Яңалыклар

13.09.2017

Сары чәчкәләр сары сагыш булып күңелдә уелды… (булган хәл)


dandelion-1486216_960_720

…2008 елның яз башы. Нәнәем белән дәваханәдә ятабыз (әниемнең әнисенә “нәнәй” дип үстек). Шикәр чиренең аяусызлыгы 76 яшьлек газиз кешебезне бер аяксыз калдырды, икенче аягында да гангрена башлану сәбәпле, операциягә әзерлиләр иде. Янында караучы булып төнгелеккә калдым. Кара янган аягын йомшак кына сыпырып, нәнәем өйрәткән догаларымны укып утырам. Ап-ак йөзле, зәңгәр күзле ак яулыклы әбиемнең түземлелегенә исем китә.

Бу палатада тагын өч хатын ята. Аларның сынган аякларын, гер асып, тарттырып куйганнар, ыңгырашалар. Берсен исерек ире күтәрмәдән төртеп төшергән. Табибларга таеп егылдым дисә дә, алар юкта күзләрендәге яшьләрен тыя алмый, юньсез холыклы тормыш иптәшенә үпкәләп елый иде ул. Икенчесе хирургия бүлегендә караватына беркетелгән килеш бер айдан артык ята икән, йокы аралаш онытылып китеп, аягының сөягенә үтәдән-үтә кертелгән тимерне тартып алырга тели, аннан авыртудан кычкырып уяна. Өченчесе — чуаш әбие. Кызы көн дә килеп, юындырып, ашатып китә. Әмма әбиебез бертуктаусыз зарлана.
Картәнием, сызлануларын эчкә яшереп: «Балам, ят, ял итеп ал», — дип, мине кайгырта. Икебезгә бер карават. Яралы аягына ялгыш та кагылмаска тырышып, тездән өстә киселгән аягының очына ана карынындагы нарасый бала кебек бөгәрләнәм. Күз йомыла, әмма йоклап булмый. Бүлмәдәге ис, тынчу һава, янымдагыларның сызланулары, авыртынулары йөрәк аша үтә, күңел болгана…
Таң алдыннан авыртуны баса торган укол кадагач, картәнием оеп китте, аның аяк очында утырган килеш мин дә бер мизгелгә онытылып алдым. Тәрәзә аша үткән кояш нурларының җылылыгын тоеп, күзләремне ачтым. Картәниемнең кулын тоттым, салкын… Тын алышын тыңлыйм, йоклый.
Шулвакыт дәваханә ишегалдындагы асфальт юлда таш арасыннан баш төрткән чәчәкләрне җыеп йөргән Оляга күзем төште. Картәниемне дәваханәгә алып килгән көнне мин аны беренче тапкыр күрдем. Ул әнисе белән табибка керергә чират көтеп утыра иде. Стена буена култык таяклары сөяп куелган. Чәче пеләшкә алынган, күзләре эчкә баткан, җил өрсә дә егылып китәргә торган бер аяксыз сабый баладан карашымны тиз генә читкә алып: «Бу малайда да шикәр чиреме икән?» — дип уйладым. Йөзендә нуры качкан анадан сорарга кыймадым.
Соңыннан гына мин аның малай түгел, ә Оля исемле кыз икәнен белдем. Аңа — нибары ун яшь. Яман шеш авыруы кечкенә кызның язмышын аямаган… Бандана сыман артка бәйләп, башына яулык бөркәнгәч, малайларча йөзендә кызларга гына хас сөйкемлелек, мөлаемлылык сизелә иде. Оля култык таякларына таянган килеш бер аягында чүгәләп утыра да, бер таягын җиргә куеп, чәчәккә сузыла. Аннан тагын култык таякларына таянып баса һәм таш арасыннан кояшка үрелгән икенче чәчәккә юл ала. Шулай чәчәкләрдән гөлләмә ясады ул. Бу мизгелдә аның йөзендә соклану, дөньяны, яшәүне ярату нуры балкый иде. Соңрак Оляның гөлләмәсе посттагы шәфкать туташының өстәлендә пәйда булды.
Кызчык тузганак чәчәкләрен анализ банкасына утыртып куйган иде. Тик төнгелеккә эшкә килгән санитарка: «Монысы тагын нинди чүп?!» — дигәндәй, аларны атып бәргән. Бу хәлләрдән соң Оляның үзе белән якыннан танышасым килде. Мин аның палатасына юл тоттым. Ачык күңелле, тормышны бар күңеле белән яраткан сабый белән бик җиңел аралашып киттек. «Миңа тиздән аяк ясыйлар һәм мин мәктәпкә укырга йөри алачакмын, — диде ул. — Биергә яратам… Ә үскәч табиб булам. Берсе дә, берсе дә чирләмәсен өчен, кешеләрне дәвалаячакмын», — дип, балалар өчен чагу рәсемнәр белән эшләнгән, аңлаешлы телдә язылган зур медицина энциклопедиясен күрсәтте. Әнисе бүләк иткән икән. Нечкә генә бармаклары белән калын китапның әле бер битен, әле икенче битен ачып күрсәтте. Аннан: «Ә синең картәниеңә яңа аяк ясыйлармы?» — дип сорап куйды. Мин ни дип җавап бирергә дә белмәдем.
Чиренең никадәр куркыныч булуын төшенеп бетмәсә дә, өлкәннәр күтәрә алмаслык сызлануларга бирешмәгән кечкенә кызның яшәүгә булган өмете аклансын инде, дигән теләктә Оля белән саубуллаштым. Иртәгәсен картәниемне икенче дәваханәгә күчерделәр. Кызганычка каршы, бу кызчыкның бүгенге язмышы турында хәбәрдар түгелмен. Әмма язын чәчкә аткан тузганак күрсәм, аны исемә төшерәм. 2010 елны тузганаклар чәчәк аткан гүзәл мизгелдә без сөекле нәнәебезне соңгы юлга озаттык. Сары чәчкәләр сары сагыш булып күңелдә уелды…
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА
Матбугат.ру

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.