Татар халык ашлары, Яңалыклар

14.09.2017

Ләйсән Мәхмүтовадан тәмле балык һәм «Зө-ләй-лә» салаты рецептлары


1

Балык

Сазан – 1 шт.
Тоз, борыч.
Балык өчен тәмләткеч.
Кишер – 4 шт.
Сарымсак – 7 теш.
Шикәр комы – 1-2 ч.к.
Сыек май.

2

Сыек камыр (кляр)
2 йомырка.
Он.
Тоз.

3Чистартылган балыкны 2-3 см кисәкләргә турыйбыз; тозлыйбыз, борычлыйбыз, балык өчен тәмләткеч кушабыз һәм маринадларга куябыз.
Бу вакытта йомырка һәм оннан камыр әзерлибез. Камыр каймак кебек тыгызлыкта булырга тиеш.
Табаны кыздырабыз, май сылыйбыз. Балыкны кыздырабыз. Соңыннан калай табага (противень) салып, духовкага тыгабыз. 

Кишерне уып майда кыздырабыз. Кишер кызып чыкканчы тоз, сарымсак һәм шикәр комы кушабыз. Соңыннан балык өстенә куябыз.

«Зө-ләй-лә» салаты
Хәләл ветчина – 300 г.
Татлы борыч (болгарский перец) – 1 шт.
Кыяр – 1 шт.
Йомырка – 3 шт.
Консервлаштырылган кукуруз – 100 г.
Майонез – 50 г.
Укроп.

4

Йомырканы суда пешерәбез.
Ветчина, татлы борыч, кыяр һәм йомырканы шакмаклап турыйбыз; кукуруз кушабыз, майонез белән бутыйбыз. Салат өстенә укроп сибәбез.

 

СЕКРЕТЫ КУХНИ

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.