Яңалыклар

26.09.2017

Ниләр генә күрми адәм баласы…


ruki star

Юка гәүдәле, карсак буйлы, мөселман киемендәге, ап-ак яулыгын аркасына таратып бәйләгән Сафия карчык (исемнәр үзгәртелде) белән очраклы рәвештә таныштым. Урман арты поселогыннан Казанга килеп, үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш сата ул. Узган елларда алып килгән нигъмәтләрен тиз арада ярты бәясенә сатып, ашыга-кабалана өенә кайтып китә иде.
Быел, ни галәмәт, иркенләп утыруына игътибар иттем. Тавышы моңлы, карашы сагышлы әбекәй белән беркөнне урыннарыбыз янәшә туры килде. Сатып алучылар юньләп йөрмәгән “йокы сәгатендә” (көндезге бердән өчкә кадәрле вакытны сәүдәгәр әбиләр шулай атый) икәү кинәнеп сөйләшеп утырдык. Әбине эчтән нидер бимазалап торуы маңгаена язылган иде. Сизәм, кемгә дә булса эчен бушатасы килә. “Сафия әби, яшь чакта бик чибәр булгансыңдыр син, яраткан егетеңә кияүгә чыгып, шатлыклы гомер кичердеңме?” — дип сорадым үзеннән. “Боз”ны кузгатып җибәрергә шул сорау җитә калды.
— И-и, сеңлем, сиксән җиде яшемә җитеп, сигез көн дә рәхәт күргән бәндә түгел мин, — диде ул, көрсенеп. — Мин кичергән кимсетелү-рәнҗетелүләрне, кайгы-хәсрәтне бер күчкә өйсәң, каршыбыздагы тугыз катлы йорттан да биегрәк тау өелер иде…
Шулай диде дә әбием, елап ук җибәрде.

— Без гаиләдә биш кыз үстек, — дип сүзен дәвам итте бераз тынычлангач. — Теләче районындагы гап-гади татар авылында, крестьян гаиләсендә туганмын. Миңа ун яшь чакта әти сугышка китте. Ачлык, хәерчелек, өскә кияргә юк, аякта чабата, анысы да бик тиз тишелеп чыга. “Тычканга мыек чыкты”, — дип, үзебез ямаштырып куябыз. Әни көне-төне колхоз эшендә. 25 сутый бәрәңге бакчасын казу, мал-туар карау, су ташу, мичкә ягу — барысы да бала-чага өстендә. Хәзергеләр 14 яшьтә еламыйча ашый да алмый, ә мине — олы баланы шул яшьтә үзебездән 190 чакрым ераклыктагы Тәтеш урманына агач кисәргә җибәрделәр. Олырак хатын-кызлар белән беррәттән эшләргә кирәк. Юан агач бүрәнәләрнең бер башыннан күтәреп алганда, көчәнүдән эчке әгъзаларым өзелеп төшәрдәй булып авырта иде. Әле тамагың тук булса икән ул! Урман кискән өчен бирелгән паекның бер өлешен, кайткач сеңелләремә ашатырмын дип, кешедән яшереп, киптереп җыеп барам. Ул кышта суыгы да 40 градустан артып китте. Очып барган кошлар, бозланып, аяк астыбызга очып төшәләр иде. Ә без аларны учакка салып, пешереп ашыйбыз… Кышкы юлда куна-төнә дүрт тәүлек тилмерешеп кайтуыбыз әле дә истә. Төнге унике тулганда авылга кердек. Җил капкадан эчкә атлап кергәч, ишегалдындагы карга егылдым. Торып өйгә керерлек хәлем калмаган иде. Тула оек чабатага ябышып каткан. Шул чакта әнкәйнең мине кызганып елаганын хәтерлим. Таң беленгәндә безнең ишекне шакыдылар. “Әткәй фронттан кайтмагандыр ич?” — дип йөгереп чыксам, каршымда бригадир, парторг, районнан килгән уполномоченный басып тора. “Хәзер үк киенеп чык, фермага дуңгызлар карарга төшәсең”, — диде бригадир Галләм абзый. Авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Шешенгән аякларымны сөйрәп, ач килеш ат чанасына чыгып утырдым. Авызыңны ачып каршы сүз әйтсәң, беттең — “дезертир” дип, төрмәгә озаталар.

Мин ата дуңгыздан бик курка идем. Абайламый калсаң, ана дуңгыз ябылган аранга кереп, кечкенә балаларын ашарга да күп сорамый. Ә моның өчен җәзасы бик каты — өйдәге сарыгыңны суеп түлисе.

Әткәй сугыштан холкы бозылып, эчәргә өйрәнеп кайтты. Ирсез хатыннар янында төне буе азып-тузып йөреп кайта да, әнкәйгә дә, безгә дә көн күрсәтми. Сугышка кадәр андый ук яман кешелексез түгел иде ул. Әнкәйнең күз яшен түктерүе җитмәгән, безне — буй җиткән кызларны мәсхәрәләп, “урам себеркеләре”, “ач бирәннәр” дип кимсетә, без кичке уеннан кайткач, теләсә-нәрсә белән китереп сугарга да кыенсынмый иде.
Җиткән кызлар булдык. Яраткан егетем тәкъдим ясарга җыенганын ишеткәч, әткәйнең бертуган сеңлесе Һиндия апа егетемнең әти-әнисенә барып, мине хурлаган. Ата-ана сүзенә каршы килә алмаган Бәхетгәрәем үзе дә бәхетле була алмады, мине дә бәхетсез итте. Һиндия апа димләп өйләндергән Салиха белән рәтле-башлы тормыш кора алмады. Ә мин, карт кыз булып утырып калмас өчен генә, күрше авылдан яучылап килгән Илдарханга кияүгә чыктым. Аның әнисенең елан телле, каты куллы, саран гына түгел, карун, кешелексез бәндә булуын, кияүгә чыгып, өч-дүрт ай үткәч кенә белдем. Балага узгач, җәй көне ит ашыйсым килде. Кар базындагы кисмәккә тозлап куйган ит бар-барын, тик каенанам пешерттерми. Аптырагач, базга төшеп, бер кисәк чи ит алып чәйнәдем. Каенанам урын өстенә калып, тәне череп озак ятты. Олы йомышы да, кечесе дә астында булды. Өйдәге сасы искә чыдарлык түгел иде. Үзем фермада эшлим, кулда өч бала, ирем колхоз эшендә, өйгә кайтып кергәне дә юк диярлек. Әле ул вакытта сабыны җитәрлек, урын-җир әйберләре хәзерге кебек күп булса икән! Кер юу машиналары да, резин пирчәткәләре дә юк иде бит. Каенанам нәҗесе белән диварларны буяп бетерә, мин эштә озак тоткарланганга үч итеп, юри шулай кылана иде. Янына килсәм, дөньяда нинди әшәке сүз бар — барысын да миңа сибә, түзеп кенә тор! Көч-хәлгә күтәреп мунчага алып барып юындырам үзен. Ә ул, рәхмәт әйтәсе урында, чәч толымымны умыра йә төкеренә башлый. Акылга зәгыйфь булганга шулай кыланса бер хәл, ул явызлык белән миңа этлек эшли дә, шул хакта, шарык-шорык көлеп, үз кызына йә иремә мактанып сөйләп утыра. Ирем мине яклап ник бер сүз әйтсен!
Балалар кечкенә чакта ирем кичен клубка кинога чыгып китә, таң белән генә кайтып ята иде. Каенана миңа шәл бәйләргә куша да, үзе тугызда ук йокларга ята. Аяк белән бишек тирбәтәм, урындыкка сөялгән килеш, йокылы-уяулы хәлдә шәл бәйләргә азапланам. Төнге өчтә комган тотып тышка чыгып барган каенана мине төртеп уята. Таң атып, сәгать биштә мал-туарны карап кереп, фермага эшкә йөгерәм. Беркөнне дуңгызларга җәйгән салам өстенә егылып йоклап киткәнмен. Бригадир артыма тибеп уятты…

Каенанам үлгәч, төп йортны кияүдәге сеңлесе дәгъвалады. Җыендык та, Урман арты поселогына күченеп киттек. Итәктә өч бала, өстә бер кат кием, кесәдә җилләр уйный. Шулай да, коллыктан котылдым бугай дип сөендем. “Майский” совхозына эшкә урнаштык. Балаларга бакча булды, үзебезгә торак бирделәр. Рәхәтләнеп эшлә дә, аша гына инде. Тик, бәхетеңне “чаян чакса”, рәхәттә яшәүләр юк икән ул, сеңлем. Ирем гүләйт итә башлады. Эчеп, кәеф-сафа корып кайта да, өйдә тавыш куптара, кул күтәрә, мине кыерсыту дигәндә анасыннан кимен куймый. Өч баланы ятим итәсе килми бит, аерылып китәр урыным да юк. Берьюлы әтигә зарланган идем, ә ул, мине яклыйсы урында, иремә: “Кул белән сукма син аңа, башына пүлән тондыр, тыны чыкмаслык, каршы әйтмәслек булып, синнән өне алынып яшәсен!” — дип “акыл” бирде. Ир дигәнем өйгә ун еллап хезмәт хакы алып кайтмады. Сөяркәсе белән рәхәт чиктеләр, курортларга йөрделәр. Балалар кешедән ким-хур булмасын дип, эт булганчы эшләдем, аларны ашаттым да, киендердем дә, укыттым да. Чираттагы бәйрәм итеп йөрүләре вакытында иремә инсульт булган, сөяркәсе өендә егылган. Имгәккә әйләнгәч, миннән башка берәүгә дә кирәге калмады. Унике ел урын өстендә ятты. Йорт-җирне дә, бакчаны да, аны да карау бик авыр булды. Ике улыбыз өйләнеп башка чыкты, кызым кияүгә китте. Ярый әле балалар бар дип сөенер идем, берсе — эчкече. Тәртипсез бала ана йөрәгенә кадалган шырпы инде ул. Ничә яшьтә булуына карамастан, синеке, үз хәсрәтең, үз оятың, үз бәлаң. Аны эчәргә өйрәтүче, акчага карта уйнарга һәвәсләндерүче кем дисең? Үз әтисе! Менә шундый тәмуг газаплары кичереп гомер иттем мин. Былтыр ирем мәңгелек йортына китте. Елый да алмадым — бәгырем таш булып каткан. Алай да, намаз саен дога кылганда аны да искә алам, гөнаһларын кичерүен сорап, Аллага ялварам. Ходай Тәгалә барысын да күрә, белә, ишетә. Шуны белгәнгә күрә, балаларыма, оныкларыма тәүфыйк-шәфкать сорап дога кылам. Шулай яшәп яткан булам…

Сафия әбине тыңлагач, чираттагы тапкыр бу дөньяның кеме генә юк дип гаҗәпләндем. Ниләр генә күрми адәм баласы, сабырлыкларын каян ала диген…

 

 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре

Комментарий

    ЗобЭржэт:

    Кызганыч ,шундый йомшак булуы. Ходай шулай яраткан ни эшлэсен. Минем Энием дэ бик куп курде. Этигэ килгэндэ энисе улгэн генэ булган. 6,8,,10,12 яшьлек балалар остенэ килгэн Энием. Энием укытучы иде 17яшеннэн эшли башлаган. Эти башта эйбэт саналса да сонрак энине рэнжетте. Э этинен энелэре,сенеллэре энине яраттылар. Эниемнен уз энисе ,ана 7яшь тулгачы улгэн. Бу Сафия апа белэн чагыштыра торган тугел,бик азапланган аны бик жэллим. калган тормышы жинелрэк булсын инде.

    Гөлфизә:

    Чыдаса да чыдый инде адәм баласы. Болар барысы да чарасызлыктан килә. Чөнки без кол хәлендә. Законнар эшләми, якламый. Рухи тәрбия турында әйтмим дә инде.Типтергәннәргә әле дә ирек. Сугышканнар сугыша, үтерешкәннәр үтерешә бирә. Язмадан күренгәнчә мондыйларга җәзаны гомер азагында Ходай Тәгалә генә бирә. Тик бу очракта да изелгәннәр җәфалана.

    Гөлфизә:

    Нигә?

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.