Публицистика

12.09.2017 №9 (сентябрь), 2017

Фидакарьлек


t

Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел

Тарихы 110 елдан арткан татар театр сәнгате – бүгенге көндә киң танылу алган, дөньякүләм масштаблы мәйданга чыккан абруйлы мәдәни институт. Аны хәзерге халәтенә җиткерүгә зур өлеш керткән данлыклы, бөек сәнгатькярләребез арасында драматург, артист, режиссёр, театраль педагог, ТАССРның атказанган артисты (1926) Кәрим Гали улы Тинчурин үзенең күпкырлы иҗаты белән аеруча мәртәбәле урыннарның берсен тота. Милли театр оешуның беренче елларыннан ук иҗатка килгән һәм аны аякка бастыру, ныгыту, үстерү өчен бөтен көчен, сәламәтлеген, хәтта гомерен биргән бу фидакяр шәхес шуңа күрә дә тирән хөрмәт, ихтирам белән искә алынуга лаек. Сентябрь аенда аның тууына 130 ел тула.
К.Тинчурин үзенең беренче сәхнә әсәрен – «Моназәрә» («Бәхәс») исемле комедиясен – 1906 елда, мәдрәсәдә укыган чорда яза. 1910 елдан башлап ул ел саен диярлек берәр-икешәр пьеса иҗат итә. Аның «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Йосыф-Зөләйха» кебек сатирик комедияләре инкыйлаб алды чоры татар драматургиясенең үзенчәлекле һәм кыйммәтле бер сәхифәсен тәшкил итә.
Егерменче елларда К.Тинчуринның иҗат эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар били, һәм бу жанрда әдип аеруча зур уңышларга ирешә. Аның «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1930) исемле комедияләре, мелодрамалары шул чор татар театрының төп репертуарына әверелә, аннан соң да кабат-кабат уйналып, ничәмә-ничә буын тамашачыларның тирән мәхәббәтен казана. Салих Сәйдәшевның гүзәл музыкаль номерлары белән баетылган бу әсәрләр татар сәнгатендә М.Фәйзинең «Галиябану»ыннан башланган музыкаль драма жанры традициясен үстерүдә зур роль уйный. Утызынчы елларда К.Тинчурин чор чынбарлыгын чагылдырган «Корыч орчык» (1930), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) кебек пьесаларын иҗат итә. К.Тинчурин, талантлы драматург булу белән бергә, талантлы хикәяче дә. Аның юмористик һәм сатирик характердагы кыска хикәяләре әле революциягә кадәр дә, соңрак та газета-журналларда еш басыла.
К.Тинчурин үзенең күпчелек әсәрләрен сәхнәгә үзе куя һәм спектакльдә башкаручы артист буларак та катнаша. Дөрестән дә ул күпьяклы зур талант иясе була: язучы да, режиссёр да, театр җитәкчесе дә, сәнгать белгече дә, артист та…
Артист буларак сәхнәдә К.Тинчурин тудырган образлар татар театр тарихының якты сәхифәләрен тәшкил итә. Октябрьга кадәр, аеруча 1913-1917 елларда иҗат иткән образлары арасында Фердинанд, Вурм (Ф.Шиллер, «Мәкер һәм мәхәббәт»), Гата, Таһир («Кызганыч бала», Г.Камал тәрҗемәсе), Закир, Җамали (Г.Камал, «Бәхетсез егет», «Банкрот»), Газиз (Ф.Әмирхан, «Яшьләр»), Сөләйман (Ф.Әмирхан, «Тигезсезләр»), Таһир (Ф.Бурнаш, «Таһир-Зөһрә»), Гали (Г.Коләхмәтов, «Яшь гомер»), Хәмит (К.Тинчурин, «Беренче чәчәкләр»), Вахит (К.Тинчурин, «Соңгы сәлам»), Незнамов (А.Островский, «Гаепсездән гаеплеләр»), Хлестаков (Н.Гоголь, «Ревизор»), Пётр (М.Горький, «Мещаннар») һ.б. зур осталык белән башкарыла.
Революциядән соң, татар совет театры үзенең беренче адымнарын атлаганда һәм шулай ук 20нче елларда да К.Тинчурин артист буларак бик кирәкле эшен дәвам итә. Шулар арасында Сәфәргали («Йосыф белән Зөләйха»), Искәндәр («Американ»), Надир («Сүнгән йолдызлар»), Булат («Зәңгәр шәл»), Батырхан («Җилкәнсезләр») һ.б. күрсәтергә була.
К.Тинчурин – татар милли театр режиссурасына нигез салучыларның берсе. Бу өлкәдә ул революциягә кадәр үк Г.Кариев җитәкчелегендә эшли башлый. 1916 елның июленнән рәсми рәвештә «Сәйяр»нең режиссёры булып билгеләнә. Революциядән соң 1918 елның көзендә, акларны Казаннан куып чыгаргач, К.Тинчурин «Беренче татар совет драма труппасын», ә 1922 елда Татарстан хөкүмәте тапшыруы буенча Татар дәүләт театрын төзи һәм күп еллар буе аның сәнгать эшләренә җитәкчелек итә. Бу театрда ул бик күп әсәрләрне сәхнәгә куя, барлык әсәрләренең режиссёры да үзе була.

Татар театрына нигез салучы, Габдулла Кариев мәктәбенең реалистик традицияләре дәвамчысы, аларны яңа шартларда үстерүче, баетучы бу олуг талантның эшчәнлеген берничә өлкәгә бүлеп карарга була: практик режиссура, ягъни режиссёр-сәхнәгә куючы, режиссёр-оештыручы-җәмәгать эшлеклесе, режиссёр-педагог, режиссёр-теоретик.
Октябрь революциясенә кадәрге чорда К.Тинчурин – иң беренче чиратта, «Сәйяр» труппасы артисты, берничә әсәр язган драматург, аннан соң гына ул үз пьесаларын сәхнәгә куючы режиссёр. Режиссура сәнгатенә җаваплы рольләр башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән актёр буларак килеп керә ул. 1915 елның көзендә Г.Кариев «Сәйяр»не үз антрепризасына күчерергә уйлый һәм шул вакытта труппаның режиссёры В.Мортазин-Иманский Оренбургка күчеп киткәнлектән, бу урынны К.Тинчуринга тәкъдим итә. Шулай итеп, булачак режиссёрның бербөтен сәхнә әсәре тудыру сәнгате өлкәсендә тәүге адымнары Кариев кул астында ясала. Театрның шул сезоны эшчәнлегенә йомгак ясаган тәнкыйтьче Г.Кәрам «Аң» журналында басылган күләмле мәкаләсендә труппаның җитәкчеләре турында «Мөдир мәсъүл Кариев, режиссёр Тинчурин» дигән белешмә биреп китә.
Алдагы ел К.Тинчуринга драматург буларак та, режиссёр буларак та танылу алып килә. 1916-1917 ел сезонында ул бер-бер артлы үзе язган «Шомлы адым», «Соңгы сәлам» драмаларын сәхнәләштерә. Театр дөньясындагы һәр яңалыкка үтә сизгер Г.Кәрам бу турыда: «Тинчурин бу ел «Шомлы адым», «Соңгы сәлам» исемле ике пьеса мәйданга куеп, милли сәхнәмезнең репертуарын киңәйтте вә үз тәэлифе булган «Соңгы сәлам» исемле әсәрен куеп җитди муафәкыять казанды», – дип яза.
Ил тарихындагы борылыш вакыйгалары сәнгать әһелләре алдына заманча яңгырашлы, чор проблемаларына аваздаш әсәрләр тудыру бурычы куя. Кәрим Тинчурин сәхнәләштергән «Ике фикер», «Яшь гомер» (Г.Коләхмәтов), «Беренче таң» (Г.Ниязбаев), «Революция» (В.Исхаков), «Беренче адым» (Ш.Усманов) кебек әсәрләр иң элек вакыт таләпләренә җавап бирүе, күпләрне дулкынландырган мәсьәләләр күтәрүе, көн геройларын сәхнәгә чыгаруы белән кыйммәтле. Бу пьесаларның күбесе Г.Кариев режиссура мәктәбенең реалистик традицияләре нигезендә куелган. Ләкин шушы ук чорда К.Тинчуринның режиссёрлык хезмәтендә традицион реализм кысаларының киңәюе, аның яңа стиль, жанр төсмерләренә баюы турында ассызыклап әйтергә кирәк. Бу яктан караганда, Г.Коләхмәтовның «Ике фикер», Ш.Усмановның «Беренче адым» әсәрләре буенча куелган спектакльләр аеруча игътибарга лаек. «Ике фикер» әле моңарчы татар театрында күрелмәгән үзенчәлекле стиле белән аерылып тора. Аның тукымасында көнкүреш конкретлылыгы – шартлылык, психологик тирәнлек – аерым образларның символ, аллегория алымнары ярдәмендә чишелеше белән кушыла. Шул ук вакытта бу сәхнә әсәрләрендә туып килгән кино сәнгатенең монтаж, вакыйгаларны катлау итеп, бер-берсе өстенә салу кебек алымнары да кулланыла. Ә «Беренче адым»да тормыш дөреслегенә агитацион театрга хас сурәтләү чаралары өстәлә. Биредә кичерешләргә, сыйнфый күрәлмаучылыктан башка хисләргә урын аз бирелә. Иң мөһиме – революцион тизлек, вакыйгаларның динамик агышы, төрле сыйныф вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең соң дәрәҗәдә кискенләштерелүе.
Егерменче елларда К.Тинчурин – татар классик драматургиясенең алтын фондына кергән берничә пьеса биргән әдип, милли сәхнәбезнең үсеш юнәлешен билгеләгән режиссёр һәм театрның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында төпле фикер йөртүче теоретик.
1922 елның җәендә әле яңарак кына Ташкенттан кайткан К.Тинчурин ачылу алдында торган һәм «Кызыл Октябрь» исемен йөртәчәк Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Режиссёр тиз арада 35 кешелек актёрлар коллективы туплый һәм сигез әсәрдән торган репертуар булдыра. Алар арасында Н.В.Гогольнең «Ревизор», Г.Дрегелиның «Яхшы тегелгән фрак», Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», «Җирсезләр», К.Тинчуринның «Беренче чәчәкләр», Ш.Усмановның «Бай кызы» һ.б. әсәрләр бар. Г.Камал исемендәге данлыклы Татар дәүләт академия театрының нигезе нәкъ менә шушы вакытта салына.
Сезон тәмамлангач, республика матбугатында татар театрының тоткан юлы, юнәлеше, спектакльләрнең формасы турында фикер алышу башлана. Беренче мәкаләне К.Тинчурин яза. «Татар театры нинди юл белән барырга тиеш?» дип атала ул. Шушы мәкаләсендә дә, соңрак басылган «Хәзерге театрның рәвешен – формасын үзгәртергә кирәк» дигән язмасында да, вакытпы матбугаттагы күпсанлы теоретик чыгышларында да режиссёр эзлекле реализм позициясендә тора. Шул ук вакытта, аның аңлавынча, реализм катып калган догма түгел. Вакыт узган саен, ул яңарырга, баерга, күпмедер рәвештә үзгәрә барырга тиеш. Шуннан чыгып, спектакльләрнең форма, стиль, жанрлары да күп төрле булырга мөмкин. «Вакытлы яңа татар театры караучының вакытын мөмкин кадәр аз алып, мөндәриҗәсе чын, күңелле һәм төрле-төрле булырга тиеш, – дип яза К.Тинчурин. – Декорация техникасы, персональ һәм уйнаучы артистлар аз булу белән бергә, сәхнәдә музыка, нәфис сүз, пластика, бию һәм башка төрле трюклар да кертелергә тиеш». Күренгәнчә, бу мәкаләсендә режиссёр милли сәхнә сәнгатен яңа сурәтләү чаралары белән тулыландыру проблемасын да күтәрә.
Егерменче елларда куелган спектакльләр Тинчуринның режиссёрлык өлкәсендәге уйлануларының, эзләнүләренең тормышка ашуы булып саналырга хаклы. Әлеге әсәрләр реализмның ныклы җирлегендә тора. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: бу чорда К.Тинчурин реализмы Г.Кариев традицияләреннән шактый үзгә. Чор белән бәйле рәвештә, әсәрләргә яңа эчтәлек салынган. Шушы эчтәлек спектакльләрнең формасында да чагылыш таба. Хәзер инде сәхнә әсәрләрендә тормыш-көнкүреш билгеләре Октябрьгә кадәрге театрдагы шикелле үк куе түгел. Геройларның эчке кичерешләрен, психологиясен гәүдәләндерү дә беркадәр тизләтелгән. Сурәтләү чараларының күптөрлелеге, музыка, җыр, бию, юмор, сатирага бай булуы, вакыйгаларның кызулатылган агышы К.Тинчурин режиссурасының үзенчәлекле театральлеген тудыра. Үзе язган һәм куйган «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Зәңгәр шәл», «Ил» кебек спектакльләре белән К.Тинчурин 20нче елларда режиссёрлык эшчәнлегенең иң югары баскычына күтәрелә. Аларда останың сәхнә кануннарын бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлавы, драматургияне, артист иҗатын төптән белүе ярылып ята.
1922-1927 елларда К.Тинчурин берничә сезон Кызыл Октябрь исемендәге (1926 елдан академик театрлар исемлегенә кертелгән) коллективның баш режиссёры булып эшли, соңрак ике сезон Әстерхан Татар дәүләт драма театрына җитәкчелек итә. 1929 елда К.Тинчурин яңадан Татар дәүләт академия театрына чакырыла. Театрда әле яңарак кына кертелгән художество җитәкчесе урынында бер ел эшләгәннән соң, режиссёрлар коллегиясе әгъзасы итеп күчерелә. Унъеллык урталарына таба К.Тинчурин практик режиссура белән шөгыльләнүдән туктый.
Егерменче еллар – К.Тинчуринның театраль-педагогик эшчәнлеге чәчәк аткан чор. Самара студиясендә башланган бу хезмәт соңрак озак вакыт Татар театр техникумында дәвам иттерелә. Режиссёр-педагог буларак, Тинчурин – студентларга үтә сакчыл карашлы, эчке тактка ия, таләпчән, эрудицияле остаз. Шәкертләрендә ул татар халкының милли әдәбиятына, сәнгатенә, рухи һәм матди культурасына мәхәббәт тәрбияләргә тырыша, сәхнәдән яңгыраган телнең сафлыгы өчен көрәшә. Аның шушы ук сыйфатлары ул тәрбияләгән Р.Ишморат, Х.Сәлимҗанов, Г.Кайбицкая, Г.Нигъмәтуллина, Г.Булатова, К.Тумашева һ.б. кебек шәкертләренең эшендә чагылыш таба.
30нчы елларда К.Тинчурин практик режиссура белән аз шөгыльләнә. Чөнки, Мәскәү, Ленинградтагы зур-зур югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, татар театр сәнгатендә Р.Ишморат, С.Булатов, Г.Ильясов, Г.Исмәгыйлов, соңрак Ш.Сарымсаков, К.Тумашева кебек яшь режиссёрлар килеп кушыла. К.Тинчурин исә көчен күбрәк драма әсәрләре язуга юнәлтә. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә 25 ел тулу уңае белән үткәреләчәк юбилей көннәре алдыннан Кәрим Тинчурин, Язучылар союзы үтенүе буенча, барлык сәхнә әсәрләрен эченә алган исемлекне үз кулы белән төзеп бирә. Бу исемлек тантанага чакыру билетында басылып та чыга. Моннан күренгәнчә, К.Тинчурин 26 сәхнә әсәре иҗат иткән, шуның өчесе башка язучылар («Корыч орчык», Ф.Сәйфи-Казанлы, «Тургай», Р.Ишморат һәм «Булат бабай гаиләсе», К.Нәҗми) катнашында язылган. Шуның өстенә ул башка телләрдән дүрт пьеса үзгәртеп татарчалаштырган («Хан кызы Турандот», «Чит илләрдә», «Европа коралсызлана», «Зәңгәр палас» – соңгы варианты «Каракүз» исеме белән йөртелә). Исемлектә күрсәтелгән беренче әсәрләрдән «Моназара» белән «Хәләл кәсеп»нең әлегечә табылганы юк.

Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ,
сәнгать фәннәре докторы


Дәвамын «КУ» журналының 9нчы (сентябрь, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.