Тарих

12.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Беренче мөфтиләрне биргән төбәк


shih

1

Патша чоры Россиясе мөфтиләренең исемнәрен һәм алар кылган изге эшләрне хәзер сирәгрәк искә төшерәбез. Элегрәк аларны яманлабрак телгә алган чакларыбыз да булды. Яисә ул шәхесләрнең кем икәнлекләрен тәгаен белмәстән, хәзерге аерым төбәк, өлкә күләмендәге дин әһелләре белән тиңләү очраклары да күренгәләп тора. Күптән түгелрәк кенә әле бер яшь галимәбез, республика күләмендә таратылган газетабыз битләрендә, Россиядә мөселманнар мөфтияте оешуның 225 еллыгын искә алып, патша фәрманы белән расланган мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәеневне «Татарстанның беренче мөфтие», дип язып чыккан иде. Әйе, патшалар хакимлек иткән заманда Россиянең үзәк өлешендә һәм Себер тарафында яшәүче барлык мөселманнарның беренче мөфтие булган шәйхелислам Мөхәммәтҗан Хөсәен улы әл-Җәбәли әл-Борындыкыйны «Татарстанның беренче мөфтие», дип язу зур хата. Кулларына богау салып, күкрәк өсләренә хач-тәре тагып, әби-бабаларыбызны чиксез җәберләп, диннәреннән яздырырга тырышып, мәчет-мәдрәсәләрне тузгытып йөргән Аксак Каратун, Гермогеннардан соң динебез сагына куелган иң беренче дин башлыкларын – беренче мөфтиләребезне онытырга ярыймы соң безгә?! Юк, әлбәттә. Без алар исемен Россиядә мөфтият оешуга фәлән ел тулган көннәрдә генә түгел, даими рәвештә искә төшергәләп торырга тиешбез!
Шул ук вакытта ул мөфтиләр җитәкләгән, императрица Екатерина Икенче рөхсәте белән оештырылган «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе»нең (русча: Оренбургское магометанское духовное собрание) барлыкка китерелү сәбәбен һәм вакытын да төгәлрәк итеп ачыкларга вакыт җиткәндер. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре бу вакыйганы «1192 (1778) елның 22 сентябрендә Оренбург каласында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәммәт дине җәмгыяте идарәсе ачылган», дип хәбәр итә. Моннан йөз илле еллар элгәрерәк шушы оешма эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнештә булган Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали…» китабында бу оешманың барлыкка китерелү сәбәпләрен түбәндәгечәрәк аңлата. «Бу идарәнең ачылуы, Коръән басылуга рөхсәт бирелү һәм мөселманнарны башкаларның җәберләвеннән тыю – Кече Кайнарҗа килешүе шартларының берседер», ди. «Госманлы дәүләте», ягъни Төркия белән Россия арасында 1768-1774 елларда барган сугыштан соң Дунай елгасы буендагы шушы торак мәйданында әлеге солых килешүе төзелгән. Һәм ерактагы дин кардәшләребез шул солых килешүенә әлеге теләкләрнең теркәлүен таләп иткән булганнар икән. Ә без яшәгән дәвер китапларында исә бу идарәнең барлыкка китерелү фактын фәкать «Пугачёв бунты» вакыйгаларына гына бәйләп аңлаталар иде. Дөрес, бу вакыйга да патша хөкүмәтенең әлеге карарны чыгаруына йогынты ясамый калмагандыр. Емельян Пугачёв җитәкләгән бу хәрәкәттә ирек даулап байтак кына мөселман өммәте вәкилләре – татар һәм башкортлар да бик актив катнашкан ич. Әмма шул ук вакытта Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре китергән фактларны да исәпкә алырга вакыттыр, мөгаен.
Алда искә алынган ике ил арасындагы әлеге килешүдән соң бу оешманың барлыкка китерелүен күренекле тарихчы галим Надир Дәүләт тә «Россия төркиләренең милли көрәш тарихы» китабында билгеләп үтә (Казан, 1998).
Шул ук хезмәтендә Шиһабетдин хәзрәт байтак документларда «Оренбург мөселман дине җәмгыяте идарәсе» дип теркәлгән оешманың барлыкка китерелү вакытын да 1778 (мөселманча 1192) ел дип күрсәтә. Бу идарәнең турыдан-туры башкаладагы Эчке эшләр министрлыгына буйсынган булуын да әйтә. Безнең дәвердә нәшер ителгән хезмәтләрдә исә бу сан 1788 ел рәвешендә теркәлгән иде. Бу очракта кем хаклы? Шул оешма яшәгән заманда гомер иткән һәм шул дини идарәнең бер төбәк вәкиле булган Ш.Мәрҗаниме, әллә Совет хакимияте чоры белгечләреме? Бервакыт мин шундый сорауны хәзерге үзәк мөфтият оешмасында – Уфада хезмәт иткән, аның архив документлары белән берникадәр таныш булган чордашым Равил Үтәбай-Кәримигә дә биргән идем. Ул елларда Равил дустыбыз Уфадан Казанга бик еш сәфәр кыла иде. Татарстан китап нәшриятында аның бер-ике хезмәте дә басылып чыкты. Минем соравыма ул тулы мәгълүмат бирә алмады. «Уфадагы мөфтият архивында бу оешманың оешу чорына караган документлар сакланмаган бугай. Дөреслекне ачыклау өчен Петербург архивларына мөрәҗәгать итәргә кирәктер»,– дип җавап бирде ул.
Мөфтиятнең 1778 елда оешу датасы Ш.Мәрҗанинең беренче мөфти биографиясенә багышлы җөмләсендә дә раслана. «Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат (Мөхәммәтҗан хәзрәт), озын гомер сөреп, якынча илле ел мөфти булып, 1239 елда вафат булды», дип яза ул (214 б.). 1239 дан 1192 не алсаң – 47 ел килеп чыга. Ягъни, нәсел башы хәзерге Татарстанның Тау ягы (әл-Җәбәли) Борындык авылыннан булган Мөхәммәтҗан Хөсәенев, кырык җиде ел мөфти вазифасын башкарганнан соң, хәзерге исәп белән 1823 елның декабрь – 1824нең гыйнвар аралыгында бакый дөньяга күчкән. Шиһабетдин хәзрәтнең атасы 1801 елда Оренбургка барып, шул мөфти кулыннан «указлы мулла» таныклыгын алып кайтучыларның берсе булган. «Мәрхүм атабыз мелла Баһаветдин, мелла Фәтхулла ахун Орывый, мелла Байморад әл-Мәңгәри һәм башкалар һәммәсе аның (Мөхәммәтҗан мөфтинең) фазыл1 һәм камил булуын, зур белемгә ия икәнлеген бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә ул галим буларак танылган. Ул гасырларда «Бохарадан укып кайттым», дигән мулланы һәр кешедән өстен зат дип хисаплаганнар», дип язган Ш.Мәрҗани (213 б.).
Архив документлары белән эш итәргә яраткан, Эстәрлетамак өязе ахуны нәселеннән булган эзләнүчән шәхес Исмәгыйль Рәмиев тә бу оешманың барлыкка килү вакыты дип 1778 елны күрсәтә2. Ә башкалар аны ун елга кичектереп, «бу дини идарә 1788 елда оештырылган», дип язалар. Шул сан безнең энциклопедиянең 6нчы томында да теркәлгән. Ун ел яшәгәннән соң, ул идарә 1788 елда фәкать Оренбургтан Уфа шәһәренә генә күчерелә. Әмма аның Оренбургка бәйле исем-атамасы элеккечә саклана. ХХ йөз башында Уфа шәһәрендә мөфтият тарафыннан чыгарылган журнал исемендә дә «Оренбург» сүзе бар. Ул мәҗмуга болай дип аталган: «Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия». 1788 елда мөфтиятнең Уфага күчерелүен, яңа губернатор килгәч, губерна башкаласының берникадәр вакытка шунда урнаштырылуы белән бәйләргә кирәктер, мөгаен.


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.