Публицистика

02.08.2016 №8(август),2016

МИЛЛӘТНЕ ХӘТЕР ВӘ РУХ ЯШӘТӘ


Дөресрәге, аны хәтер һәм ата-бабалар рухы аша тәрбияләнгән югары милли аң яшәтә. Фаҗигале үткәнебездән бу бик тә ачык күренә. Чыннан да, бәгъзеләр, татарның чын тарихын бозып һәм каралтып күрсәтеп, ничек кенә аның иманын какшатырга, рухын сындырырга һәм хәтереннән яздырырга тырышмасын – моңа барыбер ирешә алмады. Чөнки тарихи хәтер һәм ата-бабалар рухы, аның канына сеңеп, геннар дәрәҗәсендә, нәсел күзәнәкләре аша сакланып калган. Шуңа күрә, язмышның гаҗәеп дәрәҗәдәге авыр сынауларына да карамастан, милләт һаман да исән, яши һәм, Ходай насыйп итсә, алга таба да яшәр. Ул гына түгел, татар рухы бүген яңарыш та кичерә. Көлдән яңарган феникс кошы кебек, милләт кабат алгарышка юл тота.

Ә менә иҗтимагый фикерләү дәрәҗәсенә килгәндә, ул әлегә андый югарылыкта түгел. Чөнки моның өчен халыкның югары кимәлдәге (әлеге миссияне танырлык дәрәҗәдәге) милли аңга ия булуы таләп ителә.

Югары милли аң тәрбияләүдә, әлбәттә, гомуммилләт дәрәҗәсендә үткәрелә торган чаралар да гаять зур әһәмияткә ия. Рухи вә милли-мәдәни маяклар ролен үтәргә тиешле андый чаралар, милләт тарихындагы мөһим вакыйгалар яисә аның күренекле шәхесләре белән бәйләп үткәрелгәндә, нәтиҗәләре күпкә югары булачак. Ә татар халкы гомуммилли әһәмияткә ия булырдай вакыйга вә чараларга бик бай: һәр елны 26 апрельдә үткәрелә торган «Шигырь бәйрәме», җәй башына туры килә торган «Сабан туе», 30 августта үткәрелә торган «Республика көне», октябрьдә билгеләп үтелә торган «Хәтер көне» һ.б. Андый чаралар ел дәвамында һәр айда үткәрелсә дә артык булмастыр. Әмма, аңлашыла ки, алар югары һөнәри дәрәҗәдә, ата-бабаларыбыз рухына туры китереп һәм тирән эчтәлекле итеп үткәрелгәндә, шулай ук татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә барып ирешерлек итеп киң яктыртылганда гына милләт ихтыяҗларына җавап бирәчәк.

Ә элгәрләребез борынгы ата-бабаларыбыз рухын хасият белән, югары дәрәҗәдә саклаган, алар исеменә бервакытта да тап төшермәскә тырышкан. Үз тарихыңны һәм нәсел-нәсәбеңне белү, халкыңның гореф-гадәтләрен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү алар өчен горурлык чыганагы саналган. Мәгълүм ки, Азия һәм Аурупа киңлекләрендә татар теле гомумаралашу теле дә булып хезмәт иткән. Ә үз нәселеңнең сәламәтлеге һәм затлылыгы турында кайгырту элгәрләребезгә рухи вә физик яктан сәламәт булып калырга, өзлексез чыныгырга һәм камилләшә барырга ярдәм иткән, җәмгыяви үсештә яңа үрләр яулау өчен этәргеч биргән. Шуңа күрә нәсел турында кайгырту һәм яшь буынны ата-бабалар рухында тәрбияләү алар өчен һәрчак изге бурычлардан саналган. Шан-шөһрәт элгәрләребездә байлык белән түгел, ә рух югарылыгы һәм иман ныклыгы аша билгеләнгән, кешенең таланты, тырышлыгы һәм кылган изге эш-гамәлләре белән үлчәнгән. Әлеге рухи кыйммәтләр милләт алгарышы өчен бүген дә өлге булып тора.

Фоат УРАЗАЙ


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *