Хикәя

22.09.2017 №8 (август), 2017

Кышкы яшен


zadumal

9

Зиннур бик күңелсез генә кайтып керде. Арслан иртәдән бирле фермада, Раушания кухняда мәшәләнә, әнисе киенеп маташа иде.
– Кая барасың, әни?
– Бер әйләнеп кайтам әле, улым. Күрәсе кешеләремне күреп бетерәсем килә. Әйдә, син дә барасыңмы?
– Юк, әни, мин йөрмим әле.
– Бик кәефең кырылган төсле.
– Башым авыртып тора. Бераз ял итәм.
Раушания китереп салган мендәргә Зиннур барып ятканда, әнисе чыгып китте. Ул шундук сикереп торды һәм Раушания алдына килеп басты. Аның йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре борчулы елтырый иде.
– Ни булды, Зиннур? – диде Раушания, аптырап.
Зиннур баскан урынында таптанды, еш-еш сулады.
– Раушания… – Ул сүзен каян ничегрәк әйтергә белмичә аптырады. – Сез бит… Арслан каты авырый икән бит…
Раушаниянең гәүдәсе калтыранып китте:
– Юкны сөйләмә, Зиннур!
– Юк түгел, белдем! – диде Зиннур, аның шомырттай кара күзләренә туп-туры карап.
Ләкин Раушания бурлаттай кызарган йөзен читкә борды. Зиннур кычкырып җибәрде:
– Алай гына яшерә торган нәрсә түгел бу! Моның белән уйнарга ярамый! Ник миңа әйтмәдегез?!
Раушания аңа арты белән борылган хәлдә мышык-мышык елый башлады.
Зиннур аның иңбашына кагылды:
– Яшерүдән файда юк бит. Сез нишләп андый юл сайладыгыз?!
Раушания күзләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кайнар яшьләрен йота-йота, ят тавыш белән:
– Аны җиңеп буламы соң?! – дип аһылдады. – Беркемгә дә әйтмәскә, дип, мине ипи тоттырып ант иттерде. Клиникада тикшерелгән документларын район больницасына да тапшырмады.
– Нишләп алай?
– Соң миллион ярым акчаны без каян алыйк?! Мескен булып йөрисе килми аның. Мин тузына башлагач, беләсеңме, ни диде: минем күңелемдәге җырны бүлмә, диде. Әгәр бүлсәң, алданрак китеп баруым да бар, диде.
Шулчак Арслан кайтып керде.
– Очып кына кайттым. Кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем уйный. Әллә кар астында йоклаучы үләннәр, игеннәр күзләрен ачарга маташа. Җем-җем, җем-җем… – Ул сөйләнә-сөйләнә чишенеп киемнәрен чөйгә элде дә гаҗәпләнеп аларга карады:
– Ни булды сезгә?
Зиннур Арсланның артына килеп аның кулларын тотты:
– Дустым, мин синең авырганыңны белдем.
Арслан шундук кулларын тартып алды һәм очып кунардай булып Раушаниягә килде:
– Мин нәрсә дигән идем?! Син ипи тотып ант иттең!
– Аның гаебе юк. – Зиннур аларның арасына керде. – Үзем ишеттем…
– Каян ишетә аласың син аны? – диде Арслан, һәр сүзенә басым ясап. – Бу хакта Раушаниядән башка беркем дә белми!
– Врач янында медсестра барын онытма, – диде Зиннур. – Ә мин үпкәләдем сезгә. Шушы кадәр җитди әйберне ничек миннән яшерә алдыгыз?!
– Сине ник борчырга? – Арслан кулларын як-якка җәеп алды. – Һәркемнең үз язмышы.
– Язмыш юк ул! – диде Зиннур кайнарланып. – Аны без үзебез язабыз. Банк реквизитларыңны бир миңа.
– Ник? – диде Арслан, аңа җитди карап.
– Кайткач акча салам.
– Кирәкми, Зиннур. Андый ниятең өчен рәхмәт, билгеле.
– Шушы очракта да сиңа ярдәм итмәсәм, мин йоклый аламмы?! Мин яши аламмы?! – Аның дулкынланудан сулышы кысылды. – Син бит моның шулай икәнлеген белеп торасың. Әйдә, сузма. Арслан Зиннурның каршына ук килде, күзләренә төбәлде:
– Беләсеңме, дустым, мин моңа кадәр беркемгә дә бурычка кермәдем. Бурычлы булып китәргә теләмим бу дөньядан.
– Арслан, яхшы кеше ролен уйный торган вакыт бу түгел. Раушания, алып кил кенәгәсен.
Раушания комод тартмасыннан саклык кенәгәсе алды да Арсланның кисәтүле карашын күреп туктап калды.
– Арсланым, мин дә бит сиңа кияүгә мәңге бергә гомер итәргә дип чыктым. – Аның куллары калтыранды, тавышы өзек-өзек яңгырады. – Мин дә кеше бит… син булмасаң, мин дә сүнәм…
– Китер кенәгәсен, – дип кулын сузды Зиннур.
– Бирмә! – Арслан үзе дә алар янына килеп басты.
– Шулаймыни? Ярар алайса. Хәзер әнигә шалтыратам, – дип, Зиннур әйберләрен җыйный башлады. – Китәбез без.
– Туктале, син нишлисең? – дип, аңа каршы төште Арслан.
– Син нишләсәң, мин шуны эшлим. Минем ярдәмемнән баш тартасың икән, сине дустым дип саный алмыйм.
– Зиннур, гафу ит… Мин инде мондый кешеләр калмады, дип йөри идем. Раушания, бир кенәгәне… Тик минем бер теләгем бар, – диде Арслан. – Бу хакта беркемгә дә әйтмәсәң иде. Хәтта Фатыйма апага да.
Зиннурның йөзе яктырып китте:

– Ярый, бу бит авыр нәрсә түгел, – диде ул.
Икесе дә тынычлангач, шимбә көнгә Зиннур билетка заказ бирде. Арслан белән Раушаниянең теш-аяклары белән каршы торуларына карамастан, Зиннур таксист Илшатка шалтыратып куйды.
Кич мунчалар кереп, чәйләр эчкәч, бөтенесе түр бүлмәгә кереп сөйләшеп утырдылар.
– Олы кунак булдык, күрәсе кешеләрнең барысын да күрдек, – дип, рәхмәтен белдерде Фатыйма. – Хөснулламның рухы да шатлангандыр.
– Гаеп итмәсәгез, безгә шул җитә, – диде Раушания.
– Әллә нинди шартлар юк бит инде бездә, – дип сүзгә кушылды Арслан. – Үзебезгә бирелгән тормыш кырын эшкәртеп, чәчеп, уңышын җыйнап торабыз акрын гына. Әллә кая сикермәдек.
– Мин шаккатам сезнең мондагы тыныч тормышка, – диде Зиннур. – Кабалануларыгыз да безнеке төсле түгел. Үзебезнең Ык елгасы аккан шикелле яшисез.
– Язмыш дигән нәрсә аяк чалып тора инде ул, – дип бүлмә буйлап йөрергә тотынды Арслан. – Әмма сабыр итсәң, шатлык барыбер килә. Раушанияне көттем – килде. Балалар көттек – балалар булды. Оныклар көттек – оныклар булды. Алары чыннан да балалардан да татлырак икән. Төнлә төшләремдә шулар белән уйнап йөрим. Кайчакта шуларны уйлап утырганда, кырымда кычкырышып-көлешеп чабулый башлыйлар. Шуның өчен генә дә яшәрлек бу дөньяда!
– Валлаһи, дөрес! – диде Раушания. – Өйдә берүзе әллә кайдагы шул оныклар белән сөйләшеп утыра. Кереп эндәшсәң, ник мине бүлдерәсең, дип ачулана.
– Әйдәгез, безгә үзегез бер кунакка килегез әле, – диде Зиннур, дустын кочаклап. – Отпуск алыгыз да…
– Ай, шәп тә булыр иде ул, – диде Фатыйма. – Петербургның бөтен җирен күрсәтеп чыгар идем мин сезгә…
– Син отпуск дисең, – диде Арслан, елмаеп. – Ни соң ул отпуск?Мин аны туганнан бирле белмим, Фатыйма апа. Эш – миңа иң шәп ял. Әгәр эшләмәсәм, минем зиһенем югала, кулдагы бөтен нәрсәм коела.
Зиннур бу төнне дә йокысыз үткәрде. Иң элек ул үзен Арслан каршында олигарх кебек кылануда гаепләде. Әйе, сүз дә юк, алар акча мәсьәләсендә тигез түгелләр. Зиннурга да кара тир түккән өчен түләделәр акчаны. Арслан да, үзе әйтмешли, үз кырында гомер буе бил бөгә. Тик аның бүген үзен дәваларлык акчасы юк. Ярый, бусы икенче мәсьәлә. Зиннурны дустының бер гамәле аптырата: шулкадәр җитди авыруга дучар булган килеш ничек көне-төне эшләп йөрергә мөмкин? Бер көннең дә сихәтлеге өчен хәлиткеч көн булуы бар. Арсланны гамьсез дип тә әйтә алмый. Балачактан ук аның күңеле пәке кебек үткен. Димәк, аның күңелендә ниндидер башка нәрсә ята. Ни соң ул? Нишләп аны белми Зиннур? Бәлкем Раушания беләдер? Аңардан сораргадыр? Ул Арслан булып аның авыруын кичерергә тырышты. Ничекләр генә кичерсә дә, бу – мантыйкка сыймый иде. Тагын да гаҗәбрәге шул, Арсланның коңгырт күзләре сабый баланыкыдай беркатлы, иреннәре менә-менә елмаерга, көләргә әзер. Аңардан ниндидер җылылык бөркелә, гел рәхәтлек килеп тора. Көлүе дә йомшак мамык белән колак яфракларына, битләргә, иреннәргә ышкыган шикелле. Мәктәптә укыганда да ул беркемгә дә каты бәрелмәде, үзенә ялгышып берәрсе бәрелсә, ни ачуланырга, ни көләргә белмичә карап тора да тавыш-тынсыз гына китеп бара иде. Давылдай Арсланның ничек шулай булуын шулай ук аңларлык түгел.
Раушания Арсланны кешеләрдән башка бер сәгать тә тора алмый, ди. Моны Зиннур үзе дә белә. Ничек өлгергәндер, малайларның, кызларның бөтенесенә кереп чыга иде ул. Арслан бүген дә гел кешеләр янында, мал-туар белән әвәрә килә. Зиннур да гел кешеләр арасында. Ләкин уйлана торгач, монда ул бик зур аерма тапты. Халык арасында булуына карамастан, Зиннур ялгыз икән бит! Меңнәрчә кешеләрнең күз алдында чыгыш ясады. Тик ул рингта япа-ялгыз көндәше белән сугышкан. Арслан ак кар диңгезе уртасында бер нокта гына, япа-ялгыз кебек, әмма гел кешеләрдән аерылгысыз. Ул җаны белән бәйләнгән. Аларны бер гаиләдәге кебек, шәфкать-мәрхәмәт җылысы тота. Зиннур исә үзенең ул җылыдан мәхрүм икәнлеген аңлады. Хәтта гаиләдә дә тиенә алмадылар алар мондый җылыга. Ул спорт мәйданында бөтерелде, Венерасы фән дөньясында казынды. Ләкин Арсланның шулай бер җылы ояда яшәве сәламәтлектән баш тартуга китерергә тиешмени? Бусына ул җавап таба алмады…


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=30572
  2. http://kazanutlary.ru/?p=30909
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31429
  4. http://kazanutlary.ru/?p=31835
  5. http://kazanutlary.ru/?p=32859
  6. http://kazanutlary.ru/?p=33171#more-33171
Дәвамын «КУ» журналының 8нче (август, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *