Яңалыклар

14.09.2017

Германиядә яшәгән татар журналисты Нәсүр Юрушбаев Галимҗан Гыйльманов хикәясенә нигезләнгән нәфис фильм төшерергә җыена


germ

Журналист Нәсүр Юрушбаев продюсер Рөстәм Сәрвәров белән бергә “Нигез-йорт” исемле кыска метражлы нәфис фильм төшерергә җыена. Әлеге проект өчен Нәсүр Юрушбаев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 1 миллион сум грантын откан.

“Фильмны үз туган нигеземдә төшерергә җыенам, — ди озак еллар Германиядә яшәгән татар журналисты Нәсүр Юрушбаев. — Мин бит үз туган авылыма кайтып, әти-әни йортын кабат сатып алдым. Авылым Уралда минем, шунда — Пермь краеның Барда районына кайтып урнаштым”.

“Авылында рәхәтләнеп яшәгән Сания әби янына Владивостоктан кызы кайтып, йортны сатып, әбине Картлар йортына урнаштырып китә. Әби кайгыда. Тәрәзәдән карап утыра. Ә тәрәзәдән аның йорт түбәсе күренеп тора. Шул вакытта шушы якларга Себердән Җәмил бабай кайта. Кесәсе тулы акча…” – дип, булачак фильмның сюжетның бер өлешен дә сөйләде Нәсүр Юрушбаев.

Сценарий Галимҗан Гыйльманов хикәясе буенча язылган. Фильм 30 минутка планлаштырылган. Тиздән фильмның кастинглары булачак.

 

Татар информ

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.