Бәян

27.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Үлмәс


babushka v belom

Дәвамы

2

– Чоланны җыештыр, кем кыз. Ару мендәр-юрган хәстәрлә!

– Бәй, без ике бөртек җан, кайсыбыз ызбага сыймый, җиңги?

– Аңа аерым урын-җир кирәк!

– Бәй, кунак-мазар мәллә? Ызба иркен, өч ятак, җиңги. Бер кичкә – кер мичкә, ди.

– Кушканны үтә, Миңсылу!

Карчык тәрәзә пәрдәсен кырыйга этәрде. Ничек кенә чекерәйсәң дә, күзең белән дөньяны иңләрлек түгел, офыкка кадәр агач-куак томалаган иде. Бу – Аллаһ кодрәте. Бары тик аныкы… Бөек зат түшәгән язмыш сукмагыннан берәү дә читкә тайпыла алмый. Ат ярышларында дала җиле белән узышкан кыз бала ят туфракка орлык булып күмелермен дип бер уйласа икән! Гыйшкы тилертте, гыйшкы… Мөгаллим җегеткә шул ияртте. Беренче мәлләрдә иренең аймагы шыксыз тоелды. Мондагы тарлыктан җан кысылды. Югыйсә ике чакрымдагы урман белән Айтуган авылын ул чакта әле кыр-басулар аерып тора, әмма яшь киленгә барыбер кысан иде. Ул иркен даласын сагынып көн-төн сыктады. Һай, вакыт барысын да көйли икән: яши-яши туып-үскән илләр хәтердән сөртелде, җан әкрен генә шушы җиргә беректе. Еллар гына рәхимсез иде, хәләленең болай да бәләкәй авылын картайтып, зиратын зурайтты. Балта-пычкы кайрардай ир заты азайгач, чакрымдагы әрсез урман, тамыр җәя-җәя, киңәеп, агач-куак явы йортларга табан шуышты һәм тирә-якны яшел дәрья күмде.

– Без кемнәрне көтәбез соң? Кеше түгел, безгә каргалар да сәлам бирми ләса. Пләмәштән гайре. Оныттылар сине, җиңги.

– Күп тәтелдәмә, телеңә тилчә чыгар!

– Чыкмагае ни! Нәрсә тәтелдәдем әле шулхәтле? Сорадым нибарысы. Өч көн инде сәер генә йөренәсең. Уеңнан уелган сымак син, җиңги? Кем инде ул кунак дигәнең?

– Япма, ызба караңгылана, – дип, карчык тәрәзә пәрдәсен бөтәрләп бау белән бәйләде.

– Моңарчы гел дә ябык иде ләса, Ходаем! И, хәбәремне әйтми торам икән. Бистәдә йорт саталар. Нарат бүрәнәдән. Җүн генә бәягә. Хикмәт инде: гүпчим дә заманча, ди. Газ белән ягыла, ди. Суына тиклем ызбада, ди. Җәннәт почмагы ди, җиңги.

Түрдә сиртмәле караватка барып утыргач, беренче тапкыр күргәндәй, каенсеңлесенә текәлде ул. Эшсез аптырый… Шуңа күңеле уйный… Дару үләннәре җыярга иртәрәк. Әлегә сүрән май кояшы кайнар нуры белән кыр тычканнарының бәвелен киптергәч кенә, табигать дәвасын өзәргә була… Быел арырак китәрләр. Бу тирәләрдә алан-болыннар сирәгәйде. Ачкүз урман ачык урыннарга гаскәр кеби әрсез усак малайлары бастыра… Карчык үзалдына елмайды да:

– Алай яңа ызба дип дәртләнсәң, күчсәнә, кем кыз, – диде.

– Икәү күченәбез, сине ялгызың гына калдырмыйм, җиңги.

– Мин ялгыз түгел, мин Кодрәтле Зат карамагында!

– Анысы шулайдыр да. Карилегең турында уйла. Туксан казык кактың ласа, җиңги. Әзмени, Ходаем!

Каенсеңелнең эчендә терекөмеш «йөгерә», ул юк эшен бар итеп өстәл сөртә, артсыз урындыкларның җәймәсен төзәтә иде.

– Сора! – диде карчык. – И азапланасың да, бахыр.

– Җиңги, минем исәнлек тә чамалы инде. Үлсәм – үкенечкә калыр. – Миңсылу бармагын угалады. Йөзе кызарып, күзе яшьләнде. – Рәхмәт, әгәр син шифасын тапмасаң, аягым чери иде инде. Чатан-патан инде мин. Хуҗалыкта нәрсәдер майтарырга ярыйм инде алай да. Менә син Алланың һәр бирмеш атнасы диярлек утарга барасың. Мәрхүм малаең Рәшит исән чакта да, хәзер оныгың Фәрит янына да. Анда бер-бер якының бар мәллә, җиңги, ә? Япь-яшь ир синең төенчеккә төйнәгән ризыгыңа мохтаҗмыни инде! Үзе безгә әйбер ташый әнә. Эчемне күптермә, зинһар, әйт, кем ул, җиңги?

Каенсеңелнең баш түбәсенә баса-баса төпченүе ачуын китерсә дә, карчык күтәрелеп бәрелмәде. Һе, кара син моны, кара! Җитмеш җиде кадак суккан сандык капкачын җиңел генә каерып ачтырмакчы! Ни белсәң, шуңа разый бул!

– Син, кем кыз, биләмәдәге Сәмүшне хәтерлисеңдер, шәт? – Ул караватында тирбәлеп алды. Тимер сиртмә «җырлый-җырлый» шыгырдады.

– Теге чырае ямьшек кап-кара абзыйнымы? Үз гүмеремдә бер күрдем, анда да шәүләсен генә. Син аны карендәшем, безнең яклардан, Рәшит җәйлеккә яллады, дигән идең. Моңа байтак ел ласа. Бәй, нишләп ул үзенә кайтып китмәде соң, җиңги?

– Минем сымак шушы илкәйләрне яратты. Аңа минем дәвам килеште, күзе хәйран яхшырды, Аллаһның рәхмәте. Күрә карау иде Сәмүш.

– Һи, илкәйләрне яраткан, имеш. Знамы, ярата! Ашау байдан, үлем Ходайдан! Нишләп син картаймыш көнеңдә дә аны тәрбиялисең? – диде Миңсылу, тавышына битәр өстәп. – Аңа ашарга илтәсең син! Вәт тәмле тамак! Җитәр, җиңги, утар юлыннан өзел!

Монысы инде артык, монысы инде чамасыз узыну иде. Карчыкның чырае җимерелде.

– Мине өйрәтмә, кем кыз! – дип, ул катырак «тирбәлгән» иде, караватның сиртмәсе идәнгә кадәр чумды.

– Йа, пыр тузмасана, җиңги! Йөри күр соң! – Каенсеңел аның мизгел эчендә бишкә төрләнгәнен белә иде, шуңа күрә тиз генә чыгып тайды. Карчык берара күзен йомып оеп утырды. Ул тары бөртеге сыман чәчелгән, аңа җыелырга кирәк иде. Күңеленнән генә кортка оныгына эндәште:

– Бәбкәчем, син хәзергесендә урман буйлыйсың. Биләмәңне барлавыңдыр. Читләтеп үт, бәбкәчем, Зур әнкәңә сугылма хәзергесендә.

Аннан соң уй утарга «очты»:

– Син дә, Сәмүш, тыпырчынма. Үткәнеңдә казынасың да казынасың. Аяккулыңны бәйләмәсәм дә – ирегеңне чикләдем. Үзең шуңа канәгать идең, Сәмүш. Монаусы өчен Аллаһ кичерер мине, ялганым хәтәр ялган, бусы кичерелмәс, сөякләремә тиклем тетелеп тәмуг утында янар. Вәләкин хаклыкны ирештермәм барыбер! Җәза иде ул сиңа! Шул-лай, Сәмүш, җанымның бер нүешендәге ак савытта – изгелегем, икенче нүешендәге кара савытта – явызлыгым тум-тулы. Кем кайсына лаек, аңа шунсын сиптем. Мин генә сөйлим, син дәшмә, Сәмүш атына ия Аллаһ колы! Миңа мырлама, ата мәче! Сез – адәмнәр кылган золым җир-күкләрне иңрәтә. Шул җөмләдән синеке дә, Сәмүш. Минме? Мин дә гөнаһлы. Шул ки, Ахырзаманда сиңа да, миңа да Ләүхел Мәхфүз кыйтабын сул җилкәдән бирерләр.

Карчык, урыныннан төшеп, озынча өстәлгә иелде. Тышы саргайган китап битләрен актарып, авыз эченнән мытыр-мытыр укыгач:

– Сигез ишек булыр, шуның җидесе ачылыр да ябылыр, соңгысы кыямәт көненә тиклем ябылмас, ачык торыр, улсы тәүбә ишеге, аң булыгыз, – диде. – Миңсылу!

Чалыш аягын чыш-чыш идәнгә ышкып, каенсеңел керде.

– Чоланны әрчедем, җиңги. Шуны әйтмәкче идем дә, кычкырып-кычкырып кемнедер тиргәдең, анык кына ишетелми калын имән ишек аша, эһем, – дип елмайган хатын алдында карчык, өс-башын каккалап:

– Ак киндер күлмәгемне киям, монсын юмакка куй, – диде.

– Иртән генә алмаштырдың, чип-чиста бит, җиңги! Әнәгенәк, сары җирлеккә сибелгән чәпәк-чәпәк кызыл чәчәкләре ут яна! Әй, акаймасана миңа, җиңги. Киндере бәләкләнгән килеш сандыкта ята. Сорысы да шунда. Анысын байтактан кимисең тагы.

– Җәтрәк йөр, Миңсылу. Көттермә! Пичтә тәгәрәткән бәрәңгеләрең күмерләнмәсен! Онытма! Ак төстәгесен кисен әле, агын… Күңел шулай тели. Тик аң төпкеленә яшеренгән бер сөаль генә сискәндереп-сискәндереп җибәрә.

«Йа, савытыңдагы кара буяуны кайчан тамчысына кадәр түгәсең дә, шуңа изгелек кенә салып, «мәңгелек йорт»ыңа китәсең, кортка? Гомернең туксан казыгы әзер… Туксан беренчесен кагып та җитешмәссең, бәлки».

Юу-ук, савытны бушатмыйм! Әз дә түгел, күп тә түгел, адәмнең әшәкелеге кадәр генә аның карасы…

Карчык киндер күлмәгенә яраклаштырып ак яулык бөркәнде. Ул капка төбенә чыкканда, зур гына борынлы машина, юлга авышкан агач ботакларын үгез кебек «сөзә-сөзә», аларга табан якынлаша иде.

Хуҗабикә, киртә коргандай, кулын алга сузып, бармакларын тырпайтты.

– Ары китеш җук!

Ике ир-ат, машинадан төшеп, аның янына килде.

– Сәлам, әбекәй, – диде тәбәнәк буйлысы. – Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй?

– Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары?

«Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты… Ул нәсел утта янмый, суда батмый…»

– Син үзең мәллә, әбекәй? – дип гаҗәпләнгән «тәбәнәк буй»га тәкәббер кыяфәтле ир-ат:

– Багажниктан әйберләрне ал, Минап! – диде.

– Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл?

– Чуртымамы сиңа ул? Ватый ни йомыш, дир, әби. Тучны үзе, тучны. Ваня, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк!

Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты:

– Аяксыз шуышыр, аяклы атлар!

Аның бу «тапкырлыгы»ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй, өф-өф өргәләп:

– И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, – дисә дә, хуҗабикә катгый иде:

– Әйткәнне тыңлагыз!

– Әй, син! – Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. – Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең, дир, ваня, бөкре җен!

Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, «бөкре җен» кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә «кадаклап», саескан төсле чыркылдый иде:

– Бәй, җиңги, йортка көтүе белән ышпана кертәсеңмени?! Ку, җиңги, ку бу нәмәстәләрне! Атышып бер-берсен яралаганнар икән, бүлнистә дәвалансыннар!

Җиңги кеше каенсеңлесенең беләгеннән йомшак кына чеметте:

– Шыпырт, кем кыз!

Ирләр ахылдый-ухылдый машинадан бөтенләй чит-ят хатынны сөйрәгәндә, карчыкның гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә язды. «Ничәмә-ничә көннәр аңа ялварган зифа буйлы, нечкә билле, озын толымлы кыз бала түгел лә бу. Чәчен кыркыган ниндидер марҗа! Йа күкләр, җир-сулар падишаһы! Син, ахры, күңелемдәге тою-тоемлауларымны киметтең. Адәмне сихәтләндерү сәләте синең бүләгең иде, җитәр, азынма, дисеңдер. Туксан тугыз исемең белән җанымны нурландырган газиз Аллаһым, сиңа гына буйсынган мин колың, кул-аягымны богаулап газап зинданына яптыртсаң да карышмам. И Әхәдем, и Сәмәдем!»

– Күземнән югалыгыз, югал! Мин сезне көтмәдем! Сез миңа ялгыш юл саптыгыз! – дип, ул, тавык сыман пырхылдап, капкага чигенгәндә генә зәгыйфь тавыш:

– Үлмәс әби-и, – диде. – Үлмәс әби…

Карчык егылмас өчен каенсеңлесенә таянды. Йа Аллаһым, кем аның атын ятларга ирештергән?! Үлмәс ул, хак, Үлмәс… Тик бу исем хәләле белән ияреп кайтмады, бу исем кылганнарга сарылып мәңгегә далада калды…

– Кем ди теге калын хатын сиңа, җиңги? Кем ди? – Миңсылуның күзе шарланган иде.

– Сорама, кем кыз! – диде карчык, дерелдәгән ияген сыпырып. – Төшләнә, бахыр.

– Бәй, тиле-миле микәнни? Фу, нинди генә зәхмәтләр ташымыйлар үзеңә, җиңги!

Җебеп торса, гайрәт сүнә иде, шуңа күрә ул тиз-тиз генә:

– Гөлҗиһан, кунагым бул, ызбага кер, – диде. – Сез икәвегез китегез, кит! – диде.

Тәкәббер кыяфәтле ир, хатынны ычкындырып, аңа ташланды:

– Ник безне куасың, бөкре җен?! Приказ бирмә монда! Давай, әфсенләтөфсенлә и живо терелт минем катынны! Сиңа өч сәгәт вакыт, иту… – Ул түш кесәсен капшады. – …корал, ватый үзебездә! <…>


Башын укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=33368
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *