Яңалыклар

25.09.2017

Милли музей Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Язмышның гүзәл мизгелләре» ункөнлегенә әзерләнә


Nacionalnyi_muzei_Respubliki_Tatarstan_6

Милли музей 1-10 октябрь көннәрендә «Язмышның гүзәл мизгелләре» ункөнлеге оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.

«Өлкән яшьтәге музей кунаклары белән без актив эшчәнлек алып барабыз, – ди Гүзлия Җәләлева. – Алар безнең төрле проектларыбызда даими катнашып тора. 1-10 октябрьдә махсус алар өчен Милли музей күп төрле чаралар оештырачак. Өлкәннәр ункөнлеге вакытында пенсия яшендәгеләр, хезмәт ветераннары музейга бушлай керә алачак. Алар өчен музей дәресләре, экскурсияләр, мастер-класслар оештырылачак. Ветеран коллективлары һәм сәнгать әһелләре белән иҗади кичәләр уздырылачак».
Мәгълүм булганча 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.
Татар информ

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *