билгеле инде, минем баш күккә тиде. Ләкин бүген — якшәмбе, почта эшләми, тешне кысып булса да, тагын бер көн ураза тотарга туры киләчәк. Мөхәммәтнең моңа да җавабы әзер икән. «Берәрсеннән бурычка алып тор, бу кәгазьне күрсәтсәң, теләсә-кайсы бирә инде сиңа». Мөхәммәтнең тапкырлыгына куанып, тиз генә тугызынчы катта яшәүче башкорт шагыйре Габделхак Игебаев янына чаптым. Ул Югары Әдәби курсларда аена йөз илле сум стипендия алып укый, җитмәсә, киң күңелле, шактый ук юмарт кеше. Кыскасы, берничә минуттан шәмәхә егерме бишлекне тирләгән учка йомарлап, мин каршы йорттагы гастрономда чиратта тора идем инде.

Ул көнне барча дус-иш җыелып, тулай торак бүлмәсендә төне буе бәйрәм иттек. Дүшәмбе иртән ишек шакуга уянып китсәм, каршымда бик моңсу кыяфәтле Мөхәммәт басып тора. «Разил дус, зинһар өчен, ачуланма. Кичә мин бераз шаярттым бит. Ул акча бланкысын мин шимбә көнне почтадан алып, үз кулым белән генә тутырган идем. Ә син, беркатлы шагыйрь, шуңа ышандың, пичәте булмаганына да игътибар итмәдең. Борчылма, барыбер киләчәк бит ул гонорар. Мин аны бераз ашыктырдым гына…»

Мин, ни әйтергә белми, телсез калдым. Шулчак Мөхәммәт: «Ә кичәге бәйрәм шәп булды бит! Мәңге онытылмаслык!» — диде дә мине кочаклап алды. Без икебез бергә шаркылдап көлеп җибәрдек. Чыннан да, әгәр Мөхәммәтнең шундый шуклыгы булмаса, мин ул гонорарны ничек алганымны, нәрсәгә тотканымны да белмәс һәм андый мәңгегә онытылмаслык бәйрәм дә оештыра алмас идем.


«КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2015 ел) санында басылды. 
Фотода Разил Вәлиевнең яшь чагы.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *