Бәян

15.09.2017

Соңгы сорау


Дәвамы

Илдар, Әминә

Сәрия әлегә беркайда эшләми, көннәр буе өйдә. Аның гел күз алдында булуы Аниянең эчен пошыра. Бу хатын әтисенә бик кадерле булса да, Ания өчен җиде ят. Үги ананың өнәмәвен ул җаны-тәне белән сизеп тора. Бу хатынның биредә йөрүе болын хәтле йортны да тарайта, кысан итә. Кай тарафка юнәлсәң дә, караңгы чырайлы шул ят хатын килеп чыгар төсле. Үз өендә ямь табалмыйча, Ания урамга чыгып китә…

Казан белән чагыштырганда, Сарлан бигрәк бәләкәй, тыныч икән. Машиналар да, кешеләр дә аз. Шәһәрне аркылыга-буйга җәяү йөреп чыгып була. Ә бит бәләкәй чагында Ания шунда да адашкан иде.

Ул чакта биш катлы таш йортта, ике бүлмәле фатирда яшиләр иде. Әнисе Анияне үзе белән базарга ияртеп чыкты. Менә шунда халык арасында буталып, әнисен югалткан иде ул. Тирә-ягында кешеләр күп булса да, кыз үзен коточкыч ялгыз хис итте. Бик курыкканы, базар буйлап үксеп елап йөргәне хәтердә. Аннары аны бер абый җилкәсенә атландырды да: «Кем баласы бу?» — дип кычкырды. Шул чакта кайдандыр әнисе килеп чыкты, Анияне кочып алды. Шуннан соң башка алай кочканы, иркәләгәне дә булмады бугай… Ник алай икән? Яратып, кочып алыр өчен дә кешене башта югалтып карарга кирәк микәнни?!

Олылар бала күңелен аңламый шул…

Шулчак Таня сөйләгән бер вакыйга искә төште.

Балалар йортына яңа гына төрмәдән чыккан ике хатын килә. Шуларның берсе, минем кызым монда, күрсәтегез, ди. Ничә елдан соң кинәт пәйда булган ананы сынар өчен, аның каршына берне түгел, ике бала китереп бастыралар. Маша белән Таняны. Хатыннан сорыйлар: «Кайсысы сезнеке?» Теге төртеп күрсәтә, ләкин ялгыша. Үз баласын танымый. Югыйсә бутарлык та түгел, үз кызы Таня каратут йөзле, кара чәчле, ә Маша ак чырайлы, сары чәчле. Бөтенләй капма-каршы затлар. Тик хатын барыбер ялгыша. Инде Танядан сорыйлар, кайсысы синең әни? Белмим, ди Таня. Бу апа Машаның әнисе булгач, икенчесе минекедер, ди. Юк, диләр. Шуннан Таняны әнисе белән калдырмакчы булалар. «Кирәкми, теләмим! — дип ялвара Таня. — Бу апаны мин белмим. Ул ят кеше!» Теге хатын тагы килә, тик Таня аның белән очрашырга теләми. Ул чакта аңа әле тугыз гына яшь була.

— Хәзер булса, нишләр идең? — дип сораган иде аннан Рита.

— Үз баласын танымаган кеше нинди әни булсын ди?! Алдадылар мине…

Чит кеше иде ул, минем әни түгел! — дип кырт кисте Таня.

Кайда икән алар хәзер? Теге чакта йорт басканнары өчен өч ел биргәннәр иде бит.

Паркның карлы сукмагы буйлап, үткәннәре турында уйлана-уйлана атлый торгач, Ания күл буена килеп чыкты. Күл өстен дә ак юрган каплаган, бормалы-бормалы булып балыкчылар сукмагы гына сузылып ята.

— Сәлам, Ания!

Тавышка буйсынып, Ания артына борылып карады. Каршында Илдарны армиягә озатып калган кыз басып тора иде. Ялгыз түгел, балалар арбасы белән. Үзе Аниягә карый, үзе ипләп кенә шул зәңгәр арбаны тирбәтә.

Аниянең башыннан әллә ничә төрле уй йөгереп узды: «Илдарны көтми… кияүгә чыккан… инде баласы бар… шулай тиз… Илдар беләме икән? Ә бәлки үзенеке дә түгелдер, берәр туганының баласын урамга алып чыккандыр…»

Аның уйларын сиздеме, кыз арбадагы сабыйга ишарәләп елмайды:

— Таныш бул, абыеңның улы. Менә кара.

Ания гаҗәпләнеп сабыйга күз салды. Юрганга төрелгән баланың уч кадәрле йөзе генә күренеп тора. Иреннәрен бөрештереп йоклап ята. Моның кай җирен карыйсың, бигрәк нәни әле.

— Илдар үзе беләме соң? — дип сорады ул.

— Әлбәттә. Аны озатканда авырлы идем.

Сәер, Аниянең язмышы да бу кызныкына охшаш. Тик Ания сабыен саклый алмады, төшерде. Ә бу саклаган, тудырган, Илдарын якты йөз белән көтә.

Илдарның улы бар… Үзе еракта, Уссурийскида йөри, ә монда улы үсә. Кайткан җиренә әзер малай. Илдар — әти… Әти булырлыкмыни ул, бигрәк яшь бит әле… Ә бу кыз Илдарның хатыны, Аниянең җиңгәсе буламы инде?! Ышанасы да килми… Алар шулай картайдымыни?!

— Ә мин синең исемеңне дә белмим.

— Әминә мин.

— Ә аныкы? — Ания арбадагы сабыйга ымлады.

— Илназ. Илдар үзе кушты.

— Матур исем.

— Әйе. Ул гел Илдар инде. Безнең якка бөтенләй охшамаган.

Кайтыр юлга бергә борылдылар.

Әминә үзе турында сөйләде. Ул әлегә әнисе янында яши икән. Улына биш ай булуга, эшкә чыккан, баланы әнисе карый. Башкача булмый, чөнки акча кирәк. Илдар белән язылышырга өлгермәгәннәр. Ул Әминәләргә килеп йөргән, әти-әнисе белән таныш. Армиядән кайткач, язылышырлар, фатирга чыгып, аерым яшәрләр. Күп калмады инде, ярты ел гына.

— Безнекеләр берни белми… — диде Ания.

Әминә уфтанып куйды:

— Белми шул… Белергә дә теләмәсләр. Без бит сезгә тиң гаилә түгел, гади халык. Әнисез авырдыр, әйеме, Ания? Мин әнине югалтудан бик куркам. Аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Ания бермәл уйланып торды.

— Мин әбиемне ныграк сагынам. Ул мине ярата иде… — диде аннары.

***

Илдарның улы бар!

Бу шатлыкны кем белән уртаклашасы?! Кем белән?!

Беркем белән…

Шатлык уртаклашыр кеше юк та икән…

Шул ук кичне Ания Илдарга хат язды. Җанына тулган яңа шатлыгын шул хатка түкте. Абыйсын улы белән котлады. Ул бик матур, сиңа охшаган, дип язды. Әминәне мактады. Ул сине сагынып көтә, диде. Очрашып сөйләшүләрен бәйнә-бәйнә тасвирлады. Үзе турында да язды. Дима турында, югалткан баласы турында… Беркайчан беркемгә сөйләгәне юк иде, ә бүген никтер күңел бушатасы итте. Бу дөньяда син минем иң якын кешем, башка беркемем юк, исән-сау кайта күр, дип язды. Хат озын һәм бик җылы килеп чыкты. Аны укып чыккач, Ания бик канәгать калды. Аңа рәхәт булып китте, хатны кадерләп, китап эченә тыкты да йокларга ятты.

Илдарның җавап хаты озак көттермәде. Бу юлы ачылып китеп, күп итеп язган ул да.

«Сәлам, Ания!

Хатыңны алдым. Язып та куйгансың… Көтмәгән идем. Әминә белән танышуыңа шат. Әйе, яхшы кеше ул. Минем өчен бик кадерле. Без аның белән ярты ел гына очрашып калдык, ну шулай да аңладым: бу кыз минеке! Әминә минем тормышны үзгәртте. Яхшы якка. Соңгы вакытта мин бит почти аларда яшәдем. Рәхәт кешеләр. Жәл, әтиләре иртә үлгән, бабай белән чәкешеп утырулар насыйп булмады. Әнисе өчпочмак, бәлешләр белән сыйлый иде. Вәт тәмле, телең йотмалы! Их, хәзер дә күз алдында тора, ммм! Сиңа язганда да авыздан сулар килә. Бар иде бит бәхетле чаклар. Монда гел бертөрле ризык, ботка, кәбестә, борчак. Туйдырды инде.

Кичә акча бирделәр. Безнең дә үзенә күрә зарплата бар. Шәһәрдә булсак, бер чыгып сыйланыр идек. Конфет-шоколад ашыйсы килә. Монда бит тайга гына, язган идем. Әни исән булса, посылка салыр иде. Әйтергә онытканмын, Яңа елда Клара апа белән Русланнан посылка килеп төште, вәт бәйрәм булды! Әтинең вакыты юктыр инде. Әминәне борчыйсым килми. Алар болай да тыгын яши. Ания, 23енә, безнең «закунни» бәйрәмгә оештыр әле берәр нәрсә, корсакка да бәйрәм булыр иде. Монда посылкаларны яраталар, кемгә килсә дә, чебен кебек сырып алабыз. Бөтен нәрсә уртак. Тәмле ашыйсы килә. Кайтыр көннәрне санап ятабыз хәзер.

Әминә Илназның фотоларын салган иде, малай минеке, кәнишне. Ну тотып карамыйча ышанып булмый. Әтисен күрми үсә инде. Мин дә Әминәгә әйткән идем, үзеңә кара, дидем. Ә ул табам, диде.

Ә синеке жәл, ну син бик яшь бит, Ания. Бәлки, шулай булуы яхшырактыр. Әни белми эшләмәс. Ул чакта без берни белми калдык. Син кайгырма, яратса, Дима сине аңлар. Барысы да алда, сиңа дигәне табылыр. Дөресен әйткәндә, урыс малайлары белән бәйләнмәсәң иде.

Бездә ни хәлләр соң? Яңа мамаша ниләр майтарып йөри? Әтине биетәме? Сиңа җиңел түгелдер. Кара аны, бирешмә! Әминә белән ешрак аралаш, әйтәм бит, яхшы, ышанычлы кеше ул. Яхшы кешеләр аз хәзер.

Ания, син әтидән акча сорый алмыйсыңмы? Үзеңә дип сора, сиңа бирәләрдер. Минекеләргә бераз ярдәм итәсе иде. Әминә зарланмый, ну мин беләм, авыр аларга. Бер получкага өч кеше ничек яшәсен. Тырышып кара әле, бәлки, арттырыр. Әтинең исе китми инде, ул минем тормышка гел битараф булды… Ну шулай да сөйләшеп карале, яме. Их, әни исән булса икән, менә ул аңлар иде.

Ярый, сеңлем, исән булдык. Покеда! До встречи!»

Ания абыйсының үтенечен аяк астында калдырмады. Үзенә дип бирелгән акчадан Илдар гаиләсенә дә өлеш чыгара торды. Алдады, хәйләләде, кайчакта шыпырт кына урлады, әмма үзенекен итте. Шул акчага Әминә белән бергәләп абыйсына мул итеп посылка җыеп салдылар. Аннары абыйсы язды: «Әллә кайчан сиңа әйтәсе калган икән. Рәхмәттән башка сүз юк. Син — супер сеңел!»

…Көзнең кояшлы салкын бер көнендә Ания үзенең күңел дусты — куен дәфтәренә: «Илдар кайтты!!! Уррраааааааа!!!!» — дип язып куйды. Ул кайтканга өйдә аннан да күбрәк сөенүче дә булмады бугай. Ания абыйсының артыннан калмый, эзенә басып йөрде, гомердә булмаганча сөйләде, көлде. Әмма Илдар өйдә озак юанмады, Әминәсе янына китте…

Илдар Аниянеке түгел, Әминәнеке иде.

Аниянең борыны салынды…

Нәкъ теге Карлсон турындагы әкияттәге кебек, һәркемнең кемедер бар, ә Ания ялгыз. Менә бит ничек, Илдар армиядә чакта Аниянең якын дусты-сердәше Әминә бар иде. Һәм тагы үзенә җылы хатлар язып, боек күңелен юатып торучы абыйсы бар иде. Бу икәү бер-берсеннән еракта чакта, аерым булганда, Аниягә бик якын иделәр. Инде кушылдылар, ерагайдылар… һәм Ания тагы читтә калды… Кызның күңелен көнләшү корты кимерде. Ул абыйсын — Әминәгә, Әминәне абыйсына көнли иде…

***

Илдар кайткач, Дамира үлгәннән бирле укмаша алмаган гаилә бергә җыелгандай булды. Өйгә җан керде. Тик бик азга. Чөнки Ания кабат Казанга, ә Илдар Әминәсе янына китте. Аны якты чырай белән каршы алдылар, урынны түрдән бирделәр. Ләкин Илдар аңлый: ике бүлмәле бу кысан иске фатирда ике гаилә яши алмый. Яшь ир белән хатынга аулак почмак кирәк. Беренче атнада әби кеше, аларны бергә калдырып, танышларында-туганнарында кунып йөрде. Ләкин мәңге болай дәвам итә алмый.

Илдар әтисе белән сөйләшеп карарга булды.

— Әти, минем гаиләм бар. Без язылыштык.

— Кайчан? Нишләп мин бу хакта белмим?

Илдар барысын аңлатып сөйләп бирде.

— Хәзер шулай өйләнәләрмени? Башта бергә йоклыйлар, бала табалар, аннары язылышалар. Ә әти-әни белән киңәшләшеп тору юк. Аңламыйм, бу безне кешегә санамаумы?

Илдар башын иде. Әтисенең сүзендә хаклык бар иде.

— Гафу ит, әти, шулай килеп чыкты. Рөхсәт итсәң, хатыным, улым белән таныштырам.

— Кем ул? Нинди гаилә?

Илдар кыскача гына сөйләп бирде.

— Ярый, хәерле булсын. Алып кил, таныштыр. Карарбыз, бәяләрбез. Бала синеке булуы хакмы соң, кәкре каенга терәтү түгелме? Кеше баласын үстереп ят тагын.

— Әминә — намуслы, тугры хатын. Мин аңа ышанам.

— Хатын-кызга сукырларча ышану — тилелек. Алар елан белән бер.

Илдар, аның бу сүзен килештермичә:

— Әни дә елан идеме? — дип сорады.

— Үлгән кешегә кагылмыйк.

Ял көнне танышу мәҗлесе оештырдылар. Очрашу бик салкын үтте. Сәрия кодагыен да, киленне дә өнәмәде. Икесе дә артык гади, кыюсыз кешеләр. Ниндидер гаепләре бар сыман куркып-оялып кына сөйләшәләр. Табында киеренкелек булды. Әминә артык дулкынланды. Әнисе кызының шул хәлдә килен булып төшүенә уңайсызланды, үзен гаепле сизде. Илдар белән Анияне үз итсә дә, бу гаилә, бу ир белән хатын аңа ошамады. Артык тәкәббер, кырыс кешеләр булып тоелдылар. Эченнән генә, үз ишләрең белән кушылырга кирәк шул, монда кызыма сан булмас, дип борчылып утырды. Хәзер бит кешегә акылына карап түгел, кием-салымына, кесәсенә карап бәя бирәләр. Югыйсә аңа бу байлык бернигә кирәкми, исәнлек белән җан тынычлыгы булса, калганы табыла аның.

— Ярый, өйләнештегез. Анысы озак түгел. Кайда яшәргә уйлыйсыз?

Бу сорауны әтисе бирсә, гаҗәпләнмәс иде Илдар. Юк шул, әтисеннән узып, Сәрия апасы сорады шулай.

Ачуын эченә йотып, Илдар кистереп җавап бирде:

— Мин эшкә урнаштым гына. Үз квартирыбыз тиз генә булмаячак. Әбиләрдә кысан, ике гаилә яши алмый. Шуңа күрә монда, үзебездә яшәргә ниятлибез. Бу йортта минем дә өлеш бар, урын җитәрлек, сыярбыз дип уйлыйм.

Шөкер, әтисе аны хуплады:

— Шулай дөрес булыр. Йортка керү ир-атны бизәми. Бергә яшәрбез.

Сәрия дәшмәде.

***

Күңелең тар булса, дөньяның киңлеге дә, иркенлеге дә күренми.

Яшь гаилә төп йортка бик шатланып күчеп килде, әби йортындагы кысанлык, җайсызлык туйдырган иде. Бер-берсенә игезәктәй охшаган ул таш йортлар адәм баласына рәхәтләнеп, үзе теләгәнчә яшәр өчен түгел, әйтерсең, эштән бушаган арада кайтып тын алыр, төн үткәрер өчен генә төзелгән. Уйлап баксаң, чынлап та шулай бит, бу илдә яшәүчеләрнең ярты гомере үз оясында түгел, җан асрар өчен җай эзләп, эштә, хөкүмәт йортында үтә.

Дамираның күңел җылысын, киләчәккә якты өметләрен салып төзеткән йортта хөррият иде, икенче кат тулаем Илдар белән Әминә карамагында. Шунда ук бәдрәфе, юыну бүлмәсе. Йокы бүлмәсе дә үзләренә аерым, аерым телевизор дигәндәй. Йорт иркен. Ләкин шунда яшь килен өчен бер салкын почмак — уртак кухня бар… Сәрия белән Әминәнең юллары шунда кисешә. Сәрия башта ук таләп куйды: ашау аерым булачак. Баласы яшь булгач, Әминәгә көн буе диярлек кухняда бөтерелергә туры килә. Ә Сәрия тәртип, чисталык ярата. Бу мәсьәләдә ул үтә дә нәзберек. Әминәнең, елак баласын асып, гел аяк астында буталуы Сәрия оештырган камил тәртипне боза. Хатынның шуңа саруы кайный. Ризасызлыгын башта кырыс карашы, дәшмәве белән сиздерсә, соңра Әминәгә кимсетерлек сүзләр белән дә кагыла башлады: «Һай шапшак икәнсең! Әниең эшкә өйрәтмәгән». Өстәлдә калган ипи валчыгы, стенага чәчрәгән су тамчысы, плитәгә тамган май, урыныннан күчкән кәстрүл — барсы-барсы өчен Әминә өстенә «утлы ядрә» яуды. Һәр көне арыслан читлегендәге куян халәтендә куркып-куырылып узды. Аңа бик авыр иде. Әминә әнисен, эшен ташлап, монда күчеп килгәненә үкенә башлады. Кысан булса да, җан иркенлеге белән үзе теләгәнчә яшәгән фатирларын сагынды. Аны инде бу йортның зурлыгы да, матурлыгы да шатландырмый иде. Шулай да иренә берни сиздермәде, тешен кысып түзде.

Ләкин иң авыры җанына юк-бар өчен кадалып торган энәләр түгел, баласына булган салкын мөнәсәбәт иде. Ә бит үз улы килгәч, Сәрия Исхаковнаны танырлык түгел. Яннарында биеп йөри, йөзенә кояш куна, оныгын кулдан төшерми…

Илназны исә, кулга алып сөю түгел, аның барлыгын да танырга теләмиләр. Еласа да начар, көлсә дә… Каенанасыннан зарланмаган килен юктыр ул. Ләкин күпчелек каенаналар киленне ят итсә дә, улы, оныклары өчен өзелеп тора. Монда хәл бөтенләй башкача, бер йортта гүя чит кешеләр яши. Хәтта үз әтисе дә Илдарның улына карата шулкадәр битараф, бернинди җан җылысы юк. Өстеннән атлап үтсә-үтә, борылып та карамый. Ни Илдар, ни Әминә, ни гөнаһсыз сабый бу кешеләргә якын, кадерле түгел… Шуларны тоеп, Әминә бик рәнҗи.

Сәрия Исхаковнаның чираттагы кимсетүеннән соң аның сабырлыгы бетте.

Ике хатын да плитәгә шулпа куйган иде. Әминә, ялгышып, дөгесен Сәрия кәстрүленә китереп салды. Баш бәласе түгел югыйсә. Ләкин хуҗабикә өчен бу зур фаҗигагә әйләнде. Һәрвакыттагыча зәһәр, таләпчән тавышы белән киленне игәүләргә тотынды:

— Бар икән! Балакаем! Әниең сине бер дә тәрбияләмәдемени соң? Ай, туйдым да соң мин сездән!!! Гомер буе шулай яшәсәң, акылдан язарсың!

…Әминә Илдарны яшьле күз белән каршы алды. Үтә дә кәефсез, боек иде.

— Ни булды? — дип сорады ир.

— Илдар, мин монда яшәргә теләмим.

— Ник?

— Миңа монда бик авыр.

— Нәрсә булды?

Әминә сәбәпне ничек аңлатырга да белмәде. Сөйли башласаң, барысы да шундый вак, юк-бар гына бит. Ә шул вак-төяк җанны көннән-көн кимерә, кояшны томалый. Ирләр андый ыгы-зыгыларга әлләни әһәмият бирми, шуңа күрә Илдар аны дөрес аңламас та иде.

— Сәрия Исхаковна мине бик кага…

— Әй, исең китмәсен лә! Игътибар да итмә син аңа. Хатын-кыз мырлар да басылыр. Бел: бу синең үз йортың!!!

— Китик моннан, Илдар…

— Кая? Кабат сезгәме? Юк инде!

— Берәр фатирга керик.

— Юк, Әминә, беркая китмибез! Китсәк, кабат кайта алмаячакбыз. Аңлыйсыңмы шуны? Бу — минем йортым. Димәк, синеке дә. Беркая китмибез. Сыймаса да сыймас икән. Әни аның өчен салдымы бу йортны? Куркып утырма, хуҗа булып йөр.

— Тырыштым, Илдар… Булмый… Олы кешегә каршы дәшәргә өйрәнмәгән мин. Ә ул ни тели — шуны әйтә. Кимсетә ул мине. Юк, башка түзә алмыйм. Миңа тынычлык кадерлерәк, ач тамагым, тыныч колагым…

— Әминә, сабыр итик. Безнең башка барып төртелер урын юк. Бу йортта минем дә, синең дә өлеш бар. Без үз өебездә яшибез! Шулай диде дә Илдар кисәк кенә аскы катка төшеп китте.

Сәрия белән әтисе чәй эчеп утыра иде. Илдар алар каршына килеп басты.

Үги анасының күзенә туп-туры карап әйтте:

— Сәрия Исхаковна! Минем хатынымны кимсетергә сезнең бер хакыгыз да юк! Без үз йортыбызда яшибез!

Сәрия авызына китергән чәен йотмыйча өстәлгә куйды. Илдарның каршында кинәт пәйда булуына, ачу белән йөзенә аткан сүзләренә башта аптырап калды. Тик озакка түгел, үзен бик тиз кулга алды. Берни булмагандай иңнәрен сикертеп елмайды:

— Аңа сүз әйткән кеше юк ла. Бигрәк чебен тимәс чер итәр иркә икән…

Аннары карашын Марска күчерде:

— И-и, хәзерге киленнәр… Рәхәткә чыдый алмыйлар.

Марс, аның сүзләрен хуплагандай:

— Юк-бар өчен тәмсезләшмик, улым, — диде.

— Бүген җомга бит. Менә бик тәмле итеп кыстыбый пешергән идем. Әйдәгез, бергәләп чәй эчик әле. Чакыр Әминәне, — дип елмайды Сәрия. Шул елмаюы, шул сүзләре белән Илдарны сүзсез калдырды…

— Юаштан юан чыга, диләр ди. Әләкләшеп йөрисеңмени? Безнең араны бозмакчы буласыңмы? Сүз ташу, гауга чыгару гөнаһ икәнен беләсеңдер. Әниең өйрәткәндер. Әллә юкмы?

Иртән кухняга төшкәч, Әминә шундый сүзләр ишетте. Кичә генә Илдарның Сәрияне кисәтүен ул белми иде. Әллә безне тыңлап торган, дип шикләнде. Шуңа ни дип җавап бирергә дә аптырады, энәле сүзләрне дәшми үткәрүне кулай күрде.

— Эшләр болай барса, бу өйдә тынычлык бетә инде. Әйтәләр бит, бер шакшы сыер бөтен абзарны пычрата дип.

Әминә бу сүзләрне дә дәшми үткәрде. Аның дәшмәве Сәриянең мин-минлегенә тиде:

— Төн эчендә телеңне йотмагансыңдыр бит?

Баласына әзерләгән ботканы уттан алды да, Сәриянең соравын җавапсыз калдырып, Әминә үз бүлмәләренә менеп китте. «Илдар дөрес әйтә: дәшмәскә кирәк. Өрер, өрер дә туктар әле», — дип уйлады ул.


Башын укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=30695
  2. http://kazanutlary.ru/?p=31129
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31526
  4. http://kazanutlary.ru/?p=31878#more-31878
  5. http://kazanutlary.ru/?p=32740

АХЫРЫН сайтыбызда урнаштырылган АРХИВтан укырга мөмкин: «Казан утлары» журналының 6нчы саны (2014 ел): http://kazanutlary.ru/?page_id=32693.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *